Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ЧИТ ДИҢГЕЗДӘ КҮПМЕ ЙӨЗӘРБЕЗ?

16.11.2017 17:18 | Көн темасы Печать

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ЧИТ ДИҢГЕЗДӘ КҮПМЕ ЙӨЗӘРБЕЗ?
Һәр халыкның үз тормышын үзе теләгәнчә  корырга хокукы бар. Мәдәни үсеш дәрәҗәсе аның көзгесе булып тора. Кытай социализмны милли үзенчәлекләреннән чыгып төзеде. Япониядәге капитализм да милли үзенчәлекләргә нигезләнгән. Хәзерге шартларда Татарстан өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – мәдәни мөстәкыйльлекне яшәртү, аңны үстерү. Татар халкы фәкать шулай гына милләт буларак үз-үзен саклап калырга мөмкин.
 
Кызганыч ки, татар теле әдәби тел буларак нык үссә дә, әлегә ул фән һәм техника өлкәсендә бөтенләй кулланылмый диярлек. Бу мәсьәләдә туган телебез ничектер үле телләр рәтендә калып бара. Татар телендә фәнни китапларның бик аз булуы да, мөгаен, шуның белән аңлатыладыр. Философия тармагында да гаять фаҗигале хәлдә калдык. Заманында Казан дәүләт университеты проректоры, профессор Мансур Абдрахманов “Диалектик материализм” китабын язып калдырган иде. Шуннан соң техника, философия өлкәсендә татар телендә әзерләнгән җитди фәнни хезмәтләр күренмәде. Дөрес, рус теленнән берничә китап тәрҗемә ителде. Әмма алар гына бу бушлыкны каплый алмый. Тел никадәр күбрәк өлкәдә кулланылса, аның шул кадәр баерак һәм камилрәк була баруы бәхәссез. Ә тел ярлылыгы халыкның үзаңы саегаюга китерә. Дөньяда бар нәрсә дә бер-берсенә бәйләнгән.
 
Татарлар элек-электән Мәккәгә барып хаҗ кылган. Шәрык  һәм гарәп илләрендә белем алганнар. Хәзер дә биредә дини белем алучылар аз түгел. Татарлар үзләре дә Урта Азия халыкларын укырга-язарга өйрәткән, аларның мәдәниятен үстерүгә күп көч куйган. Хәзер бу хакта казахлар да, үзбәкләр дә, кыргызлар да искә алмаска тырыша. Күрәсең, горурлыклары комачаулый. Шулай да тарихи фактларны яшереп калып булмый. Моннан беркемгә дә файда юк. 
 
Замана үзгәргән саен традицияләр дә яңара. Соңгы елларда Көнбатыш Европа илләре, Америка Кушма Штатлары белән мәдәни багланышлар, элемтәләр ныгый төште. Матди яктан хәллерәк гаиләләр балаларын шунда укытуга өстенлек бирә. Укып бетергәч, аларның күпчелеге шул илләрдә төпләнеп кала. Ә Татарстанның мәгариф системасын көне-төне сүгеп йөргән татар байлары мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына бер тиен дә акча бирми. Мәдәният тармагына ярдәм оештыруны үз бурычлары дип санамыйлар. Ә үзеңдә юк акылны башкаларга өйрәтүдән хәл яхшырмый. Шундый ата-аналар тәрбиясендә үсеп, алар ярдәмендә чит илдә белем алып, байлык туплаган яшьләрне дә, билгеле инде, милләтебез язмышы борчымый.
 
Мәдәни байлыкларыбызны бөтен дөньяга таныту буенча да күп эшлисе бар. Татар дөньясы тарихы һәм мәдәнияте башка халыклар тарафыннан өйрәнелүгә, табынуга лаек. Билгеле, бу юнәлештә кайбер чаралар күрелә. Әйтик, соңгы вакытта Казанда, республиканың башка шәһәрләрендә күп кенә сәяси, мәдәни һәм спорт чаралары үтә. Аларда катнашучылар Татарстан белән төрле яклап таныша, аның тарихын, бүгенге тормышын өйрәнә. Республикага килүче туристлар саны арту, алар өчен яңа маршрутлар ачылу, Казан Кремленең, тарихи Болгар шәһәренең, Свияжск (Зөя) утрау­-шәһәрчеге корылмаларының ЮНЕСКО бөтендөнья мирас корылмалары исемлегенә кертелүе Татарстанның, шул исәптән татар халкының, абруен күтәрүгә уңай йогынты ясады, кызыксынуны арттырды.
 
Әлбәттә, төрле чорларда да милләтнең торышына борчылып яшәүчеләр, аны алдынгылар рәтенә күтәрү юлларын эзләүчеләр, халыкның игътибарын шуңа юнәлтүче зыялыларыбыз булган. Бу очракта бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә төшереп үтү урынлы. Г.Тукай унсигез-унтугыз яшендә үк шәхес буларак халыкның рухи дөньясында үзенең урынын билгели алган. Басылып чыккан шигырьләренең беренчеләреннән саналган бер шигырендә ул болай яза: 
 
... Тик яткач, ходаем
Бирми мал сәбәпсез;
Бишмәтең таланган.
Күлмәгең сәдәпсез.
 
Хак сүзне әйткәнгә
Киң күңелең тарайса,
Урыныңнан кузгалма,
Йоклый күр, алайса.
 
(“Мужик йокысы”, 1905 ел).
 
Билгеле, халыкка шулай кыю, ачыктан-ачык мөрәҗәгать итәргә Габдулланы беркем өйрәтмәгән. Ул үз акылы белән шушы юлга басарга җөрьәт иткән. Муса Җәлилнең көрәштәше Рәхим Саттарның улы, философия фәннәре кандидаты Ил Саттаров Г.Тукайның бу адымын бер мәкаләсендә “пәйгамбәрлек юлы” дип атаган иде. 
 
Милләтнең мәдәни торышына кискен караш Тукайның иҗатын да һәм иҗатының сыйфатын да билгели дип әйтергә кирәк. Тукай Пушкинны һәм Лермонтовны югары куеп, алардан күп нәрсә алган. Аның Гетедан, Шекспирдан, башка шагыйрьләрдән тәрҗемәләре дә бар. Ләкин бу шул шагыйрь­ләргә күңел белән буйсынып иярү түгел. Тукай аларга сокланып, теге яки бу фикернең татар мәйданында кирәклеген тоеп эшләгән. Шагыйрь шул чорда татар халкының, мәдәниятенең артта калуына уфтана, татарлар арасында инженерлар, табибләр, галимнәрнең аз булуына кайгыра.
 
Бүген татар халкының табиб­ләре, инженерлары, дөнья күләмендә танылган галимнәре җитәрлек. Совет чорында татарлар югары белемле кешеләр арасында өченче урында тора иде. Хәзер дә шул чамадыр. Тукайның пәйгамбәрлеге шунда ки, ул  тормышның алга барышы кискен үзгәрергә тиеш дигән фикердә тора. Рухи югарылыкка табыну һәм рухи югарылыкка өндәү - чын шагыйрьнең вазифасы да бит.
 
Гарәпләр гасырлар буе борынгы грек философларының әсәрләрен үз телләренә тәрҗемә иткән. Алар шул рәвешле сакланып калган. Хәзер дә Европа грек философиясен башлыча гарәп телендәге басмалар аша өйрәнә. Шуңадыр бүгенге көндә гарәп теле дөньяда иң бай һәм камил телләрнең берсе булып санала. Аның ике-өч процентын гына чит телдән кергән сүзләр тәшкил итә. Тәрҗемә эше гарәп телен баетып кына калмыйча, аларның фикерләү алымнарын, фикер йөртү осталыкларын да камилләштергән. 
 
Татар теле дәүләт теле дип саналса да, балаларыбызның күпчелеге рус мәктәпләрендә, рус телле урта һәм югары уку йортларында белем ала. Бөек Ватан сугышыннан соң бөтен дөнья философиясе рус теленә тәрҗемә ителеп, нәшер кылынды. Ә без, татарлар, бу өлкәдә кыл да кыймылдатмадык диярлек. Чөнки моның өчен шартлар да юк иде, рөхсәт тә бирелмәде. Татар халкы азмы-күпме мөстәкыйльлеккә ирешкәч тә, һичбер алга китеш сизелми. Шуңа күрә дә галимнәр берничә тел белергә тырыша. Ана теле исә һаман арткы рәттә калып бара.
 
Туган телдә фәнни бәхәсләр алып бара алмаган халыкның киләчәге юк. Фән тармагы белән җитәкчелек итүчеләргә моны аңларга вакыт. Милли уку йортлары төзелмичә, моңа ирешеп булмаячак. Шунсыз милли мөстәкыйльлек турында сүз алып бару мөмкин түгел.
 
Дөрес, үткән гасырның туксанынчы еллар урталарында Казанда милли университет ачылган иде. Әмма ул тернәкләнеп китә алмады. Берничә ел эшләгәч, ябылды. Аңа республика җитәкчелегенең ярдәме булмады. Акча да, бина да бирелмәде һәм менә милли педагогика институты ачу турындагы идея яңадан калкып чыкты.
 
Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең Дәүләт Советына еллык юлламасында дәүләт телләрен өйрәнү сыйфатын яхшыр­туга зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Педагоглар хәзерләүгә аеруча басым ясап: “Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, татар телен укыту методикасын, шулай ук укытучылар хәзерләүне һәм аларга яңадан хәзерлек бирүне, шул исәптән кабат төзелә торган Милли педагогика институты бинасында бу эшне камилләштерү зарур”, - дип белдерде.
 
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, бүген безгә белемле, милли телдә укыта, дәресләрне татар телендә алып бара, ана телен өйрәтә,  татар әдәбиятын укыта торган белгечләр,  педагоглар җитми. Шуңа күрә Милли педагогика институты милли кадрларны, беренче чиратта татар теле, әдәбиятын һәм башка фәннәрне татарча укыта торган укытучылар хәзерләүне күз алдында тотарга тиеш. Аларның бөтен яктан да белемле булуы, иң мөһиме – татар тарихын, сәнгатен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белүе сорала. Милли педагогика институты укытучылар хәзерләү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Биредә шулай ук халыкка татар телендә хезмәт күрсәтә торган, кануннар яза алучы юрист­лар, һәр сорауга ана телендә җавап бирер­гә сәләтле икътисадчыларны да хәзерләргә кирәк.
 
Милли педагогика институты кайчан һәм нинди формада булачак? Президент юлламасында бу со­рау­ларга җавап юк. Әмма аны оештыруны сузмаска иде. Тиз арада аның концепциясен булдыру зарур. Аннары ул концепцияне гамәлгә ашырырга кирәк булачак.  Бу эшне Мәгариф һәм фән министрлыгы Фәннәр академиясе белән бергәләп хәл итәргә тиештер. Әлеге институтта студентларга кемнәр белем бирәчәк? Ул кадрларны кайда һәм ничек хәзерләргә? Әлеге сорауларга да җавап бирү авыр. Милли педагогика институты бөтен татар дөнья­сы өчен эшләр. Һәр төбәктә андый институт ачу турында хыялланып булмый. Эшне Президент Указы яки хөкүмәт карары нигезендә махсус комиссия төзүдән башларга кирәктер. Шунсыз йөк урыныннан кузгалмаячак. 
 
Үз хәлебезгә аек акыл белән карарга кирәк. Без рус мәдәнияте диңгезендә йөзәбез. Шул диңгездә без – зур утрау. Ләкин ул утрау акрынлап кечерәеп, диңгез суына күмелеп бара. Сакларга, киңәйтергә, үстерергә, баетырга кирәк аны.
 


Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить