ТИМЕР ШӘЕХ

09.11.2017 16:22 | Көнүзәк мәсьәлә Печать

10 ноябрьдә күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе Миншәех Харис улы  Зәбировка 85 яшь тулган булыр иде.  «Мәдәни җомга» газетасын оештыручыларның берсе булган мөхтәрәм Миншәех ага 2009 елда бакыйлыкка күчте. Татар матбугатына фидаиләрчә тырышып хезмәт иткән Шәех Зәбиров мәңгелеккә халык күңеленә кереп калды.
Шәех абыйның бүлмәсенә килеп кергәч, ниндидер бер фантасмагорик цехка эләккәндәй буласың. Өстәл тулы кулъязмалар, идәндә төргәк-төргәк фоторәсемнәр өелгән.  Ул гәҗит булып яши!
 
Аның белән нинди темага сөйләшә башласаң да, сүзнең җеп очы барыбер гәҗит эшенә, матбугатка барып тоташа. Ул кызып-кызып гәҗитнең бизәлеше турында сөйли, сиңа нинди материал язарга кирәклеген өйрәтә. Шул вакытта аның чырае тагын да яктырып, киңәеп китә сыман, күз кырыйларында болгарлык чалымнары мулрак уйнап ала.
 
Бу бүлмә тирәсендә гел яшьрәк буын язучылар, журналистлар кайнаша. Чөнки Шәех абзый Зәбиров бервакытта да мыжгымас, зарланмас, һәркемне ачык чырай белән каршы алыр. Аннары ул кысмыр түгел, кесәсендә акча булса, һәрвакыт бүлешергә әзер... Без аның кайчагында яшен дә онытабыз, онытылып китеп яшьтиләрчә аркасыннан да кагып алабыз. Үз итеп, яратып, әлбәттә. Юкса, аңа җитмеш яшь тулып маташа, имеш!
 
...Алманнарга каршы сугыш беткәнгә ике ел. Сарабиккол авылы көчкә тын ала. Бөтен җирдә бөлгенлек. Сугыш беткәннән соң тормышлар яхшырыр, дип пыскыган өмет тә сүнә. Авыл кешесе өстендә күтәрә алмаслык салымнар. Салымны акча белән генә түгел, ит, сөт, йомыркалата да түләргә кирәк. Хайван асрар өчен колхоз азык бирми. Җитмәсә, Асия апа кадерләп кенә торган сыер да үлеп китә. Боларына гына түзәр идең,  - татар авылы кайчан мул, яхшы яшәгән? - гаилә хуҗасы Харис абзый кинәт сукырая. Аны докторга күрсәтергә Казанга алып китәләр. Соңгы акчага бер тәпән бал да җибәрәләр. Үзләре ач торса торыр, ата кешенең генә күзе төзәлсен. Юкса гаилә бер таянычсыз кала бит...
 
Шундый көннәрнең берсендә унбиш яшьлек Шәех янына сыйныфташы Луиз килә. Хәл-әхвәл сораша. «Нинди хәл булсын, - ди Шәех. - Күреп торасың бит, чыкмаган җаныбыз гына бар». «Без болай яшәргә тиеш түгел, - ди Луиз. - Илебез Ленин юлыннан бармый. Халык яхшы яшәсен өчен тырышмыйлар өстә. Тагын сугыш булмасын, дип куркып, барлык байлыкны ка­питалистларга җибәрәләр. Без үз хокукларыбыз өчен көрәшергә тиеш!» Шәех ни әйтергә дә белми аптырап тора. «Бүген төнлә син Искәндәрләр бакчасы янындагы таллыкка кил әле, без яшерен оешма төзибез!» - ди Луиз Хафизов. Луизның яшьтәшләре арасында дәрәҗәсе бар. Ул яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Әнисе - ятимнәр йорты директоры. Коммунист.
 
Төнге сәгать унбердә Шәех билгеләнгән урынга якынлаша. Эчке калтыравын үзенә дә сиздермәскә тырыша. Уенмыни, яшерен явкага җыелалар бит. Больше­вик подпольщиклар кебек.
 
- Тукта! - Янәшәдә берничә шәүлә күзгә чалына. Берсенең кулында мылтык. Аның агач мылтык икәнен Шәех соңыннан гына белә.
 
- Син бу черегән власть белән  көрәшкә әзерме? Курыкмыйсыңмы?
 
Малайлар, кулларын кисеп, кан чыгаралар – бер-берсен сатмаска, изге көрәшкә ахыргача тугры калырга ант итәләр. Оешманы «Ленин юлыннан» дип атарга булалар. Вазифаларны да бүлешәләр, революционер­лар шикелле кушамат алалар. Оешма җитәкчесе Луиз Ленский кушаматын ала. Ленский белән Ленинның янәшәлеген чамалыйсыздыр? Шәех Луганский була. Ягъни Ворошиловка ишарә. Аңа, хәрби эш белән бергә, оешманың үз басмасын булдыруны йөклиләр. Ул... рези­надан басма хәрефләр кисеп ясарга тиеш була. Менә шушы төндә Шәех Зәбировның бөтен язмы­шы сызылып куйгандыр сыман... Басма хәрефләр белән мәтәшү аның бөтен гомеренә сузыла.
 
Шәех төнлә ай яктысында резинадан хәрефләр кисә. Көндез вакыт та юк, аннары ул кеше күзенә дә чалын­маска тиеш әле. Бик вак, мәшәкатьле эш, хәрефләр дә күп кирәк. Әле бит иртә таңнан әтисе урынына көтүгә чыгасы бар.
 
Басма хәрефләрне әзерләп өлгермәгәнгә, листовка­ны кулдан язарга килешәләр. Шәех бу вакытта авылдан читтә куна-төнә ашлык амбары саклый, шуңа бу эштә катнашмый. Кырык листовканы төрле кул белән язып авылга тараталар. Ул болай башлана: «Иптәшләр! Эшче-крәстияннәр! Бөлгенлеккә төшкән ач халык! Иптәшләр! Сез тормышыгызның ни өчен начарлыгын беләсезме?»
 
Балалар кулы сизелеп торган хәрефләргә карап шак­катып торам. Листовканың ксерокопиясен берничә ел элек КГБ хезмәткәре редакциягә алып килгән иде. Халыкның Сталин хакимиятенә бернинди каршылыгы булмаган, барысы да күндәм сарык кебек үзләре эшафот­ка менгән, дип сөйләнүләр нигезсез икән ләбаса. Каядыр бер караңгы авылда унөч татар малае йөрәкләргә җыелган нәфрәтне кәгазьгә түгеп халыкка тараталар. Никадәр садәлек, никадәр наивлык... Ләкин батырлык бит!
 
Башта Луизны, Мөдәррисне, Искәндәрне алып китәләр. Бераздан төн уртасында Шәехләрнең дә ише­ген кагалар. Ничек Сталинның канлы тегермәне бу малайларны лагерь тузанына әйләндермәгән дә, ничек исән калдыр­ганнар? Алар үзләре дә бу турыда гомер буе баш вата.
 
Яшерен оешма фаш ителгәч, Шөгер районының бөтен җитәкчеләрен алмаштыралар. Малайларның гаиләләренә дә авылда тору мөмкин булмый башлый. Һәркем боларны хәкарәтләп үзенең дәүләткә тугры­лыклы икәнен күрсәтергә тели. Малайлар колларның нәфрәтенә дучар була.
 
Харис абзыйны авыл Советына чакырып алалар.
 
- Этең ни исемле? - дип сорый рәис.
 
- Ударник!
 
- Син нәрсә? Безнең данлы ударникларны мыскыл итәсеңме? Алмаштыр!
 
Эткә Актырнак дип яңа исем кушалар. Тик ул аңа ияләшә алмый интегә, аның да ударник буласы килә!
 
Үз өстендә болытларның куерганын сизеп, Харис абзый олы кызы белән Ташкент якларына чыгып китә.
 
Җиде классны тәмамлаган Шәехкә укуын дәвам итү өчен документ бирмиләр. Анда барып, монда килеп каңгырып йөргәннән соң, туу турындагы таныклыгын алып, ул әтисе артыннан китә. Юлга акча юнәтер өчен соңгы кәҗәне суеп сатарга туры килә. Күрше карчыгы аңа бер савыт бал биреп җибәрә. Ташкентка 18 тәүлек бара Шәех. Ашыйсы килгән саен бераз бал болгатып су эчә. Барып җитүгә авырып егыла. Ачлыктан тәмам шәүләгә әйләнгән кеше көч-хәл белән ризык кабул итә башлый. Әмма йончыган организмга бизгәк авыруы килеп ябыша. Гомумән, аңа биредәге һава ярамый икән. Чирмеш урманнары төпкеленнән тамырларына күчкән геннар көньяк кояшының эссесенә тыпырчынып каршылык күрсәтә. Юкса, бит Шәех шушы якларда, Кыргызстанның Ош шәһәрендә туган бала.
 
Әллә  кайдагы  чит  илләрдә  дөньяга аваз салуы да ха­лык­ларны онга тарттырган Сталин тегермәне ташының кызурак әйләнә башлавы аркасында була.
 
Шәехнең әтисе Харис абзый революциягә кадәр бер байда кучер булып эшли. Гади кучер гына түгел, өч ат җигелгән арба-чана белән Себердән төрле товар ташый. Иркутскига кадәр барып җитә. Гражданнар сугышы вакытында җилнең кайдан исүен чамалаган бай тугрылыклы хезмәтчесен үзенә ча­кырып әйтә: «Бу влач эшлекле кешеләрне яратмый. Мин сәүдәне туктатам, - ди. - Көнбагыш мае сыга торган заводны сиңа бүләк итәм. Әлегә син аны берәр җиргә яшер, бәлки, дөньялар яхшырса, эшләтә башларсың...» 
 
Ат ярдәмендә хәрәкәткә килә торган кечкенә генә җайланма була бу завод дигәннәре. Харис абзый аны сүтеп, пөхтәләп кенә үзе белә торган җиргә күмеп куя, НЭП вакытында исә «заводны» казып алып, янә көнбагыш сыга башлый. «Бөек борылыш» ва­кыты җиткәч, тагын каядыр күмеп куя.
 
Сугыш бетеп берничә ел үткәч, колхозга Зәбировларның туганын, моңарчы МТСта политбүлек нәчәлниге булып торган Хәсән Усмановны рәис итеп кайтаралар. «Революционер» энесенә дә күз-колак булсын, дигәннәрдер инде. Беркөнне Хәсән Харис абзый янына килә. Аны-мо­ны сөйләшеп утырганнан соң: «Вакыт җитте, казып ал теге заводыңны», - ди. Икенче тапкыр җир өстенә чыккан завод әле тагын шактый еллар тирә-юнь халкын көнбагыш мае белән тәэмин итеп тора.
 
1953 елда Шәех университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ул «Татарстан яшьләре» каршындагы Шәрәф Мөдәррис җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри башлый. Хикәяләр язып карый. Ләкин үзенең язмышы журналистикага бәйләнгәнен аңлый инде ул.
 
Шул ук 1953 елда университеттагы татар бүлеген бетерергә уйлыйлар. Студентлар моңа каршы көрәш башлый, төрле җирләргә хатлар яза. Аларга язучы Ну­рихан Фәттах та зур ярдәм итә, рухи яктан үсендереп тора. Нәтиҗәдә хакимият татар бүлегенә кагылмаска була. Шул чактан бирле бу бүлек мәдәниятебезгә күпме күренекле кешеләр бирде!
 
1960 елда «Яшь ленинчы» яңадан чыга башлый. Шәех абый аның беренче макетын эшләгән кеше. Ике елдан ул Югары комсомол мәктәбендә укырга Мәскәүгә җибәрелә. Аннан кайткач «Татарстан яшьләре» гәҗитенең редакциясен җитәкли. Ә югары партия мәктәбен тәмамлап кайткач, аның гомере «Со­циалистик Татарстан» гәҗите белән бәйләнә. Биредә ул җаваплы сәркатип булып егерме елга якын эшли.
 
Шунысы игътибарга лаек - Шәех абый гәҗитчелектә гел беренче булды. Ул беренче булып «Шәһри Казан» ма­кетын сызган кеше. Әдәбият-сәнгать гәҗите «Мәдәни җомга»ны нәшер итәргә рөхсәт булгач, шагыйрь Зиннур Мансуров үзенә урынбасар итеп нәкъ менә Шәех Зәбировны чакырды. Гәҗит эшен Шәех абзыйдан да яхшы белгән тагын кем бар татарда?
 
Ул озак еллар календарьлар төзү белән шөгыльләнде. Шул хезмәте өчен журналистларның X.Ямаш премиясенә дә лаек булды. 1994 елдан ул Ф.Хуҗахмәт белән татар мөселман календарен төзеп нәшер итә. Бик игелекле эш. Каюм бабабыз башлаган гамәл. 
 
Аның мулла кушкан әүвәлге исеме Тимершәех була. Ләкин Кыргызстан һавасы килешмичә, туганнан соң ук авырый башлый ул. Татарларның борынгы гадәте буенча, авыруны адаштырыр өчен, аның исемен бераз үзгәртәләр - малай Миншәех булып китә. Ләкин барыбер савык­мый, туган якка кайткач кына чире юып алгандай юкка чыга. Исемнең бер өлешен үзгәртсәләр дә, әүвәлгесе җәсәдкә дә, рухка да тәэсир итми калмагандыр. Тимерлеген күреп то­рабыз ич... күз генә тия күрмәсен.
 
* * *
 
...Яшьләрчә нык адымнар белән Матбугат йортының бас­кычларыннан берәү күтәрелә. Кырдырылган такыр башта бейсбол кәпәче, өстендә футболка... Алсу йөзенә елмаю күбәләге кунган. Ул сагыну күбәләге булып тәрәзәдә бәргәләнә. Ашыга. Ул һәрвакыт каядыр ашыкты. Эшләп калырга, яшәп калырга. Мин һәрвакыт аны хәрәкәттә күз алдына китерермен, ахрысы. Бичара акыл, әлбәттә, хәтерне битарафлыкка өнди: ул юк бит инде безнең арада, ул юк! Аның һәм йөзләрчә фидакарьләрнең җан җылысын сеңдергән Матбугат йорты да юк. Нәкъ Дәрдемәнд язганча: «Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз, дәригъ махзүн күңел, без дә бетәбез...»
 
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
 
 


Ркаил Зәйдулла


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить