Илгизәр ЗӘКИЕВ: ҖӘЗА КЕМНЕ ТӘРБИЯЛИ?

09.11.2017 15:53 | Җан авазы Печать

Кибетләр нинди генә кызыксындыру акциясе үткәрми хәзер: “30 % ташлама”, “40% ташлама”, “Ике кап ал, берсе өчен генә түлә!”, “Товарны алып кит, түләве соңыннан!” Сату-­алу белән эш иткән кешеләр раслар: кайбер товарлар хәтта күмәртәләп сату бәясеннән дә очсызрак сатыла. Ләкин кибеткә сатып алучыны кызыктырып китерү мөһимрәк. Алты сумга арзанрак печеньега кергән әбекәй икеләтә, өчләтә арттырып сатылган башка нәрсәне дә алып чыгып китә. Базар нечкәлекләрен аңлап алган хөкүмәт тә тик ятмый: үзенә күрә бер акция: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны 20 көн эчендә түләсәң, сиңа 50% ташлама ясала. Бөтен дөньяда ЮХИДИ штрафлары машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне тәрбияләү, акылга утырту чарасы булып хезмәт итә. Ә Россиядә ул халыкны талауның бик кулай бер ысулы. Штраф түләгәндә ташлама кертү хөкүмәтнең чын йөзен ачып салды. Машина йөртүче җәмәгатьнең тәртипле йөрүенә караганда, аның штрафларны күбрәк, тизрәк, ешрак түләве мөһим. Ике тапкыр азрак булса булсын, аның каруы, тагын 3-4 тапкыр бозачак бит кагыйдәне.
 
Мондый “юмартлык” тәкъдимен заманында Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Лысаков керткән иде. Ташлама турында фәрманга кул куелганга ике ел гына узса да, шушы вакыт эчендә юллардагы камералар саны, мөгаен, кимендә ике тапкыр арткандыр. Соңгы еллар өчен мәгълүматым юк, ләкин 50 процентлы ташлама турында сүз чыккач, юл штрафларыннан кергән акчалар турында шактый саннар ачылды. ЮХИДИ 2015 елда барлыгы 50 млн тапкырдан артык җәза квитанциясе җибәргән, шуның 70 %ка якыны (35 млн чамасы) – фотовидеофиксация камералары ярдәмендә билгеләнгән кагыйдә бозулар. 2014 ел белән чагыштырганда, бу сан 10 млн га артыграк. 2015 елда юл кагый­дәләрен бозган өчен салынган штрафлар төбәк бюджетларына 60 млрд сум керем китергән. 2015 елда штрафлардан 130 млрд сум акча җыелган, физик затларның транспорт салымы исә – 115 млрд, мөлкәт салымы “нибары” 30 млрд чамасы тәшкил иткән. Димәк, штрафлардан керем инде күп салымнарныкын узып киткән. 
 
Югарыда искә алынган депутат билгеләп узганча, урыннардагы хакимият киләчәккә планнарын нәкъ шушы керемне искә алып төзүен яшерми дә икән. Хәтта видеофиксация системаларын урнаштырып, аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган компанияләр арасында конкурсның (аларның ничек уздырылуы башка бер тема) техник шартларында да никадәр штраф җыеп булырга мөмкин икәнлеге күрсәтелә. 
 
Штраф “сугу”га җайланган камераларның кую тәртипләре дә аларның максатын раслый. Әйтик, Мәскәү янында шундый хәл була. Машина йөртүчеләр бер урамда куелган камерага һәм халык телендә “лежачий полицейский” дип аталган ясалма түмгәккә шулкадәр күнегә ки, бу тирәдә кагыйдә бозмый башлыйлар. Әгәр погонлы әфәнделәрнең максаты тәртип урнаштыру булса, алар камераны башка урынга күчереп, монда шуның муляжын бастырып куяр иде. Юк шул, бу урамда теге түмгәкне алып ташлыйлар, чөнки машиналарның тизлекне арттыруы күпкә файдалырак бит.
 
Инде кануннарның кемне кайгыртуын да искә алыйк. Дәүләтебез, чит илләрдән үрнәк алып, штрафларда тагын да күбрәк акча эшли алыр иде, әйтик, күршедәге финнар кебек закон кабул иткәндә. Анда юл кагыйдәсен бозган өчен штраф зурлыгы еллык керемнең процентлары рәвешендә хисаплана. Юсси Салонойа исемле бер фин берничә ел элек, тизлекне арттырган өчен, 200 мең доллар штраф түләгән, чөнки аның еллык кереме миллионнар белән хисаплана икән. Ләкин Россиядә кемнең инде күрәләтә үз бармагын кисеп төшерәсе килсен. 500-1000 сумлык, алай гына да түгел 5000 меңлеген дә чүпкә санап юлда элдерүчеләрнең зур өлеше шушы закон чыгаручылар лабаса. Еллык керемнәре раслаганча, бер елда берничә миллион доллар керем алган депутатларның үзләренә зыян салырдай закон кабул итмәячәге көн кебек ачык.
 
Һәр яңалыкта алдынгы булырга яраткан Татарстан юл читләрендәге камераларның Аллаһы Тәгалә яралткан чишмәләр кебек һич саекмас, һич буылмас керем чыганагы икәнен бик тиз төшенде. Әле узган елда гына да республика 300 гә якын яңа “Крис-П” (исеме дә туры килеп тора: заманында әби-бабаларыбыз өчен “крис” (крест) сүгенү сүзе белән бер иде) һәм “Полискан” аппаратларын сатып алды. Иске камералар юлның бер рәтен генә төшереп торса, болар дүртәр полосаны “контрольдә тота”, димәк, бер камера дүрт тапкыр күбрәк штраф чәпи ала. Шәп бит! Нәтиҗәсе дә озак көттермәде. 2016 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан – Россиядә беренче урында! Бер кеше башына туры килә торган юл штрафлары саны буенча без Мәскәүне дә уздырган. Бездә һәр кешегә (монда яңа туган сабый да, 90 яшьлек әби дә керә) бер елда 1,45 “бәхет хаты” килә. Чагыштыру өчен, күрше Мари Илендә бу сан – 0,22, Чечняда – 0,16. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Татарстанда юл штрафларын  җыю белән ЮХИДИ карамагындагы төрледән-төрле фондлар шөгыльләнә, алардан бу штрафның ничә проценты чыннан да казнага керә икән?
 
Җәзаны тәрбия ысулы түгел, казна баету чарасы икәне ЮХИДИ штрафларында гына чагылыш таба дисәгез бик ялгышырсыз. Моны раслар өчен бер мисал китерик. Рус эстрадасының шардай кабартылган йолдызы Филипп кайчандыр бер журналистка әшәке сүзләр белән кычкырган иде. Эш судка барып җитте, ләкин бу вакыйгадан соң үзе дә йолдызга әйләнгән теге журналист кыз, чит илдә булса, фәлән миллион әхлакый зыян таләп итә алыр иде, ләкин ничектер җырчыны гафу итәргә ният кылды. Ләкин суд карары тагын да гаҗәбрәк: җырчы дәүләт файдасына 65 мең сум штраф түләргә тиеш (әлбәттә, Филипп өчен бу кесә төбендәге тиеннәр генә), ә зыян күргән зат гафу иткән бит, аңа түләнмәсә дә ярый. Бер әшәке сүзнең казнага кереме никадәр булды! Шәхесне кимсеткән өчен түрәләрнең генә кесәсен калынайту дөньяның бөтен барлык илләрендә искиткеч зур әхлаксызлык саналыр иде.
 
Гомумән, илебездә теге яки бу өлкәдәге инспекторларның нәтиҗәлелеге алар тапкан хокук бозулар, штрафлар саны белән бәяләнә. Европа илләрендә исә нәкъ киресенчә, әгәр син җаваплы булган өлкәдә кагыйдәләр үтәлми икән, димәк, түрә буларак, начар эшлисең, син мондый нәрсәгә юл куймаска тиеш идең.
 
 Роскомнадзор, Рособрнадзор, Монополиягә каршы хезмәт, салым инспекциясе, прокуратура кебек усал этләр кайда нинди штраф салырга була икәнен иснәнеп кенә йөри. Кече эшмәкәрлекне үстерү турында берсеннән-берсе югары түрәләр көне-төне авыз чайкаса да, бизнес башлаган кешене һәр тарафта көтеп торган штрафларны күргәч, дәүләтнең болардан ничек керем алырга ниятләгәнен тиз чамалыйсың. Аена 30-40 мең сум файда алган эшмәкәрнең салымы пүчтәк ул, ә салым түләгәндә, 20 сумны дөрес язмаган өчен, 30 мең штраф салып кую, менә анысы – икенче мәсьәлә.
 


Илгизәр ЗӘКИЕВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить