Рәис САФИН: КАТНАШ ГАИЛӘ АФӘТЕ

26.10.2017 21:22 | Көн темасы Печать

Рәис САФИН: КАТНАШ ГАИЛӘ АФӘТЕ
Биниһая җир-суларны биләп яшәгән данлы-шөһрәтле дәүләтләр, тарих эргәсендә башка кавемнәр белән кушыла-кушыла, эреп югала бара.  Хак Тәгалә адәмнәрне бәхетле-шатлыклы, кайгы-хәсрәтле тормышта айкап-чайкап сыный.
 
Татар халкы да, чал тарихның җиңү шатлыкларын, җиңелү ачыларын әледән-әле үз җилкәсе аша үткәреп, Аллаһының сынауларын кичеп, бүгенге көнгә исән-имин килеп  җитте. Тик, ни галәмәт, татарлыклары чамалы булган кызларыбызның 42 проценты, егетләребезнең 40 проценты катнаш гаиләләр төзеп, күрше милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырта. 
 
Хурлыклы-мәсхәрәле бу хәлне аңлап та, аңлатып та булмый.  Үзебезнең борынгы гаепсез ата-бабаларыбызны атып үтергәндә, асканда-кискәндә, Себер җирләрендә учак итеп якканда, ерак калаларда кол итеп  сатканда ачы күз яшьләре мөлдерәп аккан татарларыбызның канлы яшьләре сеңеп, әле дә булса исе башкисәрләрнең оныкларында аңкып торган безнең заманда, шушы ерткычлыкларын онытып, варисларын сөеп-яратып, аларны ышанычлы тормыш иптәшең итеп, ничек бер ятакта бергә йок­ларга мөмкин? Ул бит - синең әби-бабаларыңның изге нигезен яндырып, җирләрен басып алган явыз кешенең оныгы. Аның да тамырларында  ата-бабасының явыз каны ага. Эт тә бүрене пары итми ич. Нигә без шул кадәрле талымсыз соң? Юкса  безнең бөтен милли сыйфатларыбыз да капма-каршылыктан гыйбарәт. Диннәребез башка, холык-фигыльләребез – аклы-каралы. Ризыкларыбыз да хәләл-хәрам. Дөньяга карашыбыз, тормыш-көнкүрешебез, эш-кәсеп­ләребез, гореф-гадәтләребез – җир белән күк арасы. Боларның барысы да күрмәмешкә салышу – аз гына булса да үз-үзеңне хөрмәт итмәүнең бүгенге аяныч күренеше. Моның өчен тәнеңдә -  җаның, башыңда  акыл булмау кирәктер. 
 
Ә инде, шәһид киткән әби-бабаларыбызның рухларын әрнетеп рәнҗеткән, хурлыклы-мәсхәрәле бүгенге катнаш гаиләләр, татарның 500 ел буе, мең төрле газаплар чигеп, баскынчылар изүендә сыкранып, хак-хокуксыз яшәвеннән дә яманрак җәзадыр. Бу гаиләләрдә туган “метис” балалар татарыбызның хакыйки тарихын да, кыйтгаларны тоташтырып торган данлы-шанлы дәүләтләрен, мәшһүр телебезнең искиткеч гүзәллеген дә, аның тарих төпкелләреннән ургып чыккан җан җылысын да тоя алмый, шунысы кызганыч.
 
Әнә шул, тамырларыннан әби-бабаларыбызның гасырлар каны аккан, әти-әнисе якты дөнья­ны бүләк итеп, сөеп-яратып үстергән, зур өметләр баглаган һәм халкыбызның гасырлар буе тупланган матди-рухи байлыклары эргәсендә тәрбияләнгән татар баласының чит милләтләрнең кияве-килене  булуы кызганыч.
 
Катнаш никахта булып, үз милләтен санга сукмаган, балаларын үз татарыбыз булудан мәхрүм итүче кеше кем соң ул? Ул, гадәттә, марҗа кияве булуы белән масаючы, борын чөеп, үзен “культуралы” кешегә санап, туганнары белән аралашудан качып, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучы   татар булыр.
 
Әлбәттә, эш балтасын чабата шөшлесенә алыштырган 42 процент хатын-кызларыбыз, 40 процент ир-егетләребез һич кенә дә чит милләтләрнең кияү-киленнәре була алмас иде. Әгәр алар намуссыз-вөҗдансыз, алама холыклы, булдыксыз хөрәсән булса. Бу инде, бәхәссез хакыйкать.
 
Менә шушы, чит халыкларның кияү-киленнәренә әйләнгән егет-кызларыбызга ник үзебезнекеләр ярамый? Үз халкыннан ваз кичәрлек нинди сәбәпләр бар?  Ни генә дисәк тә, алар халкыбызга тиешле бурычларын үтәмәүче, аңа хыянәт итүче  җаннар. 
 
Ярый ла, Хак Тәгалә яратмаган, милләтпәрвәр затлар гафу итәргә ашкынып тормаган бу икейөзле монафыйклар тәүге мәхәббәт хисләренең  кайнарлыгын гомер буйларына саклап, сөеп-сөенеп яши алса. Әнә бит, статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, катнаш гаилә корганнарның 90 проценты аерылыша ди. Моның шулай икәнен үз җилкәбездә татыдык.
 
Безнең үзебезнең дә, дискотека залларында,  төнге клубларның ярым караңгы почмакларында сикергәләп йөрмәгән, егетләр белән танышып, төннәрен алар белән уздырмаган,  якын туганыбызның Гәүһәр исемле кызы бар. Ул урта мәктәпне дә, институтны да яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан заводларының берсендә икътисадчы булып эшли башлаган иде. 
 
Бервакыт тукталышта, троллейбус көтеп торган  кызның карашлары, үзе кебек, троллейбус көткән егетнең күз карашлары белән очраша. Яшьләр аралаша ук башлый. Урыс егете Игорь белән татар кызы Гәүһәр арасында мәхәббәт аҗаганы кузгала. Шул көннәрдә, үлем түшәгендә яткан хаҗия  әбисе Саниянең йөрәген әрнетеп, күңеленә хәвефле шик-шөбһә кереп урнаша.
 
- Кызым, - ди әбисе, хәсрәтле күзләрен сөекле оныгына багып. – Сине урыс егете белән очрашып йөри дип, ишеттем. Дөресме бу? - дип, сорый карчык, яшьле күзләрен юкарып калган куллары белән сөртеп.
 
- Борчылма, дәү әни. Бу дуслар­ча очрашып йөрү генә, - ди Гәүһәр,  әбисен тынычландырырга тырышып. Ләкин үзе әйткән сүзләреннән үзе дә сис­кәнеп китә.
 
- Әтиең дә, әниең Наташа белән, шулай  уйнап кына йөри башлаган иде. Ахыры ничек булганы барыбызга да мәгълүм. Кызым, үтенеп сорыйм синнән, зинһар, туктат урыс егете белән очрашуларыңны. Ялгыш кияүгә чыгып куюың бар. Мин рәнҗермен... Аллаһ сакласын. Ә син никах укытып, татар егете белән гөрләп торган татар гаиләсе корырга тиешсең. Мин бу сүзләремне  сиңа васыять итеп әйтәм. Васыятьне үтәү – фарыз гамәл. Тыңла сүземне! - ди, карчык, Гәүһәрнең  кулларын йомшак кына кысып.
 
Гәүһәрнең әти-әнисе дә кыз­ның һаман саен Игорь белән очрашуны бакый дөньяга күчкәннәргә карата хыянәт санап, егетне һәрчак куа торса да,  кызны тыеп, өйдән чыгармый тотса да – мәхәббәт җиңде. Яшьләрнең бер-бер артлы балалары туды. Тик гаилә  матур гына итеп яшәп китә алмады. Гаилә, диңгездә адашкан кораб сыман, әле бу яктагылар, әле теге яктагылар белән яшәп караса да, үзенә яраклы уңай урын таба алмады. Бер якта кияүнең тәртип-тәрбия­се ошамады, икенче яктагылар киленнең гореф-гадәтләрен килештермәде, ә Игорь Гәүһәрнең догалар укып, яулык бәйләп йөрүен яратмады. “Кызыгызны дискотекаларга, төнге клубларга барудан тыеп, егетләр белән танышып, бүгенге яшьләр кебек ирекле мәхәббәттә яшәтмичә дөрес эшләмәгәнсез”, -  дип, дәгъва белдерде ул кызның әти-­әнисенә. Балаларга исем кушканда да: “Аларның әтиләре урыс. Исемнәре дә урысча булыр­га тиеш”, - дип, интернациональ исемнәрдән баш тартты. Әти-­әнисе дә улларының дәгъваларын дөрес санап: “Безгә үз милләтебездән булган килен кирәк”, - дип, яшьләрнең арасына чөй какты. Гаилә таркалды.
 
Шунысы бәхәссез: боз кантарларын астын өскә китереп, ургып аккан язгы ташкын сыман, дөньяны иңләп-буйлап яулап килгән глобальләштерү афәте дә, эреле-ваклы ил-халыкларны гына түгел, хәтта гаиләләрнең дә милли сыйфатларын эчтән-тыштан юып, асылын үзгәртә бара. Гасырлар буе әби-бабаларының ныклы тормыш нигезе булып торган күркәм гореф-гадәтләрен, дини  йолаларын, үзләренә генә хас милли сыйфатларын җуйган кешеләр, яр буена дулкын белән чыгарып ташланган йомычкалар кебек, тапталып юкка чыга. Гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Узган гасырның ахырында азып киткән бу хәвефле-һәлакәтле явыз гамәлләргә каршы бары тик – үз халкың белән берләшеп, бербөтен булып, Аллаһының арканына ныклап тотынган хәлдә көрәшеп, үз милли телеңне, изге динеңне, үз-үзеңне саклап калыр­га һәм барлык милли сыйфатларыңны әманәт итеп, киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин.
 


Рәис САФИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить