Әхәт САФИУЛЛИН: МАСШТАБЛЫ ТАЛАУ

12.10.2017 13:24 | Көн темасы Печать

Әхәт САФИУЛЛИН: МАСШТАБЛЫ ТАЛАУ
Чамасыз зур байлыкларга ия булган хәзерге байлар турында сүз чыкканда, гадәттә без, инде күптәннән бирле, аның чын масштаб һәм күләмнәрен күз алдына да китерә алмыйча: “Алар аны илне талауга корылган хосусыйлаштыру вакытында туплап калды” дигән гомуми бәя белән генә чикләнеп,  моны  раслау өчен бернинди төгәл сан да атый алмадык, чөнки  бу турыда бернинди рәсми мәгълүматлар да очраткан булмады. Ә бит  халык “прихватизация” (“эләктереп калу”) дип атаган бу приватизациянең ничек башкарылуын, ул байлыкларның  елгырлар кулына ни рәвешле кереп калуын бик беләсе килә иде. Тик  власть бу хакта сүз кузгатуны кирәк санамады, чөнки нәтиҗәсе  аның файдасына түгел иде. 
 
Ниһаять, быел “АиФ” газетасының 23 нче санында бу темага  бик мәгълүматлы аналитик язма дөнья күрде.  Приватизациянең “эләктереп калу” гына түгел, ә илне масштаблы талау икәнен раслаучы мисалларга бай язма иде ул. Без, беркатлылар, хосусыйлаштыру вакытында ничек баеп калырга мөмкин икәнен күз алдына да китерә алмадык. Янәсе, шәхси хуҗаларга күчүче һәр милекнең – предприятие, завод-фабриканың һ.б. бәясе бар, аны акчасы һәм ваучерлары җиткән кеше (ваучерларны сатып алучыларның зур тырышлыкларын үзебез күрдек) шул бәясенә сатып алып, хосусыйлаштырырга тиеш дип уйлый идек. Баксаң, алай килеп чыкмаган икән шул: алар елгырлар тарафыннан чын – базар бәясеннән чәчләр үрә торырлык арзанга гына, чын бәясе белән чагыштырганда, тиеннәргә генә диярлек сатылган. Моны раслау өчен берничә генә мисал китерик. 
 
Атаклы “Нориль никеле” предприятиесен приватизацияләү ил бюджетына 170 млн доллар  акча керә. Ә аның  базар бәясе исә 15 млрд 800 млн доллар! Бәясе 11 млрд 200 млн доллар торган “Сургутнефтегаз”ны  приватизацияләү ил бюджетын 88,9 млн, ә базар бәясе 29 млрд 110 млн доллар торган “Юкос” нефть компаниясе  159 млн долларга “баета”.  Илне талау менә нинди масштаб­ларда уздырылган! Ил милке булган предприятиеләрнең  үз бәясе белән приватизация бәясе арасындагы коточкыч аерманы күз алдына китерүе дә авыр. Тик  бу – факт. Шулай итеп, илдәге һәр предприятие елгырларга тиеннәргә генә сатылган! Моны исә СССР заманында халык барлыкка китергән социалистик милекне масштаблы талау  дип кенә бәяләргә була.
 
Икътисад фәннәре докторы, профессор Василий Симчера әйтүенчә, 1990 елга РСФСРда эшләре гөрләп барган 30600 эре һәм урта сәнәгать предприятиесе булган.  Шул исәптән аларның, 4500 эре һәм бик эресенең  һәрберендә 5 меңгә хәтле кеше эшләгән, алар сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең 55 процентын тәшкил иткән. Бүгенге көндә андый предприятиеләр Россиядә нибары берничә йөз генә калган. Приватизациянең беренче елында 42 мең эре, урта һәм вак  предприятие яңа милекчеләргә күчкән. Ә алар нигезендә исә нибары хуҗалык эшләре алып баручы 12 мең генә яңа предприя­тие барлыкка килгән. Шулай итеп, бу талау нәтиҗәсендә 30 мең эре завод-фабрика юкка чыккан. Әйе, алар да юк кына бәягә сатылган. Мәсәлән, Лихачёв исемендәге данлыклы ЗИЛ заводы 130 млн долларга сатылып, дәүләт казнасына аның 13 млн доллары гына кергән. Ә Бразилиянең шундый ук заводы шәхси эшмәкәргә 13 млрд долларга сатылган. Яңа хуҗасына нибары100 млн долларга төшкән “Сибнефть” хәзер 26 млрд доллар тора, чөнки очсызга сатылганга карап хосусыйлаштырылган предприятиенең чын бәясе төшмәде бит. Кайчандыр гөрләп эшләгән завод-фабрикалардагы җиһазлар да таланды, аларның күбесендә шыксыз коры стеналар гына утырып калды. Яңа хуҗалар кулына  төшкән күчемсез милекләр тора-бара, туган-тумачалар, дуслар арасында  өлешләргә бүлгәләнде, арендаларга бирелде. Шулай итеп, кайчандыр көчле берәмлек булып саналган предприятиеләр яшәүдән үк туктады. Ә бит элек РСФСР төп сәнәгать продукция­се белән үзен генә түгел, башка союздаш республикаларны да тәэмин итеп килгән иде. СССР аяк сузган 1991 елда РСФСРда йөк машиналары – 4,5, ашлык ургыч комбайннар – 10,2, тимерче-пресс машиналары – 11,2, металл кискеч станоклар – 19,2, трактор һәм экскаваторлар – 33,3, мотоцикллар – 58,8 һәм югары төгәллекле прибор һәм самолётлар 30 мәртәбә артык җитештерелгән иде. Сәнәгать өлкәсендәге эшчеләр  саны 40 млн кешедән артып китте. Приватизация чорында исә югары квалификацияле ул эшчеләрнең күбесе эшсез калды, осталыкларын югалтты. Хәзер исә без эшче кадрларга зур кытлык кичерәбез, чөнки ул чакта кадрлар әзерләү турында уйлаучы да булмады, ул система тәмам җимерелде.
 
Илне талау бөтен Россия буенча мафиозик һәм оешкан җинаятьчел  төркемнәр ташкыны астында барды, хәтта бер шәһәрдә берничә шундый төркемнәр оешты һәм алар яңа милек хуҗаларын саву яисә аларның милекләрен тартып алырга тырышты. Приватизация  чорында бик күп авыр җинаятьләр кылынды. Бигрәк тә нефть өлкәсендә, чөнки кара алтын аккан торбага елышырга, аны имәргә тырышучылар бик күп иде. Мәсәлән, бер “Самара нефте”ндә  генә  дә 50 заказлы үтереш җинаяте ясалган.  Канлылыгы ягыннан икенче урында металлургия өлкәсе торган. Бу чорда бик күп предприятие җитәкчеләре  күчемсез  милеккә хуҗа булырга, бер-берсеннән тартып алырга теләүчеләр тарафыннан ялланган киллерлар тарафыннан үтерелде. Шәһәр территорияләре үз контролен урнаштырырга теләгән ОПГлар тарафыннан аерым-аерым зоналарга бүленде, алар арасында аяусыз үтереш-сугышлар барды. Бу кансызлык чорын барыбыз да хәтерлидер әле.
 
Ваучерлы приватизация нәти­җәсендә дәүләт казнасы 2 трлн сум (60 млрд доллар) керем алды. Бу исә барлыгы 10 миллион кеше яшәгән кечкенә Венгриягә караганда да ике мәртәбәгә ким. Экспертлар бәяләве буенча, хосусыйлаштырылган милек яңа хуҗаларга 10 тапкырга киметелеп сатылды һәм ул 20 трлн (600 млрд доллар)  тәшкил итте.
 
Илне талауга корылган приватизация нәтиҗәсендә икътисад үсеше 1975 елгы дәрәҗәгә төште, өстәвенә ил 1,5 триллион доллар акчасын югалтты. Бер караганда, үтә дә гадел булмаган мондый приватизация нәтиҗәләре яңадан карауны сорый шикелле. Тик хәзер бу мөмкин эш түгел бугай инде. Ул завод-фабрикалар һәм башка предприятиеләр үзләреннән-үзләре генә яңа хуҗалар кулына күчмәде ләбаса: приватизация хәзерге түрәләр катнашында үткәрелде, шул чорда аларның һәрбере бәлештән үз өлешен эләктереп калды. Шуңа күрә алар адым  саен: “Үткәнгә кире кайту юк!” – дип юкка гына күкрәк сукмыйлар. Безнең түрәләр үз байлыкларын саклый белә. Әнә, халык зур керемле байларга прогрессив шкалалы салым кертү турында күпме сүз кузгатып килә, тик Дума депутатлары (алар шул ук байлар, күбесенең чит илләрдә күчемсез милекләре бар) аны кабул итүне кире кагып килә,  ил бюджетын ничек пенсионерлар һәм гади халык кесәсеннән тулыландыру турында баш вата. 
 
Ә илне талау хәзерге көндә дә  дәвам итә, тик аның юллары гына үзгәрә  бара. Шуларның берсе – елдан-ел чәчәк атучы коррупция. Россия Генпрокуратурасы белдерүенчә, коррупция  ил икътисадына соңгы 2,5 елда 130 млрд сум зыян китергән. Әле бу расланган сан гына, расланмаганын шайтан белгән. Илне талауның икенче формасы – акчаны чит илгә чыгару. Экспертлар исәпләвенчә, соңгы 25 елда читкә “аккан” акча илдәге милли керемнең 75 процентын тәшкил итә. Бу коточкыч санны күз алдына китерүе дә кыен! Шунысын да әйтергә кирәк: моны безнең тиешле органнар түгел, ә Американың  Милли икътисади тикшеренү бюросы ачыклаган. Әлбәттә, яла ягалар дип, моңа ышанмаска да булыр иде, ләкин аны Швейцария аналитиклары да раслый. Хәзерге көндә Россиянең 10 процент байлары кулында илнең 90 процент гомуми байлыгы тупланган, ә 90 процент россияле өлешенә ил байлыгының нибары 10 проценты гына туры килә. Димәк, социаль гаделлек турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Моны байлар белән ярлылар арасындагы куркыныч упкын дип кенә бәяләрлек.
 
Менә шулай яшәп ятабыз. Телевизорда исә шоу да ток-шоу һәм хәрби маневрлар...
 


Әхәт САФИУЛЛИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить