Каһарман пулемётчы

12.10.2017 12:51 | Бөек Җиңү яктысы Печать

Василий Галләм улы Булатов 1921 елның 15 сентябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Балтач районының Чутай авылында туа. Аның мулла кушкан исеме Габдуллаҗан була. Ул кече яшеннән руслар арасында яши, рус мәктәбендә укый. Рус иптәшләре аны Василий дип атый. Бу исем аның документларына да кереп кала.
1938 елда сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Чита өлкәсендәге руда чыгару комбинатында бухгалтер булып эшли. 1942 елда Булатов  Кызыл Армия сафларына алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, Чита шәһәрендә Байкал арты укчы-миномётчылар училищесында укый.Училище станоклы пулемёт һәм миномёт командирларын хәзерли. Василий станоклы пулемёттан атырга өйрәнә һәм аны үзенең биш бармагы кебек үзләштерә.  Училищеда иң тәртипле, тырыш һәм тыйнак курсант була, иң оста пулемётчылардан исәпләнә. Аның шулкадәр төз атуына, хәтта командирлар да сокланып карый. Училищены тәмамлагач, аңа кече лейтенант исеме бирелә һәм совет офицеры Василий Булатов 1944 елның апрель аенда 48 армия 102 укчы дивизиясенә караган 40 Амур укчылар полкы белән I Белоруссия фронтына кадәр килеп җитә.
 
Командование аны укчы полкы станоклы пулемётчылар взводының командиры итеп билгели. Кече лейтенант үзенең взводын алда торган сугышларга хәзерли.
 
– Пулемёт кебек дәһшәтле корал белән теләсә кайда, теләсә кайчан дошманны кырырга мөмкин, – дип сөйли ул үзенең сугышчыларына.
 
Өйрәнү занятиеләре вакытында взвод командиры башта һәрвакыт үзе атып күрсәтә, ә аннан соң сугышчыларга карап әйтә:
 
– Менә шулай атсагыз, мин сездән артыгын сорамыйм.
 
Аз сүзле, ягымлы, кискен фикерле һәм таләп итүчән командирны пулемётчылар чын күңелдән ярата.
 
1944 елның июнендә, Белоруссияне азат итү өчен сугышлар башланганда, укчылар полкы Рогачёв шәһәре районында һөҗүм операцияләре алып бара. Дошман оборонасын өзү өчен барган сугышларда Василий, еш кына үзе пулемёт артына ятып, безнең пехотага алга барырга комачаулаучы ут нокталарын юкка чыгара.
 
Дошманның дүртенче траншеясына якынлашып килгәндә, снаряд кыйпылчыгы аның «максимка»сын вата. Шул ук вакытта немецларның уты безнең пехотачыларны җиргә елыштыра. Каушап калмыйча, Булатов сикереп тора да, пулялар сызгырып торуга карамастан, траншеягә ташлана, йөгереп килеп командирның кыюлыгы белән рухланган укчылар һәм пулемётчылар бердәм атакага күтәрелә. Югалтуларга карамастан, алар окопларга бәреп керә һәм, гитлерчыларны аяусыз кырып, бөтен рубежны яулап ала. 
 
Дошман үзенең позицияләрен кире кайтарырга омтыла, өч тапкыр контратакага ташланып карый, ләкин һәр юлы кире чигенергә мәҗбүр була. Немецларның оборонасы өзелә. Инде торак пункт өчен сугышасы бар. Булатовның пулемётчыларына укчы ротага булышлык итәргә приказ бирелә.
 
Һөҗүм башланыр алдыннан Булатов разведкага китә. Тәбәнәк кенә куаклыклар эченнән ул, ике солдат белән бергә, биек ком дамбага таба шуыша, аннан фашистларның позицияләрен күзәтергә ниятли. Бинокльдән карап, Булатов елга янындагы, өй түбәләрендәге һәм сарайлар янындагы пулемётларны күреп ала. Ә авыл артыннан снарядлар оча: анда кай төштәдер батареяләр урнашкан була.
 
Булатовны бигрәк тә авылга якын килү юллары кызыксындыра. Ләкин ул күңелне тынычландырырлык бернәрсә дә күрә алмый. Фронт ягыннан бару юллары әллә каян күренеп тора, ә якында гына аккан елга аша салынган күпер шартлатылган була. «Туп-турыга һөҗүм итү үзеңне җайлы урнашкан дошман ударына кую дигән сүз», – дип уйлый Василий һәм күзәтүен дәвам итә.
 
Ниһаять, Булатов бинокле белән әйләнә-тирәне капшый-капшый сул яктагы куаклыкларга туктала. Бинокльнең түгәрәк панорамасында күренгән куаклык елгага барып тоташа һәм, алынган мәгълүматларга караганда, шунда ук елганы кичү урыны бар. Димәк, хәрәкәт итү өчен иң җайлы урын шул.
 
Василийның үткен күзләре авыл  янындагы кечкенә куакны күреп ала.
 
– Әһә! Булды!  – ди ул нәрсәнедер искә төшереп һәм шунда ук кире әйләнеп взводы янына кайта. Ул өлкән сержант Заплаткинны чакырып ала һәм аңа авыл янындагы куаклыкны күзәтеп кайтырга әмер бирә:
 
– Үзең белән берничә сугышчы ал да, әнә шул җирдән пулемётлар белән чыгып булу-булмауны аныкла. Куаклык эченнән үтә торган елганың тирәнлеген тикшер,  – дип фәрманлый.
 
Заплаткин бу боерыкны үтәп төгәл мәгълүматлар алып кайта: 
 
– Куаклыктагы елга тирән түгел, ерып чыгарга мөмкин, тирәнлеге бер метр, сазлык буйлап сиздермичә генә барып була.  Ул районда каршы як яр буенда ут нокталары юк, тик арыш арасына яшеренгән автоматчылар гына барлыгы беленә, – ди ул взвод командирына.
 
Булатов үзенең шуннан һөҗүм итәргә уйлавын рота командирына хәбәр итеп ризалык ала да взводы белән елга буена юнәлә. Пулемётчылар искиткеч зур осталык һәм саклык белән хәрәкәт итә. Алар дошман оборонасын читләтеп үтә, немецларның тылына ук барып чыгып, тавыш-тынсыз гына яр буена барып җитә, елганың теге ягына чыга һәм арыш басуына ут яудыра башлый. Немец автоматчылары авылга чигенә.
 
Взвод әлеге урында туктап тормыйча, кырыйдан әйләнеп, авыл янына таба китә һәм көтмәгәндә дошманның уң флангына җимергеч удар ясый. 
 
Авыл өстенә ут давылы бөркелә һәм аны ялкын, төтен чолгап ала. Көтелмәгән бу хәлдән немецлар шашынып кала, төрле якка тузылышып качарга тотына. Ул арада безнең укчылар ротасы, алдан билгеләнгән сигнал буенча хәрәкәт итеп, каршы яктан авылга һөҗүм башлый. 
 
–  Авылдан бер генә немецны да исән җибәрмәскә! – дип ярсып кычкыра Булатов һәм, үзе дә пулемёт янына ятып, атарга керешә.
 
Кырый йортлар янын­да баш­ланып киткән бәрелешләрдә берничә дистә фашист юк ителә. Шул ук вакытта алгы яктан безнең пехота атакага күтәрелә. Күпернең исән калган бүрәнәләре буйлап һәм кайбер урында йөзеп, рота сугышчылары елганы кичә. Авыл немецлардан азат ителә, аннан бер генә гитлерчы да исән качып котыла алмый. Взвод командиры Булатов бу сугышта үзе генә 30 дан артык гитлерчыны дөмектерә.
 
Совет сугышчылары Белоруссия җирен немец-фашистлардан арчый-арчый алга – көнбатышка таба ыргыла. Амур укчы полкы бүтән торак пунктка, ныгып урнашкан илбасарларны штурмлый башлый. Булатовның тапкырлыгы һәм инициативасы бу юлы да жиңү яулауда ярдәм итә.
 
Укчы батальон авыл өчен каты көрәш алып бара. Немецлар бирешергә теләми, алдан хәзерләнеп куелган рубежларга ныгып, көчле каршылык күрсәтә. Авыл өчен көрәшнең хәлиткеч минутында Булатов пулемётчылары, канау эченнән шуыша-шуыша, берничә йөз метр араны үтә һәм үзләре артыннан станоклы пулемётларны сөйри. Взвод командиры Булатов үзенең пулемётчыларын, дошманга сиздермичә, авыл янындагы бакча эченә китереп чыгара. Биредә тапкыр һәм кыю командир пулемёт расчётларын шундый тәртиптә урнаш­тыра ки, дошман ике яктан яуган ут астында кала. Взвод командиры авылга сарылган немец фетнәләре өстенә кургашын яңгыры яудырырга тотына. Бу көтелмәгән хәлдән дошман солдатлары арасында тәртипсезлек һәм паника туа.   
 
Ләкин берәр минут каушап торгач, немецлар взводка ташлана. Алар аз дигәндә өч йөзләп кеше була һәм, сан ягыннан өстен булуларыннан файдаланып, төрле яктан һөҗүм итә башлый. 
 
Взводтан байтак сугышчылар яраланып сафтан чыга, үлүчеләр дә була.  Пулемётчыларның хәле кискенләшкәннән-кискенләшә бара.
 
Взвод командиры дәһшәтле тавыш белән кычкыра:
 
– Актык патронга кадәр атарга! Яралансагыз да, пулемётны ташламагыз! Атуны туктатмагыз! – дип приказ бирә командир.
 
Пулемётлар бертуктаусыз ялкын сибә. Ләкин немецлар һаман якыная. «Әгәр пулемётлар ватылса, ул чагында – беттең дигән сүз», – дип уйлый сугышчылар, һәм чыннан да, бер пулемёт  кинәт туктый. Взвод командиры Булатов, яшен сыман атылып, пулемёт янына барып ята һәм күз ачып-йомганчы пулемётны төзәтеп тә өлгерә һәм дошманга ут яудыра.
 
– Ленталарга патроннар тутырыгыз! – ди Булатов яралы сугышчыларга һәм үзе пулемёттан атуын дәвам итә.
 
Пулемёт расчётындагы сугышчылар барысы да диярлек яралана. Алар тырыша-тырмаша ленталарга патроннар тутыра. 
 
– Иптәш кече лейтенант, канау буйлап немецлар килә! – дип кычкыра бер сугышчы. Булатов борылып карарга да өлгерми, аның янында аллы-артлы 3 граната гөрселдәп ярыла. Командир яралана. Аның чигәсе буйлап кан ага башлый. Ул җиңел генә артка чайкалып китә дә, әмма, көчен җыеп, куаклыклар һәм төтен артына яшеренеп, «максим»ны бер кырыйга өстерәп алып китә. Немецлар канаудан сикереп чыга да әле генә пулемёт торган урынга ташлана.  Ләкин инде соң! Булатовның пулемёты тагын телгә килә һәм немецларны утлы кургашын белән коендыра башлый. Гитлерчылар кире кача башлый.
 
– Патроннар бирегез! Тизрәк патроннар!.. –  шашынып кычкыра ул пулемётчыларга. Яралы сугышчылар, кулларына ленталар тотып, командирга таба үрмәли. Бу минутта берәү дә ярасының сызлавын сизми, бер генә сугышчы да үлем турында уйламый. Ә командир Булатов, яраланган килеш, станоклы пулемёттан 1250 патрон атып бетерә һәм байтак гитлерчыны «теге дөньяга» озата.
 
1944 елның 24 июнендә кече лейтенант Булатов взводы Белоруссиядәге Друть елгасын, дошманның көчле ут ачуына карамастан, беренче булып кичеп чыга һәм укчы ротаның исән-­имин елга аша йөзеп чыгуын тәэмин итә. Яуланган плацдарм­да Булатов, яралы пулемётчыны алыштырып, дошманның ут нокталарын юк итүдә зур осталык күрсәтә. 25 июньдә Булатов дошманның бер взводка якын сугышчысын сафтан чыгара.
 
Батыр командирга лейтенант исеме бирелә. Ул үзенең оста һәм тапкыр хәрби җитәкче булуы белән генә түгел, шәхси каһарманлыклары белән дә бөтен гаскәри берләшмәдә дан казана. СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 23 августтагы Указы белән лейтенант Василий Булатовка иң югары исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
 
Василий Булатов аннан соң да туган илебезнең башка җирләрендә дә, Польшада һәм Германиядә дә дошманны аяусыз кыра бирә.
 
Василий Галләм улы Булатов Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, ул Мәскәүдә 1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнаша.
 
1946 елдан майор Булатов – запастагы офицер. 1961 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1947-1964 елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оператив хезмәткәре, соңрак– ОБХСС отделение начальник урынбасары булып эшли.
 
Подполковник Булатов 1965 елда Горький тимер юл «Казан» станциясе линия бүлегенең политик тәрбия буенча начальник урынбасары булып билгеләнә. Василий Булатов 1988 елның 25 июнендә Казанда вафат була. 
 
Әлфия ШАМОВА. 
 
.Балтачтагы Дан аллеясында геройның бюсты.
 
 
 


Әлфия Шамова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить