Ирек САБИРОВ: ТАТАР ТАТАРГА…

30.08.2017 17:54 | Көн темасы Печать

Ирек САБИРОВ: ТАТАР ТАТАРГА…
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда “милләт алдында җаваплылык” гыйбарәсе еш яңгырады. Әйе, кайда гына яшәсәк тә, үзебезнең халкыбыз өчен җаваплылыкны намус эше һәм иң мөһим вазифа итеп карарга бурычлы без. Дөрес, без монда иң әүвәл киләчәкне күз алдында тотабыз, ләкин бер-беребезнең бүгенге көндәге үзара – татар белән татар арасындагы – мөнәсәбәтләрендә дә аянычлы күренешләр байтак.
 
...Машинамда радио тыңлап барам – бер эмигрант рус хатын сөйли: балалары белән Нью-Йорк­та “Уолт Дисней дөньясы” паркына барган. Озын чират икән анда, җәйге челләдә сәгатьтән артык басып торасы, ди. “Балаларымны чиратта калдырып, үзем берәр чара табарга өметләнеп алгарак, чиратның башына, ишек янына уздым, – ди хатын. – Күрәм – тамашачыларны тикшереп уздырып торучылар арасында күкрәгендә “Аня” дигән язулы бер кыз бар. Аңа якынрак килеп, үзалдыма әйткән кебек, ләкин аңа ишеттерерлек итеп һәм рус телендә: “Балаларымны кире алып китәргә туры килер, ахры”, – дип мыгырданып куйдым. Шулвакыт Аня миңа: “Әнә теге яктагы, бикле капка янына барып басыгыз”, – дип пышылдады. Бераздан   ул  капканы  эчтән ачып, безне чират газабыннан коткарды”.
 
“Менә шулай рус руска ярдәм күрсәтте, ә балаларым рус теленең файдасын гамәлдә күрде”, – дип нәтиҗә ясый хатын.
 
Шул мизгелдә  мин дә уйлап куйдым: әгәр чит якларда авыр хәлгә калып, милләттәшем очраса, ул шундый ук миһербанлык күрсәтер иде микән? Үзем кичергән бер вакыйга хәтеремә төште. 
 
Моннан ун еллар чамасы элег­рәк, үз машинама утырып, гаиләм белән диңгезгә бардым. Самара өлкәсендә бер борылышта тәгәрмәчем тыелган тоташ сызыкка басып алган – шуны куак артына поскан ике ГИБДД егете камерага төшергән дә, мине туктатып, “лишение прав”, – дип янарга тотынды. Минем “гаебем”нән беркемгә зыян булмаса да, формаль яктан алар хаклы иде: камерада көпчәгемнең сызыкка тигән фотосурәтен үзем дә күрдем. Боларның татар егетләре икәнен сизеп, үзебезчә сөйләшеп карадым. “Ә, абый, син үзебезнең кеше булгач, әйдә, үзебезчә хәл итәбез алайса, – ди берсе. – Менә, монда ун меңне чыгарып саласың да вәссәлам”. 
 
Алардан ничек котылганымны сөйләп тормыйм. Татарның “теләктәшлеге”нең бер аяныч мисалы булып истә калган бу очрашу... 
 
Бәлки, мондый очраклар сирәк хәлдер. Ерак җитмешенче елларда, институттан соң бу Урал каласына килеп урнашкач, ят вәзгыятьтә, руслар арасында, хәрби заводның үтә кырыс атмосферасында, урыслашып беткән бер абыйның минем үземә күп ярдәме тигән иде. Заводның җитәкче даирәләрендә эшләп, түрәләргә минем турыда яхшы сүзләр дәшкәләп, миңа  шелтә янаган чакларда да гел яклап торды ул. Еллар үткәч, форсат табып, сорадым үзеннән: ник ул заманда сез минем белән шулай үз энегез кебек итеп кайнаштыгыз, янәсе. “Чөнки татар малае бит син,” – диде абый. 
 
Мондый күркәм мисаллар күптер. Ләкин кәеф җибәрә торганнары ныграк истә кала шул. Совет чорында трамвай-автобусларда, урамнарда, эшләгән урыннарыбызда ана телебездә сөйләшә башласак, тирә-яктан, канәгатьсезлек белән: “Неприлично”, – дип ысылдый башлыйлар иде. Ни гаҗәп – татар теленә ризасызлык күрсәткәннәрнең күпчелеге үзебезнең татар бәндәләре иде! Бүген дә сәяси нәзакәтлек бәрабәренә үз милләтебезне җәберләү байтак милләттәшләребезгә хас. Үз телебезгә, үз җырларыбызга, әдәбиятыбызга түбәнсетеп карау аеруча, руслашып, икътисад-сәнәгать, хакимият йә фән өлкәсендә урын яулаган милләттәшләребез тарафыннан күрсәтелә. Урынлы-урынсызмы, ләкин Ленин бабайның Дзержинский турында язган сүзләре искә төшә:  “Башка милләт кешесе, урыслашса, еш кына русларның үзеннән дә арттырып, чыкылдап торган рус милләтчесе булып китә, вак милләтләргә, шул исәптән үзенекенә дә кимсетеп карый башлый”. 
 
Чынлап та, моннан 15-20 еллар элек, Сабантуйлар вак шәһәр-районнарда җәелә генә башлаган чорда, кайбер хакимиятләрдәге татар милләтле түрәләргә мөрәҗәгать итүем хәтердә: Сабан туе үткәрү чыгымнарын җирле мәдәният бюджетында 8-Март, Яңа ел бәйрәмнәре белән беррәттән карау тиешлеген аңлатып маташкан идем. Ким дигәндә өч түрәнең (татарлар!) җавабы бер булды: бюджетта бөтен халык бәйрәмнәре генә каралырга мөмкин, ә һәр милләтнең бәйрәмнәрен казна акчасына оештыра башласаң... “Ә Масленицаны бюджет акчасына үткәрәсез бит”, – дигән соравыма: “Масленица – традицион бөтен халык бәйрәме”, – дигән җавап алдым... 
 
Хәзер, билгеле, вәзгыять бүтән: Сабан туйларына да,  татар мәдәниятенә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Чиләбе өлкәсендә татар сәнгатенең, милли традицияләрнең, гомумән, татарларның абруе шактый үсте. Бер яктан, җәмгыятьнең, шул исәптән хакимиятнең дә безгә ихтирамының артуы сизелә, икенче яктан, без үзебез дә, дәрәҗәбезне белеп, хакыбызны хаклап, ниятләребезне елдан-ел кыюрак тормышка ашырып барабыз.  Ләкин әле һаман, бүтән милләт кешеләре белән уртак тел тапканда да, еш кына татарга комачаулыкны татар үзе ясый.
 
Хәер, миңа кадәр дә бу хәлгә борчылган шәхесләребез күп булды. Римзил Вәли: “Әйе, данлы дәүләтләребез булган, ләкин бабаларыбыз аларны югалткан, туплана алмаган, үзара бүленешеп, талашып җиңелүгә дучар булган. Иван гаскәрендә татарлар хәтсез булган дигән гыйбарәгә үпкәлисе юк...” Җәлил Фазлыев: “Тарихыбызда да, чын-чынлап карасак, татар милләтенә татар хәтле зыян салган кеше юк. Иван гаскәре Казанга килгәндә дә, аның гаскәренең өчтән бере татарлардан торган. Татар белән татар сугышкан. Урын бүлешә алмаганнар. Шундый тарткалаш нәтиҗәсендә, Казан ханлыгы җимерелгән.  
 
Бүген дә шул ук чир дәвам итә. Бүген дә татарны татар күрә алмый, бер-берсенә комачаулык ясый...”
 
Шунысы гаҗәп – барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз бит шуны...
 
Чиләбе өлкәсе.
 


Ирек САБИРОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить