Ринат ЗАКИРОВ: Безнең кыйбла – бердәмлек

27.07.2017 09:23 | Көн темасы Печать

Ринат ЗАКИРОВ: Безнең кыйбла – бердәмлек
Бөтендөнья татар конгрессы хасил булуга, күз ачып йомгандай, 25 ел гомер дә үтеп китте. Җанында тамчы гына милли тойгы булган һәрбер татар баласы горурланырга хаклы: безнең милләтне Җир шарында таный, белә, бердәмлегебезгә соклана башладылар. Сүз дә юк, моңа ирешү өчен республика хөкүмәте дә, чигенүне, тез чүгүне белмәс халкыбыз да, һәм, әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы да гаять күп тырышты. Әгәр бүген чит илләрдән инвестицияләр кертү, икътисади һәм мәдәни багланышларга нигез салу өчен республикабыз бөтен Россиядәге иң ышанычлы һәм иң мәртәбәле төбәк булып санала икән, бу җиңү – менә шул милләтебезнең күмәк казанышы.
 
Конгресс әле хасил иткән чагында ук бар җиһанга таралып яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, аларны туган туфрагына, туган кавеменә тарту, рухыбызны, Ана телебезне, милли йөзебезне саклау бурычларын максат иткән иде. Башкарма комитет соңгы елларда алып барган эшчәнлек тә шуңа юнәлтелде. Һичкем өчен яңалык түгел: бөтен Россия, элеккеге Советлар Союзы буйлап таралган татар эшмәкәрләрен, милли йөз һәм Ана телебез чишмәсенең сафлык-чисталыгын саклый белгән хатын-кызларыбызны, милли рух һәм горурлыгыбызны киләчәк буыннарга тапшыра алырдай яшьләребезне, балалар туган тел мохитеннән аерылмасын өчен ихлас көч куйган мөгаллимнәребезне, бөтен Россиядәге дин әһелләрен бер йодрыкка туплау өчен күп эш башкарылды. Милләт өчен Мәккә булып саналган Казанның үзендә дә, чит регионнарда, хәтта Казахстанда да ничәмә-ничә тапкыр татар эшмәкәрләренең, дин әһелләренең, мөгаллимнәр, хатын-кызлар һәм яшьләрнең гомумфорумнары үткәрелде, аларның һәркайсында Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шәхсән үзе катнашты.
 
Әле 25 ел элек кенә бер-берсен белмичә дә гомер итеп яткан татарларның бүгенге казанышларына сокланып туймаслык бит. Йә, игътибарга алыгыз: сабый вакытыннан бирле милләтем дип үскән иң өметле балаларны “Сәләт” лагерена җыеп бер-берсе белән таныштыру, әле яшүсмер йә мәктәп укучысы чагында ук балаларның күңеленә милли бердәмлек орлыгын салу кебек изге эшләрне 10-15 ел элек кенә башкара башладык бит. Безнең идеяне нәкъ менә Президентыбыз һәм Мәгариф министрлыгы хуплау нәтиҗәсендә, бар дөньяга сибелеп яшәгән татар балалары өчен Ана телебездә инша олимпиадалары үткәрү традициягә әверелде. Һаман бер үк максат – татар милләте узган шанлы һәм михнәтле тарихыбызны күтәрү, татар халкын дөньяга таныту һәм, билгеле ки, бер йодрыкка туплау, берләштерү максатыннан, иң ерак төбәктә эзләнүләр алып барган һәвәскәр тарихчыларыбыз­ны Конгресс тирәсенә туплауга ирештек. 
 
Бу – безнең иң максатчан гамәлләребезнең берсе рәвешендә, озак еллар буе дәвам итәр әле. Чөнки асыл татарның күңелендә якты хыял яши, ул – шанлы милләтебезне бар дөньяга таныту һәм аңа алманнар, француз, итальян, рус, американнар белән бер дәрәҗәдә кешелек тарихында лаек мәйдан, лаек баскыч яулау. Без моннан 1500 ел элек тарихи язмаларга кергән милләт. Алтай аръягында бөек Билге каганыбызга, Илтәгин, Күлтәгин кебек илтабарлар истәлегенә куелган тарихи ташларыбыз бар. Әле VI гасырда ук ерак бабаларыбызның икенче төркеме Кара диңгез буенда, Кубань ярымутравында Бөек Болгар дәүләтен төзеп куйган, ә анда 630-650 елларда идарә иткән Кобрат ханны да, аның улы – Дунай Болгариясенә нигез салган Аспарух ханны да барча дөнья белә. Болгар дәүләтендә ислам динен кабул иткән Алмыш ханнан башлап мең ел буена сузылган шанлы тарихыбыздагы Илһам, Җанибәк, Туктамыш, Олуг Мөхәммәт, Касыйм, Миңлегәрәй, Ибраһим, Мөхәммәтгәрәй, Мөхәммәтәмин, Сафагәрәй, Сәхибгәрәй, Күчем, Ибәк яки Дәүләтгәрәй кебек ханнарыбыз, Сөембикә ханбикәбез белән Җир шарындагы теләсә кайсы милләт алдында горурланырлыгыбыз бар. Аларның һәркайсы да роман-поэмалар, һәйкәлләр, рәсем полотнолары һәм нәфис фильм геройлары булып танылуны көтә. 
 
Шушы бөек тарихыбызны бездән йолкып алмакчы яки бөтенләй юк итәргә, бөеклегебезне оныттырырга тырышучы явыз көчләр дә бар. Милли рухны һәм үткән шанлы тарихыбызны дөньядагы барлык халыкларга да таныту өчен безгә татар халкы мең ярым ел буена узган михнәтле һәм данлы тарихыбызны, безнең борынгы бабаларыбыздан калган затлы ядкярләрне, аларга өстәп бүгенге буын вәкилләре тудырган гүзәл әсәрләрне, безне башка милләтләрдән аерып һәм бөек итеп танытырдай барча казанышыбыз турында меңәрләгән китаплар, документаль һәм нәфис фильмнар төшереп, аларны барлык кыйтгалар, барча илләр буйлап таратырга кирәк.
 
Соңгы 10 ел эчендә генә дә үзебезнең үткән тарихыбыз турында томлы-томлы энциклопедияләр, барча Рәсәй буйлап чәчелгән һәм гомумсаны белән 5500 гә җиткән татар авыллары турында фидакяр милләттәшләр ярдәме белән меңгә якын китап­лар да чыгарып өлгердек. Ул безнең киләчәктәге эшчәнлегебез өчен нигез-басма булыр, шул хезмәтләрнең һәммәсен бергә туплап, милли институтларыбыз авыл тарихларына, гомум яшәешебезгә багышланган яңа энциклопедияләр дә төзеп куяр әле. Әнә, Алтын Урда чорына багышланган затлы китабыбызны Англиягә барып та тәкъдир иттек. Ул соңгысы булмас, татарны бар җиһанга танытырдай фәнни эшләр яңадан да туар.
 
Аннары безнең татар авылларының яшәү рәвеше, кешеләренең уңган-булганлыгы, алар төзегән күркәм-затлы йортлар, бөтен ил тезгә чүккән чагында да чәчәк аткан түтәл кебек яшәп ятучы татар авыллары – кайсы гына регионда – Чуаш илендә яки Пензадамы, Саратов өлкәсендәге Гали авылымы ул, әллә Оренбург каласы янындагы шанлы Мостафамы – һәркайсы үзенең бердәмлеге, мәгърурлыгы белән тирә-юньгә үрнәк биреп яши. Мондый уңышлар, бу үрнәкләр өчен без эшкуарларыбызга да, пар аккошлар кебек яши белгән татар гаиләләренә дә бик рәхмәтле. Президентыбыз хәерхаһлыгы белән республикабызда ике ел эчендә 1000 нән артык гаилә фермасы барлыкка килгән икән, бу да безнең милләтнең уңган-булганлыгына ачык мисал. Россия күләмендә авыл Сабан туйларын үткәрү башлангычы да нәкъ менә ил буйлап чәчелгән татар эшкуарларына ярдәм итү, аларны үзара таныштыру һәм берләштерү максатыннан туды. Андый җыеннарны Самара өлкәсенең Гали, күрше Ульянның Кулаткы һәм инде Пенза өлкәсенең Әләзән авылларында үткәргәнбез икән, ул барча эшкуарларыбызны шушы төбәктә нигезләнгән кәсепчелек, дингә хөрмәт, Туган телне саклау юнәлешендә кылган эшләре белән таныштыру, гыйбрәт алу максатыннан.
 
Татар халкын гомер буе Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Кәримов, Яушев, Апанаев, Акчуриннар кебек шаукымлы сәүдәгәрләре яшәткән, шулар мәчет-мәдрәсәләр дә, газета-журналлар һәм матбагалар да тоткан. Бүген дә безгә шул ук Әләзән, Гали, Чуаш Республикасындагы Шыгырдан, Урмай кебек авыллар үрнәк бирә. 
 
Казанышларыбыз күп, алар белән күкрәк сугарга ашыкмыйк, шулай да күркәм үрнәкләрне бөтен татар дөньясына тарату да кирәк. Көчебез бар. Конгресс кебек халыкара оешмабызның Россиянең 70 төбәгендә һәм дөнья­ның 40 тан артык илендә 500 гә якын татар җәмгыяте эшли. Европа татарлары альянсы Европа берлегендә теркәлде һәм инде үз тавышын ишеттерергә дә өлгерде. Шушы альянс аша без Европа берлегенә тәкъдим керттек һәм нәтиҗәдә берлек киләсе елны “Милли азчылык елы” дип игълан итәргә әзерләнә. Без Россия Юстиция министрлыгында да Халыкара оешма булып теркәлгән. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы белән дә тыгыз бәйләнештә. Әлеге министрлык хәтта безнең читтәге ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнде һәм аңа югары бәя бирде. Россотрудничество оешмасы белән эшчәнлегебез дә икеяклы килешү нигезендә 10 елдан артык дәвам итә, читтәге эшкуарларга без нәкъ шулар аша ярдәм итәбез.
 
Узган V корылтайдан соң без “Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау концепциясе” буенча эшчәнлек алып барсак, хәзер инде Президентыбыз хуплаган “Ана теле проекты” төп кулланма булып тора. Читтә яшәгән татарларыбызны Ана теленнән аермау максатыннан, интернет аша туган телгә өйрәтү программасы ул. Сөенерлек нәтиҗәсе дә бар: 6-7 айга сузылган бу курс­ларда берьюлы 10 меңгә якын милләттәшебез белем ала. Ә күпчелек милләтләрдә хәтта мондый программалар да юк.
 
Аннары, Каф тавыдай зур эш булып күренмәсә дә, тагын меңнәрне сокландырырдай йола нигезләнде. Без читтә яшәүче татар балаларына Казандагы югары уку йортларына килеп белем алырга ярдәм итәбез. Мисал өчен, Кытайда яшәүче татарлар арасыннан гына да соңгы 10 елда 120 гә якын кеше Казанда белем алды һәм бүген тагын 70 яшүсмер мәркәзебездә яшәп гыйлем эсти. Бу юнәлеш тә – туганлык җепләрен саклау, Татарстан үрнәген чит мәмләкәтләргә дә тарату өлгесе бит.
 
Безнең эшчәнлекне чит ил җитәкчеләре дә күрми һәм бәяләми калмый. Игътибарга алыгыз: Төркиянең Истанбул һәм Анкара калаларында бөек Тукаебызга багышланган һәйкәл, урам һәм мәйданнар пәйда булды. Польшаның Гданьск каласында татар җайдагына, Казахстанда янә Тукай һәм Җәлилебез хөрмәтенә һәйкәлләр калкып чыкты, Астананың бер урамына Сөембикә ханбикәбез исеме бирелде. Финляндия, Белоруссия илләрендә, АКШның Нью-Йорк һәм Сан-Франциско, Австралиянең Аделаида, Төркиянең Истанбул һәм Искешәһәр калаларында татар җәмгыятьләре гөрләп эшли. Гаҗәпкә калырлык бит: Казан каласында Садри Максуди һәйкәлен төзеп кую өчен дә Төркия дәүләте безнең хөкүмәт белән уртак рәвештә чыгымнар тотты, ә һәйкәлне ачу тантанасына премьер-министрлары үзе рәхим итте. Милләтебезнең горурлыгы булган Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Габдерәшит Ибраһимов, Ильяс Алкиннарны халыкка тулысынча кайтарып җиткерү өчен чиксез зур эшләр башкарырга, мисал өчен, Мордовия Республикасының Сыркыды авылында да Һади Такташ музей-утарын барлыкка китерергә кирәк әле. Халыкара фәнни-гамәли конференцияләр, “Түгәрәк уен” кебек фольклор фестивальләре, “Искер җыены”, тагын әллә никадәрле эшләрне җайга салдык. Хәзер инде һәвәскәрлек дәрәҗәсендәге күп юнәлешне, сәнгати казанышларыбызны да халыкара дәрәҗәгә җиткерергә, шул ук опера-балет театрыбызга милли төс бирер­гә, талантлы улларыбыз тудырган скульптура, картина, поэма-романнар, җыр һәм симфонияләрне олы мәйданнарга чыгарырга вакыт. Без – бер гасыр элек үк “Сания”, “Эшче” опералары, соңрак “Шүрәле” балеты белән дан алган милләт. Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдев кебек улларыбыз бөек бию осталары булып барча Европа халыкларын шаккатырды. Галимә Шөгерова, Алия Мостафина кебек кызларыбыз – гимнастика өлкәсендә бар дөньяга өлге. Милләтебез дөнья күләмендә дан алырдай потенциалга бай.  
 
Мең ел дәвамында туган телен һәм изге динен җуймыйча яши белгән, сакланган һәм юкка чыкмаган татар милләтенең көче – фәкать бердәмлектә. Конгресс­ның башкарма комитеты шушы максат өчен көрәште һәм милләт әләменә язылган дин, тел һәм кан берлеге безне киләчәктә дә сакламыйча калмас.
 


Ринат Закиров


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить