Әхәт Сафиуллин: Вьетнам да борынга чиертә

21.07.2017 04:12 | Көн темасы Печать

Әхәт Сафиуллин: Вьетнам да борынга чиертә
“Аргументы и факты” газетасында (25 нче сан, 2017 ел) Георгий Зотовның Вьетнам икътисады турында “Миллионеры из трущоб” дигән язмасы дөнья күрде. Автор андагы икътисад үсеше темпына  шаккаткан.
Вьетнам дәүләте вак эшмәкәрләргә процентсыз кредитлар биреп, салымнарны бетереп моңарчы күренмәгән уңышка ирешкән: ил үз продукциясе бе­лән тулган, халык бик тиз байый башлаган. Хәзер безнең илдә икътисадның нинди хәлдә икәнен сабый бала гына белмидер – үсеш нульгә тиң. Ә Вьетнамда аның еллык үсеше 6,7 процент! Хәер, инде Россия резерв акчасын тота башлаган икән, нинди үсеш турында сөйләргә була!
 
Вьетнам икътисад өлкәсендәге шундый шаккатыргыч уңышка ничек ирешкән соң? Ничек кенә сәер яңгырамасын, аның яртысын кафе диярлеге дә булмаган кечкенә кафечекләр (бер өстәл, дүрт урындык) китергән. Аның хуҗасы үзе пешерүче дә, үзе официант та. Тирә-якта очсыз токмачлы фо (сыер итеннән) ашлары пешә, кыслалы коймаклар кыздырыла. Шунысы гаҗәп: алар бик очсыз – порциясе безнең акча белән нибары 40 сум тора. Һәркайда грильләрдә дуңгыз ите пешерелә-кыздырыла, яшелчәләр турала, шулпалар кайный. Таксистлар униформасындагы мотоциклистлар, тиз генә “бөкеләр”дән алып чыгып, барасы җиреңә илтеп куярга тәкъдим итә. Янәшәдә генә иске тегү машиналарында тегүчеләр эшли, урамда чәчне алдырырга була, иске чаннарда сыра кайнаталар – стаканы 12 сум гына. Һәр җирдә кешеләргә менә шундый очсыз хезмәтләр күрсәтелә. 
 
1991 елда базар реформасы башлангач, бу ил дәүләте гади кешеләрне таламаска, киресенчә, аларга мөмкин булганча күп акча эшләргә булышырга, дигән максат куя. Моны тормышка ашыру өчен, Кытай мисалы буенча, галәмәт күп кечкенә кибетләр, мастерской һәм ресторанчыклар ачу сорала. Хәзер Вьетнамда кафене бер атна эчендә ачарга мөмкин, кайбер очракларда, әгәр җәмәгать туклануы хуҗасы аны төзүгә киткән акча исәбен расласа, аны өч елга салымнан азат итәләр. Монда дәүләтнең сәясәте – бары тик “тук тигр”ның тиресен генә салдыру: бюджетка салымны эре компанияләр һәм инде баеган шәхсиләр түләргә тиеш, ә эшләрен яңа гына башлаган эшмәкәрләргә “симерергә” мөмкинлек бирелә. Вак бизнеска банклар процентсыз кредит бирә /аннары, кисәтеп тормыйча килеп, акчаның нәрсәгә тотылуын тикшерә/, бу исә искиткеч зур ярдәм.
 
Кайчандыр, Америка белән сугыш вакытында, кешеләр рәхәтләнеп бер зур савыт дөге ашау турында хыялланса, хәзер исә ил үз продукциясе белән тулган – бернәрсәне дә читтән кертмиләр. Креветка фермасы хуҗасы, элеккеге хәрби инженер Лонг Тханг Минь шундый зур Россиянең үзен үз продукциясе белән тәэмин итә алмавына гаҗәпләнә. Вьетнамда ил икътисады зур акчасы булмаган, хәтта бик сай кесәле гап-гади кешеләргә исәп тотканга күрә шундый тизлек белән үссә, бездә хәл бөтенләй башкача. Әйтик, бездә һәр ай саен яңадан-яңа кыйммәтле рестораннар һәм шопинг-үзәкләр ачыла, ә ярты елдан соң ябыла, чөнки безнең бизнес кара гавамның инде өч ел буе акчасызлыктан интегүен аңлый алмый.
 
Автор язуынча, анда самолетта очу да очсыз һәм хезмәт күрсәтү дә бик яхшы оештырылган. Әйтик, ике сәгатьлек очыш нибары мең сум тора, чөнки аларда иң мөһиме – бәяләрне күтәрмәү, ә төшерү. Ә бездә – киресенчә.
 
Бу ил икътисады үсешенең тагын бер мөһим ягы – сыйфат. Моны башка илләрдә дә яхшы беләләр. Америка һәм Европаның кроссовка җитештерүчеләре үз эшләрен бик теләп Вьетнамда ача, чөнки монда, беренчедән, Кытайга караганда эш көче очсыз, икенчедән, вьетнамлылар эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара.
 
Вьетнамда шәхси эш (бизнес) белән шөгыльләнү рөхсәт ителгәч, колхозларда крестьяннарга рис плантацияләре өчен бушлай җир, күпләргә дуңгыз һәм буйволлар бүләк ителә, чөнки илдә бик тиз генә үз ашамлыкларын булдыру максаты куела. Элек алар ашамлыкларга кытлык кичерсә (хәтта консервланган ит тә Советлар Союзыннан китертелгән), хәзер исә барысы да үзләренеке. Мәсәлән, легендар фо ашы өчен ит Хошимин шәһәре яныннан, базилик, бөтнек һәм яшел суган – урындагы, чили борычы – Ханойдан, дөге токмачы Хойаннан, балык соусы – Меконг елгасыннан тотылган җәен балыгыннан. Кыскасы, читтән китерелгән берни дә юк! Элек җәен балыгын Америкадан китертсәләр, хәзер, киресенчә, Вьетнам җәен балыгын, кысла һәм креветкаларны Америкага шулхәтле күп чыгара, хәтта андагы диңгез продуктлары базарын чак кына җимерми кала. Ә бездә төшке ашка борщ аласың икән, аның каймагы Белорус­сиядән, чөгендере Әзәрбәйҗаннан, бәрәңгесе Мисырдан, ә ите Бразилиядән булуы мөмкин.
 
Аның каравы, без өстәгеләрнең кече һәм урта бизнесны үстерү, импортны алыштыру турында лаф оруын бик еш ишетәбез. Тик бу эшне кешечә оештыруны максат итеп куючы җитәкчеләр генә юк. Әгәр дә нефтьнең кыйм­мәтләнүенә өмет тотмыйча, вак эшмәкәрләргә дә бизнес ачарга мөмкинлек бирсәләр, бездә дә сәнәгать Вьетнамдагыннан ким булмас иде. Тик бездә үз эшеңне ачу мең төрле киртә аша узарга кирәк. Дәүләт коры сөйләнүдән арына алмый, ә җирле власть эшмәкәрләрне саву белән мәшгуль.
 
Анда алып-сатарларга карата девиз шундый: акча эшләргә телисең икән, үзең пешер, кыздыр, ә бер җирдән алып, икенче җирдә сатып йөрмә!
 
Вьетнам халкы кечкенә кафеларда ашарга шулкадәр күнеккән ки, хәзер Ханой небоскребларындагы фатирлар хәтта... кухнясыз төзелә. Монда халык иртә тора – урам “токмачлыклар”ы иртүк ачыла һәм шундук тукланучылар белән тула. Эшкә барганда да, эштән кайтканда да әнә шул кечкенә кафеларда ашау ышанычлы да, очсыз да, мәшәкатьсез дә, тәмле дә, кирәксә, үзең белән өйгә дә алырга була. Шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә юл тотып, эре концерннарны (биг­рәк тә нефть буенча) дәүләт карамагында калдырып, Вьетнам хөкүмәте нык отты – хәзер бу дәүләт икътисади үсеш ягыннан, бары тик Кытайдан гына калышып, планетада икенче урында тора! Ә бездә исә, җитәкчеләренең башы эшләгән илләрдән аермалы буларак, бар нәрсә дә киресенчә башкарылды: элек бөтен халык байлыгы булып саналган эре предприятиеләр дә шәхси кулларга күчеп бетте. Хәзер исә шуның ачы җимешләрен татыйбыз... Үзеннән-үзе сорау туа: без ни өчен үсештәге илләрдән бернинди үрнәк тә, сабак та алмыйбыз икән?
 


Әхәт Сафиуллин


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить