Фәтхулла АБДУЛЛИН: ТАТАРЛЫКНЫ ҺӘР АДЫМДА ДАУЛЫЙК!

07.07.2017 03:34 | Көн темасы Печать

Фәтхулла АБДУЛЛИН: ТАТАРЛЫКНЫ ҺӘР АДЫМДА ДАУЛЫЙК!
"Татарстан-Яңа гасыр" каналыннан, "Татарлар", "Без тарихта эзлебез", "Таяну ноктасы", "Туган җир", "Әдәби хәзинә" кебек күңелемә якын тапшыруларны даими карап барам. Дөнья хәлләре белән дә танышмыйча булмый. Тик Мәскәү телевидениесе вакыйгаларны фәкать үзләренә кирәкчә, үз каланчасыннан гына яктырта.
 
Мисалга, безнең Президентыбызны күрсәткәндә титрларда "Глава Рес­публики Татарстан" дип кенә язалар, сөйләгәндә дә Глава дип кимсетәләр. Гәрчә ул республикабыз­да яшәүче барча халык тарафыннан Президент итеп сайланып куелган җитәкче бит. Мин моны республика халкын кимсетү, санга сукмау дип кабул итәргә мәҗбүр. Хәтерлим, моннан бер утыз еллар элек, Советлар чорында, ниндидер өлкәдән сайланган депутат Югары Совет сессияләренең берсендәге чыгышында грузин халкына карата саксызрак сүз ычкындырган иде, Грузиядән сайланган депутатлар шундук тавыш күтәрде. Шуннан соң ул депутат барча халык алдында гафу үтенергә мәҗбүр булды. Россиянең Дәүләт Думасында безнең республикадан сайланган 16 депутат бар. Алар кагылгысыз һәм бик зур вәкаләтләргә ия. Һәрхәлдә, республика һәм милләт мәнфәгатьләрен яклап, шундый түбәнсетүләргә ризасызлык белдереп, Мәскәү телевидениесенә – дәгъва юлларга хаклары бик бардыр. Әллә инде алар, Аркадий Райкин мәзәкләрендәгечә, нәрсә әйтсәләр дә, "Одобрям-с!", "Одобрям-с!" дип кул күтәреп кенә утыралармы, дигән шик тә туа (мисалга, мәгариф өлкәсендәге 309 нчы номерлы законның бертавыштан кабул ителүе). Кара акыл белән уйласаң, 16 депутат үзләре бер төркем, бер фракция булып оеша алырлар иде, югыйсә. Ул чагында аларның сүзенә колак салырлар, фикерләре белән хисаплашырлар, үзләренә карата хөрмәт уятырлар иде. Әнә бит, Йосыф Акчура, Садри Максудилар әле дә халык хәтерендә. Үзебезнең сессияләрне карап утырганда да һәр хаксызлыкка чәчрәп чыккан Фәндәс Сафиуллин, Марат Мөлеков, Туфан Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Индус Таһиров кебек депутатлар күпләрне сагындыра торгандыр дип уйлыйм. Туфан ага Миңнуллин (урыны җәннәттә булсын! ) СССР Югары Советында депутат булган чорда Михаил Горбачевка кадәр барып җитте, җәлилчеләргә орден бирдерүгә иреште! 
 
Ә безнең хәзерге депутатларыбыз сайланыр алдыннан булган очрашуларда бик матур сөйләде, югыйсә. Үзебезнең кавем вәкилләре дә газизләрдән-газиз ана телләрен вата-җимерә булса да сайрады. "Тегесен эшләрбез!", "Монысын булдырырбыз!" дип вәгъдәләрне тонналап ыргыталар. Безнең халыкта "Вәгъдә – иман" дигән газиз гыйбарә бар. Шулай икән, республикабыздан сайланган депутатлар җөмһүриятебез мәнфәгатьләрен яклап нәрсә эшләүләре хакында квартал саен сайлаучылары алдында хисап тотсын, әгәр алар безнең хакны хакламаса, кире чакыртып алуны оештырырга да мөмкин булсын иде... 
 
Вакыт булганда спорт программаларын да караштырам инде. Бигрәк тә әрмән егетләрен көнләшеп күзәтәм. Көрәшче булса – келәмгә, боксер булса – рингка чыкканда, Әрмәнстан флагын тасвирлаган кием киеп чыгалар. Әле кайберләренең аркасына "1915" саны да сугылган була. Аларда милли горурлык шулкадәр көчле ки, ул егетләр кайсы ил өчен чыгыш ясаса да, секундантларының берсе шул ил флагын, икенчесе Әрмәнстан флагын күтәрә. Ә чечен егетләре келәмгә майкаларына Әхмәт Кадыйров сурәте һәм күкрәкләренә мөселман өммәте символы – ярымай төшерелгән майкалар киеп чыга. Мин безнең спортчылар да келәмгә камзул-түбәтәй яисә 1552 саны сугылган майкалар киеп барсын дип әйтмим. Күкрәкләренә барс сурәте төшерелгән майкалар элеп, Татарстан флагын җилфердәтеп чыксалар да начар булмас иде. Әнә, "Ак барс" командасы кәшәкәле уйнаганда җилфердәтә бит! Уенчыларның күкрәген дә дәүләт символикасы – барс сурәте бизи. Республикаң белән горурланып утырасың! 
 
Берничә көн элек "Таяну ноктасы" тапшыруында Россия белән Татарстан арасында төзелгән Шартнамәнең срогы чыга, алга таба ул кирәкме-юкмы дигән темага хөрмәтле галимнәр, сәясәтчеләр, язучылар катнашында фикер алыштылар. Әйе, бик кирәк! Тик аның срогын мәңгелек дип кенә куя күрмәсеннәр! Тарихтан мәгълүм булганча, башка халыкларны рәнҗетеп, җирен басып алып төзелгән империяләр күпмедер вакыттан соң барыбер таркалган. Заманында ярты дөньяны басып алган англичаннар да ахыр чиктә утрауларында гына торып калды. Димәк, бу котылгысыз финал! Ә без килешүне мәңгелек дип язсак, Россия нинди хәлгә калса да, киләчәк язмышыбызны мәңгелеккә Мәскәү белән бәйләп куйган булабыз түгелме? Андый хәлгә тарымас өчен безгә килешүнең срогын фәлән ел дип күрсәтү бик мөһим! 
 
Бүгенге көндә без Россиядә бар яктан да лидер саналабыз. Бәс, шулай икән, ничу мескенләнергә!!! Алдагы киле­шүләрдә кысылган яисә төшереп калдырылган вәкаләтләрне тулысынча кайтарырга кирәк! Тукайча әйтсәк, "...Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук..." 
 
Яхшы эшләгән кешенең яхшы яшәргә дә хакы бар!
 


Фәтхулла АБДУЛЛИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить