Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ГАИЛӘ – ТОРМЫШ НИГЕЗЕ

30.06.2017 06:36 | Көн темасы Печать

 Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ГАИЛӘ – ТОРМЫШ НИГЕЗЕ
Казанда яшәүче хатынның, ире белән бергәләп, әнисенең мәетен урамдагы чүп савытына чыгарып ташлавы турындагы хәбәрне ишетеп,  нык тетрәндем. Әниләр безне дөньяга китерүче, гомер бирүче бит. Әниләр булмаса, без дә булмас идек. Һәр ана баласына күкрәк сөтен имезә, үзе ач булса да, баласын тукландырырга тырыша.  Ананың баласы өчен җанын бирергә дә әзер булуы хакында риваятьләр  җитәрлек.
 
Әнкәй – ул бөек зат. Ата-ананың шәхси үрнәге, эшләренең сүзләренә тәңгәл килүе балага бик көчле йогынты ясый. Кызганыч, бүгенге аналарның сабыйларына әкият укырга, бәет көйләргә, җырлар өйрәтергә вакытлары бик аз кала. Галимнәрнең исәпләвенә караганда, бүгенге ана бала тәрбияләүгә тәүлегенә бары кырык минут вакыт бүлә ала. Күпчелек вакыты эштә үтә. Иртән баласын йөгерә-йөгерә бакчага илтә, кичен аны алып кайткач, гаиләсенә ашарга пешерәсе, өйне тәртипкә китерәсе бар.
 
Совет хакимиятенең беренче адымнарыннан ук хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклылыгы игълан ителде. “Ил белән кухаркалар идарә итә алачак” дигән лозунгны адым саен тәкрарлау китте. Әмма “тигез хокуклылык”ның механизмы эшләнмәде. Бөтен нәрсә декларатив сүзләргә кайтып калды. Иң аянычлысы шул: хатын-кыз үзенә табигать йөкләгән бурычны – бала табу һәм аны тәрбияләүне арткы планга куярга мәҗбүр булды.  Совет хатын-кызына берьюлы ике камыт кидерелде: дәүләт эше һәм гаиләне алып бару. Җитмәсә, чик-чаманы онытып, балалардан да “патриотлар” ясарга керештеләр. Әләкләп атасын аттырган Павлик Морозовлар чын геройга әйләнде.
 
Кызганыч, совет хакимияте халыкларның меңьеллык традицияләрен бер селтәүдә юкка чыгарды. Янәсе, традицияләрдән милләтчелек исе килә, ә тәрбия сыйнфый характерда гына булырга тиеш, имеш. Тамырдан ялгыш караш иде бу. Шул “тәртип җимешләре” аркасында бүген кичләрен урамга чыгарга куркыныч.
 
Моның төп сәбәбе – әтисез балаларның искиткеч күп булуы. Юкка гына татар  күңелендә: “Атасызны – кияү итмә, анасызны – килен итмә”, – дигән мәкаль урын алмагандыр. Икенче бер сәбәп – совет чорында диннең бетерелүе. Л.Толстой, дин бетү белән кеше гадәти бер җанварга әйләнә, дип бик урынлы әйткән. 
 
Бүгенге ата-ана баласыннан матди ярдәм көтми, пенсиясе исәбенә яши бирә. Балаларының кайберләре үзләре дә авыр тормышта, әти-әнисенә ярдәм итәргә мөмкинлеге чикле. Икенчеләре исә эшләми йөри.  Балаларына хезмәт тәрбиясе бирмәүгә ата-ана үзе гаепле. Яшь вакытларында уйнап калсыннар, үсә төшкәч тә эшләргә өлгерерләр әле, янәсе. Сугыш чорында без үскән чакта балаларга хезмәт тәрбиясе бөтенләй башкача бирелә иде. Балаларның һәркайсына төрле хезмәтләр йөкләнде. Печән әзерләү, терлек ашату, абзар, ишек алды чистарту, су алып кайту, урманнан чыбык-чабык ташу, аны турап-кисеп, ягарга әзерләп кую, савыт-саба юу... дистәләгән башка эшләр. Ә әниләр көне буе колхоз эшендә, өйгә караңгы төшкәч кенә кайта. Күрәсең, шунлыктандыр безнең буын кешеләре арасында хөрәсәннәр, эштән йөз чөерүчеләр юк.
 
Дөрес, ата-ана үз көчендә булганда, терлек-туар асрап яшәгәндә, алар бала-чагасына кирәк әле. Алар хәл белергә дигән булып авылга кайта да, итен-сөтен, каймагын-эремчеген, яшелчә-бәрәңгесен төяп китә. Ә көчләреннән тая башлагач, андый әти-әнине карау бәлагә әйләнә. Минем авылдагы бер танышымның хатыны кинәт кенә үлеп китте. Шуннан соң ул нык биреште. Даими авырый башлады. Аның инде терлек  асрарга көче калмады. Дүрт баласы (ике улы, ике кызы) Казанда яши. Әмма аларның берсе дә авылга әтиләрен карарга кайтырга теләмәгән. Берсе дә тәрбиягә үзенә алып та китмәгән. Әтиләрен “чиратка салып карау”ны оештырганнар. Якташым моңа бик хурлана икән. “Ай тәмамланыр алдыннан, вакытында килеп алырлармы дип борчылам, – ди ул. – Берәр көн артык яшәсәм, килен-кияүләр җәнҗал куптара”.
 
Шактый гына өлкән яшьтәге кешеләр, бала-чагалары исән булуга карамастан, картлар йортында яши. Дөрес, анда яшәүчеләр өчен бөтен шартларны тудырырга тырышалар: бүлмәләр җылы, якты, урын-җир чиста, ашарга-эчәргә бар. Әмма картлар йортын күпме генә мактасалар да, үз өең түгел инде ул.
 
Шунысы да бар бит: бүген ата-анасына күрсәткәнне яшьләрнең киләчәктә үзләренең дә күрүе ихтимал. Бу – фараз итү түгел, тормыш тәҗрибәсе. Шул уңайдан Л.Толстойның “Сезгә савыт ясыйм” дигән кечкенә хикәясе искә төшә. Ир белән хатын тирләп-пешеп чәй эчә икән. Кечкенә малайлары идәндә агач кисәге белән мәш килә, ди. Атасы: “Улым, нишлисең?” – дип сорагач, малай болай дип җавап бирә: “Сез картайгач, бабай кебек, мич артында гына ашарсыз. Аш салу өчен сезгә дип савыт ясыйм”. Бу сүзләрне ишеткәч,  ир, берни әйтмичә, әтисен мич артыннан алып килеп өстәл янына утырта.
 
Билгеле, “әти-әниегезне рәнҗетмәгез, гөнаһка батмагыз”, – дип кенә, таш йөрәкләрне эретүе авыр, кайчакта хәтта мөмкин дә түгелдер. Шулай да кеше булып калырга кирәк ләбаса! 
Балага ана тәрбиясе дә, ата тәрбиясе дә кирәк. Ата-анасы исән килеш баланы ятим итү, күз яшьләрен түктерү – иң зур һәм гафу ителмәслек  гөнаһ. Тарихтан күренгәнчә, Кытайда, Япониядә,  бигрәк тә ислам хөкем сөргән җирләрдә гаилә таркалу бик сирәк күренеш. Ә Россия шәһәрләренең күпчелегендә ике гаиләнең берсе таркала. Шуңа карамастан, телевидениенең “Беренче канал” тапшыруларында берсеннән-берсе өлкән артисткалар үзләренең ничә ир алмаштырулары белән мактана. Әхлаксызлык белән шапырыну мактаныр­лык нәрсә түгел бит югыйсә.
 


Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить