Вахит ИМАМОВ: УНИВЕРСИТЕТ КИРӘК

23.06.2017 07:24 | Көн темасы Печать

Вахит ИМАМОВ: УНИВЕРСИТЕТ КИРӘК
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чираттагы түгәрәк өстәл узды. Әңгәмәнең темасын “Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр” дип серлерәк атаганнар. Шулай да, айсберг­ның суга күмелгән төп кыйсеме шикелле, татар факультетына абитуриентларны күбрәк тартуны күз уңында тоткан “яшерен” максаты бар. Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф балаларына өлгергәнлек аттестаты тапшыру көннәре бит, татар факультетын пропагандалау да бик-бик урынлыдыр. Бер карасаң, бүген “Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе” дип аталган үзәктә төзеп куйган бу факультет, чынлап та, матур гына эшләп ята сыман. Составында алты кафедра бар, дәресләрдә татар яки урыс теленнән тыш, гарәп, төрек, инглиз, хәтта кытай телләрен үзләштерергә, сәнгать өлкәсендә дизайнер, ә тел гыйлеме буенча бакалавр яки магистр дәрәҗәләрен алып чыгарга да мөмкинлек бар. Факультетта 662 студент белем ала, араларында Казахстан, Кыргызстан, Төркиядән килеп татар телен үзләштерүчеләр дә бар, былтыр хәтта бер япон вәкиле магистр дәрәҗәсен алып киткән. Гыйлемнән тыш, әлеге үзәктә “Мизгел” яшьләр театры эшләп килә, тагын берничә сәнгать түгәрәге бар, кыскасы, киңкарашлы, әзерлекле белгеч буласыгыз килсә, рәхим итә күрегез, җаныкайлар. Ләкин, тырр, бахбай, тырр, иң башта ук кисәтергә мәҗбүр. Институтка фәкать 50 студент һәм 30 лап диплом ияләре генә бакалавр яки магистрлыкка уку өчен бюджет хисабыннан кабул ителә ала. Хәтта шушы адәм көлкесе саннарны да Мәскәү чаклы Мәскәүнең үзеннән төшерәләр. Ә казна хисабына, ягъни бушлай укучылар исемлегенә эләкмисең икән, рәхим ит тә елына 90 йә 100 мең тәңкә тирәсе акча чыгарып сал инде. Ана телең лә бу синең, димәк, кадер-гошер күрсәт...
 
Түгәрәк өстәл артында ишетелгән менә шундый хәбәрләрдән соң чәчләр үрә торгач, телимме-теләмимме, университетта укып йөргән яшьлегемә кайтам. Әй, бәхетле, әй, кайгысыз еллар! Әй, адәм баласының кадерен белә торган асыл дәүләт! Гыйлемле белгеч буласы килгән өчен университет кассасына акча түләү дигән кыргыйлык саташып та уебызга керми, дипломлы инженерга дәүләт 120 тәңкә “хезмәт хакын” сәдакадай сузса, бездәй “хәерче”гә 40 сум стипендиясен чыгарып сала иде. Ленин университетының татар факультетында гына да меңәрләгән шәкерт (өстәвенә тарих, журналистика, урыс-татар филологиясе бүлекләрендәге татар гыйлемен дә ала торган меңәрләгән безнең милләттәшләр), аннан тыш нигездә татар студентларыннан хасил педагогика институты да бар иде бит. 6-7 ел элек татар факультеты белән педагогика институтын шартлатып яптылар да, федераль университет дигән яңа колхоздагы Лев Толстой атлы институт лапасының сыңар аранына кертеп бикләделәр.
 
Әле ун-унбиш ел чамасы элек кенә Алабуга белән Чаллының педагогика, Түбән Кама һәм Әлмәттәге муниципаль институтларда аерым-аерым татар факультетлары бар, үз республикабыздан читтәге Ижау, Уфа, Оренбург университетларында, Бөре, Эстәрлетамак, Тубыл, Төмәндәге югары уку йортларында татарның йә факультет, йә кафедрасы эшләп килә иде. Мәркәз кирмәненнән “фас” дип кычкыру җитте, һәммәсен дә диярлек күз ачып йомган арада ябып бетерделәр. Дөрес, Чаллы белән Алабугада унбиш-егермешәр шәкерт җыеп тез чүкмәскә тырышалар әле. Ләкин инде милли тел гыйлеме пыран-заран китереп бетерелде. Татар бүлегендә укырга теләк белдерүче балалар саны кимеде, дип зар еларлык түгел. Ун ел элек Мәскәү кирмәне ЕГЭ дигән аждаһа белән өнсез калдыргач һәм барча мәктәпләрдә төгәл предметларны фәкать урыс телендә генә укытуга күчкәч, мондый мәгариф системасыннан башка төрле нәтиҗә көтү дә мөмкин түгел иде...
 
Кунак итеп чакырылганнар әңгәмәдә дөрес тәкрарлады: татар факультетын тәмамлау­чы яшьләр һичбер өлкәдә дә юкка чыкмый. Мисал өчен, әнә, хөкүмәтнең Мәскәү белән Петербург калаларындагы вәкилләре Равил Әхмәтшин һәм Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Татар факультетларын тәмамлагач институт ректорларына, фән докторларына, күренекле әдип­ләргә, сәнгать һәм дин әһелләренә, матбугат хезмәткәрләренә, атказанган мөгаллимнәргә әверелгән шәхесләрне санап бетергесез. Түгәрәк өстәлгә чакырылган мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия шагыйрь Газинур Морат белән драма артисты Рамил Төхфәтуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Бөтендөнья татар конгрессының рәис урынбасары Данис Шакиров, ТНВ хезмәткәрләре Миләүшә Сибгатуллина белән Нурания Җамали, эстрада җырчыларыннан Илназ Баһавиев белән Фәнил Вакказов, Саба районындагы сәләтле балалар мәктәбе директоры Ләйсән Билалова, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров – һәммәсе дә татар факультетының кичәге шәкертләре. Димәк, әлеге гыйлем йорты гади мөгаллимнәр генә хәзерләми, ә киләчәктә милләтне җитәкли алырдай әйдәманнар бирә. Мөгаен, факультетның иң төп казанышы да менә шулдыр. Мәркәз кирмәне бертуктаусыз баш түбәсен төеп торган чакта да, татар милләтен тез чүгүдән һәм дәүләтчелек өчен көрәшкә кул селтәүдән аралап калучы рухи пәһлеваннар, корыч йөрәклеләр кирәк. Бу гыйлем учагы яшьләрне дә Чернышевскийлар, Огаревлар шикелле антка мәҗбүр итә. Татар факультеты – бизнес мәктәбе дә, акча суга торган остаханә йә алачык та түгел. Әлеге гыйлем йортын сайлаганнар иртәгә халык җаны, милләт аңы белән эш итәчәк. Мондый учак янына фәкать газиз милләтенә гашыйк һәм аны дәүләтчелек юлыннан чыгармый ияртердәй нык рухлылар гына җыелыша ала.
 
Әлбәттә, ким дигәндә җиде миллионлы булып саналучы татар милләтенә туган телендәге сыңар факультет кына җитми. Безнең киләчәк язмышны иң беренче чиратта туган тел хәл итә. Бер факультет гөрләп эшли бит, дип үз-үзебезне алдыйсы һәм юатасы түгел. Сыңар факультет – кармак ташлаганнан соң йоклап китмәс өчен су өстендә ялтыраган бер калкавыч кына. Безнең кебек юлаучы йә сәйяхка ерак сәфәрләргә сыңар һәм анысы да ертык җилән белән генә чыгып китүләр дә төс түгелдер. Суга бата башлаган бичараны – ихтыярый көче, ә үзәк кирмәндәгеләр упкынга этәргән милләтне аның үз уяулыгы белән бердәмлеге генә коткарыр­га мөмкин. “Алма пеш, авызга өзелеп төш”, дип кемнәрдәндер миһербанлык көтеп яту безгә һич килешмәс. Туган халкына тугры булырга антлар эчә-эчә мөнбәр-кәнәфиләргә үрләп өлгергән түрәләребез чиксез. Әнә, татар телен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасына 170 төрле чара (фестиваль, бәйрәм, конкурс, Сочи яки Ташкент каласына барып тәҗрибә уртаклашу - ?) үткәрүне ниятләп һәм шулар өчен фәлән йөзләрчә миллион тәңкә чыгымнар тотуны күзаллап куйганнар. Уенчылары чит илләрдән яллап тупланган бер “Рубин” командасын тоту өчен генә дә елына 160 миллион долларга тикле акча чыгып оча. Ул гына җитмәгән, инде бишәр йөзләгән кода-кодагыйны төяп, сыңар гына татар да яшәмәгән Мальта утрауларында Сабантуйлар уздыра башладылар. Акылы зәгыйфь булмаган татар моның ише “шабаш”ка кул чапмас. Асыл татар менә шул суга ага торган чыгымнар хакына үзенә мәркәз кирмәне каршында тез чүкми, аннан бюджет урыннары сорап ялвармыйча гыйлем бирә торган Милли Университет таләп итәргә хаклы. Төннең караңгы икәнлеге сукырга да мәгълүм. Ә милләтне адаштырмау өчен шәм яктысы гына җитми, безгә якты учак, давылларда сүнмәс көчле учак кирәк.
 
15 июнь, 2017.
 
 


Вахит ИМАМОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить