Вахит ИМАМОВ: КАРА ТАРТМАДАГЫ КАРА ЕЛАН

21.04.2017 09:15 | Көн темасы Печать

Вахит ИМАМОВ: КАРА ТАРТМАДАГЫ КАРА ЕЛАН
Телевидениенең татар каналларында җанны кузгатырдай бер тапшыру да тапмагач, пульт төймәләре буенча башкаларын эзләп киткән идем, “Звезда” атлысында үзебезнең газиз милләтне җиргә салып таптаган бер пычрак сәхифәгә тап булдым да каным кайнап чыкты. 30 март көнне кичке тугызынчы яртыда шушы каналда “Нефакт” дип бик тә сәер һәм шома исемләнгән тапшыру күрсәттеләр. Аны эфирга әзерләүче дә, алып баручы да – Арарат Кещян атлы бер ир аламасы. Тарих фәнендә яки мәдәният дөньясында исем яңгыраткан, мәйдан тоткан Алып батыр түгел. Ләкин тапшыру барышында бөек Лениныбызның “Үз кавемен саткан вак милләт вәкилләре карагруһлык өлкәсендә урыстан да арттырып җибәрә”, дигән атаклы бәясе йөз мәртәбә хәтердә кабатлана һәм ачы сүгенергә мәҗбүр итә.
 
Тапшыру Казанны басып алуда Явыз Иванның иң төп терәгенә, урыс баскыннарының безнең мәркәз борын төбендәге хәрби базасына әверелгән Свияжск-Зөя кирмәненә багышланган булып чыкты. Яллы әрмән яки сатлык әрмән бәян иткән вәгазьгә ышана калсаң, Явыз Иванны кабердән торгызып, андый изге җанны шап-шоп китереп үбәсе килә башлый. Урыс милләте ялгыш кына да басып алучы, вәхши кавем түгел, аның янәшәсендәге “поганый” татардан да кансыз халык дөньяда юк икән. Әнә шулар һәр ел саен сугыш походлары оештырып, бертуктаусыз урыс калаларын талап йөргән, шул явызлар дистәләгән кирмәннәргә ут төртеп һәм юкка чыгарып китә торган булган. Татарлар куып алып киткән урыс әсирләренең саны гына да бер йөз меңгә җиткән, Казан ханнары шуларны чит базарларда сату хисабына гына илне алып барган. Моңа башка кенәзләр гасырлар буе түзеп яшәгән дә, фәкать “изге” Иван IV кенә, үсеп җиткәч, татарлардан үч алырга, сабак бирергә батырчылык иткән...
 
Сатлык әрмән җыруында һичбер яңалык юк, без моның ише суган әкиятен күп ишеттек инде. Ошбу Кещян ниндидер архивларда хакыйкать ачыклап, вакыт әрәм иткән кеше түгел, биш гасыр элек урыс монахлары үз мәнфәгатенә авыштырып тезгән елъязмаларны, хәтта аларны да түгел, ә шулар нигезендә соңрак чордагы карагруһчы мөтәгалимнәр тудырган әфтиякләргә генә күз йөгертеп чыккан. Аннан-моннан гына күз сирпегәч, тарихи фактларны да ятлап өлгермәгән. Явыз Иванның беренче походлары вакытында ук Казанда Ядегәр хан утырган дип бутый. Явыз Иван менә шушы Ядегәрнең соңгы талау походына үч йөзеннән генә Казан өстенә яу белән килергә карар иткән икән. 1533 елда дөнья­га килгән Иванны әлеге әрмән 1551 елда ук 22 яшькә җиткерә. Үзен яллаган Мәскәү түрәләре ыргыткан калҗаны аклау өчен надан әрмән моннан да шакшырак тапшырулар әвәләргә әзер. Шул сәбәпле, әлеге яллы егет казанлыларның Нижгар тарафына барган соңгы үч походы 1541 елда ук булганын да, Явыз Иван беренче яу белән килгән 1547 елда безнең мәркәздә Сафагәрәй хан утыруын да ачыклап вакланмый. Явыз Иван икенче мәртәбә яу белән килгән чакта Казанда биш яшьлек Үтәмешгәрәй белән аның әнисе Сөембикә идарә итүен искә алу да сәүче әрмән өчен һич отышлы түгел. Ничек инде, ничек, “почти” җиһангир дип телгә алына торган Явыз Иван тол хатынга һәм биш яшьлек сабыйга каршы яу белән йөргәнмени? Юк, җир йөзендә Бөек Иваннан да изгерәк падишаһ һәм ул идарә иткән урыс кавеменнән дә миһербанлы һәм олы җанлырак бер халык та юк бит!
 
Тол Сөембикәне һәм ятим Үтәмешне урыс наместниклары коллыкка алып киткәннән соң гына, Казан халкының Әстерхандагы шаһзадә Ядегәрне үзләренә хан итеп фәкать 1552 елның язында гына чакырып китерүен яллы әрмән телгә дә алып тормый. Ә Явыз Иван Зөя елгасындагы утрау өстенә агач кирмәнне 1551 елның май аенда ук корып куя инде. Безнең мескен Сөембикәне дә кенәз Серебряный-Оболенский әүвәл менә шушы явыз Зөя кирмәненә илтеп бикли...
 
Әгәр көнлекче әрмән менә шулай тарихи фактларны кәрт уенындагыдай яки үз кесәсендәге тиеннәрне санагандай бутап эш йөртмәсә, бәлки, моңа күз дә йомар идем. Ләкин, әнә, безнең керсез татар хатын-кызлары өстенә дә тагын нинди пычрак ыргыта бит? Зөя кирмәнен төзеп куйганнан соң, анда әллә нинди яшерен җир асты юллары казыганнар, шулар аша Явыз Иван ятагына Казан ханнарының хәрам йортындагы кәнизәк яисә җария кызларны да ташыганнар икән! Оят, хурлык, сафсата һәм ялган!
 
Яллы әрмән тарихи вакыйгаларны күз чалымына да китерми. Ә асылда, урысның баскын гас­кәре Казан каласын 1552 елның 15 августында чолганышка ала. 19 август көнне Явыз Иван шәхсән үзе дә бүгенге цирк бинасы тирәсендә чатыр корып урнаша. Йә, уйлагыз. Сәүче әрмән тезгән ялганга ияреп йөрсәк, камалышта калган Казан эчендәге хәрам йорт кызларын ниндидер көчләр, ниндидер ысул белән әүвәл иреккә алып чыккан, ни сәбәпледер аларны Зөя утравындагы җир асты юллары буенча шунда алып кергән, аннары Явыз Иванның әтәче уянган саен хәзерге цирк урынындагы чатыр эченә ташып торганмыни? Очы очка ялганмас әкият һәм көлке! Өстәвенә, Казан ханнарының хәрам йорт тоту хакындагы факт бер генә елъязма яки тарихи истәлекләрдә дә телгә алынмый. Мөселман дөньясы хәрам йорт төзүче төрек һәм гарәп солтаннарыннан кала бер хакимне дә белми. Казан кирмәне эчендә хәрам йорт бинасының хәтта эзе дә табылмаган. Зөя утравында да ниндидер яшерен җир асты юллары турында һичбер мәгълүмат юк. Көнлекче әрмән мәскәүләргә ярау өчен шулай артын ерта, аның өчен иң мөһиме – баскын кавем әһелләре кубызына бию, өтәләнү. Явыз Иван походының басып алу явы икәнлеген йотып калдыру, тамашачы күзенә төтен җибәрү өчен сәүче әрмән башка ялган һәм хәрамләшүләрдән дә һич чирканып тормый. Имеш, Казан ханнары урыстан кала башка халыкларның да үзәгенә үткән, аларга да күп этлеге тигән, шул сәбәпле төп гаскәргә Дон казаклары, италь­яннар, поляклар, черкеслар да килеп кушылганнар икән. Ошбу холуй чирмеш-мариларның урыс елъязмаларына “черемис” булып керүен дә, черкес милләтенең XVII-XVIII гасырларга чаклы җиһанда “яслар” дип аталып йөрүен дә  белми, шуңа күрә черкес белән черемисны да аера алмый бутала. Ә Дон казаклары, итальян (ошбу вакытларда урыс өчен “генуэз” йә “фрязь”) яки ләһләр (XVIII гасыр башланганчы алар “поляк” түгел, бәлки “ляхи, ляхи”!) яллы әрмән әкиятеннән кала һичбер язмада да искә алынмый! Әлеге уйдырма да холуй әрмәнгә калҗа хакын аклау өчен тансык!..
 
Газиз милләт өстенә мондый пычрак түгү очрагы сыңар гына булса, кайгырмас та идем. “Золотая Орда” киносы өчен йөзәр миллионлаган тәңкә акча (аның яртысы – без түләгән, димәк, дәүләтне асрап тоткан ясак) коеп, ерак бабаларыбызны никадәрле нәҗескә батырдылар. Татар – кыргый, ул хәтта Сарай-Бәркәгә баш иеп килгән архиепископ Сергей Радонежскийны да лапас кебек ташландык хәрабәгә бикләп ач көенчә тоткан, хрис­тиан башлыгын мыскыл иткән, имеш. Сарай-Бәркә яки Биләр кебек калалар белән ул чорда хәтта Европадагы, бүген үзен иң цивилизацияле дип күкрәк суккан Париж, Варшава, Веналар да тиңләшә алмаганлыгын искә төшерсәң, татар милләте алдында баш иясе, ә үз хәрабәләре өчен гарьләнүдән тез чүгәсе була. Биләр каласын Бату сәрдәр җир йөзе белән тигезләгән чакта ошбу җиһанда бүген бөек дип шапырынган Берлин атлы шәһәр тумаган да әле. Аңа беренче ташны нәкъ Биләр каласы тар-мар ителгән 1236 елда гына салалар бит. Сарай-Бәркә эчендә дә әле Бәркә каһан булып торган чагында, 1250 елларда ук алтын йөгертелгән гөмбәзле чиркәүләр салына. Урда каһаныннан үз утары буйлап ясак җыю өчен ярлык теләнеп килгән “бөек Невский” да, башка калаларга ия Ярослав, Константин, Андрей кенәзләр дә әнә шул чиркәүләргә кереп, үз “хөтбәсен” укый. Алтын-Бәркә дә “Золотая Орда”да мыскыл ителгән хәрабә шәһәр түгел, ул 70 меңгә якын халыкны үзенә сыендырган, йөзәрләгән мәчет манаралары, сарай гөмбәзләре, шаулы базарлары, бүгенге мәдәният сарайларына тиң мунчалары белән балкып торган һәм Европа сәяхәтчеләрен дә шаккатырган бөек мәркәз булып дан ала. Аны менә шуңа күрә җир белән тигезлиләр дә инде, чөнки үз мескенлекләрен, булдыксызлык һәм томаналыкларын яшереп калдырырга кирәк була.    
 
Безнең халыкның осталыгын, алга киткәнлеген, гыйлемлеген, мәшһүрлеген исбат итү өчен бер мисал да җитә. Кобрат ханнан калган хәзинәне эзләп табуга ук, аны музей чоланына кертеп бикләделәр, ул совет чоры буе ил һәм халык күзеннән яшереп тотылды. Сәбәбе шул – VII гасырда яшәгән болгар зәркәнчеләре, металл кою осталары ясаган җәүһәрләр үзләренең камиллеге, әкияттәгедәй матурлыгы белән җиһандагы бар халыкның һушын ала иде. Ә үзенә 862 елда гына, анда да әле читтәге варяг кенәзләрен чакырып кына дәүләт рәвешендәге тәүге утар төзүгә ирешкән урысларда Кобрат хан хәзинәсе белән янәшә куярдай, чабатадан гайре һичбер казаныш юк. Фәкать шул сәбәптән аны чоланнарда тоттылар да инде...
 
Мәскәү тарафыннан телевидение, кино, китаплар аша сибелгән бу кадәрле агу үз этлеген эшләмичә калмый. Яла ягу, ялган – үтә йогышлы чир. Ул татар милләте эченә дә үтеп, сытып керә. Әнә, “үтә даһи” саналып йөрүче бер каләмче соңгы “бөек” пьесаларының берсендә изге Кол Шәриф гаиләсен уйнашчы һәм хыянәтче итеп сурәтләп чыгудан да тартынмады. Илдә дин башлыгы – сәет булып торган Кол Шәрифнең хатыны үзенең газиз кызын Явыз Иван наместнигы Морозов түшәгенә үз теләге белән илтеп салган, теге бичара кызкай урыс малае табып сөендергән, аннары бөтенләй дошман ягына ук чыгып качкан, имеш. Әдәбиятта инде татар авылыннан Сәмругъ бистәсенә күчкәннән һәм урыс ире ятагына сузылып ятканнан соң гына күзе ачылган, Йосыф атлы баласының исемен Юзуфка алыштырып бәхет тапкан татар хатыннары турында да агулы әфтиякләр туа башлады һәм, ни галәмәт, ничәмә-ничә мең надан татар шул шакшыны укып истирәхәт кылды. Карагруһчылар кузгаткан нәҗес елгасыннан болай агуланып, син дә, мин дә, Мөхәммәтәмин дә өлкән агай бер яңагына чалтыраткан саен, икенче ягын да күндәм куеп торса, татар үзенең газиз телен, иманын, балаларының сафлыгын, дәүләтчелек турындагы сүнмәс хыялларын ничек итеп саклар?..
 
30 март, 2017. 
Чаллы.
 


Вахит ИМАМОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить