Әхәт САФИУЛЛИН: МӘДӘНИЯТЛЕ, ТИК КУЛЬТУРАСЫЗ...

13.04.2017 11:56 | Көн темасы Печать

Әхәт САФИУЛЛИН: МӘДӘНИЯТЛЕ, ТИК КУЛЬТУРАСЫЗ...
Кар эри башлау белән дә, аның астына яшерелгән “культуралы катлам” (археологиядә шундый төшенчә бар) пәйда булды: адым саен ташландык шешәләр, кәгазь кап-төргәкләр, целлофан пакет, бихисап башка төр чүп-чар... Бездә кулланган җиһаз һәм чүпне дә махсус әзерләп куелган савытларга ташлау гадәте юк – кайда ашыйбыз, шунда ыргытабыз. Ә кар эрүгә алар бөтен “матурлыгы” белән калкып чыга, безнең мәхлук кавем булуыбызга бармак белән төртә...
 
Ә җәй көне ничек? Шул ук хәл: бар тирә-ягыбыз, хәтта табигатьнең яшерен кочагы да тоташ чүплек. Кулланган пакет-капны чүп контейнерлары янына илтеп җиткерергә дә куәтебездән килми, хәзер аны, өйдән чыгып йөрмичә, тәрәзәдән тотып атучылар да санап бетергесез! Транспорт тукталышлары янына якын бармалы түгел: тәмәке төпчеге, буш кап, сагыз тышламасы, пакет, газета... Күпләр чүп-чарны  машинада барышлый тәрәзәдән генә тотып ата. Шул ук автобус яки троллейбусларда барган чакта да, тәрәзәдән тотып томыралар, яндагылар сыңар сүз дә әйтми...
 
Безнең Әки бистәсендә мул сулы чишмә бар. Су алырга машиналар белән шәһәрдән тик­ле киләләр. Гаҗәп тә, сәер дә: килеп туктауга ук, машиналарындагы барлык чүп-чарларын алып ташлыйлар да аяк асларындагы келәмнәрен чыгарып селкиләр, юарга керешәләр. Чишмә яны, чишмә суы – гомер-гомергә изгегә саналган, газиз урын иде, ә боларның кыр­гыйлыгы акылга да сыймый!..
 
Яз җитүгә, якындагы инешкә күз салам: бозның өсте аракы һәм сыра шешәсе белән тулган. Шуңа күрә язгы ташкын башлануга, Идел, Чулман кебек зур елгалар  йөзеп баручы шешә дивизияләре белән туладыр да инде. Катер, теплоходларда ял итүче меңнәр раслый ала: безнең инеш-елгаларыбыз шешә, пакет кына түгел, хәтта ташландык диван, кәнәфи, машина тәгәрмәчләре белән тулы! Нәтиҗәдә инде Идел тикле Идел суыбыз да – 4 нче категорияле шакшы бассейнга әйләнде бит инде! Хәзер, аны чистарткач, организм өчен зарарлы булган хлорлы су эчәбез... 
 
Юл буйлары  иске шиннар, резин камералар белән тулы, тишелгәннәрен кайда алыштыралар – шул урында ташлап калдыралар...
 
Без – зыялылык, мәгърифәтлек, культура ягыннан артка калган халык. “Мәдәният” төшенчәсе бик урынлы түгел, анысы, нигездә, кешенең укымышлы яисә укымышсыз, фән һәм сәнгатьтән хәбәрдар булу-булмау дәрәҗәсен бәяли. Ә “культура” төшенчәсе адәм баласының җәмгыятьтә үз-үзен тотышын, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтен, ахыр чиктә аның әхлак, тәртип, әдәп дәрәҗәсен үз эченә ала. Берничә югары белемгә ия булып та, канга сусаучы вәхшиләребез чиксез. Ни кызганыч, телеэкраннар аша самолёт салонында кул сугышы ачкан яки юлда машиналар бәрелешкәннән соң, транспорт хуҗаларының бер-берсен үтергәнче кыйнау күренешләрен еш күрәбез. Хәтта бернинди сәбәпсез көе ак халатлы шәфкать туташларын да ерткычларча кыйный башладылар! Мондый кавем вәкилләренең без мәдәниятле дип күкрәк сугардай һичбер хокукы юк! Димәк, культурасыз... 
 
Узган гасырның 70 нче елларында хатыным белән без Ригага бардык. Урамнарында кемгә генә сүз кушып карамыйк, сыңары гына да рус телендә җавап кайтармый бит! Татар телендә сөйләшүгә күчтек. Татар икәнлегебезне белеп алгач, вәт әкәмәт, кулларына гына күтәреп йөртмиләр бит! Гаҗәеп күренеш: халыклар дуслыгы “чәчәк аткан” СССР дигән илдә яшибез югыйсә! Ә асылда “өлкән агай”ны кешегә санамыйлар. Культура ягыннан артта калган халык булганга, башкаларны изеп-талап яшәүләрен күреп туган нигезле караш бит бу.  Хәер, русларны Төркиядә дә бик өнәп бетермиләр. Шул ук культурасызлыклары аркасында. “Все включено” дигән юллама белән килгән кавем, ял итүдән, коенудан бигрәк, вакытларын бар-кафеда эчеп уздыра бит икән...  
 
Сәяси культура дигәннәре дә плинтустан түбән. Күпләр хәтерлидер: элек Дума яки Югары Совет утырышларын, андагы депутатларның бәхәсләрен телевизордан күрсәтәләр иде. Жириновский Немцов өстенә бер стакан су сипкәч, ул “бергә-бер” тапшыруына киртә салдылар. Сәясәтчеләр бер-берсен ишетә, тыңлый белми. Берәр илгә ачулары чыктымы, чама хисен онытып, көне-төне тетмәләрен тетә. Ике-өч ай элек кенә телеэкраннардан Төркия президенты өстенә нинди генә пычрак чәчмәделәр! Дуслашканнар иде, хәзер инде Эрдоганнан да кадерле һәм тугрырак партнер дөньяда юк икән! Иртәгә өр-яңадан тагын бозылышсалар?.. Берничә ел буе Украина президенты Порошенко өстенә шакшы су түгәбез. Берәр нинди могҗиза-тамаша булып, без дуслашып китсәк? Бүген кара дегет ягучылар иртәгә ни сөйләр? Сәясәтчеләрнең соран-хамелеон төсле бертуктаусыз битлек алыштыруыннан нык туйдык бит инде!
Менә шулай: урамнардагы, күл буйларындагы шапшаклык сәяси мәйдандагы икейөзлелеккә һәм ясалмалыкка да юл ача ул. Украина яки Сүриядәге хәлләр белән тәүлек буе авыз чайкаганчы, үзебезнең борын төбендәге бүрәнәдәй кимчелекне күрә белү тансык. Ил халкының тормышы көннән-көн начарлана бара, димәк, үз проблемаларыбыз да чиктән ашкан. Тик һаман читләрне чәйнибез, чөнки шәхси культурабызны чүп-чар күмеп киткән. Имеш, үтә мәдәниятле инде без, әмма... культурасыз.
 


Әхәт САФИУЛЛИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить