Вахит ИМАМОВ: ТАТАРНЫ Ү(С)ТЕРИК, ЯКИ КОТКАРЫЙКМЫ?

06.04.2017 15:44 | Көн темасы Печать

Вахит ИМАМОВ: ТАТАРНЫ Ү(С)ТЕРИК, ЯКИ КОТКАРЫЙКМЫ?
Шактый сәер түгәрәк өстәл узды әле. Алдан игълан итмичә, шауламыйча гына Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге (ник Толстой, нишләп Гаяз Исхакый йә Кол Гали түгел? Мисал өчен, Баку университеты Низами атлы шагыйрь исемен йөртә) Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында март аеның соңгы көннәрендә әнә шундый чара үткәрделәр. Хуҗа-институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, фән докторлары Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, элекке депутатыбыз Фәндәс Сафиуллин, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән тәнкыйтьче Нияз Игъламов, язучыларыбыздан Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Фәүзия Бәйрәмова, яшьләр оешмасы рәисе Тәбриз Яруллин, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Гөлназ Исмәгыйлова кебек шәхесләрне – түгәрәк өстәл артына, институттагы дистәләгән башка мөгаллимнәрне, йөзәрләгән студентны, тегеннән-моннан ишетеп кенә килгән берничә матбугат әһелен зал тирәли таратып утыртканнар. “Татар-информ” агентлыгы әллә Татарстан районнары, әллә чит төбәктәге татарлар өчен турыдан-туры тапшыру алып бара, дигән кисәтү җибәрделәр (ышандыру өчен Пенза өлкәсендәге милләттәшләр белән элемтәгә чыгып караганнар иде дә, оппонентлар тавышы ишетелмәгәч, шундук сүндерделәр). 
 
Түгәрәк өстәл уртасына телевидениенең таныш алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова чыгып утырды, бәхәс-әңгәмә дилбегәсе белән шул идарә итте. Җәмгыятьтәге кайсы социаль институт оештырган бу чараны; бәхәс кузгатучыларга җавап бирердәй финанс, мәдәният, мәгариф һәм фән, яшьләр, спорт һәм туризм буенча министрлыклардан, “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан җитәкчеләр, үзебезнең татар депутатлары кайда; милләтебезнең җанын телгәләгән һәм чираттагы шушы өстәл артында күтәрелгән проблемалар һәм гозер-тәкъдимнәр илбашы яки хөкүмәт җитәкчеләре, Дәүләт Советы игътибарына барып ирешерме, әллә мондагы әңгәмә дә республикабызда элек тә төрле дәрәҗәдә барган сүз боткасы, һаман иске чүбекне чәйнәү һәм йөрәктә кайнаган парны чыгарып таралышу гына булып калырмы – һичкем аңлатмады.
 
Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәнең темасы “Татарның үсеш стратегиясе” (!) икән. Берничә минут узуга ук бәхәс купты: бүген безнең милләттәге үсеш турында күкрәк сугу, һай, урынлымы икән? Россия Президенты В.Путинның 309 номерлы фәрман игълан итүеннән һәм татар балалары Бердәм дәүләт имтиханнарын мәҗбүри рәвештә фәкать рус телендә генә бирә башлаганнан соң үткән ун ел эчендә Башкортстанда – 51, Төмән өлкәсендә – 91, Нижгар, Әстерхан, Курган, Пермь, Самара, Саратов, Ульян өлкәләрендә, удмурт вә чуашларда гомумсаны белән йөздән артык, хәтта үзебезнең Татарстан буенча да йөзәрләгән татар мәктәпләре ябылды бит. Бүген татар милләте өчен үз-үзен саклап калу явында иң алдынгы сызык, окоп-траншея­лар – ул мәгариф өлкәсе, газиз мәктәпләре. Әле совет чорында без Казан-Чаллыдагы ВУЗларга да имтиханнарны татар телендә тапшырып керә идек. Шул чордагы мөмкинлекләрне кабат кайтару, республикабызда дәүләтнеке дип игълан ителгән татар телен урысныкы дәрәҗәсенә күтәрү өчен хөкүмәт җитәкчеләре барлык мөмкинлекләрне дә кулланып бетергәнме дә, әллә үз кәнәфиләре һәм шәхси табыш бәрабәренә алар Мәскәү карагруһчылары каршында ләббәйкә әйтеп кенә утырамы?..
 
Милләт үсеше хакында сүз кузгала икән, югарыда санап үтелгән нечкәлекләр – җаны әрнегән зыялылар җыелып баш вата торган проблемаларның йөздән бере генә. Ләкин өстәл артында яки залда әле шунысына җавап бирердәй дә сыңар җитәкче юк. Рус мәгарифе концепциясен Дәүләт Думасында кабул иткән чакта безнең Татарстаныбыздан сайланган “сөекле” депутатларыбыз да һичбер ым һәм шымсыз, бердәм тавыш биргән. Иске Россия империясенең 1907-1912 елларда эшләгән Дәүләт Думасында Садри Максуди хәтта берүзе генә дә татар мәгарифен яклап 38 мәртәбә парламент мөнбәренә атылып чыккан. Нәтиҗәсе шул: Максуди иске Дума депутатларыннан “Милли мәктәпләрдә рус фәненнән кала барча предметлар да шәкертләрнең ана телендә укытылырга тиеш”, дигән төзәтмә керттерүгә ирешкән һәм Россия хөкүмәтенең әлеге кануны шуннан бирле юкка чыгарылмаган, ягъни ул бар! Түгәрәк өстәл артына җыелышканнар ярсый, әтәчләнә: “Безнең Татарстаннан сайланган 16 депутатның берсе дә анда милли мәнфәгатьне яклап чыкмый; алар Казаннан соң Мәскәүнең Рублевкасында затлы сарай төзетү турында хыяллана”. Бу фикерләр – Америка ачу түгел, ләкин республикадагы бер генә оешма яки җәмгыять тә Россия Думасында утырган депутатларны кире чакыртып алу, мандатларыннан коры калдыру хакында ым да кузгатмый бит! Татарстандагы үзебезнең Дәүләт Советын да татар җаны булган парламент дип бәяләрлек түгел. Милли мәнфәгатьләребезне төшемле кәнәфи хакына саткан өчен бармак төртеп кемне гаеплисе?..
 
Россиядә бүген карагруһлык котырып чәчәк ата. Имеш, совет чорында фәкать читтәге милли республикалар турында гына кайгыртканнар да “мес­кен” урыс милләте һичбер кануни яклау­чысыз, милли хокукларыннан “мәхрүм” хәлдә “изелгән, түзгән” икән. Хәзер, әнә, итәкләргә ябышкан, өстәл түренә оялаган чит милләтләрдән котылганнар да урыс “яңа, иркен” илдә халыкның 80 процентын тәшкил итүгә ирешкән, инде “икенче сортлы”ларны йотып, гомумроссиян милләтен әвәләсәң дә була. Бугазыннан әҗәл каптырса да, татар дәшми, аннан күрмеш, башкорт, чуаш, мукшы, якут дәшми. “Аһ, сабыйлар өчен Россия карагруһчылары басымыннан азат шәхси мәктәпләр һәм милли уку йортлары ачсаң иде!” – дип авыз суларын корыткан хыяллар бар. Миллионер гына түгел, хәтта миллиард тәңкә туплаган байларыбыз да санап бетергесез. Ләкин болар үз тирләрен түгеп зиннәт җыйган Гани Хөсәенев, Сәлимгәрәй Җантурин, бертуган Яушевлар яки Закир (Дәрдемәнд) белән Шакир Рәмиевләр түгел инде. Бүгенге байлар – милләтеннән йөз чөергән һәм тик акчаны гына Аллаһ иткән зыясыз карак­лар бит...
 
Өстәл артына җыелышканнар “биш гасыр буе изүгә карамастан, безне дин белән мәгариф кенә татар итеп саклап кала алган” дип, шушы ике юнәлешне иң төп калкан итә. Ләкин нечкәлек бар: 1552 елдан алып хәтта әле 1917 елга кадәр безнең меңәрләгән авылларда бер үк мулла төбәк имамы да, мәдрәсәнең мөдәррисе дә булып торган. Халыкның рухи җанына кыйбла бирүче генә түгел, аның дөньяга күзен ачучы мөгаллим-идеолог та була белгән алар. “Татар муллаларына пәйгамбәр сүзенә табынган шикелле ышаналар”, дип Анна Иоанновна атлы патшабикә безнең хәзрәтләргә дөрес бәя биргән. Бүген исә, ни үкенеч, күпчелек муллаларыбызның тыны да ишетелми. Ә Мәскәүдәге хөкүмәт “дин дәүләттән аерылган” дип күзгә төтен җибәрүдән һич туктамый. Патриарх Кирилл бүген большевиклар үзәк комитетындагы идеология секретаре ролен башкара. Меңәрләгән чиркәүләрне казна хисабына бастыралар. Татардагы дини җәмгыять яки мәхәлләләрнең хәтта сыңары да яңа мәчет өчен хакимияттән сәрмая акчасын талый алганы юк. Әле татар байлары хәләл акчасын елый-сыкрый чыгарып салса да, Мәскәүнең үзендә яки Ярославль, Кострома калаларында безгә яңа мәчет торгызырга рөхсәт бирүче юк. Ягъни инде дин өлкәсендә дә “гомумроссияннар”дан “гомумхристиан” тәрбияләү сәясәте бара...
 
Милли мәнфәгатьләребезне таләп итү өчен безнең хөкүмәт бар. Әгәр монда безне урыс баса икән, чит тарафка чыгып булса да яклау эзләү фарыз, без үз даныбызны бар җиһанга җиткерердәй халык. Әнә, Баку университеты галимнәре биш-алты ел эчендә шәрык халыклары тарихын чагылдырган йөздән артык китапны француз, алман, инглиз, төрек кенә түгел, хәтта һинд һәм кытай телләренә тәрҗемә итеп тә, миллионлаган тираж белән дөньяга таратты бит. Безнең татар – үзенең иң беренче дәүләтен 552 елда ук төзеп, ун гасыр буена үз ханлыклары, Алтын Урда кебек каһанлыгы белән ярты җиһанны дер селкеткән милләт. Үткән тарихыбыз турында җиде томлы академик хезмәт бастырып чыгару – бик күркәм эш.
 
Әмма безне бөтен җиһан, бар кешелек белсен, яклап чыксын дисәк, бөек тарихыбызны, нәкъ Бакуларча, бөтендөнья телләренә тәрҗемә итеп тарату күпкә дәрәҗәле. Чит-ят кырга чыгарып орлык чәчик, үсентеләр аваз бирми калмас. Ләкин, ни галәмәт, хәтта үз җиребездә үз кадеребезне дә күрә белмибез шул. Мәскәү карагруһчылары уйлап тапкан стандартлар шартына китереп төзелгән яңа тарих дәреслекләренең фәкать бишенче сыйныф балаларына атап әзерләнгәне дә бастырып чыгарылган. Ә аннан югары класслар өчен язылачаклары яки әзерләре – тик мөшкәдә генә. Әле шул газиз тарихыңны укыту өчен дә расписание­ләрдә елына ун сәгать кенә вакыт бү­леп бирелә (урысның ЕГЭсына әзерләнү өчен 80 сәгать китә). Йә, үлчәгез инде: борынгы Бөек Болгар дәүләте, Алтын Урда каһанлыгы, бер-бер артлы ауган Казан, Әстерхан, Себер, Ногай, Кырым ханлыклары, татар беренче мәртәбә яңа милли күтәрелеш кичергән ХХ гасыр башы, Татарстан җөмһүрияте төзелү, Гражданнар яки ике Бөтендөнья сугышларында күрелгән татар каһарманлыгы турында бәян итү өчен елына ун сәгать вакыт җитәмени?!.
 
Аннары татар галимнәрен һәм җитәкчелекне сагайту һәм сабак алу өчен кардәш милләтләр бар. Әле 25 ел элек, совет каһанлыгы чикләрендә “туганнардай кочаклашып” гомер иткән чакта казах дускайлардан “без бөек” дигән шигарьнең тыны да чыкмый иде. Коллыктан котылып, саф һавалы сулыш алуларына чирек гасыр вакыт та узмады, былтыр әлеге милләт “Бөек Казах дәүләте төзелүнең 550 еллыгын” бәйрәм итәргә өлгерде дә инде. Әнә, хәзер Нурсолтан Назарбаев фәрманы белән 55 сыннан торачак Ханнар аллеясы хәзерләнә. Иртәгә шул сыннар арасында Бату, Җүчи, Мүнкәй, Тукай-Тимер, Үзбәк, Бирдебәк, Таныбәк, Туктамыш, Идегәй, Ногай, Олуг яки Кече Мөхәммәт шәүләләре калкып чыкса, артка егылмагыз. Казах галимнәре Алтын Урда каһанлыгын үзләренеке итеп танытуны дәгъвалый. Тарихи яктан ярык тагарак каршында утырып калсак, йоны йолкынган каз урынына биергә туры килмәгәе...
 
Ә “Яңа гасыр”, “ТМТВ”, “Мәйдан” телеканалларында, әнә, шырдый-бырдый җырлар сузу һәм язгы уҗым басуына чыгарылган яшь бозаулар сыман шамакайлык-бию тәүлек әйләнәсе туктап тормый, “Музыкаль каймак” атлы ялган бәйгеләре белән атнасына җитмеш тапкыр башны катыралар. Аның каравы, бездә БСТдагы “Тарихи чәршәмбе” яки “Шәҗәрә” тапшырулары белән янәшә куярдай бер генә маяк та юк. Эстрада сәхнәсен шигырь яки әдәби сүзнең асылын ялгыш та аңламаган ике меңгә якын шыңгырдаучы басты, ул гына җитмәгән, “Үзгәреш җиле” атлы яңа шау куптарып, миллионлаган акча туздыралар.
 
Шәп яшибез, хәтта искитмәле. Безгә бүген “үсеш стратегиясе” дип шәрран яру бик үк хаҗәт микән? Бар милләтең белән хасталык ятагына егылганчы, Фәндәс Сафиуллин әйткәнчә, дөрес диагноз куеп татарны коткарыйк, киләчәк буыннарны дәүләтчелек төзү дулкынында саклап калыйк, дип кыйбла ачыклау нык гаделрәк сыман.
 


Вахит ИМАМОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить