Мөнир АБДУЛЛИН: ЭЧКӘН СУЫҢ ТӘМЛЕМЕ?

23.03.2017 10:45 | Көн темасы Печать

Мөнир АБДУЛЛИН: ЭЧКӘН СУЫҢ ТӘМЛЕМЕ?
Адәм баласына якты җиһанга килү, туу белән  ана сөте кирәк. Шуннан соң ул бөтен гомере буе су эчеп яши. Кешенең гәүдә авырлыгының 70 процентка якыны судан тора. Ул, без уйлаганча, гади генә эчемлек түгел. Табигый суда кислород белән водородтан тыш файдалы органик матдәләр дә бар. Галимнәр су эчмәгән кешеләрнең кан тамырына юшкын утыруын һәм моның төрле авырулар китереп чыгаруын искәртә.
 
Бик борынгы заманнарда ук аның кодрәтенә, көченә, бүтән  берни белән дә чагыштырып булмый торган файдасына ышанганнар. Һиндстанда  аны  яшәү чыганагы, дип йөрткәннәр. Гиппократ, Әбүгалисина суны дәвалау чарасы буларак кулланган. Александр Македонский яуга барганда үзенең сугышчыларына суны көмеш савыттан эчәргә кушкан. Борынгы заманда ук көмеш суның файдасын белгәннәр. Шуңа күрә дә Русь илендә көмеш акчаларны коега ташлаганнар. 
 
Элек-электән халык чиста су эчәргә тырышкан. Ә Казан халкы гомер-гомергә тәмле су эчәргә тилмереп яши. Ул хлорлы су эчеп туйгач, фатирына сучистарткычлар сатып ала башлады. Аннары башкала урамнарындагы киосклардан авыл җиреннән эшмәкәрләр китергән суны алып эчәргә кереште. Кайберәүләр якын-тирә авыллардан зур шешәләргә тутырып, чишмә яки җир асты коесы суларын алып кайтып эчә. 
 
“Водоканал”дагы түрәләр торбалардан килә торган суның сыйфатын яхшыртабыз дип, инде ничә еллар халыкны ышандырырга тырышсалар да, әлегә тәмле су күргәнебез юк. Югыйсә, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстаныбыз үзенең табигый шартлары буенча күп сулы, чиста суга бай республикалардан санала. 
 
Түрәләр үзләре нинди су эчәдер, әмма йортларга сучистарткычлар кую турындагы сүзләр дә буш вәгъдәләр генә булып калды. Халыкның су өчен түләгән миллионнарча сум акчалары кая китә икән? Ни кызганыч, бездә суның сыйфатына күзәтчелек итү заман таләпләреннән артта кала.
 
Казан дәүләт медицина университеты профессоры А.Ивановны тыңлап карыйк әле: “Татарстанда халыкның гомер озынлыгы Европа илләрендәге белән чагыштырганда түбән. Кайбер районнарда ир-атлар  пенсия яшенә кадәр дә тора алмый. Адәм баласының вакытыннан алда вафатының төп сәбәпләре: йөрәк-кантамырлар, яман шеш, эчке бизләр, үпкә авырулары. Эчә торган суыбызның сыйфаты - әлеге чирләрнең барлыкка килүендә мөһим сәбәп­ләрнең берсе”.
 
Алай гына түгел. Кайбер белгечләрнең фикеренчә, начар сыйфатлы су даруларның, антибиотикларның файдасын киметә. Менә ни өчен бер төркем галимнәр суның сыйфатына күзәтчелек итү буенча Россия законнарын камилләштерү зарурлыгын яклап чыкты. Алар хаклы. Чөнки адәм баласы берничә атна ашамыйча торырга мөмкин, ләкин су эчмичә берничә көн дә яши алмый. Табибләр күп су эчәргә ярамый дисә дә, бигрәк тә җәйнең кызу көннәрендә аны эчү бик кирәк. Ул канны да сыегайтырга булыша. Табибләр, иртән торып аягыңа басуга бер стакан чиста су эчәргә кирәк, ди. Гомумән, белгечләр гәүдә авырлыгына карап, көнгә кимендә 2-2,5 литр су эчәргә куша. Кайбер табибләр 3 литр эчсәң дә зыяны юк, ди. Тик су белән суның аермасы бар. Чишмә суына җитми инде. Ул да ике төрле була. Берсе аның җир астыннан, икенче төрлесе тау-таш арасыннан бәреп чыга. Мондый су гадәттә каты була, чәйнеккә утыра.
 
Суны олылар да, балалар да эчә, сау-сәламәт кешеләр дә, авырулар да эчә. Ләкин ул салкын булырга тиеш түгел. Кешенең тән җылысы – 36,6 градус. Ә ашказанында ул 40 градус. Менә ни өчен  салкын су канның сыйфатына тискәре йогынты ясый. Кайбер кешеләр сусаганда чиста су урынына җиләк-җимеш суы эчә. Анда калий күп. Ул йөрәк өчен файдалы булса да, күп эчсәң, зыян да китерүе ихтимал. Табибләр бигрәк тә бөерләре авыру кешегә андый су ярамый дип кисәтә. Ә суны аеруча өлкән кешеләргә еш һәм күбрәк эчү файдалы, чөнки тәндә ул җитмәсә, адәм баласы тизрәк картая. 
 
Безнең бөтен бәлабез шунда. Су чыганакларын саклый белмибез.  Кайбер оешмалар суны чистартмыйча елга, күлләргә агыза. Бер ишендә чистарту корылмалары эшләми. Кайбер урыннарда алар бөтенләй дә юк. Әнә, Аксубай районында май заводының чистартылмаган җыентык сулары елганы пычраткан. Ярый әле экологлар вакытында сизеп алып,  килгән зыянны түләткән. Казансу елгасын инде күпме пычратырга мөмкин? Алай гына түгел, ул елдан-ел кечерәя бара. Гомумән, Татарстаныбызда су чыганакларын саклауга игътибар шулкадәр генә. Авылларда чишмәләр корый. Идел елгасын ком белән тутырып, төзү эшләрен җәелдереп җибәрергә тырышучылар да бездә җитәрлек. Анысы бер хәл, ләкин елга-күлләр безнең өчен чүп-чар ташлау урынына да әйләнде.
 
Бүген халыкны чиста су мәсьәләсе генә борчымый. Кайбер төбәкләрдә гомумән суга  кытлык килеп туган. Җир йөзендә иң күп су чыганаклары булган ил мондый хәлгә калырга тиеш түгел. Җир шарының 70 процентын су алып тора. Шуның 3 проценты гына - эчәргә яраклы чиста су. Аның да зур өлеше Россия территориясендә урнашкан. Дөньядагы эчәргә яраклы суның 20 проценты Байкал күле өлешенә туры килә. Россиянең нефте бетүгә таба бара. Ул чакта, диләр экспертлар, аның урынына чиста су сату мөмкинлеге туачак. Моннан тыш, саклап  тотсак, күлләребездәге, елгалар, җир астындагы суларыбыз никадәр! Шуңа карамастан, үзәк матбугат язмаларыннан күренгәнчә, Төньяк Кавказга, Уралга, аерым алганда, Екатеринбург һәм Чиләбе шәһәрләренә су кытлыгы яный.
 
Алга таба Татарстанда да, әгәр дә без су чыганакларына хәзерге кебек битараф карасак, Иделебез үзе генә дә ни тора, дип кул кушырып утырсак, тормыш-көнкүреш ихтыяҗлары өчен дә ару суыбыз җитмәскә мөмкин. Бездә сусаклагычларга күңел салып күз-колак булып тору җитми. Совет заманында алар күп төзелде. Басуларны сугаруга кул селтәгәч, сусаклагычларның кирәге калмады. Безгә җир асты суларын тиешенчә файдалана белергә дә бик вакыт инде.
 
Гомумән, халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итүне яхшырту буенча җиң сызганып эшлисе бар. Суүткәргеч торбалар тузган. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия­нең торакка хезмәт күрсәтү хуҗалыгына караган су, юынтык сулар үткәргеч торбаларның, җылылык челтәренең 80 процентын яңартасы бар. Бу яктан Казаныбызда да әллә ни мактанырлык эш юк. Бигрәк тә “Водоканал”га халыкның дәгъвасы зур.
 
Ә искергән, тузган торбаларның хәвефле яклары да бар. Әнә, Төньяк Осетиядә булган хәл бик гыйбрәтле. Анда торбалардан килгән су белән агулану очрак­лары булган. Күп кенә кешеләр хастаханәгә озатылган.
Менә шулай, су мәсьәләсе – уен-муен эш түгел. Кембридж университеты профессоры Водхеме бер елдан Төньяк котыптагы бозлар эреп бетәргә мөмкин дип саный. Бүтән кайбер галимнәр андый хәлнең булуы ихтимал, тик моның өчен күбрәк вакыт кирәк, ди. Профессор фикеренчә, Италия кадәр биш тапкыр зуррак боз катламы эреп, юкка чыккан инде. Әгәр дә шундый хәл була калса, диңгез суы артачак, эчәргә яраклы сулар океан белән кушылып, тагын да кыенрак хәлгә таруыбыз бар. Ул гына җитмәгән, белгечләр XXI гасыр уртасына Җир йөзендәге халыклар суга кытлык кичерәчәк, дип фаразлый. Ул чакта 3 миллиард халыкка эчәргә яраклы су җитмәү куркынычы янаячак.
 


Мөнир АБДУЛЛИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить