Данлы тарихлы Биләр

05.04.2018 15:31 | Музейханә Печать

Татарстанның  нәкъ уртасында риваятьләрдә сакланып калган Хуҗалар тавы, Изгеләр чишмәсе, Кызлар тавы  дигән урыннары белән дан тоткан Биләр бар. Ул - элек-электән илебез тарихында гына түгел, ә дөнья тарихында да тирән эз калдырган төбәк. Әле Х-XIII гасырларда ук данлы Олуг шәһәр - Биләр турында ишетмәгән сәүдәгәр булмагандыр! Бу шәһәрне  күрергә дип дөньяның төрле якларыннан сәяхәтчеләр килгәнлеге дә билгеле. Алар арасында гарәп географы әл-Бәлхи (Х гасырның беренче яртысында яшәгән), Андалузиядән (Испания) килүче әл-Гарнати (XII гасыр уртасында яшәгән, ул Болгарстанда ике тапкыр булган), әл-Җәвалики (XII гасырда яшәгән), әл –Җувәйни (XIII гасыр фарсы тарихчысы) бар. Алар барысы да Чирмешән елгасы буенда урнашкан Биләрнең зурлыгы, матурлыгы, халкының күплеге, һөнәрчеләренең уңганлыгы-осталыгы, йортларның нараттан, ә диварларның имәннән төзелгәнлеге турында язып калдырган. 992 елда Багдадтан килгән гарәп илчесе Әхмәт ибн Фадлан монда үткәргән  һәр көне турында көндәлек язган. 
 
1236 елда күпсанлы монгол гаскәрләре тарафыннан Олуг шәһәр яндырылган, җимерелгән, таланган - юкка чыгарылган. Ул яңадан  торгызылмаган. Сигез гасырдан соң гына археолог А.Халиков  тырышлыгы белән бу җирләрдә урта гасырлар архитектурасының уникаль һәйкәлләре ачыла, күпсанлы экспонатлар табыла. Бу территориядә табылган экспонатларны 1974 елда ачылган, аннан соң, 2012 елда Изге Чишмә комплексында яңартылып төзелгән тарихи-археология музеенда  күрергә мөмкин. Музеебызның фондында 75 меңнән артык экспонат бар. Шуларның 2000 нән артыгы музей экспозициясендә үз урынын алды. 
 
Музей урта гасырларда  ук Биләр зәркәнчеләре тарафыннан, 2000 гә якын алтын бөртек кушып  эшләнгән, алтын алка кертеп ясаган борынгы көмеш көзге  белән “каршылый”. Монда Олуг шәһәр  һөнәрчеләренең эшләнмәләре дә экспонат итеп куелган. Алар: тимерче-металл осталары ясаган йозаклар, көнкүрештә кирәкле әйберләр, сугыш кораллары һәм сәүдәгәрләр өчен вак үлчәүләр башкару өчен тимер һәм бронзадан ясалган герләр, бакыр-бронзадан ясалган эшләнмәләр, зәркән осталарының искитмәле бизәнү әйберләре, күпсанлы чүлмәк ясаучы осталарның төрле-төрле савыт-сабалары, авыл хуҗалыгында кулланыла торган эш җайланмалары, күнчеләр эшкәрткән  югары сыйфатлы юфтьләр, пыяладан ясалган  экспонатлар. 
 
Хәзерге көндә борынгы шәһәр урынында япан кыр җәелеп ята. Шәһәрлек территориясендә, күпсанлы казу эшләре вакытында ачылган фундамент калдыклары сакланган. Шәһәрнең урта бер җирендә 20 гектар җирдә агач диварлар белән әйләндереп алынган цитадель булуы ачык­ланган. Анда хан сарае, Җәмигъ мәчете, төрле-төрле йорт калдыклары, кое, кечкенә генә зыярат, кирпечтән салынган мавзолей калдыклары табылган.
 
Х-ХIII гасырда ук  анда идәннәре җылытылган бүлмәләрдә, мунчасы, су үткәргеч системасы булган кунакханә эшләгән. Караваннарга төрле төбәкләрдән товарлар төяп, озаклап килүчеләр монда рәхәтләнеп ял итә алган. Иртәгесен Олуг шәһәргә керү өчен алтын белән капка салымы түләгәннәр. Бу капка шуңа күрә Алтын капка исеме белән халык күңелендә сакланып калган. 
 
Тарихи урыннардан тыш, безнең район бөек галимнәр - А.М.Бутлеров һәм А.Е.Арбузовның да туган төбәге булып тора. Аларның туган йортлары да Биләрдән ерак түгел авылларда урнашкан.  Кызганыч, имениеләре сакланмаган. А.Е.Арбузов туган йорт исә, алар гаиләсе аннан күчеп киткәннән соң, мәктәп булганга күрә генә сакланып калган. Аны 1976 елда сүтеп, безнең Биләр музее территориясенә китереп, яңадан салганнар. 1977 елда академикның 100 еллык юбилеена багышлап музей итеп ачканнар. Хәзерге көндә бу бинада Бутлеров һәм Арбузовка багышланган экспозиция эшли.    
 
Бу төбәктә бары тик 1654 елда гына  урыс авылына нигез салына. Элеккеге шәһәр булган урынның ярты мәйданында  Биләр авылы җәелеп ята. 
 
Ямьле җәй айларында, күңелле һәм файдалы ял итү өчен, Биләр музей-тыюлыгы сезне кунакка көтә.  
 
Миләүшә ХӨСНЕТДИНОВА, Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәре.
 


Миләүшә ХӨСНЕТДИНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить