Әсхәл ӘХМӘТ-ХУҖА: Кочаклыйсым килә бар дөньяны, Очар өчен йолдыз эзеннән…

01.02.2018 10:05 | Шигърият Печать

КҮГӘРЧЕН
 
Күк күгәрчен агачларга кунмый, 
Кыекларга куна күк күгәрчен. 
Кыекларда, 
Тәрәз төпләрендә
Кешеләрнең күкрәк түрләрендә 
Күгәрченгә җылы күп, күрәсең.
 
Күгәрченгә карап уйланам да, 
Җирдә табармынмы үз терәгем? 
Давылларда кай тарафка очар, 
Нәрсә яхшы булыр, нәрсә начар: 
Кешеләргә булган зур бүләгем –
Кайда кунар икән бу йөрәгем?
 
 
АЙЛЫ ТӨННӘР
 
Тын төннәрнең алсу зәңгәрлеген 
Күргәнем юк иде һич кенә. 
Күңелемдә ургып җырлар таша, 
Һәр сүземдә – сүнмәс хис кенә.
 
Серле яз-наз чиертә күңелдә 
Тойгыларның сихри кылларын. 
Җидегән йолдыз –
Скрипкасын көйләп 
Җиһан түгә шигъри моңнарын.
 
Канатымны киереп йөзәм кебек, 
Бәхет юлы – Аккош юлыннан. 
Бөеклеккә – гүзәллеккә әйдәп, 
Хыял җитәкләгән кулымнан.
 
Кочаклыйсым килә бар дөньяны,
Очар өчен йолдыз эзеннән.
Айны акбур итеп,
Сөюемне
Язар идем күкләр йөзенә!..
 
 
АКЫЛ САТУЧЫ БЕРӘҮГӘ
 
Дөньяда син ялгыз былбыл түгел, 
Ә бүтәннәр түгел кара карга. 
Башкаларга нотык укыганчы, 
Син үзеңне кара. 
Син үзеңне кара!..
 
Син бит һич тә алма-хөрмә түгел, 
Ә бүтәннәр түгел кыяр-кишер. 
Кешеләрдән язык эзләгәнче, 
Син үзеңне тикшер!.. 
Син үзеңне тикшер!..
 
 
НӘКЪ ӘКИЯТТӘГЕЧӘ
 
Ерак калды балачак та, яшь чаклар да, 
Ерак калды – җиде тауның аръягында. 
Мөмкин түгел йөгереп кайту ул заманга, 
Булса тылсымлы итек тә аягыңда!..
 
Очып тылсымлы келәмдә кайтулар юк, 
Ерак ул мәл. Нинди озын юл үткәнмен!.. 
... Бер уйласаң, күз ачып йомган арада 
Күп яшәлгән - энә буе җир киткәнмен!.
 
 
КҮРШЕ   ХАКЫ
 
«Күрше хакы – Тәңре хакы» – 
Бу хакыйкать күптәнге: 
Хуҗалары гына түгел, 
Йортлар да күрше мәңге.
 
Ут-хәсрәт йота йортлар да,
Яманлашса хуҗалар.
(Гадәттә, бар зар-ызалар
Бер күршедән чыгалар).
 
Тормыш тәмугка әйләнә,
Яшәсәң ара бозып.
Хуҗалары гомереннән 
Йортлар гомере озын.
 
Хуҗалардан йортлар кала 
Каласы-саласында. 
Йорт имин тора тик яхшы 
Күршелек аркасында.
 
Йортларда яңа зат-потлар 
Дошман булырмы мәңге? 
Тату булырмы мәңге?
 
«Күрше хакы – Тәңре хакы» – 
Бу акыл бик күптәнге.
 
 
ТӘКЪДИР ХАКЫНДА
 
«Кеше
Җаны теләгәнчә 
Язмышын корсын, әйдә! 
Кеше
Җаны теләгәнчә 
Язмышын борсын, әйдә!» –
Дип безне күп алдадылар, 
Без дә ихлас алдандык. 
Күтәрә алмаслык йөкне 
Иңгә алдык алдан ук...
 
Ә бит тормыш үз агышын 
Башкара бездән башка. 
Шул агымда без йөзәбез 
Чарланып таштан-ташка.
 
Дөнья бит үзенчә бара:
Куласасы астына
Калмас өчен һәркайсыбыз        
Үрсәләнеп ашкына.
 
Тәкъдиребездә язылган,        
Без аны тик укыйбыз,
Асылын аңларга теләп,
Тукран кебек, чукыйбыз...
 
 
КАЙЧАН БЕТӘР,  КАЙЧАН ҖИТӘР?
 
«Син башкорт», – дип, 
«Син татар», – дип, 
«Син урыс», – дип, 
«Син чуаш», – дип, 
«Син мари», – дип 
Бит ертулар.
Таш атулар 
Кайчан бетәр?!
 
«Син башкорт», – дип, 
«Син татар», – дип, 
«Син урыс», – дип, 
«Син чуаш», – дип, 
«Син мари», – дип 
Җан атулар, 
Яратулар 
Кайчан җитәр?!
 
 
ЧӘЧЕП ҮСТЕРЕЛГӘН УРМАНДА
 
Күзнең явын ала тау битендә
Рәт-рәт каен,
Саф-саф карагач. 
Тик яктылык бөрки шат күңелең,
Бу урманны айкап карагач.
 
Тезелешеп баскан яугирләрдәй, 
Бар агачлар монда тигезләр. 
Шулхәтле үк охшамастыр хәтта 
Бер анадан туган игезләр!..
 
Шома кәүсә, ыспай чатырларын
Карагачлар чөя кояшка;
Кулларыңны җәйсәң,
Ак каеннар
Йөгерешеп керә колачка.
 
Һәммә агачлар да тәртиплеләр, 
Һәммәсе дә бердәй матурлар. 
Баскан җирләрендә шым торалар, 
Кечелекле алар, татулар.
 
Сафлык, пакьлек, өстәп, пөхтәлек бар 
Шушы төз агачлар сафында, 
Һәммәсе бар... 
Ләкин күңел арбар
Табигыйлек кенә юк монда...
 
 
АВЫЛДАШЫМ НӘБИУЛЛА
 
Түшәгендә хәрәкәтсез яткан, 
Йөзгә җиттем, дигәч китеп барган. 
Актык көннәрендә гел елаган. 
«Үләсем килми...» дип, әй ялварган...
 
Тоташ гасыр яшәп, ялыкмыйча,
Карышкан соң нигә?! Башлар ватам.
Яшь, көчле, сау булса – бер хәл. 
Гомер –
Газиз шул ул. 
Шуңа шаклар катам.
 
 
ТАУ ҺӘМ  ИР
 
Кургаштай уй,
Кара таштай кайгы
Төшкән чаклар булса ир башына –
Дөньяга ул, юк, каңгырып бакмас,
Караңгы төс иңмәс карашына.
 
Биекләрдән-биек тау да, әнә,
Ишелеп төшми авыр күтәрүдән: 
Иңнәрендә бөркет чаңгылдата, 
Чишмә ургылдыра күкрәгеннән.
 
 
КҮҢЕЛЕМ 
 
Күпме еллар артта кала... 
Тик, күңелем, син нәкъ бала: 
Бер моңаеп, я җырлыйсың, 
Я шатланып, бер елыйсың.
Син моңайсаң –
Аһ-зарыңнан 
Каеннар да көяр кебек.
Син җырласаң
Авыз ачып
Кыялар да көйләр кебек.
Син шатлансаң –
Җир йөзендә
Бар күз яше корыр кебек.
Ә еласаң –
Елама, дип
Гүрдән анам торыр кебек.
 
Матбугатка Айдар ХӘЛИМ әзерләде.
 


Әсхәл ӘХМӘТ-ХУҖА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить