Лобачевский медаленең икенче ягы

25.01.2018 13:29 | Эшлекле мәҗлес Печать

Түбән Новгородта туган математика даһие Николай Иванович Лобачевский (1792-1856) Казаннан аерылгысыз. Ул 1827-1846 елларда университет ректоры була. Неевклид геометриясен яза. Әмма галим үзе исән чакта әлеге хезмәт, күпләр мәгънәсенә төшенеп җитә алмаганлыктан, Россиядә һәм чит илләрдә танылмый.
Искитәрлек ачыш ясаучы галим Арча зиратында соңгы юлга дан-шөһрәтсез озатыла. Хыялый шәхеснең “күз алдына китерелгән” геометриясе ул вакытта “Сәер кеше язмалары” дип таныла. Вафатыннан соң да шактый еллар әлеге параллель сызыклар теориясен Н.Лобачевскийның беренче булып язуы шик астына алына. Янәсе, моның белән башкалар да шөгыльләнә, алар ачыш турында фәнни журналда мәкалә генә бастырмый. Тик тора-бара үзара бәйлелек булмау дәлилләнә, Лобачевский эшенең башкаларныкыннан тирәнрәк икәнлеге дөнья күләмендә таныла. Йөз еллыгы уңаеннан, аның исемендәге халыкара премия булдырыла, 1897 елда беренче бүләк тапшырыла. Николай Ивановичның 200 еллыгы уңаеннан, исемле медаль дә гамәлгә керә. Алар кайбер елларда Россия, СССР Фәннәр академиясе тарафыннан тапшырыла. 
 
Хәзер, аерым кагыйдәгә нигезләнеп, медаль һәм 75000 доллар күләмендәге бүләк бирү мәсьәләсен Казан (Идел буе) федераль университеты хәл итә. Фәнни бәйгене үткәрү өчен, уку йортының Гыйльми советы тарафыннан Россия һәм чит ил галимнәре катнашында Халыкара жюри оештырыла. Аның рәисе итеп университетның алгебра һәм математик мантыйк кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Марат Арсланов билгеләнә. Лаеш районының Имәнкискә авылында туган милләттәшкә бу вазифа тикмәгә генә тапшырылмый. Төгәл фән вәкиле, тарихчы кебек, башта Николай Лобачевскийның тәрҗемәи хәлен һәм фәнни иҗатын өйрәнә. Шул заманнан бүгенге көнгә кадәр математика кафедрасында кемнәр эшләүне ачыклый. Төгәлрәк итеп әйткәндә, 1805-1934 еллардагы профессорлар һәм укытучылар исемлеген булдыра. Чөнки шуннан соң бер тамырдан алгебра, математик анализ һәм геометрия кафедралары барлыкка килә. Эзләнүчән М.Арсланов боларга кагылышлы яшәеш турында “За стрелой времени” (Казан, 2014, 284 бит, 250 данә) китабын чыгара. 
 
Казан университетының атказанган профессоры, Лобачевский чорын һәм аның исемендәге премия бирелү тарихын яхшы белүдән тыш, чит илләрдә дә мәгълүм шәхес. Марат Мирза улы – Америка математиклары җәмгыяте, Халыкара символик мантыйк берлеге, берничә халык­ара журнал  редколлегиясе әгъзасы. Ул мантыйк, методология мәсьәләләре буенча халыкара конгрессларга, конференцияләргә еш чакырыла. Швеция, Болгария, Германия, Израиль, Чехия, АКШ, Кытай, Сингапур, Голландия, Бөекбритания, Пакыстанда пленар утырышларда инглизчә чыгыш ясый. АКШ, Бөекбритания, Германия, Италия, Кытай, Иран, Греция университетларында лекцияләр укый, фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә. Ул Казан университетында барлыкка китергән  математик мантыйк мәктәбен бөтен дөнья таный.
 
Шуңа күрә дә университет җитәкчелеге М.Арслановка халыкара жюри булдыру һәм М.Лобачевский исемендәге бүләк иясен ачыклау бурычын куя. Галим 2016 елның декабрендә – 2017 елның гыйнварында сөйләшү алып баргач, жюри төркеменә профессорлар – Мәскәүдән Александр Мищенко, Иҗат Сабитов, Алексей Старобинский, Анатолий Фоменко, Новосибирскидан Валерий Бе­рестовский, Сергей Водопьянов, АКШтагы Нью-Йорктан Федор Богомолов, 1997 елгы Н.Лобачевский премиясе лауреаты Михаил Громов, Гарвардтан Яо Шинг Танг, Германиядәге Бильфелдтан Александр Григорьян, Чиләбедән Сергей Матвеев, Казаннан Семен Насыйров, Швейцариядәге Женевадан Станислав Смирнов, Лозаннадан Ратью Тьюдор керә.
 
Халыкара фәнни мәгълүмат чаралары аша хәбәр таратылгач, биш айда жюри карамагына АКШ, Канада, Франция, Израиль, Норвегия, Чехия, Украина, Казахстан, Россиянең биш төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 20 эш тапшырыла. Шуларның 13 е фәнни ярыш өчен сайлап алына. Алар арасында татар галимнәренең хезмәтләре дә күренә. Украина Фәннәр академиясенең Түбән температуралар институтындагы геометрия бүлеге мөдире Юрий Әхмәт улы Әминев (1942), Казан милли тикшеренү, техник университетының (элекке КАИның) теоретик һәм гамәли механика, математика кафедрасы доценты Әлфәрид Мәви улы Мөхәммәдев  (1953), Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Хак улы  Сабитовның (1937) фәнни иҗаты Лобачевский  бүләгенә тәкъдим ителә.
 
И.Сабитов, күренгәнчә, жюри әгъзасы һәм премиягә кандидат. Әмма кагыйдә моңа юл куймый. Икесенең берсен сайларга туры килә. Иҗат әфәнде жюридан китә. Чөнки Россия Фәннәр академиясенең В.Стеклов исемендәге математика институты гыйльми советы, академиклар А.Фоменко (МДУ), Ю.Решетняк (Новосибирск), мөхбир-әгъза В.Протасов (МДУ) аны Лобачевский исемендәге бүләккә  лаеклы дип таба.
 
Июнь-август айларында җиңүчеләрне ачыклау башлана. Беренче турда биш номинант билгеләнә. Бишлеккә, җыелган баллар буенча, Америкадан Ричард Шен (67 балл), Канададан Даниел Вайс (52), Россиядән Иҗат Сабитов (36), Франциядән Максим Концевич (33), Америкадан Владимир  Тураев (16) керә. Максим белән Владимир – Россиядән чит илгә китүчеләр. 
 
Икенче турга аларның өчесе уза. Сайлау барышында Р.Шен – 7, Д.Вайс – 4, И.Сабитов 3 тавыш җыя. 
 
Өченче турда жюри әгъзалары Р.Шенга – 8, Д.Вайска 5 тавыш бирә. Бер бюллетень дөрес түгел дип табыла. Шуның белән җиңүче ачыклана.
 
Моннан соң, канәгатьсезлек белдереп, хат язышулар башлана. 29 августта жюри җыелышына бара алмаган академик Анатолий Фоменко И.Сабитовка хәбәр юллый: “Сезгә соңарып язам, чөнки хастаханәгә эләктем, аннан вакытлыча гына чыгарылдым. Сезнең эшнең бүләкләнмәве бик кызганыч. Ул беренче урынны алырлык иде. Утырышта катнашкан Мищенко сөйләгәнчә, ни кызганыч, казанлылар Шенга тавыш биргән, чөнки ул – чит ил кешесе. Казанлылар, халыкара дәрәҗәне күтәрү өчен, күрәсең, шундый карарга килгән. Әмма бу күренеш Сезнең эшнең югары бәясен үзгәртә алмый”.
 
Икенче хат Новосибирскидан профессор Виктор Александровтан килә: “Иҗат Хакович! Кызганыч, премия Сезгә бирелмәде, әмма Сез финалга барып җиттегез. Бу инде Сезнең казанышларны тану булып тора”.
 
Өченче хат та аннан: “Н.Лобачевский исемендәге премия бирүгә багышланган матбугат конференциясе аның провинциальгә әйләнүен сиздереп борчуга салды. Элек ул Россия Фәннәр академиясе белән бергә тапшырылды, ә хәзер моны фәкать Казан университеты гына башкара.
 
Югыйсә, аның формаль булмаган сыйфатлары күбрәк:
 
1) Биш ел элек С.Новиков математика тирәсендәге истәлекләрендә Лобачевский исемендәге премияне лаеклы акчалата бүләк белән кире кайтарырга дигән фикерен белдергән иде. Аның бу хыялының бүләкләү өлеше гамәлгә ашты, ул Америка математика җәмгыятендәге кыйммәтле премияләргә тиңләште. Әмма ни С.Новиковның, ни Россия Фәннәр академиясенең яңартылган премиягә катнашы юк.
 
2) Хәзер Лобачевский премия­сен дөнья җәмәгатьчелегендә танылган геометрлары булмаган Казан университеты бирә. Монда  мантыйкчы Арсланов жюри рәисе булып тора.
 
3) Жюри үзен тулаем провинциаль үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары стилендә эш йөртүен күрсәтә. Төп дәгъва – аның “бүләкләү формуласын” әйт­мәвендә. Монда премиянең нәрсә өчен – узган тормыш юлы, яки аерым мәсьәләне чишү өчен бирелүе күрсәтелергә тиеш.
 
4) Тулаем тикшерү акчага һәм аны Татарстан Президенты тапшыруга кайтып кала. С.Матвеев белән В.Берестовский гына фән турында сөйләргә омтыла. Әмма аларның чыгышы киң җәмәгатьчелеккә дә, тар даирәдәге белгечләргә дә аңлашылмый”.
 
Фикер алышу дүртенче хатка да күчә: “Новосибирскида геометрия көннәре конференциясе ачылды. Жюри әгъзасы С.Матвеев, нишләптер, монда Лобачевский премиясен бирү комиссиясе эшчәнлеге турында сөйләде. Аның чыгышы бүләкнең урындагы премиягә әйләнү куркынычын дәлилләде, комитетның эшсезлеген күрсәтте. Әйтүенә караганда, тәкъдим ителгән хезмәтләрнең кайберләре матбугатта басылмаган, кайберләре автордашлар белән язылган. Кагыйдәдә мондый очракларны ничек карау исәпкә алынмый. Утырышта кайбер жюри әгъзалары катнашмый. Аларның тавышларын ничек исәпкә алырга? Кагыйдәдә бу мәсьәлә читтә кала. Арсланов мондыйларга ике төрле тәкъдимен җиткерә. Жюри әгъзаларыннан ничек тавыш бирәчәкләре турында язып җибәрергә куша, яки тавыштан үзе теләгәнчә файдаланырга рөхсәт сорый. Болар комиссиянең квалификациясе җитенкерәнмәүгә дәлил булып тора”.
 
Бишенче хат тагын Александровтан: “Төп нәтиҗәгә ирешелә – премия тапшырыла. Моның турында Матвеев белән фикер алыштым. Сергей Владимирович әйткәнчә, казанлыларга ректор И.Гафуровтан премияне америкалыга бирергә дигән төгәл  күрсәтмә җиткерелә. Икенчедән, Арсланов: “Татарларга бүләк бирү мөмкин түгел ул чакта үзебезнекеләрне яклауда гаепләнүебез ихтимал”, – дип белдерә. Өченчедән, Шен документларның тулы тупланмасын тапшырмый, аңа премиянең ни өчен бирелүе ачык түгел. Дүртенчедән, оештыру эшчәнлегендә күп җитешсезлекләр күзәтелә. Мәсәлән, утырышка килмәгән жюри әгъзаларының тавышларын ничек исәпкә алу мәсьәләне катлауландыра”.
 
Новосибирскидан академик Ю.Решетняк та премия бүлүгә мөнәсәбәтен белдерә: “Хөрмәтле Иҗат Хакович! Аңлавымча, барлык “сәяси” дәлилләр нигезсез. Казан боссларының аргументлары – сәяси инфантилизм. Ни өчен алар татар кешесе фәнни эшне иң югары дәрәҗәдә башкара алмый дип уйлый? Нигә алар чын фән фәкать Америкада гына дип фикер йөртә? Мондый карашның урнашуы бик күңелсез хәл”.
 
Әңгәмәләшүгә Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы В.Протасов та кушыла. Ул, Казанга баргач, мондагы математикларның: “Сабитовка медаль бирсәк, татарлар аны үз милләттәшләренә өләшүдә гаепләнәчәк”, – дигән сүзләренә юлыгуын искә төшерә. Югыйсә, Америкада премияләр америкалыларга як-якка  карамыйча бирелә бит. Беркем дә: “Болай эшләү яхшы түгел”, – дип уйламый. Ә татарлар үз милләттәшләрен күтәрергә курка.
 
Югыйсә, Казаннан жюри әгъзалары ике генә бит. Ә гомуми тавыш 14. Алар – Россия шәһәрләренең, төрле илләрнең вәкилләре. Шулай булгач,  нигә “милләтчелектә” гаепләнүдән шикләнергә?” 
 
Иҗат Сабитов үзе дә: “Конкурс җитәкчеләренең, фәнни эшләремне карамыйча, иң элек милләтемә игътибар итүләре ошамады, – ди. – Безнең халыкта яхшы әйберне начар  сыйфатлы итеп бәяләү мескенлеге үлмәгән шул әле.  Болай булгач, алдан ук конкурсның татарлар өчен түгел икәнлеген хәбәр итәргә кирәк иде. Америкада “фәкать ак тәнлеләр өчен”, яисә “кара тәнлеләр урыны” дип язалар ич”. 
 
Билгеле, Казан университетының Александр залында декабрьдә узган гыйльми совет утырышында болар хакында искә төшерелмәде. Ишек катыннан түргә кадәр кызыл келәм җәелгән, мөнбәр тирәсенә түтәлдән өзелгән чәчәкләр түшәлгән бинада ректор Илшат Гафуров, халыкара жюри рәисе Марат Арсланов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Н.Лобачевский премиясенең 2017 елгы лауреаты Ричард Шенның тантаналы  чыгышлары гына ишетелде.
 
Әмма медальнең икенче ягы барлыкны онытмыйк. Бер төркем галимнәр сүзенә колак салып, 75000 доллар күләмендәге бүләкне бүлгәндәге фикер төрлелеген дә белеп торыйк.
 
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ. 
 
.Галим Иҗат Сабитов.
 
.Лобаческий премиясе медале.
 


Хәмзә Бәдретдинов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить