Авылларны тәрәзә йөзлекләре ямьли

11.01.2018 17:30 | Эшлекле мәҗлес Печать

Татарстан Фәннәр академиясендә «Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе» исемле халыкара симпо­зиум үтте. Ике көн дәвам иткән җыенда Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан дәүләтләреннән, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Россиянең Идел буе республикалары һәм башка төбәкләреннән галимнәр катнашты. Кунакларны Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Россия сәнгать академиясенең бүлек мөдире Александр Греков, Татарстанның атказанган архитекторы Фәридә Зәбирова һ.б. сәламләде. Җыенны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм гамәли сәнгать бүлеге (җитәкчесе - сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова) оештырган иде. 
 
Дистә еллар элек кенә татар авылларының үз йөзе бар иде. Зәңгәр-яшелгә буялган йортларның челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, түбә кыеклары, бизәкле капкалар үзгә бер ямь, җылылык биреп торды. Әмма замана, социаль яшәеш үзгәрешләре авылларыбызга да үтеп керде, биналарны төзүдә һәм аларны бизәкләүдә яңа технологияләр барлыкка килде. Хәзер йортлар нигездә кирпечтән торгызыла, тәрәзә йөзлекләре белән бизәлгән йортлар да кимегәннән-кими бара. Милли орнамент һәм нәкышләребез дә җуела башлады. “Мохитебездә традицион бизәү юкка чыга, агач яңа материаллар белән алыштырыла, татар йорты, дигән төшенчә дә сирәк ишетелә, - дип борчыла Рауза Солтанова. -  Безнең элекке бизәкләребезнең мәгънәсе бар иде. Ә хәзер йортларның бизәлешенә ят нәкышләр керде. Әмма без милли сәнгатебезнең нигезен саклап калырга, традицияләрне дәвам итәргә тиеш”. 
 
Танылган рәссам һәм ша­гыйрь Хәмит Латыйпов бу эшкә дәүләт игътибарын көчәйтергә, бу төр сәнгатьне яңарту өчен күпмедер финанс бүлеп бирү зарур икәнлеген искәртә. Ул үзе Казанның 1000 еллыгына милли бизәкләрне кулланып, 400 сувенир әзерләгән. Аларны урнаштыру мәсьәләсе белән ул чактагы Казан шәһәре мэры К.Исхаковка да, мәдәният бүлегенә дә кергән. Кызыксынучы табылмаган. “Әгәр дәүләт бу төр сәнгатькә битараф икән, ул - бетәчәк. Русларларның “Богородская резьба”, “Хохлома” дигән бизәкләре бар. Дәүләт аларны саклап калу һәм үстерү өчен  зур суммалар түгә, фабрикалар ача. Алар эшли, бизәкләр дөнья буйлап тарала, рус халкы үз сәнгатен таныта”, - дип ачына Хәмит әфәнде. Талант иясе рухи ләззәттән башка хөрмәт күрми икән, ул инде башка шөгыль табарга мәҗбүр. Милли бизәкле сувенирлар белән генә акча эшләп булмый. Ай дәвамында ясаган сувенирларының берничәсен сату - аларны Казанга китереп тапшыру, кайту чыгымнарын да капламый.  Хәмит әфәнде 200 сувенир-сын, 400 сувенир-тәлинкә эскизын әзерләп тә, аларны эшләүдән бер фәтва да күрмәячәген әйтеп гарьләнә. 
 
Моннан тыш Россия күләмендә хәзер “Русские деревянные наличники”, “Русское окно”, “Русские двери” дигән проектлар бар. Илдә бу юнәлеш инде киң колач алган. Сәнгать белгечләре Татарстанда да шундый проект­лар эшләргә, милли сәнгатебезне саклау, үстерү өлкәсендә күләмле эш башларга кирәклеген искәртә. Һәр төбәктә, авылда, районда “Мирас” программасына кергән, яки танылган шәхесләр белән бәйле тарихи йортларны барлап, бизәкләрен өйрәнеп, аларны саклап калу, консервацияләү, элекке осталарны табып, аларның эш алымнарын яшьләргә тапшыруны оештыру турында сүз бара. Сәнгать белгечләре, авылларга килеп кергәч, гаҗәеп матур йортларыбызның аяныч хәлдә сакланганын күреп ачынулары турында сөйли. Билгеле ки, бу мәсьәләгә хакимият, мәдәният бүлекләре игътибар итәргә тиеш. Йортларга, аларны туристлык маршрутына кертеп, яңа сулыш бирергә мөмкин. Элекке өйләрнең, көнкүреш әйберләренең матурлыгын, милли бизәкләрен яшьләребезнең дә бәяләве кирәк. 
 
Симпозиумда Кырым Респуб­ликасыннан килгән рәссам Мамут Чурлу үзләренең депортация­дән соң тәмам югалган милли сәнгатьләрен кайтару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар, Кырымда ата-бабалары җирендә кабат нигез корганнан соң, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятне кайтару эшен туй йоласыннан, шәхси коллекцияләрне барлаудан башлаган. Милли киемнәр, гореф-гадәтләребез кияү белән кәләш тормышына туй йоласы аша килеп керә. Ә ул йорт белән бәйле, көнкүрешебезгә килеп тоташа. Алар бер чылбыр кебек. Кырым татарларының үз гореф-гадәтләрен яшьләргә ничек өйрәтүе Татарстанда гомер итүче милләттәшләребезгә дә үрнәк. “Безгә дә үзебезне, татар милләте буларак, күрсәтәсебез килә икән, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, үз нәкышләребезне үстерергә тиешбез”, - ди сәнгать белгече Рауза Солтанова. 
 
Шунысы куандыра, безнең осталарыбыз һәм остазларыбыз, талантлы шәхесләребез бар әле. Төрки-монгол, төрки, Ислам традицияләренә нигезләнгән татар традицион мәдәнияте Фәннәр академиясенең фойесында куелган күргәзмәдә дә чагылыш таба иде. Биредә республикабызның эш йөрткән төрле стильләрдә агач ую сәнгате осталары эше белән танышу мөмкинлеге тудырылган. Хәмит Латыйповның балбалларга охшатып эшләгән сыннары төрки традицияләрне дәвам итүен дәлилли. Агач эше остасы Ренат Әхмәтов татарларның иң матур тәрәзә йөзлекләре, капкалардагы бизәкләрнең үзенчәлекле үрнәкләрен симпозиумга махсус әзерләп килгән. Аның җәмәгать биналарын бизәү өчен агачны кисеп, уеп, зәркән сәнгатендәге бизәкләрне кулланып ясаган композициясе симпозиумга килгән белгечләргә аеруча кызыклы. Аларда үсемлек бизәкләрен дә, төрки халыкларга гына хас орнаментларны да күрергә мөмкин. Күргәзмәгә башка халыкларның агач ую сәнгате буенча казанышлары да куелган. Үзбәкстан остасы Шоназар Җумаевның агачны уеп эшләнгән паннолары, Коръән аскуймалары, пеналлары Урта  Азия халыкларының сәнгатен күрсәтә. Экспозициянең фоторәсемнәр өлешендә дә йортларыбызны бизәү сәнгате үрнәкләре күп. Әйтик, район үзәге Мөслимдә яшәүче Ильяс Зиннуров йортының матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Ул өенең кәрнизләрен, түбә кыекларын, капка-коймаларын агачны челтәрләп бизәкләгән.  
 
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләп үткәргән “Золотая птица” дигән республикакүләм зур күргәзмә дә уңышлы узган. Гомумән,  институтның милли гореф–гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне өйрәнүгә һәм саклауга игътибарны көчәйтүе сизелә. Әйтик, якындагы дистә ел эчендә институт галимнәре тарафыннан Россиянең татарлар яшәгән төрле авыл, районнарына унбишләп  экспедиция оештырылган. 
 
Институт белгечләре халык сәнгатен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә студентларны җәлеп итү эшен дә башлап җибәргән. Симпозиумда Казан дәүләт мәдәният институты, Халык һөнәрчелеге техникумы, Сәнгать училищесы студентлары һәм укучылары катнашуы да шушы хакта сөйли. Профессиональ белгечләр шушы уку йортларында әзерләнә. Аларда  остаханәләр бар, остазлар яшьләргә агачны уеп бизәкләү серләрен төшендерә. Халыкара симпозиум кысаларында Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре оештырылуы да яшьләребез өчен зур дәрес булды. Людмила Шкляе­ваның “Народное искусство домовой резьбы у татар Среднего Поволжья середины XX – начала XXI века” дигән монографиясе дә тәкъдим ителде.
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Әдәби ел йомгаклары

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить