Айга кырын карама

21.12.2017 19:32 | Айга кырын карама Печать

23 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.56 сәгатьтә калка, 20.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
 
 Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу атнада әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
 
Сихәтле сок
 
Кызыл чөгендер согы бигрәк тә хатын-кызларга файдалы, тик аны кишер согына кушып эчү мәслихәтрәк. Чиста чөгендер согы эчү күңелне болгатырга, башны әйләндерергә мөмкин. Күрем көннәрендә 2-3 тапкыр 50-100әр грамм чөгендер-кишер согы катнашмасы эчәргә кирәк. Климакс вакытында тәүлегенә 1 стакан сокны әкренләп эчеп бетерү дарулардан яхшырак дәвалый. Чөгендер согында 20 процент калий бар, ә составында 8 процент хлор булу аңа бавырны, бөерне, үт куыгын чистартырга мөмкинлек бирә. Әлеге соктагы 50 процент натрий һәм 5 процент кальций нисбәте, куе канны сыегайтып, веналарның варикоз киңәюе, югары кан басымы, йөрәк авыруларыннан саклый.
 
24 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.18 сәгатьтә калка, 21.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
 
 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Гастриттан дәва
 
Хроник гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну) һәм ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, кәбестә согын сыгып, җылы килеш, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 1 сәгать калгач эчәргә кирәк. 5 көннән соң хәл җиңеләя. Мондый дәвалануны елына 2 тапкыр үткәрү җитә.
 
25 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.39 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
 
 Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
 
26 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 11.58 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
 
Чикләвек сөте
 
Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, чикләвек сөте эчү файдалы. 4-5 әстерхан чикләвеген төеп, өчтән бер стакан кайнаган җылы су өстиләр, 30 минут төнәтәләр дә, яхшылап болгаталар. Аннары сөзәләр, 2 чәй кашыгы бал кушалар. 10 көн дәвамында, көненә 5 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.
 
27 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.17 сәгатьтә калка, 0.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.
 
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
 
28 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.38 сәгатьтә калка, 1.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.
 
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
 
Кориандр мае
 
Пыяла банканың яртысына кадәр кориандр орлыгы салып, 40 градуска кадәр җылытылган зәйтүн мае өстиләр дә, караңгы урында 1 ай төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1-2 тамчысын 1 аш кашыгы балга кушып кабалар, җылы су эчәләр. Мондый май арыганлыкны да баса.
 
29 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.02 сәгатьтә калка, 2.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.
 
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
 
Кыздырылган тавык
 
Кыздырылган тавыкның тиресе кетердәп торсын өчен, берничә ысул бар: 1) газ миченә тыкканчы, тавыкны газ өстендә атланмайда кыздырып алалар, 5 минуттан соң мичкә куялар; 2) мичкә тыккач, бүленеп чыккан тавык маен әкренләп өстенә агызгалап алалар, соңгы 10 минутта исә тимиләр - тире кибеп китә һәм тагын да яхшырак кетерди; 3) мичкә тыгар алдыннан тоз, борыч һәм зәйтүн мае белән ышкыйлар; 4) әзер булыр алдыннан бал һәм май катнашмасы белән майлыйлар; 5) пешеп җитәр алдыннан тавыкны 3 өлеш соя (кытай борчагы) соусына 1 өлеш бал кушып майлыйлар.
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить