Индус ТАҺИРОВ: БОЛЫТ ГОМЕРЕ КЫСКА

21.12.2017 19:28 | Җан авазы Печать

Туган җирең Идел  буе,
Һәр телнең бар туган иле.   
Туган җирең кебек назлы,  
Җырдай моңлы татар теле.
                            Наҗар Нәҗми.
 
Татар күген болыт каплады. Яшәешебезгә, телебезгә куркыныч яный.  Шартнамәле килешүне өзделәр. Телебезне изәләр. Болар – латин графикасына күчүебезне тыю, укыту стандартларыннан милли компонентны алып ташлау, БДИ имтиханнарын милли телдә кабул итүне тыю кебек, рус булмаган милләтләргә каршы юнәлтелгән гамәлләр дәвамы.  
 
Соңгы вакытта бигрәк тә телебезгә карата кылынган явызлыклар, аны дәүләт теле булу хокукыннан ваз кичтерү борчый. Чөнки тел – ул җан азыгы. Халыкны аннан биздерү милләтне бөтенләе белән юк итүгә юнәлтелгән.
 
Мин телебезне кысу гамәлләрен башкача бәяли алмыйм. Путинга үпкәм чиксез. Чөнки ул үзе гарант булырга тиешле Конституция белән санлашмастан, милли телләргә кул күтәрде. Конституция­нең 68нче маддәсендәге “Федерация илдәге барлык халыкларга да телләрен саклауны, аларны үстерүне гарантияли” дигән канун аның өчен сансыз сүз микәнни? Шушы ук маддәдәге “республикалар үз дәүләт телләрен булдырырга хаклы” дигән хокук та аның өчен буш сүз булып чыга. Аның тирәсендәгеләр өчен дә закон – Конституция түгел. “Минем өчен, - ди аларның берсе, - президент күрсәтмәсе өстәмәләргә мохтаҗ түгел, ул үтәлергә тиешле фәрман”. 
 
Татар теленә карата кылына торган гаделсезлек буенча, моннан ары республика мәктәпләрендә телебез тик ихтыяри рәвештә һәм хәтта шул хәлдә дә атнасына ике сәгать кенә укытылырга тиеш булып чыга. Коточкыч хәл: татарның үз җирендә туган телебезгә урын калмаган бит! Димәк,  татар теленең дәүләт теле булуына гына түгел, хәтта милләтебезнең яшәү теле булуына да зур куркыныч яный!.. 
 
Әлеге хәбәрне Дәүләт Советы исеменнән халыкка җиткерүче вәкилләрнең гөнаһын Аллаһ ярлыкасын. Алар карар чыгаручылар түгел, Мәскәү сүзен игълан итүчеләр икән. Тик бу карарны коллар дәрәҗәсендәге түбәнчелек белән, бер сорау да бирмәстән, бер чыгыш та тыңламастан кабул итү гадел булдымы соң? Ошбу сорау күп меңнәрне борчый. Үз вакыты җиткәч яңгырамый калмас, булыр аңа җавап, моңа  шик-шөбһәм юк.
 
Дошман шатланмасын, газиз телебез, Наҗар Нәҗми язганча, ассалар да, киссәләр дә, үлмәячәк әле.  Чөнки Габделбарый Баттал шәрехләгәнчә, тарихта чарланган, эшсөяр халык без.  Тарих тарафыннын безгә сеңдерелгән ныклык-гаярьлекне беркем дә, берничек тә тартып ала алмаячак!    
 
XI гасырдагы гарәп язучысы Рәшид-әд-дин татарлар бөеклекләре һәм куәтле булуы белән аерылып тора, дип аccызыклап әйткән. Билгеле ки, көчлеләр янына читләр дә  тартыла. Шунлыктан күпләрне ул заманда татар дип атаганнар. Бүген дә охшаш хәл. Әйтик, русларга бер катышы булмаган кешеләр үзләрен рус дип тамгалый һәм күкрәк суга башлады. Нигездә исә үзләре чуаш яки мукшы булырга да мөмкин. Бүгенге татарлар да мондый яман күренештән арынмыйча яши. Кызганыч, ләкин бу - хакыйкать. Чөнки бүген көч руста, Россиядә. Ләкин кан тибешең оныттырмый яшәтергә тиеш: татарларның яшәү көче бетмәс-төкәнмәс ул!
 
Сәер вә кызганыч: бөек халык афәтләргә юлыгып, бөеклеген җуйса, моңа кадәр ябышып яшәүчеләр аның тирәсеннән капылт кача башлый. Мондыйларның асыл татар белән һичбер уртак­лыгы да юк, чын атамалары да бөтенләй башкадыр ки. Күпләр бу исеменнән котылырга ашыкты, “без татар түгел, монгол яуларына катышыбыз юк, без борынгы болгар” җырын сузды. Моның нигезендә мәкерле сәясәт ята. 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк комитеты “Татарстан партия оешмасында идеологик һәм агитацион- пропаганда эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары” исемле карарында Алтын Урда дәүләтенә кыргыйлар, вәхшиләр дәүләте, ул русларның мәңгелек дошманы булган, дигән билгеләмә такты. Бу карарда Татарстан галимнәре шушы вәхшиләр дәүләтен, аның тарихи шәхесе Идегәй турындагы эпосны пропагандалауда гаепләнде. Шуның белән Алтын Урда тарихын өйрәнүгә табу салынды, татарлар тик болгар тарихы белән генә чикләнергә мәҗбүр ителде.
 
Югыйсә, борынгы болгарлар да - төркиләр, безнең бабаларыбыз. Болгар ханлыгы Европаның иң алдынгы дәүләтләреннән булган. Монда Европада беренчеләрдән булып чуен-корыч коялар, алтын-көмештән зиннәтле бизәкләр, савыт-саба ясыйлар. Болгар тиреләре дөньяда дан тота.  Европада моның ни икәнен дә белмәгән заманда Болгар шәһәрендә су үткәргечләр, канализация, мунчалар төзелә.
 
Безгә иң кыйммәте – Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе. Чөнки Ислам халкыбызга мең ел буе яшәү көче биреп торды һәм торачак та. Ул тарихыбызның иң авыр чорларында татарларны юкка чыгудан, югалып бетүдән саклады. Шунлыктан без берничек тә болгар тамырларыбыздан баш тартмыйбыз.
 
Ләкин без – татарлар! Чөнки җаныбызга борынгы татар бабаларыбызның да рухы сеңгән. Без алар Алтай якларыннан, Кытай чикләреннән алып килгән моң белән яшибез. Бабаларыбыз аннан киткәндә  шушы моңны әманәт рәвешендә кытайларга да калдырган. Алар исә, профессор Чан-Бин әйтүенчә, аны Ерак Көнчыгыш илләренә тарата, хәтта Япониягә кадәр җиткерә. Күренекле галим Зәки Вәлиди дә, борынгы төрки моңны барлык сафлылыгы белән татарлар гына саклап калды, дип язды. Ул моны Алтын Урда чорында Казан тирәсенә алчи, чаган атлы татар кабиләләре килеп урнашу белән аңлата. Атамабыз да шушы бабалардан килә.  
 
Безне чуашлар белән дә сөзештерергә тырышалар. Имештер, борынгы болгарларның варислары - бүгенге чуашлар, ә татарлар - монгол калдыклары, Алтын Урда варислары. Әйе, чуашлар да - болгарларның бер кабиләсе. Ләкин аларның цивилизациясеннән читтәрәк торганнары, Ислам диненнән мәхрүм калганнары. Ә татарлар исә - борынгы болгарларның төп варислары, динебезне саклап калучылар.
 
Шул ук вакытта без - кыпчаклар да. Борынгы тарихчылар болгар белән кыпчакны бер халык дип санаган. Безнең бүгенге телебез кыпчак теленә якын. Кыпчак телендәге “Кодекс Куманикус”ны бөтен тулылыгы белән тик татарлар гына аңлый ала. Андагы әйтем-табышмаклар халкыбызда яши.
 
Хәзәрләр дә юкка чыкмаган. Төрки буларак, алар болгар, кыпчак, татар арасына сеңгән. Безнең каныбызда аларның да оеткысы бардыр.
 
Димәк, без татарлар - күп тамырлы халык. Шушы тамырларыбыз безне борынгы тарихыбыз белән тоташтырып тора, яшәү көче бирә.
 
Әгәр шушы рәвештәге ныклык, яшәү көче булмаса, татарлар 1552 елда башланган афәтне батырларча кичерә алыр идеме? Әгәр  шулай булмаса, Казан өчен дәһшәтле сугыш барышында мәшһүр имам Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән халкыбызның мәңгелеге хакына явыз дошманга каршы ташланган булыр идеме? Яралы ирләренә ярдәмгә килгән гүзәл затларыбыз дошман өстенә ябырылган булыр идеме?  Әлбәттә, юк. Халкыбызга чиксез мәхәббәт хисе генә безгә яшәү көче бирә.  
 
Төп бәлабез - бөеклектән коллыкка төшү фаҗигасе ул. Бәлки, башка милләт мондый фаҗигане горур рәвештә кичерә дә алмас иде.  Дәүләтләреннән мәхрүм ителгәннән соң да, кайгы белән үлем арасында да, бөек булып кала алган безнең сынмас халык.
 
Миссионер Ефимий Маловның 1904 елда язган мондый юллары бар: «Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч-дүрт  йөз ел көтәрбез микәнни?”
 
Татарларның шушы кадәр нык­лы халык булуы хакында 1870 елда Сембердә чыккан бер китапта, “Алар руслар белән чагыштырганда сан ягыннан күпкә аз булуларына да карамастан, русларга, рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар”, дип язылган.
 
Әйе, татарлар коллык чорында да үзләренең динен, телен, гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Алай гына да түгел, башка коллык­та калган халыклар өчен дә яшәү мисалы тудырып, аларга матди һәм рухи ярдәм итә килде. «Татарская народность доселе сос­тавляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою властью и не только не русеют, как другие инородцы,  но еще и сами развивают со своей стороны огромное влияние  на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая», дип язылган революциягә кадәр үк басылган бер китапта! Бу сүзләргә өстәмә аңлатма кирәкми. Башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаевның “ХХ йөз башында татарлар мисали ислам милләтенә әверелде”, дип язуы да тулысы белән дөреслеккә килә.
 
Халыклар төрмәсе саналган Россиядә татарлар XVIII гасыр ахырыннан XX гасыр башына чаклы зур яңарыш кичереп өлгерә. Бездә милли рух белән сугарылган капиталистлар калка. Шулар эшчәнлеге белән мөстәкыйль мәгариф системасы, дистәләгән газета-журналлар, миллионлаган тиражлы китаплар, аларны башка мөселман халыклары арасында тарату мөмкинлекләре барлыкка килә. Музыкаль сәнгать тернәкләнә, театрлар үсә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әверелә.
 
Һичшиксез, могҗиза бу! Аңа тулысынча бәя генә бирелмәгән. Ошбу могҗизаның тагын бер ягы бар - татарларда дәүләти хәтер  яңару. Жандарм архивында моны дәлилләгән язма санап бетергесез. Халык дастаннары һәм Дәрдемәнднең “ватан китәр, сөт калыр”, дигән сүзләре дә моны тулысы белән раслый. Безне көчләп чукындыру өчен көч түккән Н.Ильминский да “Татарлар үзләрен һәрвакыт дәүләти халык итеп хис итә”, - дип тиктомалдан гына язмый инде.
 
Чөнки татарлар, дәүләтсез калуларына да карамастан, дәүләти хистәге халык булып кала алды. Аларның тарихи хәтерләренә, каннарына һәм хәтта яшәү рәвешләренә дә дәүләтчелек сеңгән. Ул әле дә яши. Шул дәүләти куәт - татарларның сөте, аңа көч,  дәрт һәм дәрман бирә торган татлы каймагы бит! 
 
Вак сәбәпләр аркасында гына тормышка ашмый калган Идел-Урал штаты проекты да - шуның күрсәткече. 1920 елдагы Татарстан Республикасы  да күктән иңмәде. Аны татарлар үзләре, аларның Мирсәет Солтангалиев, бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Кашшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров, Юныс Вәлиди кебек милләтпәрвәр уллары яулады.  Халкыбызның бердәмлек нәтиҗәсе ул.
 
Соңгы чор тарихыбыз да шуны раслый. Әгәр дә татарлар һәрдаим дәүләтчелекләрен торгызу хыялы белән сугарылмыйча яшәсә, 1990 елның 30 августы көнне мөстәкыйльлек декларациясе дә туа алмас иде. Ул елның җәендә мәйданнар халык белән тулды. Ерак-ерактагы татарлар да, төн йокыларын калдырып, Казаннан хәбәр көтте. Бу көннәрне Югары Совет исеменә 685 документ иреште, шуларның 612 се илнең 137 төбәгеннән килгән һәм бәйсезлек игъланын таләп иткән хат-мөрәҗәгатьләр иде. Декларация дә – халкыбызның бер тән, бер җан булган көрәш нәтиҗәсе.
 
1992 елгы референдум нәтиҗәләре дә һәр татарга мәгълүм: сайлаучыларның 61,4 проценты Татарстанның суверенлыгын яклады! Декларациябез шулай ныгытылды. Нәтиҗәдә, 1994 елның 15 февралендә Россия белән Татарстан арасында ике яклы дәүләтара Шартнамә  туды. Татарстан Россияне федератив рельсларга бастыра алды.   
 
Бүген Россия белән ул шартнамәле рәвештә яшәүгә киртә салдылар. Гәрчә, Татарстанның уңышларга ирешү сәбәбе шартнамәдә түгел. Юк, безнең халкыбыз – ул шулай тырыш һәм булдыклы. 
 
Россиядәге татар факторының үсә баруын беркем дә туктата алмаячак. Безнең тарихи тамыр ныклы. Шулар милләткә яшәргә көч бирә. 1901 елда ук профессор Знаменский язганча, көнчыгыш халыкларының иң ныклысы – ул бездер. Өстәвенә, без – күрше халыкларның да ышанычлы терәге, үрнәк бирүчесе. 
 
Россиядән  читтә яшәгән милләттәшләребездән дә рухи татар көче агыла. Кытайдамы, Америка яки Финляндиядәме, татар кешесе туган теленә, гореф гадәтләренә турылык­лы яши. Әле ХХ гасырның 30-40нчы елларында  ук Кореяның Сеул шәһәрендәге 26 татар гаиләсе мәктәп ачып, уку китаплары бастырып, мәчет салып, милли тормыш булдыра алган икән, бу да юктан түгел. Шушы мәктәптә белем алган Сәгыйть Сәлахның АКШка килеп, докторлык диссертациясе яклап, атом-төш тикшеренүләре өлкәсендәге күренекле галимгә әверелүе дә – милли бер җиңү ул!
 
Халык шәхесләргә бай. Заманында Садри Максуди, Йосыф Акчура Төркия Республикасы аякка баскан елларда Мостафа Кемаль Ататөрекнең киңәшчеләре булган. Тумышы белән Апас якларыннан чыккан Борһан Шаһиди Кытай Республикасы җитәкчеләренең иң якын көрәштәшенә әверелгән. Бүген дә халкыбызның Шамил Юлай, Айшә Рорлих, Надир Дәүләт, Рифат Таби, Әдиб Акчурин кебек илдән читтә җитлегеп тә, татар рухына, татар яшәешенә турылыклы булып калган зур галимнәре бар.  Милләтебезнең сигез баласын ияртеп Кытайдан Төркия аша Америкага килеп, шушы балаларны үстереп, белем биреп, аларны зур юлга чыгара алган искиткеч зур яшәү көченә ия булган Нәфисә апа Алмакайдай ил аналары бар. Бу гүзәл апабызның токымы бүген 46 кешедән тора. Төпле һәм уңдырышлы тамыр бу...
 
Нижгар өлкәсенең Сергач районы Мөтеравылда яшәүче Әхмәт Баюсов татарның бетмәячәгенә, XXI гасырның татар гасыры булачагына ышана һәм яшәү көчен арттырырга чакыра. 
 
Татар юкка чыга, дигән
Ялган сүзләр тарала.
Татар туа, татар үсә,
Татар тагын ярала, - 
 
дип яза ул. 
 
Бүгенге вәзгыять бездән  төшенкелеккә бирелмичә яшәү һәм бердәмлек таләп итә. Милләт күгендәге болытлар таралыр, тиздән кояш чыгып, яшәешебезгә өр-яңадан шифалы нурлар чәчә башлар әле. 
 
 
 


Индус ТАҺИРОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить