Айга кырын карама

14.12.2017 11:15 | Айга кырын карама Печать

16 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.40 сәгатьтә калка, 14.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.
 
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
Чәй сихәте (1)
 
Чәйдәге кофеин (теин) үзәк нерв системасын ярсыта, фикерләү сәләтен арттыра. Танин исә бик яхшы абсорбент, ул әгъза һәм тамыр тышчаларындагы зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә. Чәй гомерне озынайта, организмга хроник авырулар килеп чыгуны кисәтә торган микроэлементларны (бакыр, тимер, марганец, калий) кертә, кан тамырларын киңәйтә, мус­кулларның сыгылмалылыгын арттыра.
 
17 декабрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.44 сәгатьтә калка, 15.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
 
Чәй сихәте (2)
 
Чәй кандагы холестерин микъдарын киметә, вирусларны үтерә, иммунитетны көчәйтә. Андагы антиоксидантлар Е витаминының тәэсирен арттыра һәм бавыр күзәнәкләрен саклый. Чәй атеросклерозны кисәтә, радиоактив нурланышка каршы торырга булыша, организмның кан ясау эшчәнлеген һәм калкансыман бизнең вазифаларын торгыза, сөякләрдән стронцийны чыгара, күз күремен яхшырта. Чәйне 85-90 градуслы йомшак чишмә суында пешерсәң, аның бөтен файдалы сыйфатлары саклана.
 
18 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.43 сәгатьтә калка, 15.44 сәгатьтә бата. 9 сәгать 32 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
 
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
 
Инсульт билгеләре
 
Табибләр әйтүенчә, инсульт булганнан соң өч сәгать эчендә үк ярдәм күрсәтелсә, ул организмга зыян китереп өлгерми. Инсульт булганмы-юкмы икәнне белү өчен, кешегә елмаерга кушарга кирәк (ул елмая алмаячак); гади җөмлә әйттереп карыйлар; ике кулын да өскә күтәрергә кушалар (күтәрә алмый); телен чыгарырга кушалар (монысын да эшли алмый). Әгәр шул билгеләрнең берсе генә булса да, тиз арада табиб чакырту мөһим.
 
19 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.36 сәгатьтә калка, 16.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
 
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
 
Банан ютәлне баса
 
Озакка сузылган ютәлдән интеккәндә, болай дәваланып була. Өлгергән ике бананны изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, бераз шикәр кушалар, утка куеп җылытып алалар һәм шушы катнашманы көн дәвамында җылы килеш әкренләп эчеп бетерәләр.
 
20 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.22 сәгатьтә калка, 17.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
 
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
 
21 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.59 сәгатьтә калка, 18.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
 
Лимон тырнакны ныгыта
 
1 аш кашыгы лимон согына бер чеметем тоз кушып болгаталар да, тырнакларга сөртеп, 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юалар. Яки 1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы тоз, 3-5 тамчы йод өстәп болгаталар, бармакларны шуңа тыгып, 15-20 минут тоталар.
 
22 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.30 сәгатьтә калка, 19.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
 
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
 
Сәдәф-печенье
 
40 данә печеньега: 100 г атланмай, 1 аш кашыгы ванильле шикәр, 4 аш кашыгы шикәр, 2 йомырка сарысы, 200 г он кирәк. Камыр басып, 1 сәгатькә суыткычка куялар. Пергамент кәгазе өстендә җәеп, диаметры 5 сантиметрлы түгәрәкләр кисәләр, кечерәк шешә капкачы белән эз төшерәләр, коктейль көпшәсе белән 4 тишек тишәләр. Кәгазьне майлы табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 10-12 минут пешерәләр.
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить