Моңлы-зарлы гомер агышы

07.12.2017 14:57 | Сәхнә Печать

Авыл музыка мәктәбе белән мактана алмый. Шулай да аның клубында, мөдире тынгысыз булса, үзешчән сәнгать гөрләп тора. Капка төбендә гармун шыгырдаткан малайлар, егетләр сәхнәгә бәйрәм саен чакырыла. Алар янәшәсендә һәвәскәр җырчылар да күренә. Җирле артистлар, ялындырып тормыйча, якташлары каршында чыгыш ясый. Ел буе көтеп алган Сабан туе да урындагы моң ияләреннән башка узмый. Көрәшчеләр үз мәйданнарында сөлге белән бил алышса, бераз читтәрәк, яшел чирәмлектә сәхнә җиһазлана, концерт оештырыла, тавыш матурлыгы ярышка чыга. Баш батыр билгеләнгән кебек, “Иң яхшы җырчы”ның кемлеге беленә.
 
Бу яктан, озак еллар дәвамында, Иске Романда баянчы Шакирҗан Сөләйманов хатыны Маһирәгә тиңнәр күренми. Исләйдән килен булып төшкән аш-су остасы халыкчан моңы белән тыңлаучыларның күңелен кузгата. Авылның гына түгел, Чистай районының сандугачы булып таныла.
 
Ходай биргән җырлау сәләте Сөләймановларның хисчән улы Рәшиткә дә күчә. Аңа, 1955 елда авылга радио кергәч, дүрт яшьтән “урам сәхнәсендә” күренек­ле татар артистларының җыр­ларын тыңлап үсәргә насыйп була. Ишеткәнен кабатлый, кушылып җырлый. Каз көтүенә чыккач, болын киңлегендә аларның кайберләрен үзе дә сузып җибәрә. Шулай моңланудан җанына тәм, рәхәтлек таба. 
 
Әмма табигый сәләте ташып торуга карамастан, лирик-драматик тенор иясе мәктәп тәмамлауга артистлыкка укымый әле. Мич чыгарган, олтан салган әтисе сугыш яраларыннан көтмәгәндә үлеп киткәч, егет Уфага апасы Фәүзия, җизнәсе Әдһәм янына барып сыена. Көндез заводта токарь булып эшли, кич мәдәният йортына хорга йөри. Аерым да җырлый. Ярты еллык курста баянчыга да укый. Бер урында таптанмагач, иҗади үсешкә баргач, ике елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында хор артисты була. Шул ук вакытта һөнәри белем кирәклекне дә онытмый. Уфа сәнгать училищесына имтихан тапшыра. Әмма конкурстан узмый. Берничә ел теләгенә ирешә алмый. Шуннан, халык санын исәпкә алу башлангач, моңа: “Әйдә, башкорт булып языл, - диләр. – Аннары сиңа яшел юл ачылыр. Укырга да керерсең, исем дә алырсың”. Тик Рәшит матур вәгъдәләргә алданып, милләтеннән ваз кичми, иман ныклыгын югалтмый. “Минем йөз аксыл бит, - дип шаярта – Латышка охшаганмын”. Татар егете училище ишеген дүртенче талпынышта ачып керә. Биредә кичен биш ел белем ала. Зәки Мәхмүтев, Флера Ногманова, Джон Мусин классларында осталыгын арттыра. Диплом алгач, сәнгать институты кафедрасы мөдире, профессор Миләүшә Мортазина белән дә академик җырлау серләрен өйрәнү турында сүз алып бара. Әмма опера һәм балет театрында фатир бирелмәгәч, 1980 елда Казанга кайтып төшә. Баянчы Кирам Сатиев янына ярдәм сорап килә. Бергәләшеп филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитев янына баралар. Йомышны әйтәләр. Кирам баянын сайрата, Рәшит җыр суза. Соңрак Р.Сөләйманов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Лима Кус­табаева тарафыннан хорга солист булып кабул ителә. Аңа ай саен 150 шәр сум хезмәт хакы түләнә. Янәшәдәгеләрнең кайберләре исә моннан азрак акча ала. Аларның яңа гына эшли башлаучыны болай үсендерүгә кәефләре китә, арада ансамбль белән хушлашучылар күренә. Билгеле, яңа җырчыны тәүге уңышлары белән котлау­чылар да табыла. Спорт сараенда, Рамазан бәйрәме уңаеннан оештырылган концертта татар халык җыры “Болын”ны, Рамил Чурагулов сүзләренә Ризван Хәмид көй язган “Моңнар кайтсын авылга”ны сузгач, тамашачылар Рәшит Сөләймановка мөкиббән китә, чәчәк бүләк итә. Ә җырчы Айдар Фәйзрахманов, сәхнә артына чыккач: “Бу җылылыгыңны югалтма!” – дип, хезмәттәшенең кулын кыса.
 
Их, бер-беренә теләктәшлек күрсәтүче мондый игелекле затлар күбрәк булса икән?! Әмма болай канат куючылар, Р.Сөләйманов әйткәнчә, күп түгел, бармак белән генә санарлык. Каршылык күрсәтүчеләр, кысучылар, юл бирмәүчеләр шактый ишлерәк. Аларның телендә әнә: “Дөрес җырламыйсың”, - дигән дәгъва сүзләре кабатлана. Югыйсә, Рәшит тавыш җепселләрен Салих Сәйдәшев әсәрләрен, Нәҗип Җиһанов операларын... җырлап, татар борылмалары  тирбәшендә чыныктырган иҗатчы бит. Аларны башкарганда моң – иң югары биеклек. Ни кызганыч, фонограмманы акыртып, авыз кыймылдатып торучы кайбер хөсетләр, көнчеләр моны аңларга һәм хуп­ларга теләми.  Аракы эчмәгәч, тәмәке тартмагач, намаз укыгач, мәчеттә тәрәвих әйткәч, ул кәеф-сафа корырга яратучылар янына да сыймый. Ала карга сыман, читкәрәк этәрелә. Төрле каршылыкларга юлыга. Шулай берчакны, Казан янәшәсендәге районнарның берсенә иҗади сәфәргә чыкканда, Рәшиткә әнә гармунчы табылмый. “Әгәр уйнарга теләүче булмаса, аптырамагыз, - ди ул төркем җитәкчесенә. – Үземнең баянны алып килермен”. 
 
Җырчы үзе уйный, үзе җыр­лый. Аеруча “Сандугач”ны шәп суза. Янәшәдәгеләр фонограмма белән чыгыш  ясаганда, ул табигыйлеге белән ясалмалыктан биеккәрәк күтәрелә. Дәрәҗәле исем алган хезмәттәшләрен уңайсызрак хәлдә калдыра. Тегеләр моның ачуын да тиз ала. Юлда кайтканда, Рәшит кибеткә кереп киткәч, явыз бәндә тарафыннан бер гаепсез уен коралына һөҗүм ясала. Баянны җиргә ыргыткач, аның телләре урыныннан куба, тыңлаучанлыгы югала. Рәшит, өенә кайткач, моны белеп, өнсез кала. Ә бер музыкант этлекне башкача эшли. Тамаша башланганчы күнегү үткәрелсә дә, баянчы тавышны тиешле югарылыкта алмый. Җырчының да сер бирәсе килми. Азапланып,  җепселләргә зыян китереп, чыгышын очлап чыга. Нәтиҗәдә тавышсыз кала. Хастаханәдә операция ясата. Бәхеткә, ул уңышлы була. Тавыш тагы да яхшыра. Арияләр әйбәтрәк башкарыла. Халык дәррәү килеп кул чапкач, бервакыт “Батырҗан”ны өч тапкыр кабатларга туры килә.
 
Көнчеләр исә моңа котыра.  Тамашачы үз иткән Р.Сөләймановны концертларга чакыру сирәгәя. Исемен-фамилиясен игълан иткәндә дә: “Сезнең каршыда Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Рәшит Сәетгәрәев җырлый”, - дигән “ялгышулар” ешая башлый. Өметле җырчы, нигәдер, тыңлау­чылардан яшерелә.  Игъланга язганда “онытыла”. Сәхнәгә чыккач, башкалар өчәр җыр башкарганда, ул бер генә тапкыр күренеп ала. Ә кайчакта булмаганны бар итүләр күзәтелә. Концертны алып баручы:  “Сезнең каршыда Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сөләйманов чыгыш ясый”, - дип җибәрә. Чынлыкта бу болай түгел бит. Коллектив җитәкчелеге тарафыннан ул дәрәҗәле исемгә тәкъдим ителми. Шуңа күрә ясалма сүзләрне кире кагарга мәҗбүр була. Мондый чакта Зилә Сөнгатуллина Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган хезмәттәшен  тынычландырып куя.
 
- Рәшит, син атказанган җырчы кебек кенә түгел, халык артисты дәрәҗәсендә чыгыш ясадың, - ди. – Конферансье синең кемлекне белеп тәкъдим итә. Аңа дәгъва белдерүең урынсыз.
 
Ни кызганыч, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге генә болай фикер йөртми шул. Киресенчә, ачуны китереп, тавышның башка җырчыларныкы белән тәңгәлләшмәвен тәнкыйтьлиләр.  Башкалардан аерылып торуда гаеплиләр. Югыйсә, махсус белем алган җырчы урамнан килеп кергән башкаручы белән бер биеклектә  түгел бит инде. Белә торып, моны аңларга теләмиләр. Сандугач шикелле сайраган Рәшитне, сихри сәхнәдән төшереп, йөк  ташучы итеп калдыралар. Хәзер ул, гыж-гыж килеп, аппаратура күчереп, урнаштырып йөри. 
 
Тик барыбер аны җырдан ерагайта алмыйлар. Рәшит, баянчы дусты Кирам Сатиев белән радиога, телевидениегә килеп, җырларын һәм мөнәҗәтләрен, дастаннарын студиядә яздыра. Берничә дистә әсәрне туплап, диск чыгара. Аны бүләк итә, тыңлата.
 
“Мондый язмышка дучар булучы мин генә түгел, - дип әйткәнен гомумиләштерә Рәшит. – Заманында җыр һәм бию ансамбленә Таһир Якупов “сыймаган”. Мирсәет Сөнгатуллин моннан китәргә мәҗбүр булган.  Махсус белемле Илгиз Сәхәүтдинев төрле оешмаларда сак  хезмәтендә эшләргә дучар ителгән. Җыр-моңга салкын караш  галәмәте бу. Сәнгать тирәсендәге түрәләр хәзер җыр-моңны күңел ачу өчен генә кулланырга тырышалар. Халык җырларын таптау бара. Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов... әсәрләре сирәк башкарылганлыктан, үзешчән сәнгать дәрәҗәсендә калабыз”.
 
Консерваториядә Хәйдәр Бигичев остазы Владимир Воронов­та укыган Р.Сөләйманов моның белән ризалашырга теләми. Милли сәнгать үсешенә үзгәреш кертергә омтыла. Шуңа күрә 1987 елда Свердловскига – Бөтенсоюз вокалчылар смотрына баргач, фатир белән кызыксындыручы Куйбышев (хәзерге Самара) хәрби ансамбленә барудан баш тарта. Моның сәбәбен: “Үзебезнең татар сәнгатен күтәрәсем бар”, - дип аңлата. Әмма Казан аны күренекле җырчы итәргә теләми, күңеле көткән үсешкә юлны ачмый. Урынлы таләп­ләрен куя башлагач, үзен хәтта бер шофердан дөмбәсләттерәләр. Кыйналучы милиция чакыргач кына йодрык уйнатучыны эштән азат итәләр.
 
Монда бернинди арттыру юк. Сәхнә арты пәрдәсен ачып карасаң, артист Рәшит Сөләйманов күргән моң-зарлар ташкын булып ага. Аның ахыры исә җыр­чының йөк ташучыга әйләнүе белән очлана.
 
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
 


Хәмзә Бәдретдинов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить