Илназ Гарипов Ольга Бузова белән фотога төшә алмаган (ВИДЕО)

28.11.2017 14:28 | ШОУ-БИЗНЕС Печать

Узган атнада Казанга рус җырчысы Ольга Бузова килде. Аның концертында җырчы Илназ Гарипов та чыгыш ясады. Бу хакта Илназның үзе белән әңгәмә корырга булдык.
- Илназ, Ольга Бузованың концертында чыгыш ясау мөмкинлеге каян килеп чыкты ул?
 
- Мондый тәкъдимне концертны оештыручылар ясады. Аларга татар колоритлы заманча җыр башкару кирәк иде. Бик куркып кына алындым. Тарихта мондый хәлнең беренче булуы. Чип-чиста рус концертының башын татарча җыр белән башлап җибәрүне тамашачы да көтмәгән иде. Бузованы күрергә килгән тамашачы минем ике җырыма кушылып җырлады.
 
- Кушылып җырламый ни, анда күбрәк татарлар җыелган булгандыр...
 
- Татарлар 30-40 % иде. Миңа кадәр җырчы Бахрам, миннән соң Илназ Сафиуллин чыгыш ясады. Бүгенге көндә Ольга Бузова иң гаугалы, популяр җырчы. Дөресен генә әйткәндә, аның Казанга килүе дә зур вакыйга. Тамаша залында минем публика булмагач, башта куркып калдым.
 
- Бузованың үзе белән сөйләшә алдыңмы соң?
 
- Исәнләшеп кенә алдык. Болай сөйләшеп торырга мөмкинлек булмады. Миңа ошады ул. Үзем дә концерт алдыннан борчуларын яратмыйм.
 
- Быел 30 яшеңне тутырдың. Өйләнергә җыенмыйсыңмы?
 
- Өйләнергә телим. Әлегә йөргән кызым юк.
 
- Туган нигезгә еш кайтасыңмы?
 
- Бу көннәрдә генә авылга кайтып, абыйларны күреп килдем. Атна саен яки ике атнага бер тапкыр кайтам. Әни булмагач, күңелсез, әлбәттә. Әниемә багышлап җыр яздырып йөрим. Әнием безгә әти дә, әни дә булды. Әле әбиебез исән-сау. Ул да безгә нык терәк. Сау-сәламәт кенә була күрсен.
 
 
Эльза ГАЗИЗОВА.
 
Әлеге видеоны түбәндәге ссылка буенча карый аласыз:
 
 
 
 


Эльза ГАЗИЗОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить