Үзгә Су анасы белән Шүрәле

23.11.2017 13:08 | Безгә кунак килде Печать

Интернет челтәрендә бик үзенчәлекле, матур рәсемнәргә тап булдым. Алардан ниндидер эчке җылылык бөркелә иде. Авторы исә Югары Ослан районының Татар Мокылы авылында туып-үскән Алия Хәбибуллина булып чыкты. 
 
А.Хәбибуллина туган авылында 11 еллык мәктәпне тәмамлаган. Активист һәм мәктәп “президенты” булган. Бүген Казан федераль университетындагы Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының III курсында белем ала.
 
– Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Ул шөгыль мине тынычландыра, рухи рәхәтлек бирә иде, – дип сөйли Алия. – Мәктәптә укыганда, стенгазета рәсемнәрен миңа йөклиләр иде. Казанга укырга килгәч, бервакыт апама “Рәсем ясыйсым килә”, – дим. “Пумала һәм буяулар сатып ал”, – диде ул елмаеп. Менә шуннан ныклап рәсем ясарга тотындым да инде. 
 
Шунысы игътибарга лаек: бернинди дә сәнгать мәктәбендә укымыйча, Алия чын рәссамнар кебек картиналар тудырыр­га өйрәнә. Аңа интернет ярдәмгә килә. Башта ул гади ак битләрдә рәсемнәр төшерсә, соңрак киндергә ясый башлый. Осталык дәрес­ләренә йөреп, рәсем ясау сәләтен үстерә. 
 
Беренче ясаган картинасын әле дә саклый ул. Алия аны редакциягә күрсәтергә дә алып килде. Беренче иҗат җимешеннән үк нурлар бөркелә. Алия пристаньда кораблар җыелган урынны ясаган. Кояш баткан мәл, тынычлык, кошлар оча. Бу сурәттә ниндидер ихлас җиңеллек хөкем сөрә. А.Хәбибуллина фикеренчә, бар матурлык та йөрәктән чыгарга тиеш. 
 
Рәссам иҗат эшенең җиңел түгеллеген раслый. Бер картина язар өчен бер көннән җиде көнгә кадәр вакыт китә, ди ул. 
 
– Табигать күренешләрен ясау үзенә аерым халәт таләп итә. Ә менә портретлар иҗат итү бөтенләй башка кичерешләр сорый. Кешенең күзләрен ясаганда гына да ниндидер энергия күчкән сыман. Аның кәефен рәсемгә күчерү аңлап бетерә алмаслык хисләр бирә. Рәссамнар мине аңлый булыр, – ди Алия Хәбибуллина.
 
Яшь рәссам бик милли җанлы. Аның әсәрләре арасында Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Су анасы, Шүрәле, татар кызы, татар малае кебек рәсемнәр дә бар. Ул аларны иллюстрация рәвешендә компьютерда ясаган. Бик заманча килеп чыккан алар.
 
– Су анасы белән Шүрәлене ясаганда, иң беренче чиратта, аларның тыйнаклыгын һәм барлык эчке матурлыкларын күрсәтергә теләдем, – ди рәссам. – Әкиятләрдә һәм башка бик күп төрле иллюстрацияләрдә аларны тискәре яктан күрсәтәләр. Ә мин, үз чиратымда, киресен эшләргә булдым. Әкият геройларының хисләрен күрсәткән вакытта ,үзең дә шул атмосферага чумасың. Аларны чынбарлыктача итеп сурәтләргә тырыштым. Әкияти сурәт кенә булса да, бу эш бик күп вакытны ала. Бар күңелемне биреп, ихлас хисләремне салып эшләгәндә генә, рәсемнәремнең нәтиҗәсеннән канәгать калам. 
 
Эльза ГАЗИЗОВА.
 


Эльза ГАЗИЗОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить