ЯЗУЧЫЛАР КИҢӘШ-ТАБЫШ ИТТЕ

16.11.2017 17:08 | Эшлекле мәҗлес Печать

Татар әдәбиятының борынгы бай тарихы бар, аның тамырлары мең еллык катламнарга барып тоташа, дип әйтәбез икән, бу  – халкыбыз өчен зур горурлык. 
Әлбәттә, бар нәрсә үзгәрә, бер генә халәттә тормый. Әдәбиятыбыз да алга бара. Әмма ул соңгы берничә дистә елда Нурихан Фәттах, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек олпат язучыларыбыз бер-бер артлы арабыздан киткәч, сагаеп та, ятимсенеп тә калган кебек булды. Әүвәлгерәк елларда язучылар өчен темаларны партия съездлары, карарлары тәгаенләсә, бүген инде язучылар үзләре мөһим дип уйлаган мәсьәләләрне күтәреп әдәби әсәрләр яза. Бәлки, шуңа күрә дә соңгы вакытта әдәбият белгечләрен, язучыларыбызны безнең чәчмә сүз сәнгатенең киләчәгенә караганда, бүгенге  татар прозасының кемнәр кулында булуы турындагы сорауның күбрәк борчуы да табигыйдыр. Хәзерге вакыттагы татар прозасының торышы ни хәлдә, аның үсеш тенденция­ләре нинди, әдәбиятта бүген нинди темалар өстенлек итә? Әдәбиятыбызда классик чордан килгән традицияләр ни дәрәҗәдә саклана? Соңгы елларда татар прозасында форма ягыннан да, эчтәлек ягыннан да нинди яңалыклар бар? Әдәбият белгечләре, язу­чылар Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча узган түгәрәк өстәл утырышында шушы мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышты. 
 
Республика китап фестивале кысаларында үткән бу сөйләшүне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт алып барды. Утырышта татар әдәбияты белгече, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина чыгышлары тыңланды, “Казан утлары” журналы мөхәррире, язучы Камил Кәримов, баш мөхәррир урынбасары  Рамил Ханнанов әдәби басма мисалында бүгенге татар прозасына күзәтү ясады. Фикер алышуларда галимнәр Әлфәт Закирҗанов, Рифат Сверигин, язучылар Вахит Имамов, Рәдиф Сәгъди, Ркаил Зәйдулла, Марат Кәбиров, Халисә Ширмән, Хәнәфи Бәдигый, Рәфкать Кәрами катнашты.
 
 Дания Заһидуллина, галимә буларак, үзенең күләмле чыгышында әдәбиятыбызны гомумфәнни юнәлешләргә бәйләп аңлатты. 
 
Безнең татар прозасы бар һәм ул бик көчле, талантлы язучыларыбыз да хәтсез. Татар әдәбияты ул яңарыш кичерә торган әдәбият. Анда прозаның өч жанры да тигез үсә. Дөнья әдәбиятында барган үзгәрешләр жанрларның өчесендә дә чагылыш таба. Әйтик, романнар Европа кыска романнары тибында кечерәя, ә хикәяләр өстәмә эчтәлек белән баетыла, повесть жанры 60-80 нче еллардагы бәяннан бөтенләй үзгә, ул хикәя белән ике арадагы ниндидер бер жанр формасына әверелә бара.  Галимә татар әдәбиятының һәрчак реализмга омтылуын да искәртте. Ул милләтне алга җибәрү процессын әйдәп бара торган әдәбият буларак үсте. Белгеч соңгы вакытта барлыкка килгән постколониаль әдәбият турында аеруча нечкәләп сөйләде. Дөньяның мәшһүр уку йортларында ул шул исем белән укытыла икән. Бу колонияләрдән азат булган халыкларның үз милли проблемаларына багышлана. Бу термин казах, кыргыз, әзәрбайҗан, украин әдәбиятына күптән кергән. Татар әдәбияты да милләт язмышы турында сөйләшүне постколониаль яссылыкка куя алган.  Башкача әйтсәк, ул татар халкының 1917 елдан соңгы чорны милли кыйммәтләребезне, милли фәлсәфәне, милли яшәү рәвешен һәм характерларны юкка чыгару вакыты буларак бәяли торган әдәбиятка әйләнгән. Аның билгеләрен 80-90 нчы елларда Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә күрергә мөмкин. Алар хәтта Шәриф Камалның “Канатсыз акчарлаклар”ында да, Гаяз Исхакый хикәяләрендә дә бар. Татар прозасында  постколониаль әдәбиятның беренче әсәре дип Флүс Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет” романын атарга мөмкин. Моңа Вахит Имамовның “Могикан” әсәре килеп кушылган. Ә инде  Фәүзия Бәйрәмова иҗатында ул тулы бер күренешкә әйләнгән. “Караболак”, “Соңгы намаз” әсәрләрендә геройлар шушы җирне чистарту өчен көрәшкә өндәүче милли герой дәрәҗәсендә тәкъдим ителә. 
 
“Әдәбиятыбызга бәя биргәндә, аның бай һәм көчле булуы күзгә ташлана. Безнең прозабызда казах, кыргыз, башкорт әдәбиятларына кадәр үк югары дәрәҗәдәге әсәрләр булган. Әмма без аларга чын югары бәяне үз вакытында бирә алмаганбыз. Әдәбияттагы яңа күренешне күреп, аны күтәреп күрсәтә алмыйбыз икән, үзебезнең көчле язучыларыбызны дөнья әдәбияты масштабына чыгара да алмыйбыз”, – диде Дания Заһидуллина.
 
Әдәбиятның алга китешен постмодернизм күрсәтә. Ә ул татар әдәбиятында бар. Ул – бүгенге көндә иң нык үсеш кичерә торган юнәлеш. Әмма татар әдәбиятындагы постмодернизм Европаныкыннан үзгә. Аның төп сыйфаты автор башлангычыннан өстенлекле булуында. Европа постмодернизмы авторның фикерен таркату хисабына алып барылса, татар әдәбиятында авторның гомумиләштерүче фикеренә таяна.  Галимә берочтан Марат Кәбировның “Китаб”ын XXI гасырда  татар прозасында иң көчле әсәр дип санавын да белдерде.
 
Татар прозасы үсештә, ул дөнья әдәбиятындагы барган процессларның барысы белән дә аваздаш. Кайбер очракларда татар әдәбияты элеккеге СССР биләмәләрендә яшәгән күп кенә халыкларныкыннан да алда бара. Постмодернизм әдәбиятының киңлеге, колачлылыгы һәм эстетик матурлыгы, форма үзенчәлекләре ягыннан бу бигрәк тә шулай. 
 
Әмма татар прозасы кимчелек-җитешсезлекләрдән азат түгел.
 
Галим Рифат Сверигин заман язучыларына штамп, сюжетны оештыра белмәү комачаулый, дигән фикердә. “Бүгенге көн авторлары сюжетны бик җиңел таба.  Әйтик, әсәр герое Мәскәү поездына утырып  чыгып китә. Гадәттә, ул соңга кала яза, киемнәрен урнаштыра, проводник чәй китерә. Әлбәттә, монда китап укучыны кызыксындырырдай мәгълүмат юк. Аннары кешенең биографиясе китә...” Галим әдәбиятның мәгъ­лүмат бирү ысулы да булуын искәртте. Без XX гасыр кешеләренең тормышын әдәби әсәрләрдән укып белә алабыз. Галимне соңгы елларда хикәяләрнең күплеге, аларның реалистик булуы бик шатландыра. “Р.Зәйдулланың “Казан утлары”ның октябрь санында басылган  җиде хикәясе укып туймаслык”, – дип белдерде галим. Нәбирә Гыйматдинова да соңгы әсәрләрендә яңа, матур яктан ачыла. Рифат ага шул ук вакытта хәзерге заман язучылары арасында Рөстәм Галиуллин һәм Рүзәл Мөхәммәтшинга зур өмет баглавын әйтте.
 
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, тарихи романнар авторы Вахит Имамов язучының максаты халыкны йоклата торган әсәрләр язуга юнәлдерелмәскә тиешлеген, безгә милләт мәнфәгатьләре өчен көрәш рухын тәрбияли торган әдәбият кирәклеген белдерде. Кайчандыр дәүләт тоткан татар халкы язучыларыннан “Санта–Барбара” киносериаллары кебек сюжетларга корылган әдәбият белән мавыкмау, көрәш рухы бөркелгән повесть-роман, хикәяләр язу сорала. Ә соңгы елларда укучыны фикерсез, идеясез, интригаларга корылган әсәрләрне укырга күнектерәбез. Милли азатлык өчен көрәшә торган әдәбиятыбыз читкә этелә. Хәзер хәтта татар теле һәм әдәбият укытучылары да Зифа Кадыйрова әсәрләрен укый. Камил Кәримов та  “Казан утлары”на көн саен телевидениедәге сериаллар шикелле әсәрләр килүен әйтте. “Көн саен өчәр повесть укыйбыз – уйнаштан бала туа, банкет бара, кеше үтерәләр...” – диде  мөхәррир.
 
Әлфәт Закирҗанов та әдәбиятның төп бәласен аның артык чуарлануында күрә. Соңгы елларда һәр авылда  китапларын үзе акча түләп чыгаручы язучы барлыкка килүен күреп торабыз. Алар укучыдан язучыга әверелгән. Нәтиҗәдә чын әдәбиятны һәвәскәрлектән аеру да кыенлаша. Галим  Зифа Кадыйрова тибында әсәр язучылар да булырга тиеш, дигән фикердә тора.   
 
Үзешчәнлек һәм профессиональлек дигәндә, гадәттә аларның аермасын Язу­чылар берлегендә әгъза булып тору-тормавына бәйләп аңлатырга тырышалар. Әмма әдипләрнең үзләре үк әйтүенчә, бу профессиональ язучылыкның төп билгесе түгел. Рәфкать Кәрами ассызыклап узганча,  берлеккә кабул иткәндә яшь иҗатчының ике китабы басылып чыккан булырга тиеш, дигән таләпнең дәвам ителүе мәслихәт. 
 
Драматург Рәдиф Сәгъди, татар прозасының төп җитешсезлеге – аның  артык бизәкләп язылуы, дигән фикердә. Язучы кечкенә генә вакыйганы сүз уйнатып матурлый. Имештер, май ботканы бозмый. Шушы артык  “май” аны ашамаслык итә. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Ә чын проза әсәре ул вакыйга киеренкелегеннән тора. Рәдиф Сәгъдине драматургларның  проза теле белән язуы да борчый. Пьесаларны укырга җиңел, ләкин аларны сәхнәдә кую режиссер, артистлар өчен – бәла. Бүген драматургия буенча чын белгечләребез юк. Ул кайчандыр үзе дә сәхнәдә уйнаган артист булырга тиеш. Шундый белгеч кенә драматургиягә анализ ясый ала.
 
Моннан тыш әдипләребезнең, үз әсәрләрен язганда, артык татарлашып китү дә игътибарны җәлеп итә,  башка төрки халыклардан кергән, элеккерәк елларда кулланылган сүзләр белән мавыгучылар күп. Камил Кәримов моны татар укучысының әдәбиятыбыздан күңелен кайтаручы бер сәбәп итеп саный. “Без суверенитет шаукымы белән мавыгып, иске сүзләрне шулкадәр күп керттек, аларны укучы аңламый, – диде ул. – Мин – татар мәктәбендә укыган бала да дарелфөнүн, мәхкәмә, тәхәллүс кебек сүзләрне белмим”. Язучы үзенең Әхсән Баян әсәрләрен бик яратып укып чыгуын искә алды.
 
Әлбәттә, әдипләребезне алга таба 1000 еллык әдәбиятыбызның данлы юлын  дәвам итәрдәй яшь язучыларны үстерү дә борчый. Бу мәсьәләгә  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла тукталды. Әүвәлге елларда балалар иҗаты “Ялкын” журналында, “Сабантуй” газетасында дөнья күрә, аларны абый-апалары хатлар язып рухландырып тора иде. Хәзер газета журналга әверелде. Иҗат белән шөгыльләнүче балаларга игътибар бетте. Бу уңайдан язучы һәм әдәбиятчы укытучы Халисә Ширмән әдипләргә иҗат белән шөгыльләнүче балалар арасында  остазлык хәрәкәтен башлап җибәрергә тәкъдим итте. “Язучы “Бу әсәрем” дип мактанудан элек, “Бу укучым” дип горурлансын иде”, – диде ул.  Ә Марат Кәбиров бүгенге татар әдәбиятының иң зур кимчелекләренең берсе – үсмерләр әдәбияты булмауны атады. 
 
Дания Заһидуллина чыгышында язу­чыларыбызның әсәрләренә чын бәяне үз вакытында бирү мөһим икәнлеген искәрткән иде. Билгеле ки, татар язучылары  үз әсәрләрен тәрҗемә  итеп кенә дөньяга чыгара ала. Бу җәһәттән элеккерәк елларда “Идел” журналы әһәмиятле эш башкарды, басмада басылган әсәрләр аның рус телендәге вариантында тәрҗемә итеп барылды. Шушы рәвешле яшь татар язучыларының повесть-хикәяләре белән рус телле укучылар да таныша алды. Ләкин хәзер “Идел” белән “Идель” –  аерым журналлар. Аларда тәрҗемә ителгән әсәрләр басылмый. 
 
Дания Заһидуллина искәрткәнчә, бу сөйләшү соңгысы булмасын иде. Чөнки мәсьәләне уртага салып сөйләшүләр, иртәгә безнең укучыбыз буламы, дигән сорауга да җавап бирә.
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить