Егетләрдәй аксакал

09.11.2017 16:39 | Шәхесләребез Печать

Котлыйбыз! 
 
Татарстан китап нәшриятыннан беркадәр читтәге агачлар ышыгында басып тора идек, шул ук тарафка Лирон ага Хәмидуллин үтеп бара. Әңгәмәдәш аны белми, ахры, шуннан файдаланып, соклануымны белдермичә түзмим:
 
– Шушы агайга 85 яшь тула, дип әйтеп буламы соң! Әнә, офицердай тоткан буй-сынына кара, валлаһидыр, егет!..
 
Ә бераздан хәтер казанымны барлыйм. Туксан яше якынайса да, егетләрдәй йөгереп йөргән Мирфатыйх ага Зәкиев күз алдымда. Мәсгуть абый Имашев та шулай сокландыра. Сөбхан­алла инде, берүк күз тимәсен! Һәркайсы да талант! Галим дигән погоннар такмаса да, Лирон абыйны энциклопедиядәй тарихчы, милләтпәрвәр шәхес, ахыр чиктә, бала җанлы әти булганы өчен дә чиксез хөрмәт итәм.
 
Сиксән биш яшьлек гомер юлы, әлбәттә, ут элүгә күз алдында янып бетә торган чыра гына түгел. Йөгереп кенә барлый башласаң да, бик тиз генә туктап булмас әле. Ульян өлкәсенең Яңа Малык районындагы Иске Төгәлбөгә авылында туган. Миллионлаган бичараларныкы шикелле үк, әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган, 1943 елда Ленинград өчен яуларда һәлак булган. Әнисе гаилә җанын саклап калу хакына күченеп йөрер­гә мәҗбүр ителгән, әүвәл укытучы, аннан соң хисапчы. Лирон ага Оренбург өлкәсенең Новосергеевский районындагы Иске Беломор авылында беренчел белем алган. 1949 елда Казахстандагы, безнең татарлар ук нигезләгән Актүбә каласындагы техникумда укырга барып кергән. Бүген безнең газиз Ватанны басып алган килмешәкләр шикелле авырсынып яки җирәнеп тормаган бит, язмыш вә яшәеш таләп иткәч, шундук казах телен өйрәнергә тотынган. Гаҗәбе шул: 1951 елда хәрби хезмәткә алынгач, радиолокаторлар курсындагы 400 курсант арасыннан нәкъ менә Казахстаннан чакырылган 25 тугандаш егет белән иңгә-иң басарга омтылган; “бөек” милләтнекеләр мин-минләнгән чакта казах кардәшләрен яклап бугазга-бугаз килгән. Әле солдат хезмәтеннән кайтканнан соң да, Актүбә уртасындагы радиотүгәрәктә казах балалары белән мәш килеп яшәгән. Булгач-булсын, дигәндер инде, Лирон ага шул вакытта әле үзбәк телен дә шактый үзләштергән.
 
Шул мохиттә яшәп алу яки тел үзләштерү бер хәл, Лирон ага тугандаш халыкларыбызга булган мәхәббәтен гомере буена югалтмый яши белгән. Инде соңрак, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд директоры булып эшләгән елларында да, менә шушы сизгерлеге, мәхәббәте өчен, Лирон аганы һәрчак казах, үзбәк, каракалпак әдипләре килгән чакта арадашчы итеп тотканнар да инде.
 
Хәер, хөрмәт дигән олы хисләр ике яклы бит ул. Лирон ага әле Казахстанда яшәгән 1950 елларда ук Габдулла Тукай әсәрләрен берничә җыентык итеп чыгарган Җакан Сыздыков атлы казах әдибенең олы җанлылыгын күреп, аңа хөрмәт саклаган. “Кунак ашы – кара-каршы”, дигән кебек, 70 нче елларда инде үзе дә Сырбай Мәүләнов, Сагынгали Сәетов, Мохтар Әүэзов атлы казах әдип­ләренең әсәрләрен татар телендә бастыра башлаган. 1980 елларда “Казан утлары” яки “Социалистик Татарстан” аша Абай Конанбаев (сабый чагында ун ел буе аның күзен татар мөгаллиме ачкан), 1920-1925 елларда Оренбург каласында нигезләнгән казах мохтариятында эшләгән Сакен Сәйфуллин, шәҗәрәсе татар белән уртак Уралхан Бүкиев, 1919 елда “Хөсәения” мәдрәсәсе нигезендә ачылган мәктәптә, татар мөгаллимнәре кул астында да белем алган Сабит Моканов, Габит Мөсрепов, Габиден Мос­тафин исемнәрен һәм аларның иҗат үрнәкләрен дә һаман шушы Лирон ага тәрҗемәсе аша танып белдек бит без.
 
Лирон ага безгә Россиядә 1870 елның 1 апрелендә үк төрки телдә беренче булып Ташкент каласында нәшер ителә башлаган “Төркестан вилаяте гәҗите” турында да бәян итте. Анда да әллә кем түгел, Оренбург төбәгеннән үсеп чыккан үзебезнең татар морзасы Шаһимәрдән Ибраһимов мөхәррирлек итә. Ул 11 ел буе дөньяга чыгарганнан соң, янә үзебезнең морза Хөсәен Чанышев казах кардәшләрнең күзен ача. Бакчасарайда Исмәгыйль бәк Гаспралы гамәлгә куйган “Тәрҗеман” газетасы 1883 елда гына дөнья күрә әле. Шунысы шаккатыра – менә шушы тарихны белмәүче мөтәгалимнәр ни сәбәпле татар матбугатының тарихын 1905 елдан гына санап йөри икән? Асылда исә, безнең матбугатка санаулы санәдән соң 150 ел тула...
 
Лирон ага кылган изге эшләр чиксез. Иң әһәмиятлесе шулдыр, дип аерып та булмый. Ул  казах әдипләренең әсәрләрен безнең телгә тәрҗемә итте. “Ак дөя”, “Дуслык аланы”, “Дала гөлләре”, “Җәйләүдә” исемле китапларны – бездә, ә газиз каләмдәшләребезнең әсәрләре “Татар повесте” исеме белән казах телендә дөнья күрде. Лирон ага гомере үтә якты һәм үлеме коточкыч дәрәҗәдә кызганыч булган шагыйрь Дәрдемәнд турында документаль повесть иҗат итте. Оренбургтагы татар театры, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлилнең яшьлек елларын ачыклауга искиткеч өлеш кертте, аларның иҗат юлын тәрҗемә итеп, казах дуслар­га да ирештерде. Без хәтта Дәрдемәнднең дәвамчылары булган Искәндәр һәм Бәшир язмышын да белми калыр идек, һәммәсенә рәхмәт, Лирон ага тырышлыгы безнең күзне ачты. Тугандаш халыклар арасында дуслык күпере төзеп яшәтүче Тәүфикъ Әйди бар иде дә, Аллаһның рәхмәте, Лирон агабыз бар. Алар эзләренә алмаш килә күрсен!..
 
Менә, нәшрият табасыннан әле генә рус телендә “Офыктагы аҗаган” (“Зарницы на горизонте”) дигән яңа китап төшкән. Анда безгә газиз Дәрдемәнд, Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи, Әмирхан Еники, Фәйзулла Туишев, шулай ук гомерен ике милләт сәнгатенә дә багышлаган Латыйф Хәмиди, казах әдип­ләре – әллә никадәр күренекле шәхес турында язмалар табып була. Аларның яртысын Лирон ага үзе, ә яртысын... йә, кем дисез?.. – улы Булат тәрҗемә итеп чыккан. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган гаять сирәк, альбомга тиң җыентыкны да әнә шулай – әтиле-уллы әзерләгәннәр иде. Бу китапларына да машалла һәм... берүк соңгысы була күрмәсен!
 
Улы – тарих фәннәре кандидаты, татар дөньясында тынгы белмәс милләтпәрвәр Булат Хәмидуллин турында әйткәч, аның әнисе, ә Лирон аганың җәмәгате булган Дания ханым хакында да берничә сүз. Ул гомер буена диярлек (әллә миңа гына шулай тоеламы?) Язучылар берлегендә китапханә мөдире булды. Нәкъ шушы көннәрдә кавышуларының 50 еллык бәйрәмен, ягъни алтын туйларын да билгеләп уздылар. Сезгә сокланабыз. Ходай Тәгалә янәдән дә бәрәкәтле, матур гомер бирсен!
 
В.ИМАМОВ.
 
.Хәмидуллиннар гаиләсе.
 
 
 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить