Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле…

02.11.2017 10:59 | Шигърият Печать

 
Наҗар НӘҖМИ
 
Татар теле
 
Вы, прадеды наши, в недоле 
мукою запудривши лик, 
на мельнице русской смололи 
заезжий татарский язык.
                             Я.Смеляков.
 
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
 
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
 
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
 
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
 
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
 
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
 
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!
 
Кабатланмас үткәннәрең –
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле – дуслык теле.
 
 
ЗӨЛФӘТ
 
Имансызлар
 
Туган телне ыштыр итүчеләр 
Җир җимертеп бәйрәм иткәндә, 
Газиз Сүзкәй, урын кала сиңа 
Тирәннәрдә бары, үткәндә...
 
Кер югандай Сүзне юам тирләп –
Сабыйларны безнең уят, Сүз! – 
Синнән мәхрүм калган өчен генә 
Монстр күк алар оятсыз.
 
Бездән башка кем гаепле булсын 
Башка төшкән мондый гарьлеккә?! – 
Без су сибеп үстергәнгә күрә 
Гөрләп үсте рухи гарипләр.
 
Шәп омтылдык мәгәр бөтенлеккә! 
Шул омтылыш безне җилкетте! –
Туган халкын ыштыр иткәннәргә 
Гарип йорты ачар көн җитте...
 
Арматура тимерләрен айкап, 
Имансызлар бәйрәм гөрләтә –
Ваемсызлык һәм сансызлык өчен 
Тарих бездән шулай түләтә.
 
Кулларында кастет уйнаганда, 
Уйнаганда телдә «мат» кына – 
И Туган тел! Коткар син аларны, 
Чоңгыллардан чыгар яктыга!
 
Ал кан яна ап-ак күлмәкләрдә... 
Исәндер бит, халкым, куәтең?! –
Һичбер тапсыз һәм нахаксыз килеш 
Җилфердә син җилдә, 
Туган тел!..
 
 
Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
 
Мин табышмак чишәм
 
Яралганмын кара туфрагымнан, 
Идел-судан, халык җырларыннан, 
Ак яулыклы татар карчыгының 
Яргаланып беткән кулларыннан.
 
Яралганмын әнкәм көлтә итеп 
Бәйләр өчен җыйган учмалардан, 
Көлтәләрдән учма булып кына 
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.
 
Яралганмын җил-давыллар узып 
Исән калган агач башларыннан, 
Чиркәүләргә нигез булып яткан 
Бабамнарның кабер ташларыннан.
 
Яралганмын халык иҗат иткән 
Табышмактан, әйе, табышмактан... 
Әткәм хыялланып эзләп йөргән, 
Җавап итеп әнкәм мине тапкан.
 
Тапкан табышмакка җавап итеп, - 
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен... 
Тик барыбер бер табышмак булып 
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
 
«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» - 
Еллар минем аяк-кулны чишкән; 
«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен» - 
Туган халкым сөйләр телем чишкән.
 
...Яралганмын кара туфрагымнан, 
Идел-судан, халык җырларыннан, 
Хәзер инде дөнья, чишәр өчен, 
Үз алдыма табышмаклар куйган.
 
Мин дә җавап эзлим әткәм кебек, 
Мин табышмак чишәм нәселемә. 
Аяк-кулын вакыт чишәр аның, 
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә...
 
Мин табышмак чишәм нәселемә.
 
                  
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН
 
Шәһәрләрдә татар теле укытучылары
 
Директорның нервысында тора 
интектергән азу теше кебек. 
Үз-үзенә урын таба алмый 
хөкем ителгән бер кеше кебек.
 
Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли. 
Мәктәп буйлап эзли балаларын. 
– Укысыннар! Тукай теле бит! – ди, 
үгетләргә чыккан аналарын.
 
Әкият укып уздыра ул көн дә 
ятим татар теле дәресләрен. 
Унөч яшьлек малайларга бүген 
өйрәтмәкче татар хәрефләрен.
 
Урысчага тәрҗемәсен ясап, 
тоз сипкәндәй канлы яраларга, 
үзебезнең телне өйрәтә ул 
үзебездән туган балаларга.
 
Тыңласалар бишле куеп бара. 
Дәресләре мескен, үзе мескен. 
Телгә, сүзгә безне гашыйк иткән 
укытучы апа, бүген сез кем?!
 
Гомерлеккә телдән бизгәннәре 
гарьләнсеннәр әйдә, гарьләнсәләр. 
Безнең мәктәпләрдә укый-укый 
искә төшә хәзер мәдрәсәләр.
 
Кайда Тукай? Кайда Такташ? Сәйдәш? 
Высоцкий барын алыштыра. 
Унөч яшьлек малай күзләрендә 
моңсыз-җансыз безнең язмыш тора.
 
Гафу итмәс халык телне кыйнап 
тәхетләрдә утыручыларны. 
...Бер гаепсез башын иеп йөри    
татар теле укытучылары.
 
 
Рәмис АЙМӘТ
 
Ишетелә Тукай ютәле...
 
  “Эчем, тышым... злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. 
Күз алдым караңгыланды...”
Г.Тукайның С.Рәмиевкә язган хатыннан
1911 ел, 4 март. Казан
 
Тотса Мәскәүләр якаң...
 Г.Тукай
 
Күпме сулар акты, җилләр исте
Син киткәннән бирле җиһанда.
Нинди генә шомлы гарасатлар
Кагылмады килеп бу җанга?!
 
Син киткәннән бирле бу татарым
Ничә тапкыр йоклап уянды.
Офыгында сихри мираж күреп,
Бер сабыйдай шашып куанды.
 
Һәм... офыклар “көлеп” чигенгәндә,
“Тотам!” – диеп, күпме абынды.
Якты хыялларын иңнәренә
Иске чикмән итеп ябынды.
 
Күкләрендә Ае сүнеп, халкым
Кереп барган чакта шом-төнгә,
Кар өстеннән яланаяк килеш
Йөгермәде чыгып беркем дә.
 
Йөгермәде... Тук елмаеп бар да,
Үз юрганын тартты үзенә.
Аларга ни? Тукай түгел, хәтта
Ак төшсә дә дөнья күзенә.
 
Ә син булсаң, йөгерәчәк идең,
Эчкә йотып рәнҗү, үпкәңне.
Күкрәк читлегеңә кыса-кыса,
Бер ятьмәгә калган үпкәңне.
 
Үрел дә бер гасыр аръягыннан,
Күзәт әле безнең хәятне.
Аңлый алсаң, бары син аңларсың,
Күтәрәмгә калган халәтне.
 
...Гасыр буе, әнә, кисекбаштай,
Тәгәри дә татар, тәгәри.
Яши шулай... Кылган гамәлләре
Бары хәлдән килгән кадәри.
 
Ишетәсеңме, тагын оран сала,
Нишләтәләр Туган телеңне?!
Газиз телең Рәсәй түмәрендә
Телем-телем күпме теленде?!
(Өмет өзеп, бүген ятагында
Көтеп ята кара үлемне.)
 
Татарыма ясин чыкмакчылар,
Газиз сөттән – телдән аерып.
Бу мәскәүләр якадан гынамы?! -
Бугазлардан алды каерып.
 
Әнә тагын шомлы җилләр исә,
Еллар түгел, бәгырь үтәли.
Сискәндереп уята күк безне,
Уята күк Тукай ютәле.
 


Редакция


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить