Яу кичкән матбугат (Ерак Көнчыгыштагы хәрби газеталар)

02.11.2017 10:53 | Бөек Җиңү яктысы Печать

«СТАЛИН  СУГЫШЧЫСЫ»
 
«Сталин сугышчысы» исемле газета Ерак Көнчыгышта 1945 елның маеннан ноябрьгә кадәр чыга. Сугыш хәрәкәтләре башлангач, ул 1 нче Ерак Көнчыгыш фронтына керә һәм аның үткән сугышчан юлы: Ворошилов-Уссурийск – Муданьдзян – Харбин. 
 
Газетаның мөхәррир урынбасары, журналист майор Габделхәй Хәбиб, ә язучы Габдрахман Әпсәләмов, шагыйрь Гыйззулла Габидуллин (Гиз-эл Габид), журналист Каюм Иманкулов хәрби корреспондентлар булып эшли.
 
Газета битләрендә Г.Әпсәләмовның «Диңгезче» (1945 ел, 1 сентябрь), «Якташым» (1945 ел, 8 сентябрь), «Шанго!» (19 сентябрь) һ.б. исемле очерклары басыла. 
 
Ни кызганыч, бу фронт газетасының бер санын да Татарстанның дәүләт архивларыннан да, Г.Әпсәләмовның шәхси архивыннан да табып булмый.
 
«ТРЕВОГА»
 
Газета Ерак Көнчыгышта 1944 елның июненнән 1945 елның октябренә кадәр Хабаровскида чыга. Япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башлану белән 2 нче Ерак Көнчыгыш фронты оештырыла. Аның хәрби коррес­пондентлары Сахалинга, Курил утрау­ларына, Маньчжуриягә барып җитә. 
 
Газетаның мөхәррир урынбасары – журналист майор Бари Корбанов, хәрби корреспондентлары – татар шагыйре Мөнир Мазунов, башкорт шагыйре Хәниф Кәрим, журналист Мөхәммәтша Сабельев. Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәт иткән шагыйрь Салих Баттал, Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүче Сафа Сабиров һәм яшь шагыйрь, разведчиклар отделениесе командиры, взвод комсоргы Әдип Маликов та бу газетага актив языша.  
 
Газета битләрендә М.Әмирнең «Мактау һәм дан герой анага» (1944 ел, 1 декабрь), Г.Кутуйның «Берлин юлында очрашулар» (1945 ел, 23 май), К.Нәҗминең «Тереклек бирүче көч» (1945 ел, 12 һәм 24 июль) исемле язмалары басыла.
 
Әдип Маликовның «Истә, бүген дә истә» дигән язмада шул чордагы вакыйгалардан бер өзек:
 
«...Безнең разведчиклар ил читеннән дүрт чакрымнар ераклыгындагы полиция постын тар-мар итте. Япон гарнизоны юкка чыгарылды.
 
10 август. Япон «күке»ләре тылыбызда калып, алга баручы сугышчыларга агач башларыннан ут ача. Аларны гади күз белән эзләп табу да кыен.
 
11 август. Харамитогэ сопкалары шоссе юл буйлап уннарча чакрымга сузылган. Каты «чикләвек» булып чыкты ул. Тимер-бетон ныгытмалар, ут «нокта»лары, җир асты тунельләре дә бар, диләр. Танкларга алга барырга мөмкинлек юк. Бердәнбер шоссе юлына миналар куелган. Ә тирә-ягы – төпсез сазлыклар, куе тайга. Сапёрлар, наратларны егып, танкларга юл салып бара...
 
17 август. Харамитогэ сопкасы камап алынды. Инде өч көн буе артиллерия һәм авиация бу биеклекне бертуктаусыз утка тота. Агачлар күмергә, ташлар көлгә әйләнеп бетсә дә, самурайлар бирелергә теләми…
 
18 август. 16 нчы армия командующие Черемисов полк командиры Курмановка шалтырата:
 
– «Шолохов», планнарыгыз нинди?
 
– Соңгы һөҗүмгә күчү. Кобояси полкын тар-мар итү.
 
– Башлагыз! Сезне алдан ук Комисису­ка шәһәренең коменданты итеп билгелим (Кутузов белән Суворов сөйләшкәнчә) һәм «Александр Невский» ордены!
 
Сугыш барышында Курманов белән дивизия штабы арасында элемтә өзелә, һәм шул арада трубкадан «Шолохов» дигән тавыш ишетелә:
 
– Икенче рубежга чигенергә.
 
Курманов аптырап кала. Бернинди сәбәп юк бит моңа. Күпме кан коеп яуланган биеклектән артка «тәгәрәү» ахмак­лык булыр иде. Полковник күңелендә шик туа. Ул тиз генә дивизия штабына йомышчы җибәрә. Юк, андый приказ булмаган икән. Димәк, япон разведкасы «шаярткан».
 
Бу соңгы һөҗүмдә Курманов полкы биш йөзләп солдат һәм офицерларын югалта. Ике мең самурай әсир ителә.
 
22 август. Комисисука. Шәһәрнең яртысы яндырылган. Шикәр, дөге складлары шартлатылган. Совет гаскәрләренә калдырмас өчен, японнар чигенү алдыннан хуҗаларын куып чыгарып, һәр йортка керосин сибеп, ут төртеп йөргән. Япон хатын-кызлары, сабыйларын аркаларына бәйләп тауларга, тайгага киткән. Карт-корылар гына күренә.
 
23 август. Найро шәһәре. Беренче мәртәбә бу шәһәрдә аркаларына бала аскан япон хатыннарын күрәбез. Бездән ялынып-ялварып ашарга сорыйлар. Балаларына шикәр, дөге кирәк. Ә азык-төлек складларының көлләре күккә очкан. Совет солдатлары булганын кызганмый, ярдәм итә.
 
Японнар тарафыннан тәмам колга әйләндерелгән кореялеләр Совет Армиясен шатланып каршы алды. Исән калган йорт түбәләренә ак, кызыл флаглар эленгән. Капитуляция билгесе. 
 
Без Тойхарэдә. Корпус штабы Тойхарэгә килеп җиткәндә, башта безнең взводка шәһәр читендә, җәйге лагерьда урнашкан япон әсирләрен сакларга туры килде».
 
«Тревога» газетасының бердәнбер саны Г.Әпсәләмовның архивында саклана. Аңа күз төшерик: 
 
1945 ел, 30 сентябрь. «Эчке тәртип» дигән баш мәкалә, СССР Верховный Советы Президиумының  «Кызыл Армия личный составының икенче чиратын демобилизацияләү турында» Указы, ТАССның «Хәбәрсез югалган кешеләрне эзләп табу»,  капитан С.Шакировның   «Хәерле юл, иптәшләр!» (Демобилизацияләнгән сугышчылар утырган эшелон көнбатышка юл алды) дигән материаллар һәм В.Нарышкинның «Тактик өйрәнүләрдә. Сапёрлар өлкән сержант Мортан һәм  өлкән сержант  М.Павлов урынны тикшерәләр» исемле фотосы басыла.
 
Икенче биттә Л.Михайловның «Агитаторлар юлбашчының мөрәҗәгатен пропагандалый», сержант И.Наумовның «Практик эштә үсәләр», рота комсоргы Г.Исмәгыйлевнең «Батырлык күрсәткән сугышчыларның ата-аналарына хатлар», сержант Н.Герасимовның «Яхшыга» һәм «Отличнога»  дигән  язмалар һәм Әсгать Мөштариевнең фотосы    басыла. Фотода: «Лейтенант Поверинов подразделениесендә кызылармеецлар җыелышы. Өлкән сержант А.Таверьянов чыгыш ясый». 
 
Шул ук биттә «Япон империалистларына каршы сугыш батырлары» дигән рубрика астында Хәниф Кәримнең «Десантчылар» исемле очеркның икенче бүлеге (аның исеме «Сюмусю утравында») басыла.  Аннан бер өзек: 
 
«Десант баржасы төнге караңгылыкка яшеренеп япон суларында йөзә һәм Курил утрауларының берсе булган Сюмусюга якыная иде. Күп тә үтмәде, баржа ярга бөтенләй якын ук килеп җитте. Японнар артиллериядән, миномётлардан ата башлады. Снарядларның берсе баржаның бортына тиде, нык зарар китерде, берничә кешене яралады. Лотфыйрахманның да бит алмасына кызу чуен кисәге кадалды. Ул бер секундка чайкалып китте, ләкин, бар көчен җыеп чыдады, салкын канлылыгын югалтмады. Якында гына икенче снаряд ярылды һәм ярга чыгу өчен салынган басманы челпәрәмә итте. Зарарланган баржа бата башлады. «Диңгезгә ташланырга, ярга йөзеп чыгарга!» дигән команда бирелде.
 
Лотфыйрахман «Максим» пулемётының «гәүдәсен» алып, биленә лента коробкасын тагып, суга сикерде... Бәхеткә, аны көчле дулкын эләктереп алды һәм ярга таба илтә башлады. Үлем белән чиктәш торган зур газаплардан соң ул яр читенә җитте. Көч, хәл җыеп, яр өстенә, иптәшләре барган якка, менеп китте. 
 
Японнар, десантчыларны диңгез дулкыннарына ташларга теләп, һөҗүмгә күчте. Лотфыйрахманның «Максим»ы өзлексез эшләде. Самурайлар качты, тагын күтәрелде. Алар соңгы көчләрен җыеп, тагы һөҗүмгә ташланды... Ләкин десантчылар авыр шартларда да җиңеп чыкты».  
 
Өченче биттә ефрейтор Н.Пимушкинның «Өйрәтүче – тәҗрибәле солдат» (Сталинград сугышларында катнашкан пулемётчы гвардия ефрейторы Владимир Ефимов, «Синявин биекләрендә» сугышкан рядовой Иван Садовников, Варшава өчен сугышларда катнашкан, укчы отделение белән  командалык иткән һәм беренчеләрдән булып Висла аша йөзеп чыккан сержант Хуҗабеков турында), К.Борисовның «Снайпер Габделмәневнең төз уты», өлкән сержант Г.Дәүләтшиннең   «Беренче снаряд белән» (Расчёт командиры өлкән сержант Никифоров һәм наводчик кече сержант Соломин турында) дигән язмалар, Габдрахман Әпсәләмовның  «Давыл» исемле хикәясе һәм Г.Медведевның «Алдынгы отделение командирлары кече сержантлар Миңлехуҗа Вәлиев һәм Хәбиб Музипов» дип аталган фотосы дөнья күрә. 
 
Дүртенче биттә Г.Әпсәләмовның «Давыл» исемле хикәянең ахыры, «Татарстанда», «Халыкара күзәтү», «Сүрия һәм Ливанда әрмәннәр митингы» дигән язмалар һәм ТАСС фотохроникасыннан Н.Ланкауның «Ялтада «Хезмәт резервлары» санаториесе булачак ике бина яңадан торгызыла» исемле фотосы урнаша.
 
Матбугатка әзерләүче Әлфия ШАМОВА.
 


Әлфия ШАМОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Пәрдә артындагы Япон сугышы

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить