АЙГА КЫРЫН КАРАМА

26.10.2017 20:31 | Айга кырын карама Печать

28 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.53 сәгатьтә калка, 22.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.31 сәгать. 
 
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
 
Балан сихәте (1)
 
Хроник ютәл интектергәндә, 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм балан җиләген, ромашка, тырнак гөл, андыз үләннәрен 1 литр кайнар суга салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 5-6 сәгать төнәткәч, сөзәләр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яхшы ябыла торган пыяла банкада саклыйлар. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен, яртышар аш кашыгы балан чәчәге һәм җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Бер чайкаганда, ярты стакан төнәтмәне кулланалар, 1-2 аш кашыгын эчәләр. 
 
29 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.22 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.26 сәгать. 
 
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
 
Балан сихәте (2)
 
Тамак авыртканда, балан җиләкләрен изеп, әз генә җылы суга салалар, бал кушып, яхшылап болгаталар да, чиста тукымага сеңдереп, муенга урыйлар, 1 сәгать тоталар. Мондый компрессны көненә 2 тапкыр куярга кирәк. Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Балан кан басымын төшерә. Ярты кило җиләкнең согын сыгып алалар, калган түп өстенә 100 грамм су салып, 5 минут кайнаталар, сөзәләр, 100 грамм шикәр өстәп болгаталар, бераз суынгач, сокка кушалар. 1 аш кашыгы бал салып, яхшылап болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала 2 шәр аш кашыгы эчәләр.
 
30 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,  14.46 сәгатьтә калка, 0.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.22 сәгать. 
 
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
 
Балан сихәте (3)
 
Даими баш авыртуыннан котылу өчен, көн саен, тәменчә бал кушып,  1-2 стакан балан согы эчәргә кирәк. Бу сокка солы кайнатмасы кушып эчкәндә, эчәклекнең лайлалы катлавы ялкынсынуыннан да дәваланып була. Бавырны чистарту өчен, ярты кило балан җиләген, аз гына су өстәп, эмальләнгән савытта йомшарганчы пешерәләр, иләк аша издереп чыгарып, 250 грамм бал кушалар, 14 көн буе иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар. 
 
31 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 15.07 сәгатьтә калка, 1.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.18 сәгать. 
 
 Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 
 
Балан сихәте (4)
 
Кан составын яхшырту өчен, 1,5 стакан вакланган гөлҗимеш җиләген 1,5 литр суда 10 минут пешерәләр, 1 аш кашыгы канлут үләне, 5 аш кашыгы шалфей өстәп, 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ярты стакан изелгән балан җиләге, чирек стакан шикәр өстәп, яхшылап болгаталар. 3 атна буе, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 2 ел дәвамында һәр 3 ай саен шулай дәваланганда, кан составы яхшыра, ташлар эри. Көн саен берәм-берәм 10-15 балан төшен йотканда  бәвел һәм үт куыкларындагы ташлардан котылып була. Үтне куа торган төнәтмә әзерләү өчен, балан җиләге, бөтнек үләне, каен бөресен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ашаганнан соң 1 әр аш кашыгы эчәләр.
 
1 ноябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.29 сәгатьтә калка, 2.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.14 сәгать. 
 
 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 
 
2 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.50 сәгатьтә калка, 3.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.09 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә  аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.
 
3 ноябрь (җомга). Сәфәр аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.12 сәгатьтә калка, 5.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.05 сәгать.
 
 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 
 
Балан куасы 
 
Кан тамырларын киңәйтү өчен, балан һәм кызыл чөгендер куасы эчү файдалы. 300 грамм чи чөгендерне уып, стакан ярым суда пешерәләр. Икенче савытта стакан ярым суда 300 грамм баланны берничә минут кайнатып алалар. Аннары ике кайнатманы  кушалар, өчтән бер стакан шикәр өстиләр, кайнатып чыгаралар да, суыталар. Сөзеп, салкын килеш эчәләр.
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить