Таһир ШӘМСУАРОВ: Бәйләнәсегез килсә дә, телемә бәйләнмәгез!

19.10.2017 19:20 | Шигърият Печать

Сөйләшәсе бар әле
 
Энекәш, соңга калмыйча
Сөйләшәсе бар әле...
                                                                                                          
                                   Айдар Хәлим
 
Мәйданны киңәйтәсе бар,
Безгә мәйдан тар әле.
Киләчәккә күзне төбәп,
Сөйләшәсе бар әле.
 
Сөйләшәсе бар, энекәш,
Үрләрне аласылар.
Уртак уйда, уртак утта
Яшенләп янасылар.
 
Яңгыр икән, коеп яусын,
Нигә бары тамарга?!
Шагыйрьнең язмышы шундый -
Ахыргача янарга!
 
Янарга, җирдәшләреңне
Шул утта яндырырга.
Башкалар юл тапсын өчен,
Учаклар калдырырга!
 
Әңгәмәбез озак барыр,
Таң артыннан таң атар.
Бер сүзем мең  кабатланыр,
Ә ул сүз, энем, татар!
 
Көрәштә узган сыңар көн 
Гасырларга торырлык.
Иртәгә килер буында
Уянырмы горурлык?!
 
Сизәм, күпләр читләшәләр,
Өнәми мине, димәк.
Мендәрем дә, юрганым да,
Эчкән суым да - милләт!
 
Җирдәге бар халыкларга
Елмаюлар таратам.
Үземнеке - үзәгемдә,
Үз телемне яратам!
 
Һәрнәрсәгә үз карашым,
Миндә бер генә калып.
Тарих түреннән кычкырам:
Татар ул - бөек халык!
 
Тарсынмыйча әйтәм менә -
Безгә мәйдан тар әле.
Әйдә, утыр минем  атка,
Сөйләшәсе бар әле! 
 
 
Телемә бәйләнмәгез!
 
Әйтәсен ярып әйтегез,
Тирәли әйләнмәгез.
Бәйләнәсегез килсә дә,
Телемә бәйләнмәгез!
 
Минем халкым дөнья буйлап
Сибелгән дә таралган.
Җырсыз торалмый мизгел дә,
Чөнки моңнан яралган.
 
Кунак көтеп, тәүлек буе
Ачык тора капкалар.
Минем телдә туган җырлар
Ватаныма кайталар!
 
Тамырда моң типкән чакта,
Таңнар тик аяз атар.
Кайда аклык, кайда пакьлек - 
Шундадыр безнең татар!
 
Татарлык каннан килә дә,
Гамәл белән сынала.
Дин, Ватан, икмәк һәм әни
Төп сүзләрдән санала.
 
Минем телдә гөл уяна,
Инеш-чишмәләр сөйли.
Минем телем - кояш теле,
Бары яктылык тели.
 
Җимерүче түгел халкым,
Далада сарай корган.
Даладагы халыкларны 
Учагына чакырган.
 
Әйтәсен ярып әйтегез,
Тирәли әйләнмәгез.
Сүземне гасырлар җөпләр,
Телемә бәйләнмәгез!..
 
 
Татар атлары
 
           Фәрит Нәбиуллинга
 
Кышкы көндә күңелләрнең
Язга кергән чаклары.
Тарих кайта, үзәннәрдә
Кешни татар атлары.
 
Армый-талмый, томырылып,
Кояшка карап чаба.
Татар аты кар астыннан
Җәйге үләнне таба.
 
Талымсыз, чыдам, елгырлар,
Биек тә түгел сыман.
Җайдаклы шушы атларга
Ярты дөнья буйсынган!
 
Татар атсыз яшәмәгән
Мендәре булган ияр.
Мәргән яугирнең уклары
Тиен күзенә тияр.
 
Ак карларга мөһер суга
Дагалы тояклары.
Тарих кайта, үзәннәрдә
Кешни татар атлары!
 
 
 
Ак чәчәкләр суза шомыртлар
 
Дөньясында тансык бәйрәм бүген,
Елмаюлар кунган минутлар.
Тышка чыксаң, ак чәчәкләр тотып, 
Каршы ала, күрче, шомыртлар!
 
Сулыш алсаң, баш әйләнеп китә,
Юк, керәсе килми урамнан.
Шомырт туе, көткән кунак сыман
Таллар яшел шәлен уранган.
 
Май кояшы җанга үтәмени,
Аена тиң җырга салмагач.
Күршесеннән, әнә, үрнәк алып,
Күлмәк тегеп ята алмагач!
 
Шөгер җиле, сагышларны куып,
Әйләнгәләп уза тирәмнән.
Җир җылысын әгәр тоям дисәң,
Яланаяк атла чирәмнән!
 
Менә шундый язгы иртәләрдә
Серле сүзне әйтә иреннәр.
Койма аша сикереп чыгар иде
Такыя үреп яткан сириннәр.
 
Яратам, дип әйтү артык бүген,
Сөю- наздан торган минутлар.
Һәр кешегә ак бәхетләр теләп,
Ак чәчәкләр суза шомыртлар!..
 
 
 
Дүрт бүлмәле өйдә икәү калгач...
 
Унау үстек дүрт почмаклы өйдә,
Бер карават, ике-өч урындык.
Иске өстәл безне сыйдырмагач,
Идәненә төшеп утырдык.
 
Ярты өйне ап-ак зур мич били,
Бозау тора кышын язгача.
Без, биш малай, иркен сәндерәдә
Әкият сөйләп яттык таңгача.
 
Матчадагы чыбык онытылмый,
Әти аны сирәк кулланды.
Тал бишектән төшкән бала-чага
Кайтыр өчен илгә таралды.
 
Сагындырды: әнкәй мич янында,
Кайнар коймак пешә, беленнәр...
Унике кашык агач коштабакта,
Тәмле боламыкта бииләр.
 
Эш яраттык, хәтта әтәчләрдән
Без уяна идек иртәрәк.
Тышка чыксак, кояш каршы алды
Инәй сыман назлап, иркәләп.
 
 
...Ун балага бер карават иде,
Иске өстәл, ике-өч урындык
Дүрт бүлмәле өйдә икәү калгач,
Үткәннәрне барлап утырдык...
 
Шөгер.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 


Таһир ШӘМСУАРОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить