Пәрдә артындагы Япон сугышы

19.10.2017 19:00 | Бөек Җиңү яктысы Печать

1945 елның 8 августта СССРның чит ил эшләре халык комиссары В.М.Молотов япон илчесе Сато әфәндене кабул итә һәм Совет хөкүмәте исеменнән Япония хөкүмәтенә тапшыру өчен түбәндәге белдерүне ясый: 
 
«Гитлер Германиясе капитуляция ясаганнан соң да Япония әле һаман сугышны дәвам итү ягында торучы бердәнбер бөек держава булып чыкты. Өч держава – Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания һәм Кытайның шушы елның 26 июлендә капитуляция турындагы таләбе Япония тарафыннан кире кагылды. Япониянең капитуляция ясаудан баш тартуын исәпкә алып, союзниклар япон агрессиясенә каршы сугышка кушылырга, шуның белән сугышны тәмамлау срокларын кыскартырга, корбаннар бирүнең санын кыскартырга һәм тиз рәвештә гомуми тынычлыкны аякка бастыруга булышлык өчен тәкъдим белән Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Үзенең союздашлык бурычына турылыклы Совет хөкүмәте союзниклар тәкъдимен кабул итте һәм союздаш державаларның 26 июльдә ясаган белдерүенә кушылды. 
 
Совет хөкүмәте үзенең политикасын тынычлык башлануны якынайтуга, халыкларны киләчәк корбаннардан һәм газап чигүләрдән азат итүгә сәләтле бердәнбер чара булып тора дип саный. Югарыдагылардан чыгып, Совет  хөкүмәте иртәгәге көннән, ягъни 9 августтан башлап, Советлар Союзы үзен Япония белән сугыш хәлендә санаячак дип белдерә».
 
В.М.Молотов шулай ук Сато әфәндегә, моның белән бер үк вакытта Токиода совет илчесе Я.А.Малик Советлар Союзының бу белдерүен Япония хөкүмәтенә тапшырачак дип белдерде. Япония илчесе Сато әфәнде Совет хөкүмәте белдерүен Япония хөкүмәтенә җиткерәчәге турында вәгъдә бирде.
 
9 августта иртә белән совет гаскәрләре Хабаровск һәм Байкал арты районында Маньчжурия һәм Приморье чикләрен киң фронтта үтеп чыга. Приморьеда безнең гаскәрләр, дошманның көчле каршылык күрсәтүен сындырып, японнарның тимер бетонлы оборона полосасын өзә һәм алга китә. Хабаровск районында совет гас­кәрләре байтак участокларда Амур һәм Уссури елгаларын кичә, шул ук вакытта Фуюань шәһәрен һәм берничә башка торак пунктны эләктерә. Байкал артында безнекеләр, дошманның каты каршылык күрсәтүен җиңеп, японнарның Маньчжуро-Чжалайнур ныгытылган районын һәм Маньчжурия, Чжалайнур шәһәрләрен, тимер юлларын ала. Буир-Нур күле районында безнең гаскәрләр дошманның аеруча каршылык күрсәтүенә очрамыйча, Джииджин Сумэ һәм  Хошу Сумэ торак пунктларын яулый. Гомумән, бер көн эчендә 9 августта безнең гаскәрләр 15 километрдан алып 22 километрга кадәр алга китә. Безнең авиация Маньчжурия тимер юлларының төп узелларына – Харбинга, Чанчуньга, Гиринга һәм Сейсин, Расин портларына ударлар ясый. 
 
10 августта совет гаскәрләре Маньчжурия территориясенә эчкә таба сугыша-сугыша алга баруны дәвам итә. Приморьеда алар каты сугышлардан соң японнар оборонасының озакка исәпләп ныгытылган узеллары – Пограничная, Дуннин, Санчагоу шәһәрләрен һәм тимер юл станцияләрен штурм белән яулый һәм, 30 километрга кадәр алга китеп, Сяосуйфынха (Хобей), Силиньхэ һәм Мацяохэ станцияләрен ала.
 
Хабаровскидан көньяк-көнбатыштарак һәм көньяктарак безнең гаскәрләр Амурның көньяк ярында Лобей, Тунцзян (Лахасусу) шәһәрләрен һәм Уссуриның көнбатыш ярында Жаохэ, Хутоу (Хулинь) шәһәрләрен яулый һәм әлеге пунктлардан 20 километрга алга китә. 
 
Благовещинск районында совет дивизияләре Амур елгасын кичә, елганың аргы ярында Сахалян, Айгунь шәһәрләрен ала һәм көньякка таба 15 километрга алга китә.
 
Байкал артында безнең гаскәрләр, омтылышлы удар нәтиҗәсендә, дошман оборонасының мөһим юллар узелы һәм көчле терәк пункты – Хайлар шәһәрен һәм тимер юл станциясен, Далай Нур  күле районында Аргунь тимер юл станциясен яулый һәм 20 километрга алга китә. Буир-Нур күле районында алар Хайлар шәһәреннән көньяктарак Зур Хинган тау­лары алдына барып чыга.
 
10 августта безнең хәрәкәтчән гаскәрләр Байкал артында Зур Хинган Сырты ягына 170 километрга алга китә. Авиация  Маньчжуриянең төп тимер юл узелларына удар ясауны дәвам итә. 
 
13 августта Ерак Көнчыгышта совет гаскәрләре Маньчжуриядә һөҗүмне дәвам итә. 1 нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре, дошманның каршылыгын сындырып, шәһәр һәм зур тимер юл станцияләре булган Хулинь (Хэйцзуйцзы), Дунаньны, шәһәр һәм зур тимер юл станциясе узелы Линькоуны, Таймагоу, Мадаошины, шулай ук халык күп яши торган Саньфындуйэр, Няньцзыгоу, Удаоган, Шитоухэтцзы, Сыфанзшунь, Дахуангоу, Лизыгоу, Баньбатоу, Эрдагоу, Паньшигоу калаларын ала, 15-45 чакрымга алга бара.
 
2 нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре,  Сунгари һәм Уссури елгалары арасында һөҗүмне дәвам итеп, 15-40 километр алга китә һәм Хайлу (Фуцзиньнән 20 км көнбатышта), Эрдаоган, Фуцзиян, Хамагунхэны ала.
 
Байкал арты фронты гаскәрләре дошманның ныгытылган районы - Халун-Аршанны өзә һәм шул исемдәге шәһәрне яулый. Бер үк вакытта фронт гаскәрләре Зур Хингандагы тау үткелләрен кичеп чыга, шәһәр һәм тимер юл станцияләре Солунь, Ванемяоны сугышып ала. Хайлар-Харбин тимер юлы буйлап һөҗүм итүче фронт гаскәрләре тимер юл станциясе Мяндухэны эләктерә.
 
Авиация Маньчжуриядә тимер юл узелларына ударлар ясауны дәвам итә.
 
14 августта Америка Кушма Штатлары Швейцария хөкүмәте аркылы Япониянең түбәндәге белдерүен ала:
 
«Япония хөкүмәтенең Потсдам декларациясе шартларын кабул итүе турында 10 августтагы нотасы турындагы һәм Американың дәүләт секретаре Бирас тарафыннан җибәрелгән Кушма Штатлар, Бөекбритания,  Советлар Союзы һәм Кытай хөкүмәтләренең 11 августтагы җавабы турындагы мәсьәлә буенча Япония хөкүмәте Өч Держава хөкүмәтләренә түбәндәгеләрне белдерә:
 
«1. Император галиҗәнаплары Япониянең Потсдам декларациясе шартларын кабул итүе турында император рескриптын (закон) чыгарды.
 
2. Император галиҗәнаплары Потсдам декларациясе положениеләрен үтәү өчен кирәк булган шартларны санкционировать итәргә һәм үз хөкүмәте һәм император Генеральный Штаб-квартиры тарафыннан кул куюны тәэмин итәргә әзер тора. Галиҗәнаплар шулай ук Япониянең барлык хәрби, хәрби-диңгез һәм авиация властьларына һәм аларга буйсынган барлык кораллы көчләргә, алар кайда гына булса да, сугыш хәрәкәтләрен туктатырга, коралларын тапшырырга үзеннән приказлар бирелсә, һәм шулай ук югарыдагы күрсәтелгән шартларны гамәлгә ашыру максаты белән Союзниклар кораллы көчләренең Верховный Командующие таләп итәчәк башка шундый приказларны бирергә хәзер тора».
 
Япониянең капитуляция ясавы турында
 
Кызыл Армия Генеральный Штабының аңлатмасы
 
«Япониянең капитуляция ясарга әзерлеге буенча сораулар килү сәбәпле Кызыл Армия Генеральный Штабы башлыгы армия генералы А.И.Антонов түбәндәге аңлатманы бирә:
 
1. Япония императорының 14 августта Япониянең капитуляция ясарга әзерлек турындагы белдерүе һичшиксез гомуми декларация гына булып тора. Кораллы көчләргә сугыш хәрәкәтләрен туктату турында приказ бирелмәгән, һәм япон кораллы көчләре элеккечә үк каршылык күрсәтүне дәвам итә. Шулай булгач, япон кораллы көчләренең чын капитуляция ясаганы юк.
 
2. Япон кораллы көчләренең капитуляция ясавын, япон императоры үзенең кораллы көчләренә сугыш хәрәкәтләрен туктатырга һәм корал ташларга приказ биргәч кенә һәм бу приказ практик рәвештә үтәлгән моменттан гына санарга мөмкин.
 
3. Югарыда күрсәтелгәннәр уңае белән Советлар Союзының кораллы көчләре Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы үзенең һөҗүм итү операцияләрен дәвам иттерәчәк».  
 
16 августта ТАССның «Советлар Союзы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания һәм Кытай хөкүмәтләренең Япония хөкүмәтенә җавабы» исемле  белдерүе һәм Япониянең һичбер сүзсез капитуляция ясавы урын ала. 
 
17 августта Ерак Көнчыгышта совет гаскәрләре сугыш хәрәкәтләрен элекке юнәлешләрдә дәвам иттерә. 1 нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре Боли, Нингута, Тумынь шәһәрләрен яулый. 2 нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре Сунгари елгасының ике яры буйлап сугышлар алып бара һәм Цзямусы   шәһәреннән көнбатышка таба  20 километрга кадәр алга китә. Фронт гаскәрләре бер үк вакытта Благовещинскидан көньяктарак Сычжань шәһәрен эләктерә. Байкал арты фронты гаскәрләре Уданьчэн, Чифын, Кайлу, Тунляо, Кайфун, Бухэду һәм Чжаланьтунь шәһәрләрен ала.
 
Фронтның кайбер участокларында япон гаскәрләре пленга төшә башлый. 17 августта бер көн эчендә безнең гаскәрләр дошманның 20 000 гә якын солдат һәм офицерын әсирлеккә ала. 
 
20 августта безнең  гаскәрләр Маньчжуриядә японнарның 52 000 солдат һәм офицерын әсир итә, шул исәптә Квантун армиясенең 1 нче фронт командующие генерал Кита Сэйтти, 3 нче фронт командующие генерал Усироку Дзюн, Квантун армиясенең 3 нче армия командующийлары булган генерал-лейтенант Муроками Кэйсаку белән Симиджу Норицуне да бар. Квантун армиясенең капитуляция ясаучы частьларын һәм берләшмәләрен кабул итү дәвам итә. 
 
21 августта Маньчжуриядә безнең  гаскәрләр һаман алга бара. Сахалин атавының көньяк өлешендә Сикига, Найоро, Усийоро (Унари), Маоко шәһәрләре яулана.
 
23 августта совет гаскәрләре Маньчжуриядә һәм Сахалин утравының көньяк өлешендә алга ыргыла. Байкал арты фронты дивизияләре Маньчжуриянең көньяк өлешендә Линьюань, Ляоян шәһәрләрен ала һәм Порт-Артурга керә: биредә алар безнең һава десанты белән кушыла. 1 нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре Сахалин утравындагы Мототомари, Коноторо шәһәрләрен яулый.
Камчаткадан көньяктарак гаскәрләр Курил утраулары төркеменнән булган Сюмусю, Парамушир утрауларын эләктерә. Мукден аэродромында Маньчжоу-Го курчак дәүләтенең «императоры», Япония тарафыннан куелган Пу–И, үзенең свитасы белән берлектә, кулга төшерелә һәм сак астына алына.
 
22 август эчендә безнең гаскәрләргә японнарның 35 000 солдат һәм офицеры, шул исәптән 15 генералы әсирлеккә төшә. 
 
Беренчел мәгълүматларга караганда, 9 августтан 22 сенә кадәр безнең гаскәрләр тарафыннан түбәндәге трофейлар кулга төшерелә: 483 самолёт, 171 танк һәм үзйөрешле орудие, 642 кыр орудиесе, 298 миномёт, 2 764 пулемёт, сугыш припаслары, корал һәм азык-төлек тутырылган 481 склад. Японнарның капитуляция ясаучы гаскәри берләшмәләрен кабул итү дәвам итә. 
 
27 августта безнең гаскәрләргә 35000нән артык япон солдат һәм офицеры пленга бирелә.
 
28 августта 2 нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре Сахалин утравының бөтен көньяк өлешен япон гаскәрләреннән чистартуны тәмамлый. Аннары Камчаткадан көньяктарак, Тын океан флоты корабльләре белән бергә хәрәкәт итеп, Курил утрауларының көньяк төркеменнән Шиншири (Синсуруто), Урун, Штурун (Эторофу) утрауларын ала. Фронтның башка участокларында әһәмиятле үзгәреш­ләр булмады.
 
30 августта японнарның тагын 23 000 солдат һәм офицеры, 20 генералы пленга бирелә.
 
31 августта Ерак Көнчыгышта зур үзгәрешләр булмый.
 
1 сентябрьдә безнең гаскәрләргә японнарның 8000 солдат һәм офицерлары һәм 3 генералы әсирлеккә бирелә.
 
 
Япониянең капитуляция ясавы турында актка кул кую
 
Токио. 2 сентябрь. 10 сәгать 30 минутта Токио култыгындагы Америка линкоры «Миссури» бортында Япониянең капитуляция ясавы турында актка кул кую була.
 
Актка кул кую церемониясе башлану алдыннан белдерү белән генерал Макартур чыгыш ясады. Япониянең вәкиле Момору Сигемицу – япон хөкүмәтенең тышкы эшләр министры – капитуляция ясау турындагы актка япон императоры һәм аның ставкасы исеменнән кул куя. Аның артыннан Япониянең Генеральный Штабы башлыгы генерал Умэдзу  имзалый. Аннан соң үз хөкүмәтләре тарафыннан билгеләнгән союздаш милләтләрнең вәкилләре кул кую церемониясе башлана. 
 
Генерал Макартур  һәм  аның артыннан Уэйнрайт һәм Персиваль актка кул куя. Шуннан соң АКШ исеменнән документка адмирал Нимиц кул куя. Кытай Республикасының вәкиле Кытай милли оборона советының оператив бүлек башлыгы генерал Су Юн Чан имзалый. Англиянең вәкиле адмирал  Фрэзер актка кул куя. 
 
Советлар Союзы вәкилләре – генерал-лейтенант Кузьма Николаевич Деревянко һәм аның белән бергә – ике хәрби вәкил өстәл янына килә: берсе флот вәкиле һәм икенчесе авиациядән. Документны Деревянко имзалый.
 
Аннан соң актка Австралия гаскәрләре башкомандующие генерал Блэми, Канада, Франция, Голландия, Яңа Зеландия вәкилләре кул куя. 
 
Япониянең капитуляция ясавы турындагы актка кул куйганнан соң, радио аркылы Вашингтоннан президент Трумэн рече тапшырыла.
 
3 һәм 4 сентябрьдә Ерак Көнчыгышта әһәмиятле үзгәрешләр булмый.
 
5 сентябрь.  Газеталарда «Иптәш И.В.Сталинның халыкка мөрәҗәгате» дөнья күрә. Аннан бер өзек:   
 
«2 сентябрьдә Япониянең дәүләт һәм хәрби вәкилләре һичбер сүзсез  капитуляция актына кул куйды. Диңгезләрдә һәм коры җирдә баштан-аяк җимерелгән һәм Берләшкән Милләтләрнең кораллы көчләре тарафыннан бөтен яктан чолганып алынган Япония үзен җиңелгән дип таныды һәм коралын ташлады».     
 
Совинформбюро «1945 елның 9 августыннан 9 сентябренә кадәр вакыт эчендә Ерак Көнчыгышта японнарның югалтулары һәм безнең кораллы көчләребезнең трофейлары» турында белдерү чыгара.
 
«Ерак Көнчыгышта безнең Армия һәм Хәрби-Диңгез флотыбыз шушы елның 9 августыннан алып 9 сентябренә кадәр дошманны җанлы көчләрдә һәм техникада түбәндәге югалтуларга дучар итте:
 
925 самолёт, 369 танк, 35 бронемашина, 1226 кыр һәм үзйөрешле орудиеләре, 1340 миномёт, 4836 пулемёт, 300000 чамасы винтовка, 133 радиостанция, 2300 автомашина, 125 трактор һәм тягач, 17497 ат, сугыш припаслары, корал, снаряжение һәм азык тутырылган 742 склад кулга төшерелде. Японнарның 594 меңнән артык солдат һәм офицеры, 148 генералы, шул исәптә 20 меңгә якын яралы безнең гаскәрләргә пленга бирелде. Японнарның 80 меңнән артык солдат һәм офицеры үтерелде. Шулай итеп, японнарның кешеләр ягыннан барлык югалтулары (су астында батырылган корабльләрендә үлгән командирларны исәпкә алмыйча) түбәндәгечә тәшкил итә: 674 меңнән артык солдат һәм офицер пленга алынды һәм үтерелде.
 
Тын океан флоты корабльләре һәм частьлары шул ук вакыт эчендә японнарның түбәндәге санда корабльләрен һәм йөзү средстволарын батырды: 2 эсминец, 28 транспорт, 3 танкер, 5 катер, 12 баржа һәм шхуна. 
 
Шул ук вакыт эчендә безнең гаскәрләрнең Ерак Көнчыгыштагы югалтулары түбәндәгечә: 8219 кеше үтерелгән һәм 22264 кеше яраланган».
 
4 октябрь санында СССР Верховный Советы Президиумының «Японияне җиңү өчен» медале чыгару турында» указы һәм «Японияне җиңү өчен» медале турында положение»се басыла.
 
Әлфия ШАМОВА.
 
 
. Япон армиясе солдатлары корал тапшыра.  28 август, 1945 ел. Евгений Халдей фотосы. РГА КФД.
 
. Совет гаскәрләре Харбинда.
 
. Маньчжуриядә Совет Армиясе танклары.
 
. Сухабатыр исемендәге хәрби училище курсантлары.
 
. Япон камикадзе-пилотлары.
 
. Кытайда совет сугышчылары каберлеге.
 


Әлфия Шамова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить