Айга кырын карама

19.10.2017 18:52 | Айга кырын карама Печать

21 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.46 сәгатьтә калка, 17.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.02 сәгать. 
 
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинк­ты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә киңәш ителми, күзләрне арытмаска кирәк. 
 
Сарымсаклы җиләк
 
Буыннар сызлаганда, 1 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлеккә суыткычка куялар. Икенче көнне шуңа 1 кг бал кушалар, әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән дару беткәнче шулай дәваланалар. Аннары тагын ясыйлар. Болай дәваланганда, суны күбрәк эчәргә кирәк. Буыннар шыгырдый башлагач, балык мае да эчәләр (инструкциясе буенча). 2-3 курс шулай дәвалангач, 1 ел ял итәләр.
 
22 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.54 сәгатьтә калка, 18.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн. Яңа элемтә-танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
 
Гөлҗимеш шифасы
 
Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.
 
23 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.59 сәгатьтә калка, 18.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.53 сәгать. 
 
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
 
Холестеринны киметү 
 
Кич ярты стакан фасоль яки борчакны суга салып калдыралар. Иртән суын түгеп, яңасын салалар, бер чеметем чәй содасы кушалар, пешереп, икегә бүлеп ашыйлар. Дәва курсы – 3 атна. Әгәр көненә 100 г фасоль ашасаң, бу вакыт эчендә холестерин микъдары 10 процентка кими. Яисә юкә чәчәген каһвәтарткычта тарттыралар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Юкә чәчәге холестерин микъдарын киметеп кенә калмый, организмнан шлакларны да чыгара, ябыктыра да.
 
24 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 11.00 сәгатьтә калка, 19.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.49 сәгать.
 
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
 
Дүләнә сихәте
 
Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, дүләнә чәчәге һәм җимешен тигез микъдарда кушып, 3 аш кашыгы катнашманы 3 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр. Хәл җиңеләйгәнче шулай дәваланалар.
 
25 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.54 сәгатьтә калка, 19.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.44 сәгать.
 
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Теш сызлаганда
 
1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, суынгач, авызны чайкыйлар. Яки баш һәм имән бармаклар арасындагы ноктага 2 минут буе каты итеп басып торырга кирәк. Чәй төргәкчеген җылы суда чылатып, сызлаган тешкә куеп тору да булыша.
 
26 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.41 сәгатьтә калка, 20.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.40 сәгать.
 
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
 
Андыз мае
 
1 өлеш вакланган андыз тамырын 10 өлеш үсемлек маена салып, кояш төшә торган урында 14 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаталар. Корчаңгы, экзема, нейродермит булганда, тирегә сөртәләр.
 
27 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.20 сәгатьтә калка, 21.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.36 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
 
Тиз пешә торган бәлеш
 
100 әр г каймак һәм майонез, 2 йомырка, 6 аш кашыгы он, 3-4 бәрәңге, 1 консерва (сайра яки ставрида), 1 баш суган, берәр чеметем тоз һәм сода кирәк. Каймак, майонез, йомырка, он, тоз, содадан камыр туглыйлар. Шуның яртысын майланган табага агызалар. Өстенә эре угычтан уып, согы сыгып алынган бәрәңге, изелгән консерва һәм вак кына туралган суган салалар, борыч сибәләр, калган камырны тигезләп җәяләр. Газ мичендә 30-40 минут пешерәләр.
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить