Система корбаннары

12.10.2017 13:18 | Сәхнә Печать

Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең 28 нче иҗат сезонын башлады. Коллектив старт тантанасына дистә еллар буе үз араларында эшләүче, Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” исемле драмасын әзерләгән.
Гаҗәеп тә җитди, тетрәндергеч, сызландыра торган тамаша бу. Безне бит мәктәпләрдә, билләренә граната бәйләп, танклар астына ташланучы фидаи җаннарга карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тәрбияләргә тырышып үстерделәр (үзәк хакына җанын бирәчәк туп итләрен әзерләү максаты да чит-ят булмагандыр). Дәрес­лекләр һәм әдәбият шуның ише геройлар белән шыплап тулганга күрә, тылда газап чиккән һәм пуля-снарядларсыз көенчә дә меңәрләп кырылган абый-апаларыбызга күзне йомып кына яшәгәнбез. Ә бактың исә, Бөек Җиңү хакына дип фронт сызыгыннан меңәр чакрымда да 15-16 яшьлек бичара кызлар да, тол хатыннар, бала-чагасы да чиксез газап чиккән.
 
Булат Сәлахов безне әнә шул инде онытылып беткән, әмма сызлану-фаҗигаләре һаман саркып торган сугыш елларына кабат сәяхәт кылдыра. Меңәрләгән япь-яшь кызлар шыплап тутырылган 7 номерлы “хезмәт” лагере турында бу әсәр. Лагерьның безгә номеры да, урнашкан адресы да бөтенләй мөһим түгел. Кызлар һәм тол хатыннар биредә урман кисә. Утынны Чистай каласында сугыш афәтеннән качып ятучы асаба кавем өчен әзерлиләрме, әллә колларча хезмәт “җимеше” генерал вә полковниклар яшәгән блиндаж яки фатирлардагы мичләргә үк барып җитәчәкме – анысы турында да ләм-мим, ул тамашачыны хәтта кызыксындырмый да. Тамашачы сәхнәдә кабынган фаҗига эченә кереп йотыла. Япь-яшь кызлар төрмәләрдән чак кайтыш барак һәм землянкаларда яши, биредә – алар үзләре, ә туган авылларында әти-әниләре һәм эне-сеңелләре ачлыктан интегә. Фронтта һәр солдатка һәм һәр патронга кытлык, ә лагерьда аларны “уяулардан-уяу” НКВД ялчылары саклый. Кануннары пулядан да хәтәр: “Бер кеше агач кисү нормасын үтәми икән, иртәгә ул бөтен отрядка арттырып җиткерелә, ә паек күләме аяусыз киселә”. Әнә, әле теге, әле бу баракта кызлар йә ачлыктан, йә агач асларында калып кырылып кына тора. Кемнеңдер туган өендә шул ук ачлык­тан әнисе дә, апасы да үлгән, хәзер анда ятим эне-сеңелләр ачлыктан газап чигә, “тоткыннар”ның ачыргаланып һәм илереп ялваруларына колак салучы юк. Үзәк герой Илсөяр болай да граммлы гына паекларны кысып-кымтып, өендәге энеләре өчен икмәк җыя башлый. Аны баракташ хатын, газапташы талый, чөнки анысының хәле тагын да яманрак: надзиратель этләр тотып көчләгәннән соң, ул бичара шул көчләүдән бала тапкан, аерым бер утарда тотылучы ике айлык нарасый ана сөте күрми газап чигә икән. 
 
Лагерьның үз тәртибе. Власть, көч, ризык – һәммәсе хуҗалар һәм надзирательләр кулында. Әнә, лагерь башлыгы (Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов) балерина булырга укыган кыздан, “сәхнә йолдызы” итәргә вәгъдәләп, сөяркә ясамакчы. Катя (Зөлфия Галиуллина) каршы килгәч, бичара кызыкайны системага тугры этләр тотып мәсхәрәли, ахырда аны, инде иреккә качканнан соң да атып үтерәләр...
 
Лагерь булса да, кешелек һәм мәхәббәт яшәүдән туктый алмый. Әнә, надзирательләр арасында өлкәнрәк саналып йөрүче Алексей (Фәнис Сәхәбетдинов) Идел буеннан сөрелгән немец кызы Анна-Марияга (Алсу Гыйл­манова) гашыйк булып куя. Гыйшык уты лагерь яки система киртәләренә дә буйсынмый бит. Тоткын кызларны тукландыруны яхшырту таләбе белән беркатлы Алексей лагерь башлыгы янына рапорт белән керә. Ә, син илнең умырткасы булып торган системаны җимерергә җөрьәт итәсеңме?! Менә сиңа солдат итекләре белән күмәк типкәләүләр, менә пуля!.. Ярсыз калу газабын Анна-Мария да күтәрә алмый, ул үзен күл эченә ташлап әрәм итә... Иреккә качуга ирешкән Илсөяр-сылукайны да һичбер бәхет көтми, туган йортында ачлыктан интегүче энекәшләре белән газиз әбисе дә инде вафат булган...
 
Әсәрдәге вакыйгалар гаять усал, кайчак кансыз сыман. Ләкин аларның хәтта сыңар тамчысы да канлы замана һәм кансыз система хакыйкатенә һич хилафлык итми. Көнбатыш яктан Казан тирәли төзелә башлаган һәм йөзләрчә чакрымга сузылган “оборона линиясен” искә төшерегез. Мәскәүдә утыр­ган “даһи” сәргаскәрләр хәтта безнең төбәккә чаклы ук чигенүне дә күз уңында тоткан булган, димәк. Шулар фәрманы буенча, дистә меңәрләгән газиз кызларыбыз Тәтеш, Кайбыч, Ослан басулары, урманнары буйлап хәтта кышкы айларда да йөзәрләгән окоп, блиндаж һәм землянкалар төзегән, траншеялар казыган, алар өчен ничәмә-ничә йөз делянка агач кискән. Ашау – ачлы-тук­лы, качтыңмы – йә Себер көтә сине, йә булмаса пуля. Хәзер ул линия буйлап тезелгән каберләрнең санын берәү дә белми инде. Андый “запас оборона” турында дәреслекләрдә дә сыңар җөмлә дә юк. Һәм шунда газап чиккән кызларның ничаклысы гына әби яшенә җитә алгандыр да аларның йөздән берсе-икесе булса да бүген исәнме икән?..
 
Соңгы елларда бигрәк күңел ачуларга, кәеф-сафа корып, конкурс һәм шаулар үткәреп гомер итүләргә күнектек без. Үзәк телевидение яки Казан каналларын ачсаң да, бертуктаусыз җырлау, бию, кырыкмаса-кырык конкурс. Бу туфракта гел артка әйләнеп, гыйбрәт алып яшәү зарурлыгын бик тиз онытабыз. Система җимерелмәгән, юкка чыкмаган бит, әнә, ул үзенең кансыз ятаганын чайкап кына тора. Аның сәмум җиле, иң беренче чиратта, һаман безне – “вак милләт”не өтә. Лагерь читлегеннән дә без тиз арада гына чыга алмабыз сыман...
 
Безне сискәндерә торган әсәр өчен Булат Сәлаховтан тыш, аны сәхнәгә куючы Илсур Казакбаев атлы режиссерга рәхмәт. Премьера барышында әле тагын бер як сокландырды: тантанага әллә ничә төрки туганнарыбыз­ның вәкилләре килгән. Инде аталган режиссер – башкорт егете, Уфаның М.Гафури исемендәге Академия театрында эшли. Спектакльнең композиторы да – ут күршебез, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин. Ә сәхнәне һәм артистларның киемнәрен Россия һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Валерий Яшкулов бизәгән. Кунаклар арасында – үзенең туган җире Саха-Якутиядә генә түгел, хәзер инде Европа илләренә дә барып спектакльләр куя башлаган талантлы режиссер Сергей Потапов. Йә, әйтегез, кайсы гына премьера шушы кадәр төрки талантларын үз учагы янына җыя ала әле?! Афәрин, кардәшләр! Менә шулай, һәр очракта иңне-иңгә куеп һәм бер-беребезне баетып яши белсәк иде!..
 
Театр труппасының хезмәте дә соклануга лаек. Театр училищесын әле генә тәмамлап кайткан Гөлинә Минһаҗева өчен Илсөяр – олы сәхнәдәге беренче роль икән. Дебют ясаучы кыз Тукай районында туып-үскән. Әти-
әнисенә генә түгел, газиз телен камил белүче итеп үстергән мәктәпкә дә рәхмәт! Япь-яшь көенчә шушындый фаҗигале әсәрдә дә төп рольләрне тел-теш тидермәслек уйный алган Алсу Гыйлманова, Зөлфия Галиуллина һәм бәхетсез гашыйк надзиратель Алексей ролен искиткеч матур күтәргән Фәнис Сәхәбетдиновка, бар труппага рәхмәт...
 
Замана бездән уяулык, фидаилек, бердәмлек таләп итә. Чаллы драма театры коллективы киләчәктә дә безне уятучы һәм үзенә тартып торучы учак булса иде.
 
В.ИМАМОВ.
 
 
.Спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев һәм төп рольне башкаручы Гөлинә Минһаҗева.
 
.Әсәрдән бер күренеш.
 
.Спектакльдән соң (сулдан уңга): Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрдәнов, Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов, күренекле якут режиссеры Сергей Потапов, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин, Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов, спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев һәм әдип Вахит Имамов.
 
Автор фотолары.
 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить