Өммәттә дә бердәмлек!

12.10.2017 13:10 | Эшлекле мәҗлес Печать

Казанда Фәрит хәзрәт Сәлман җитәкчелегендә Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнү үзәге эшли. Анда изге китабыбызны аңлату буенча халыкара җыеннар үткәрелә. Күптән түгел “Экстремизм – Коръән аятьләрен бозып аңлату нәтиҗәсе” дигән темага III Халыкара ислам конференциясе булып үтте. Җыенга Сүрия, Гыйрак, Мисыр, Пакыстаннан галимнәр килгән иде. 
 
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк  Мөхәммәтшин ислам дөньясында барган үзгәрешләр хакында сөйләде. “Гарәп илләре зур үзгәрешләр кичерә, бүгенге мөселманнар элеккеләреннән күпкә аерыла. Үзебезнең татар халкын гына алыйк. Бездә күп кеше югары белемле. Ә дин мәсьәләсендә белемнәре юк диярлек. Андый кешеләргә вәгазь сөйләве бик авыр. “Мин югары белемле кеше, Коръәнне кеше ярдәменнән башка да аңлармын”, – дигән горурлык бар. Менә шуннан һәркем үзенчә аңлау һәм үзенчә аңлату килеп чыга. Заман кешеләренә – заманча тәфсир тәкъдим итәргә кирәк. Фәнни ачыш­лар белән дәлилләнгән хезмәтләр язылса яхшы булачак. Фән докторларының сорауларына җавап бирә алырлык имамнарыбыз да юк әлегә.
 
Хәзер күпләр сорауларына җавапны интернеттан эзли. Ә “гугл – шәех”ның максаты белемнәрен арттыру түгел, ә башка төрле булуы ихтимал. Экстремистик карашлар менә шулай тарала. Бу мәсьәләдә революциягә кадәр яшәгән галимнәребезнең фикере бер булган. Коръәнне аңларга теләсәң – гарәп телен өйрән. Өйрәнә алмасаң – милләтебез голәмалары язган тәфсирне укы. Шуңа күрә, һәр мәдрәсәдә, хәтта кечкенә авылларда да гарәп теле укытылган. Яңа ачылган Болгар ислам академиясе ислам буенча яңа фәнни белемнәр үзләштергән галимнәр хәзерләргә тиеш”, – диде ул. Академиядә белем бирүче шәех Габдерразак әс-Сәгъди Коръәнне аңлатуны өч чорга бүлде. Беренчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) исән вакытта, икенчесе сәхабәләр аңлатуы, өченчесе, шуннан соңгы  безнең чор. “Пәйгамбәребез исән чакта, әлбәттә, ялгыш аңларга урын калдырмаган, төзәтә килгән, үзеннән чыгып аңлатучыларны тыйган. Беренче сектантлар хариҗитлар, сәхабәләр яшәгән чорда барлыкка килгән. Аларның фикер аерымлыгы шунда – алар казый билгеләүне кабул итмәгән. “Кеше хөкем итә алмый, Аллаһ үзе хөкем итүче”, – дигән карашта торалар. Әмма, Коръәндә хөкем эшләре белән шөгыльләнергә кушылган аятьләр бар. Шулай ук шигыйлар хәдисләрне кулланмый. Әмма Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) изге китапны аңлату өчен җибәрүен әйтә. Шуңа күрә, хәдисләр дин гыйлеменең бер яртысы булып тора. 
 
Кайберәүләр: “Намазны тәһарәтсез кеше һәм Шәфигый мәзһәбе әһеле артына басып укымагыз, дигән фәтвә чыгардылар. Ничек итеп, Шәфигый мәзһәбе вәкилен тәһарәтсез намаз укучы белән бер тигез күрергә мөмкин? Фетнә менә шулай туа”, – дип мисаллар китерде. 
 
Сүриядән шәех Мөхәммәд  Фаваз әл-Нимри Коръән белемнәренең чисталыгы, хаклыгы турында әтрафлы чыгыш ясады. “Сөекле Пәйгамбәребез әйткән: “Динне гадел кешеләр генә саклап алып барыр”, – дигән. Иң зур куркынычны наданлык китереп чыгара.  Аятьләрне дөрес аңлату өчен нинди белемнәр кирәк соң? Иң башта тарихны өйрәнергә кирәк. Ул чордагы гарәп халкының тарихын. Аннан һәр аятьнең нинди шартларда, нинди вакыйгалар белән бәйле рәвештә иңдерелүен өйрәнергә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гамәлләрен, сөйләгән сүзләрен тәфтишләргә кирәк.  Шуңа  күрә, уку, өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. “Безгә кадәр яшәгәннәрне чиккә  якын килү харап итте. Сез уртадан барыгыз”, – дигән хәдисне истә тотып, кеше үз уйларына артык ирек бирмәскә тиеш.  Хариҗитлар шул юлдан китеп, үзләренчә уйламаучыларны имансызлыкта гаепләүгә кадәр барып җитте.  Экстремизмның башы менә шунда”. 
 
Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина хатын-кызларны төрле агымнардан саклау хакында сүз алып барды. “Экстремистик идеология иң башлап хатын-кыз бәхетен җимерә. Ирләре сугышта югалган хатыннар, гадәттә, ир-ат имамнар белән аралашырга теләми. Аларны тар карашлардан аралап алуы бик авыр. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның Сүриядәге сугыш утыннан балаларны, аналарны алып чыгуын зур батырлык дип саныйм. Ябык тормыш алып баручы мөслимәләрне социаль проектларга тартырга кирәк. Бизнес проектлар тәкъдим итәргә була. Мәчеткә йөрүче җәмәгатьне үзебезнең дини традицияләр рухында тәрбияләргә, укытырга омтылыйк. Хатын-кыз батырлыгын җинаять максатында куллану безне Норд Ост мисалында да тетрәндерде инде. Алар кабатланмасын иде”.
 
Фәрит хәзрәт Сәлман: “Коръәндә гадел, бәхетле җәмгыять төзү өчен барлык өйрәтмәләр дә бар. Бик күп аятьләр, хәдисләр кешене изгелеккә, игелеккә, милли һәм социаль аерымлыкларга карамастан, бердәм өммәт булырга өйрәтә. Без шушы юлдан барырга тиеш”, – дип җыенга килүчеләрне өммәттә бердәмлек булдыруга хезмәт итәргә чакырды. 
 
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 


Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить