Айга кырын карама

12.10.2017 12:57 | Айга кырын карама Печать

14 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 15.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.34 сәгать. 
 
 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. 
 
Витаминлы чәйләр
 
Салкын тиюдән саклану өчен, фарфор чәйнектә пешереп, менә мондый сихәтле чәйләр эчү файдалы. 1 аш кашыгы вакланган сары мәтрүшкәне ярты литр кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 1-2 аш кашыгы уылган имбир тамырын 1 стакан кайнар суда 5 минут төнәтәләр, лимон, алма, бал кушып эчәләр.
 
15 октябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.21 сәгатьтә калка, 15.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.28 сәгать. 
 
Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 
 
Ингаляция кирәк
 
Җәмәгать транспортында йөткергән-төчкергән кеше янәшәсендә кайтырга туры килсә, өйдә ингаляция ясау зарур. 1 стакан кайнар суга 1 чеметем сода, 1 төймә валидол, берничә тамчы эвкалипт мае салып, яхшылап томаланып, авыз һәм борын белән 10-15 тапкыр сулау җитә.
 
16 октябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.38 сәгатьтә калка, 15.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.24 сәгать. 
 
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 
 
Тартуны ташлап була
 
1 аш кашыгы вакланган бүре тырнагы (змеевик, горец змеиный) үләне тамырын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 2-3 минут кайнаталар, 40-50 минут төнәткәч, сөзәләр. Тәмәке тартасы килгән саен, шул сыгынты белән авызны чайкыйлар. Яки иртән, тәмәке тартасы килүгә үк, 1 аш кашыгы бал кабалар, 10 минуттан соң 1 стакан кайнар сөт яки солы төнәтмәсе эчәләр. Көн дәвамында берничә тапкыр кабатлыйлар.
 
17 октябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.54 сәгатьтә калка, 16.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.20 сәгать. 
 
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 
 
Иммунитетны ныгыту
 
200 әр грамм күрәгә белән инҗирне юып, салкын суда 15 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 грамм төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый), 2 шәр аш кашыгы кабалар. 
 
18 октябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.09 сәгатьтә калка, 16.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать. 
 
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
Сихәтле төнәтмә
 
Гипертония һәм аритмиядән интеккәндә, болай дәвалану файдалы. Бу эчемлек кан тамырларын киңәйтә, йөрәк ритмын нормальләштерә, кәефне күтәрә, нервларны тынычландыра. Стериль банкага 1 кг гөлҗимеш салып, агач тукмак белән бераз изәләр, 1 аш кашыгы шикәр сибәләр. Аннары 1 кг кызыл дүләнә һәм 1 стакан шикәр, аннары 1 кг өлгергән балан һәм 1 аш кашыгы шикәр салалар. 1,5 литр аракы белән күмеп, караңгы урында 2 атна төнәтәләр. Иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы эчәләр.
 
19 октябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 28 нче көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.23 сәгатьтә калка, 16.54 сәгатьтә бата. 22 сәгать 13 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.11 сәгать. 
 
Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 
 
20 октябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 29 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.35 сәгатьтә калка, 17.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.06 сәгать.
 
Яңа туган Ай үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
 
Суган кайнатмасы
 
Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить