Сәхнә тылсымы – җитди фән

05.10.2017 11:19 | Сәнгать Печать

Хисләрнең иң чистасы, хыялларның иң биеге балачак елларына туры киләдер ул. Актаныш районының Түмерҗә авылында гади колхозчы гаиләсендә туган, дус малайлары белән яланда бәбкә саклап йөргән, укырга кергәч, Тукай шигырьләрен укып әсәрләнгән Мөхәммәтгалинең (гади генә итеп Гали дип эндәшәләр аңа) үзе танып белгән дөньясын бер вакыйга сискәндереп, тетрәндереп җибәрә. Күрше Такталачык авылында Әлмәт драма театры артистлары куйган “Ул кайтты” дигән спектакль була ул. (Түмерҗә авылы кечкенә, гастрольгә килгән артистлар анда кереп тормый.) Пьесасы күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевныкы икән. Хәер, алтынчы класста гына укыган малай аның авторы белән кызыксынып та тормагандыр инде. Әмма вакыйгасы! Үзәктә – сугышта катнашкан, аннары әсирлеккә эләгеп, океан артында михнәтләр кичеп йөргәннән соң, туган җиренә кайта алган кеше язмышы. Әтисе исән була торып, гаиләсеннән читтә яшәгән, сабый чагыннан әнисе Нәгыймә һәм үзеннән өлкән дүрт туганы янында үскән, инде колхоз эшләренә дә җигелгән Гали ул чакта үз михнәтләре турында да уйлангандыр. 
 
Шуннан соң Мөхәммәтгалинең дә спектакльләрдә уйныйсы, үзенең уены белән тамашачыларны шаккатырасы, шул көндә үзе кичергән халәтне башкаларга да тапшырырга өйрәнәсе килә башлый. Сәләтсез малай түгел бит, җырлый, шигырьләр сөйли, соңрак баянда да уйнарга өйрәнә. Авылда моннан соң куелган спектакльләр дә малайның игътибарыннан читтә калмый. Бәхетенә, Әлмәт, Минзәлә драма театрлары Актаныш якларына еш килә. Авыл яшьләре үзләре дә актив. Чын артистлар килмәгәндә, үз көчләре белән спектакльләр әзерләп, сәхнәгә чыгара торалар. 
 
Башлангыч мәктәпне үз авылларында, сигезьеллыкны – Теләкәйдә, урта мәктәпне Такталачыкта тәмамлагач, Гали, уйлап та тормыйча, Әлмәт театр студиясенә юнәлә. Режиссёр Габдулла Йосыпов җитәкчелегендәге бу студиядә бер ел укыганнан соң, аны армиягә алалар. Аннан кайткач, Актаныш район комсомол комитетында инструктор була. Шулай да сәхнә турындагы хыялы ташламый аны: Ленинград мәдәният һәм сәнгать институтының Казан филиалына укырга китә егет. Җитәкчесе, профессор Ширияздан Сарымсаков, ассистент Батулла курсында режиссёрлыкка укый. Менә шулай итеп, актёр булам дигәндә генә, үзе актёрлар әзерләп, спектакльләр кую сәнгатен үзләштерергә керешә. Дипломлы белгеч булып, Актанышка кайткач, беренче куйган спектакльләре нинди булган дисезме? Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә” һәм... Әнгам Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр” пьесаларын сәхнәләштерә. Атнабай йолдызы – аның өчен бәхет йолдызы булган, күрәсең. Югыйсә, республика халык театрлары куйган спектакльләр арасындагы конкурста 35 театр арасында лауреат була алмаслар иде. “Халык театрының спектакле әнә шундый булырга тиеш”, - дип яза ул чакта комиссиянең рәисе Туфан Миңнуллин да.
 
Бу конкурс Гали Арслановның язмыш юлында бер борылыш ясалуга сәбәп була: Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать бүлеге мөдире Баян Гыйззәт аны аспирантурага укырга чакыра. Мондый форсатны ычкындырырга ярыймы соң? Гали, тиз арада әзерләнеп, шул ук елны аспирантурага имтихан тота һәм укырга кабул ителә. 
 
“Максатым – фән өлкәсенә кереп китү түгел, ә бәлки, театр сәнгате фәнен үзләштереп, берәр театрда режиссёр булу иде”, - дип шәрехли бу адымын Гали абый үзе. Әмма, бер кереп киткәч, фән аны үзеннән җибәрми инде. Бик тәфсилләп өйрәнеп, китапханәләрдә, архивларда эзләнеп, темасына кагылышлы кешеләрнең исән булганнары белән аралашып, “Хөсәен Уразиков иҗаты һәм 20-30 нчы елларда татар сәхнә сәнгате” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 
 
“Совет властен урнаштыручылар акыллы булган. Беренче көннәреннән үк алар сәнгатьне, аеруча театр сәнгатен хөкүмәт идеологиясенә хезмәт иттерә башлаган һәм зур уңышларга да ирешкән”, - дип сөйли Гали абый. Ә гомумән театрның һәм шулай ук татар театрының тагын да зуррак тарихка ия икәнен без яхшы беләбез, әлбәттә. Моны театр фәненә тирән кереп киткән Гали Арсланов аңламыймы соң инде? Димәк, теманы тагын да элеккерәк чордан башлап өйрәнү һәм ул тарихны халыкка, сәнгатькә хезмәт итүчеләргә җиткерү кирәк! 
 
Хәер, татар театрының гомуми тарихы да бар. Баян Гыйззәт, Һәнүз Мәхмүдов, Ильтани Илялова, Дания Гыймранова, Хәсән Гобәйдуллин, Халит Кумысников кебек галимнәр-театр белгечләре бу өлкәдә шактый эзләнгән, театр тарихы, күренекле актёрлар, режиссёрлар турында күп санлы фәнни, тәнкыйди мәкаләләр язган. Димәк, яшь галимнең күпмедер дәрәҗәдә таяныр нигезе бар.
 
Фольклорчы-галим Рәшит Ягъфәров, Гали абый Арсланов турында язган бер мәкаләсендә, татар театры тарихын өйрәнү Баян Гыйззәт җитәкчелегендә алып барылды, бу әлеге эшнең беренче этабы булды, ди. Икенче этап театрларның иҗат лабораториясен, эстетик үсешен өйрәнүгә багышлана. “Театр сәнгатен өйрәнүдәге бу икенче этапның башланып китүе фән юлында инде үзенең юнәлешен тапкан һәм үз мәктәбен булдыру эшенә керешкән Мөхәммәтгали Арсланов исеме белән бәйләнгән... Баян ага Гыйззәтнең яраткан шәкерте иде ул”, - дип шәрехли Рәшит абый үзенең фикерен. 
 
Гали абый, фәнни эзләнүләрен 20-30нчы елларны өйрәнүдән алып китсә дә,  аны гасыр башына “төшеп” дәвам итә. Татар театры үсешен илнең башка театрлары дөньясы белән бәйләп өйрәнү максатында, Мәскәүдә, Союзкүләм сәнгать фәннәре фәнни-тикшеренү институтында белемен арттыра, китапханәләрдә, Мәскәү, Ленинград (ул чакта), Казан, Уфа архивларында, музей фондларында эзләнә. Ул вакытта сиңа кирәкле материалларны берәү дә әзерләп, интернетка тутырып куймаган бит. Чын мәгънәсендә “энә белән кое казырга” кирәк. Татар архивларының 1929 елга кадәр гарәп графикасында, 1940 елга кадәр яңалифтә язылганын да истән чыгармыйк. Димәк, яшь галим ул елларда параллель рәвештә шул графикаларда укырга-язарга да өйрәнә. Әнә шунда үзенә киңәшләре, фикерләре белән ярдәм иткән остазы, фәнни җитәкчесе Константин Лазеровичны әле дә рәхмәт хисләре белән искә ала. Диссертация язу дәверендә Г.Арслановның “Хөсәен Уразиков”, “Татар режиссура сәнгате” дигән монографик хезмәтләре басылып чыга. 1993 елда (46 яшендә) “Татар театры режиссурасы эволюциясе (1906 – 1941)” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 
 
Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында сәнгать секторы 1968 елда оеша. Шуңа бәйле рәвештә, татар халкының сәнгате республикада тагын да активрак, системага салып өйрәнелә башлый. Гали Арслановның да татар театры тарихына “чумуы” шушы елларга туры килә. Әмма фән бары тик үзеңнең белемеңне баетуга, диссертацияләр яклауга гына корылса, аның кирәге дә булмас иде. Аспирантурада укый башлауга ук, остазы, институтның ул чактагы режиссура кафедрасы мөдире Ширияздан Сарымсаков яшь галимне укытырга чакыра. Гали Арсланов фәнни эшен практика белән бәйләп, байтак еллар дәвамында институтта татар театры тарихын, Татарстан мәдәнияте тарихын укыта. Аның шәкертләре арасыннан артистлар, режиссёрлар, драматурглар үсеп чыга.
 
Татар театрының тарихы рәсми рәвештә 1906 елдан гына исәпләнсә дә, халкыбызның үзенә генә хас гореф-гадәтләрендә, җырлы-биюле уеннарында, аулак өйләрендә театр төсмерләре күзәтелгән, әлбәттә. Данлыклы “Сәйяр” театры бөтенләй буш урында барлыкка килә алмый лабаса. Хәзер инде безнең театр сәнгатебез бүгенге көнгә кадәр зур эволюция кичереп, тәҗрибә туплап, башка халык­ларның, илләрнең театр тарихларын да өйрәнеп, лаеклы биеклеккә ирешкән. Шул ук вакытта анда милли менталитетыбыз саклана. Театрыбыз да берәү генә түгел, бу гомуми исем астында республикабызның дистәләгән театры яши: драма, драма һәм комедия, сатира, курчак, халык театрлары... Алар әле үз спектакльләрен республика тамашачысына кую белән генә чикләнми, Мәскәүгә, чит илләргә – Европага, Төркиягә, тугандаш төрки халык республикаларына гастрольләргә чыга. Төрки халыкларның ел саен уза торган “Нәүруз” театр фестивален үткәрү урыны итеп Казан шәһәре сайлануы да очраклы түгел, билгеле.
 
Болар берсе дә театр сәнгате белгече Мөхәммәтгали Арсланов игътибарыннан читтә кала алмый. Сәхнә тормышы агышыннан даими хәбәрдар булып яшәп, яңа спектакльләр турында ул язган мәкалә-рецензияләр, аерым шәхесләрнең иҗат портретлары, фәнни очерклар 500гә якын газета-журнал битләрендә, төрле җыентыкларда басылып чыккан.
 
Сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Халыкара Төрки Академия академигы Мөхәммәтгали абый Арслановның 70 яшьлек юбилее туган телебезнең язмышы кыл өстендә торган, аның өчен җаныбыз әрнегән, аны саклау өчен хәлиткеч чаралар күрергә тырышкан чакларга туры килә. Берәүләр -  телне мәктәп һәм гаилә, икенчеләр – дин, өченчеләр – җыр саклап калыр, дип өметләнгәндә, әдәбиятны һәм театр сәнгатен мөһим шартларның берсе дип санарга кирәктер. Әйе, концертларга мөкиббән безнең халык, әмма бу һич тә театрның урынын инкяр итми. Сүз уңаеннан, университетта бергә укыган сабакташым – рус кызы ул – Галиәсгар Камал театры спектакльләрен даими карап бара (колакчыннар белән, әлбәттә). Җәй башында “Ак калфакны төшердем кулдан” (Илдар Юзеев пьесасы) спектак­лен бергә карадык. (Мин түгел, ул чакыр­ды мине!) “Нинди көчле әсәр! Ничек әйбәт куелган! Татарларда театр искиткеч көчле!” – дип сокланып чыкты Лидия.
 
Рус тамашачысын да дулкынланды­рырга, уйландырырга сәләтле театрыбыз үз халкыбызның һәрвакыт бәгырь түрендә. Димәк, Гали абыйның да, театрга гомерләрен багышлаган башка фидакярләрнең дә эше зая түгел. Дәвамчылары да булыр, иншәАллаһ.
 
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.
 


Фәйрүзә Мөслимова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить