Мансур ГАЯЗ: Көрәшләрдә җиңү өчен кирәк: Ихтыяр һәм тимер чыдамлык

05.10.2017 10:59 | Шигърият Печать

Шагыйрь. 1917 елның 5 октябрендә хәзерге Мари Эл Республикасының Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа. Җиде классны тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогика техникумында белем ала, аннары Бәрәңге урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1938-1940 елларда Кызыл Армиядә хез­мәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, берничә тапкыр яралана. Шагыйрь дошманга каршы каләм белән дә, корал белән дә көрәшә. Калинин фронты «Алга, дошман өстенә» газета битләрендә яшь шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре басыла.
 
1943 елның 19 ноябрендә Белоруссия­нең Витебск өлкәсе Ускорово авылы өчен барган каты сугышларда Мансур Гаяз батырларча һәлак була.
Тетрәсен дошман
 
Туган илнең ике ягыннан без, 
Юлларыбыз бергә очрады.
Бер дошманга карап юнәлтелгән, 
Кулда үткен штык очлары.
Телләребез – башка, теләкләр – бер,
Эчтә кайный көрәш ялкыны,
Якынайдык бер туганнар кебек,
Ленин әйткән сүзләр аркылы.
Көрәшләрдә җиңү өчен кирәк:
Ихтыяр һәм тимер чыдамлык.
Бар ул бездә! Туплар гөрселдәгән
Үлем кырларында сыналдык.
Дошман тәнгә кызган тимер басты
Һәм чыгарды чукып күзләрне,
Күкрәкләргә йолдыз рәсмен уйды,
Тәндә калды итек эзләре.
Күрелмәгән мондый җинаятьне
Хәтерләргә күңел тартына, 
Безнең йөрәкләрдә булмас аңа
Кызганулы хис бер тамчы да!
Сыялмыйча кайный күкрәкләргә
Тирән ачу, ачы нәфрәт,
Бәр башына – чигәләрен җимер,
Чыксын ике күзе чәчерәп!!!
Тетрәт аны, һич аяма көчең, 
Чумсын канга – тура,телгәлә.
Үзе башта тешләгәне өчен
Эткә күсәк таза эләгә.
 
 
Түләтербез!
 
Фашистларның пычрак явызлыгын
Нәрсәгә дә белмим тиңләргә,
Аны хәтерләү дә – авыр богау
Киерткәндәй була иңнәргә.
 
Бер хаксызга күздән төшкән яшьләр, 
Бер хаксызга җиргә койган кан 
Булыр иде кораб йөзәр диңгез,
Уйсу җиргә әгәр җыйнасаң...
 
Нинди зур кайгылар китерде ул
Шат тормышлы Совет иленә,
Күтәрелми таулар сыгылыр иде,
Бу кайгыны алса иңенә.
 
Азатлыкны сөйгән горур халык,
Коллык богауларын кимәскә –
Күтәрелде көчле давыл төсле, 
Күтәрелде изге көрәшкә!
 
Көл ителгән сәнгать мәрмәрләрен
Тулы хакы белән түләргә,
Илебезнең изге туфрагыннан 
Үз пычрагын ятып үбәргә.
 
Мәҗбүр булыр йөзе кара немец
Һәм ул таләп тиздән үтәлер.
Иң хурлыклы җиңелүнең дошман 
Бөтен авырлыгын күтәрер!
 
 
Ватан
 
Шундый якын бөек Ватаныбыз,
Тирән сөю белән мактала.
Изге туфрагында бабайларның
Тамган тире, каны саклана.
 
Җиңелмәслек армияләр туплап
Ирек сөйгән данлы халыктан,
Заманында Минин-Пожарский
Батырлыгын илнең таныткан.
 
Горурлана ил Суворовы белән,
Хәйран калып талант көченә,
Соклана һәм аны хөрмәт итә,
Куәт ала сугыш эшенә.
 
Галим Ломоносов үскән монда,
Иркен сулап яшәү һавасын,
Даһилыкның сүнмәс кояшы ул,
Фәннең иң беренче бабасы.
 
Пушкин, Тукай монда канатланган
Илһам көче табып илендә,
Сүнмәс йолдыз булып балкый алар
Иркен поэзия күгендә.
 
Басып керде явыз ерткыч дошман
Талантларның азат җиренә,
Басып йөри пычрак итек белән
Бабайларның изге кабренә.
 
Буыннарга турый кешеләрне,
Тере килеш күмә җирләргә…
Мондый оятсызлык, вәхшилекне
Әйт, кешелек, нигә тиңләргә!
 
Ант итәбез туфрагыңда, Ватан,
Тирән ачу белән янырбыз, 
Һәрбер гомер, һәр тамчы кан өчен
Икеләтә үчне алырбыз.
 
Безнең сафлар тыныч, кулда кылыч,
Ирек яулап халык кан коя,
Рухландыра даһи юлбашчыбыз
Һәм җитәкли корыч партия.
 
Өмет белән алга карыймын да,
Бөтен борчулардан бушанам,
Кояш чыгуына ышанган күк,
Җиңәренә илнең ышанам!
 
 
Яшәргә хаклы илем
 
Хәтерләсәк әгәр җан борчыла,
Ул дәһшәтле авыр елларны,
Килде дошман кара болыт кебек,
Богаулап тел, аяк-кулларны...
 
Күңел әрни, кан чымырдый тәндә...
Үлем көттек... менә кочаклар...
Чәнчер өчен Ватан йөрәгенә
Сузылып торды канлы пычаклар.
 
Көннәр үтте, көрәш кырларында
Барыр юллар, уйлар үзгәрде,
Канатландык күреп, барган саен
Өмет белән тулы күзләрне.
 
Без итәбез шәһәрләрне азат,
Дошман тына башы ярылгач,
Гүя көлеп кояш каршы ала,
Кара болытлардан арынгач.
 
Һәркөн иртән бер шатлыклы хәбәр,
Кызыл гаскәр керә шәһәргә,
Яшәде ул,
Яши бөек илем,
Һәм хаклы ул мәңге яшәргә!
 
 
Сагыну җыры
 
Сагындырды артык Казан арты –
Әллә анда яшьлек узганга;
Һәм акыллы кызның мәхәббәте
Күңелемдә бик еш кузгала.
 
Кайда соң ул, кара күзле иркәм,
Иң кадерле ярым, аппагым?!
Тирән вәгъдә биреп озаткан кыз
Көтәрмен дип, җиңеп кайтканың.
 
Торыр микән әйткән сүзендә ул,
Ихлас микән күңле сөюдә?
Бар да күренер, килешербез, җаным,
Исән генә кайтыйм өемә.
 
Чын йөрәктән биргән булса вәгъдә,
Үз сүзендә торса әгәр дә –
Суырып үбәрмен мин акыллымны,
Һәм атларбыз бергә яшәргә.
 
 
Ышан, иркәм
 
Җәйге кичтә баргач чишмәгә,
Җиргә куеп чуар чиләгең,
Моңсу гына карап юлларга,
Көтәсеңме мине, чибәрем?
Күмелгәнче болгап кулыңны,
Мине озатып калган чагыңнан
Хәтеремнән һич тә чыкмыйсың, –
Сагынам сине, артык сагынам.
Яратуның назы, рәхәте,
Йөрәкләргә өмет тулуда,
Ә кызларның бөтен кадере
Вәгъдәле һәм тыйнак булуда.
Монда, канлы сугыш кырында,
Тик бер теләк минем уемда:
Намус белән, матур исем белән
Мәңге сөел халык куйнында!
Артык сагындырды бу еллар, –
Күрешү өчен йөрәк түземсез,
Ышан, иркәм, матур яшьлекнең
Куанычын бергә күрербез.
 
 
Cәхифәне әзерләүче Әлфия Шамова.
 
 


Мансур ГАЯЗ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить