Айга кырын карама

05.10.2017 10:53 | Айга кырын карама Печать

7 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.13 сәгатьтә калка, 7.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.05 сәгать. 
 
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
 
 Өрек сихәте
 
Абрикос согы организмда тоз әйләнешен яхшырта һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәк эшчәнлеген нормага сала. Кан басымы югары булган кешеләргә өрек ашарга кирәк. Көнгә 100-150 грамм күрәгә ашау йөрәк аритмиясе һәм ишемия авыруыннан бик файдалы. Тәмәке тартасы килгән чакта бер күрәгә ашап кую тарту теләген бетерә. Эчәкләрнең кыскаруын яхшыртып, өрек эч катудан саклый. Тик менә симерү һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә әлеге җимешне чикләнгән күләмдә генә куллану зарур. Шулай ук ашказанында җәрәхәт булган кешегә дә өрек ашарга киңәш ителми. Шешенкелекне бетерү үзлегенә бәйле рәвештә, өрекнең куе төнәтмәсе - йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалаганда алыштыргысыз чара.
 
8 октябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.41 сәгатьтә калка, 8.57 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 11.01 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
 
9 октябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.15 сәгатьтә калка, 10.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.56 сәгать. 
 
 Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тыры­шыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Тамырларны чистарту
 
Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә - канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклар. Кан тамырларын чистарту өчен, ярты стакан укроп орлыгы белән 1 стакан балны термоска салып, өстенә 1 литр кайнап торган су агызалар, тәүлек буе төнәтәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.
 
10 октябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.59 сәгатьтә калка, 11.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.52 сәгать. 
 
Теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырт­калыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
 
11 октябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.52 сәгатьтә калка, 12.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.47 сәгать. 
 
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Ай Кыслада чакта сизгерлек көчәя, кешедә психолог сәләте уяна, ул башкаларны сүзсез дә аңлый башлый.
 
Баланлы бал
 
Бронхит интектергәндә, 1 аш кашыгы балан җиләген изеп, сүрән утта җылытылган 1 стакан балга кушып болгаталар, яхшылап төреп, 5-6 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 100 г балан җиләген 200 г балда пешереп, көненә берничә тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан җылы су эчәләр. Каты ютәлне басу өчен, 100 г баланны 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта ярты сәгать пешерәләр, 30 минут төнәткәч, ярты стакан бал кушып, болгаталар, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 
 
12 октябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.55 сәгатьтә калка, 13.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.43 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
 
13 октябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.06 сәгатьтә калка, 1.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.38 сәгать.
 
 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасы әгъзаларын саклау мөһим, аякларны, нерв системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә, йөрәккә операция ясатырга ярамый. Парда пешерелгән ит һәм балык, яшелчә ашау файдалы.
 
Кыздырылган бәрәңге
 
“Макдоналдс”тагы кебек бәрәңгене болай кыздыралар. 7 бәрәңге, 300 г үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгене озынча кисәкләргә турап, тастымал белән корыталар, әз-әзләп салып, тирән табадагы кызган майда йөздереп, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар, артык мае аксын өчен, дуршлагка сала баралар. Аннары тәлинкәгә бушатып, тоз сибәләр. Яки 7 бәрәңгене 1 сантиметр калынлык­тагы озынча кисәкләргә турап, шуңа тоз белән туглап күпертелгән 2 йомырка агын салып болгаталар да, пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, өстенә паприка сибәләр, кайнар газ мичендә кызарганчы пешереп алалар. 
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить