Мәктәптә – Алиш музее

27.09.2017 17:58 | Музейханә Печать

Германиянең Плетцензее төрмәсендә ике генә кешенең - Муса  Җәлил һәм Абдулла Алишның портреты эленеп торуы турында әйтәләр. Дошманның үз оясында, яшерен оешма төзеп, ил азатлыгы өчен көрәшкән патриот шагыйрь­ләр күп газаплауларга, кимсетелүләргә дучар ителгән һәм җәзалап  үтерелгән. Әмма Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 72 ел вакыт узса да, язучы, патриот шагыйрь, җәлилче Абдулла Алиш шәхесенә музейлар тарафыннан әллә ни игътибар күрсәтелмәде. Аның иҗатына һәм эшчәнлегенә, үзенә, гаиләсенә кагылышлы ядкәрләрне  саклаган дәүләт мирасханәләре дә, муниципаль музейлар да юк. Хәтерләвебезчә, дистә еллар элек Абдулла Алишның апасы Закирәнең кызы Илсөяр ханым Сөнкишева Казанның 55нче мәктәбендә язучының музеен оештырган, Алиш турында күп мәгълүмат туплап калдырган иде. Бу мирасханә эшчәнлеге дә, аның вафатыннан соң, бөтенләй сүнде сыман.  Әлмәт шәһәренең 5 нче мәктәбендә  дә җәлилче әдипкә багышланган бер кабинет бар иде. Анда Абдулла Алишка кагылышлы ядкәрләр, фоторәсемнәр, язучыны күреп белгән кешеләрнең хатирәләре укучыларны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итте. Әмма мәктәпне зурдан кубып сипләү вакытында музейны бушатканнар да кабат яңартмадылар. Чаллыдагы бер мәктәптә дә җәлилче шагыйрьгә багышланган бүлмә булуы хәтердә. Әмма ул да Әлмәттәге музей-кабинет язмышына дучар булды. 
 
Саф сулы, көчле чишмәләр, бер җирдән томаласаң, икенче урыннан тибеп чыккан кебек, соңгы елларда Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Абдулла Алиш музей-кабинеты булдырылды. Уку йорты директоры, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты Рәхимә Арсланова тырышлыгы белән бар ителгән мирасханә дүрт ел элек мәктәп музейлары статусында үз эшен башлап җибәргән. Без музейны язучының апасы Закирәнең кызы Гөлшат Сөнкишева белән бергәләп карадык. Музей-кабинеттагы экспонатлар, аларның тарихы белән мирасханәне оештыручы Р.Арсланова таныштыр­ды. Әлбәттә, музей ядкәрләре турындагы истәлекләр Гөлшат Сөнкишева сөйләгән хатирәләр белән кушылды.
 
Ядкәрләр бергәләп туплана
 
Рәхимә Минвәли кызы, 2011 елда гимназиягә директор булып килгәч, татар балалары белем алган  уку йортында милли төсмерне көчәйтә. Киңәшләшә торгач, А.Алиш премиясе лауреатлары музеен ачарга, дигән карарга киләләр. Алар - барысы да балалар язучысы. Бүгенге көндә бу бүләккә 36 әдип һәм балалар өчен нәшер ителә торган басмалар һәм Татарстан китап нәшрияты лаек булган.
 
Озакка сузмый, һәр сыйныфка  Алиш премиясенә лаек булган берәр язучыны тәгаенлиләр. Алар үзләренә аталган әдип белән очрашулар үткәреп, лауреатның шәхси әйберләрен барлап, туп­ланма эшли, шулардан кечкенә генә почмаклар, стендлар булдырыла. Бу стендларны “Алиш варислары” дигән уртак исем берләштерә. Һәр укучы, стендны карап, язучының биографиясе,  иҗаты, хәтта шәхси әйберләре белән таныша ала. Бервакыт шулай да була. Укучы дәрескә каләмен онытып килә, укытучы аңа Ләбиб Леронның ручкасын биреп тора. Моңа бала шулкадәр тәэсирләнә, бу хакта шатланып әти-әнисенә дә сөйли. Биредә Ләбибә Ихсанованың 1943, 1946, 1947 елларда язган кулъязма шигырьләре,  Җәүдәт Дәрзаман бүләк иткән радиорупор, “Сабантуй” газетасы тапшырган язу машинкасы да саклана. Л.Лерон сәгате белән кызык хәл килеп чык­кан. Ул музей ачылу алдыннан булган очрашуда мирасханәгә кул сәгатен, ручкаларын, китапларын, Алиш премиясе лауреаты медален бүләк итә. Кулындагы сәгате йөрми икән. Аны, бүләк итәм, дип салдырып, өстәлгә куюы була, сәгать йөри башлый. Моны яхшы  фал дип кабул итәләр. 
 
Музейда аерым урын Фәнис Яруллинга багышланган. 2011 елда аның физик хәле бик авыр булганда, шагыйрьгә А.Алиш премиясен бирәләр. Ул фани дөньяга күчкәч, Нурсөя апа музейга Фәнис аганың очрашуларга барганда кигән ак күлмәген, көндәлекләр китабын тапшыра. Анда кайбер кешеләргә карата үпкә сүзләре дә булуын, әмма аларның минутлык хисләр икәнен, күңелгә якын алырга кирәкмәвен искәртә. “Фәнис бу дөньядан беркемгә дә үпкә тотып китмәде” ди. Әдипнең музейга бүләк истәлекләре арасында каләме дә бар. “Кибеткә чыгасы булсам, 10 ар ручка калдыра идем, кайтуыма барысы да идәндә була иде. Төшереп җибәрә, кире ала алмый”, – дип сөйли Нурсөя апа.
 
Уку йортында, “Алиш варис­лары” музей-кабинетын булдыру язучының үзе турында да мәгълүмат туплау, аның турында истәлекләрне барлауны да  сорый. Шуннан соң эш икенче юнәлештә башланып китә. Хәзер инде Алишның туганнары белән элемтә урнаштыра башлыйлар.  Музейны бар итүчеләр бүген  Алишның алты туганы белән элемтәдә тора.
 
Алишның улы Алмазның (Айваз исемлесе бу дөньядан яшьли киткән) җәмәгате Фаина Александровна, аларның улы Тимур Алишев, Чаллының педагогика  институтында эшләүче педагогика фәннәре кандидаты Илдар Алишев, Алишның Закирә апасы балалары Гөлшат  һәм Азат Сөнкишевлар, энесе Галимҗан аганың кызы, Юрмалада яшәүче Фәридә -  гимназиядә  еш кунак. Алар музейга Алишлар нәселеннән күп кенә истәлекләр бүләк итә.
 
Әлбәттә, иң кадерле истә­лек­ләрнең берсе – ул А.Алишның чигүле түбәтәе. Алишевларның 1998 елда Нариман Сөнкишев төзегән нәсел шәҗәрәсе дә - әһәмиятле ядкәрләрнең берсе. Абдулланың әнисе Газизә апа Алишеваның шәхси әйберләре дә игътибарны җәлеп итә. Аның һәрвакыт тыңлый торган радиоалгычы, татар көйләре яздырылган тәлинкәләр, аларны уйнаткыч, счет, язучының җәмәгате Оркыя Тюльпанованың гарәп имлясында Алишевларга язып җибәргән открыткалары, гаилә архивыннан фотосурәтләр, А.Алишныкы дип тәгаенләнгән сыңар тимераяк, Газизә апаның газетада басылган шигырьләре урын алган газета кисемтәсе, язучы турында матбугатта басылган материаллар да күп мәгълүмат бирә.  Галимҗан Алишевтан килгән хат-хәбәрләр дә - экспозициянең үзәгендә. Биредә аның фотоальбомын да күрергә мөмкин. Гомумән, музейда бу зур нәселгә карый торган экспонатлар хәтсез тупланган. Материалларның күбесен Гөлшат апа Сөнкишева, Фәридә Алишева, Фаина Александровна биргән. 
 
Янәшәдәге  экспозициядә А.Алишның җәмәгате Оркыя Тюльпановага язылган соңгы хатның күчермәсе бар. Хатыны тапшырган бу хатны балалар һәрвакыт дулкынланып укый. Укучыларны иң тетрәндергәне - төрмә кенәгәсендәге документның күчермәсе. Анда А.Алишның җәзалап үтерелү көне, сәгате тәгаен  күрсәтелә.  Тимур Алишевның фотосын да дулкынланмый карау мөмкин түгел. Ул Германиядәге Плетцензее төрмәсендә җәлилчеләрнең башлары киселгән урында басып тора. Бу урыннарга 1974 елда улы Алмаз барса, 2003 елда  Тимур Алиш бабасы эзләреннән йөреп кайта. “Комсомольская правда” газетасының 1945 елның 9 маенда чыккан саны да - әһәмиятле ядкәр. Анда фашист Германиясенең капитуляциясе турында игълан, актлар бар. Язучының исеме кергән “Хәтер китабы” да - экспозиция түрендә. 
 
А.Алишның биографиясен, иҗатын чагылдырган стендлар да күп мәгълүмат бирә. Аларның берсе язучының тормыш сәхифәләрен ачса, икенчесендә язучының  китаплары урын алган. Аларның берише  Алиш үзе исән чагында дөнья күргән. Юрмалада яшәүче Фәридә Алишеваның язмалары белән дә шушы экспозициядә танышырга мөмкин. А.Алиш мәктәптә укыганда әйдәман булган. Музейдагы бер стенд шушы хакта сөйли. Анда ул елларда пионерлар киеп йөргән костюмнар, быргы, аның исемендәге премия бирелә башлауга нигезләмә, мирасханәгә мәктәп музейлары эшен тикшерү комиссиясе биргән таныклык һ.б. ядкәрләр урын алган. 
 
Музейда тиздән Илсөяр Сөнкишевага  да багышланган бер экспозиция ачарга ниятлиләр. Илсөяр апада калган экспонатларны алып кайтып, музейны тулыландыру эше инде башланган. 
 
Билгеле ки, бу мирасханә – мәктәп өчен музей гына да  түгел. Монда 20 гә якын бала татар, рус, инглиз телләрендә экскурсияләр алып бара, үзләренең сәләтләрен үстерә. Алар шулай ук фәнни эзләнү эшләрендә дә катнаша.
 
Язучылык сәләте - ата-ана мирасы
 
Абдулла Алиш хәзерге Спас районының Көек авылында Габделбарый абзый һәм Газизә апаның икенче балалары булып дөньяга килә. Алишевларның беренче дүрт баласы гомерле булмый. Бишенче булып дөньяга аваз салган Закирәне (1902 елгы) бик яраталар, кадерлиләр.  Шуннан соң авыл картлары Габделбарый абзыйга, ул мулла баласы булгангамы (Габделбарый абзый үзе тормыш авырлыгы, крәстиян тормышы мәшәкатьләре белән муллалыкка укый алмый, әмма ул авылда гыйлемле булуы белән аерылып тора),  нәселен дәвам итәргә ир бала кирәклеге турында искәртә, мәчеттә намаздан соң бергәләп сорыйбыз, диләр. Шуңа да Габдуллаҗанны Аллаһы рәхмәте белән туган бала итеп кабул итәләр, аны бик саклыйлар, сыер басып имгәтмәсен, әтәч чукымасын, суда батмасын, дип даими кайгырталар. Габделбарый абзый умарталар тоткан. Бал суырткан чакта, син эшкә яраклы инде, төтенләп тор, дип Абдулланы да умарталыкка алып чыккан. Кәрәзне алган вакытта берничә бал корты баланы чаккан. Малай шешенгән. Кояш төшмәсен дип, ул яткан сәкене чаршау белән бүлеп куйганнар. Барысы да улыбыз харап була, дип  кайгырышкан. Исән калса, умарталар янына бармас инде, дигәннәр. Әмма Абдулла, әз генә савыга башлауга ук, бал кортлары белән кайнашкан. 
 
Йортларында китаплар күп булган, аларны бик саклап, кадерләп тотканнар. Моннан тыш Алишевлар өйләренә газета-журналлар да яздырып алдырган. Габделбарый абзый кичләрен керосин лампасы яктысында Тукай шигырьләрен укыган, аларны яттан да белгән. Ул үзе дә әкиятләр  чыгарып, балаларына сөйләгән. Газизә апаның да иҗат куәсе мул булган. Ул авылда бәетләр чыгаручы буларак танылган. Аның язган шигырьләре соңрак “Социалистик Татарстан” газетасында да басылып чыккан әле.
 
Абдуллаҗан, Янбакты мәдрә­сәсендә укыганда, әтисе Габделбарый абзый аны еш кына ат белән барып ала торган була. Әмма бервакыт Абдулла 13 чак­рымлык юлга үзе генә качып чыгып киткән, куркыныч хәлгә тап булып, үлемнән дә калган. Абдулла мәктәптә укыганда ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. Ул, яхшы укуы белән бергә, әтисенә йорт эшләрендә дә булышыр­га өлгерә, кич белән үзешчән сәнгатьтә драма түгәрәге эшендә катнаша, спектакльләрдә уйный. Яшьтәшләре үсмернең авыл китап­ханәсе өчен басмалар туплавы, аның өчен авыл советы бинасында бүлмә сорап алуын да сөйләп калдырган. Авыл кешеләре хәтеренә исә язучы тынгысыз, шук, нечкә күңелле, игелекле, зыялы егет булып кереп калган.
 
Абдуллаҗан җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта педагогика буенча белем ала, аннан Җир төзү техникумын тәмамлый. Хикәяләре, шигырьләре «Атака», «Кызыл яшьләр», «Яңалиф» кебек газета-журналларда басыла башлаганда, егеткә әле 20 яшь тә тулмаган була. Моннан тыш аның сөйләү сәләте турында да истәлекләр сакланган. Ул ясаган чыгышлар тәэсирле була. Яшь язучы Казанда чыга торган «Техника» татар журналының җаваплы сәркатибе, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. 
 
Абдулла Алиш җәмәгате Оркыя апа  Тюльпанова белән Дзержинский урамы чатындагы йортта – Черек күл буендагы бинада яшиләр. Ул балаларны бик ярата, алар белән әвәрә килеп уйный торган була. Ял итәргә киткәндә дә, чемодан тутырып китап–дәфтәр ала, язу планнары белән юлга кузгала. Әмма миңа балаларсыз, чыр-чусыз тормыш юк икән дип, кайтып керә. Язу­чы башта язган әкиятләрен дә, улларын тезенә утыртып, аларга укый торган булган. Балалары бирелеп тыңласа, тәэсирләнсә, яисә көлсә, әйбәт әсәр язылган дип уйлаган. Абдулла Алиш сугышка да шул йорттан чыгып киткән. Ул әсирлеккә эләккәннән соң, илгә ялган хәбәрләр кайткач, аның гаиләсенә дә авырга туры килә, Оркыя апаны эшеннән дә чыгаралар. Әмма хаклык ачыла, Алиш исеме илгә көрәшче булып кайта. Аннан исән кайтучылар Алишның блокнотлары күп булуы турында сөйли. Аларның берсен Андре Тиммерманс алып кайтып та биргән булган. Ул да югала, аны таба алмыйлар. Шулай итеп, Алишның ватанына 15ләп шигыре генә кайтып җитә. Аларның берсен, “Кыр казлары”дигәнен, Апас кешесе тапшыра. Аңа Азат Хөсәенов көй яза. Бүген ул - халкыбызның яраткан җыры. Гөлшат апа Сөнкишева моңлы тавышы белән җырлап, безнең күңелләрне дә нечкәртеп алды. 
 
Газизә апа өмете
 
Габделбарый абзый белән Газизә апа өч улын – Габдрахман, Галимҗан, Габдуллаҗанны сугышка озата. Уллары яу кырына киткәч, Газизә апа бик өзгәләнә, хәтта Сталинга хат яза. Мин бик олы яшьтә инде, улларымның берсен генә булса да, үлгәнче күрәсем килә, ди ул. Шуннан соң улларының әле берсен, әле икенчесен сугыштан кыска гына вакытка кайтарып алганнар. Галимҗан да,  Габдрахман да кайтып киткән. Әмма Алиш бу вакытта әсирлектә була инде.
 
Газизә апа, ире Габделбарый абзыйның вафатыннан соң, Казанда кызы Мәрьям (1913 елгы) апа тәрбиясендә яши. Ул аны сабый бала кебек кадерләп карый. Алар яшәгән йорт урынында хәзер “Муравейник” сәүдә үзәге урнашкан. Ике катлы бик матур бина була ул. Газизә апа гомере буе Алишны көтә, аңа багышлап шигырьләр яза. “Көтәм сине, көтәм сине, көтәм сине үлгәнче, көтәм сине, бәбекәем, каберемә кергәнче” дип язган юллары да бар.  Аның кул-аякларын ревматизм авыруы имгәтеп бетерә, ул авырлык белән генә йөри башлый. Мәрьям апаның ире Габделхәй Арча районыннан булгач, базарга килгән якташлары еш керә. Шунда тиз генә кузгалып чыга алмаган ана “Габдуллаҗаным кайтмадымы икән?” дип өметен яңартып алучан була. Аның һәр сүзе хикмәтле булып чыга. 1960 елда Гөлшат Сөнкишева Казанга килә, Мәрьям апада яши башлый. Әйбернең бик кадерле еллары. Бер кайтып кергәнендә Газизә апаның, чәйнеген төшереп ваткач, борчылып утырган мәленә туры килә. “И балакаем, Мәрьямбикәгә ничек әйтермен?” – ди. Үзе шунда ук шигырен дә чыгарып куя. “И чәйнегем, чәйнегем! Син төштең дә ватылдың. Утта яну михнәтеннән, Менә инде котылдың”. Газизә апа 1961 елда вафат була.
  
Музей гына түгел бу
 
Музей балаларга төрле яклап белем бирү белән бергә, укучыларны патриотик рухта тәрбияләргә дә ярдәм итә. Әлбәттә, гимназиядә эшләүче “Алиш варислары” оешмасы - балаларга тәрбия бирү эшендә укытучыларның уң кулы. Беренче сыйныф укучылары Яңа ел алдыннан шушы оешмага кабул ителә, киемнәренә билге тегелә. Оешма шушы музейда утырышлар үткәрә.  Гимназиядә “Алиш эзләреннән” дигән төбәкара-фәнни конференция уза. Анда галимнәр, укытучылар, укучылар һәм А.Алишның туганнары катнаша. Соңыннан балаларның конференциядә ясаган чыгышларыннан җыентыклар дөнья күрә. Гыйльми җыенда катнашучылар саны елдан-ел арта. Әйтик, узган ел 800 гә якын кеше теркәлгән. Мәртәбәле кунаклар арасында галимнәр, язучылар, Мәгариф министрлыгы, укытучыларның белемен күтәрү институты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе вәкилләре, Илдар Алишев, бертуган  Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар, Фаина Александровна, Фәридә Алишева һ.б. туганнары булган. Конференцияне халыкара дәрәҗәгә күтәрү турында да сөйләшүләр бара.  Алиш премиясе лауреатларының күбесе гимназиядә укучылар белән очрашуда да катнашкан. 
 
 Гимназияне педагоглар да үз итә. Биредә соңгы ике елда төрле дәрәҗәдәге 26 семинар узган. Аларның өчесе - халыкара дәрәҗәдә.
 
2015 елда  гимназиягә А.Алиш исеме бирелгән. Әмма аны алу зур каршылыклар аша барган. Рәхимә Арсланова төрле дәрәҗәдәге оешмаларга күп тапкырлар хат белән мөрәҗәгать итә. Әмма хуплау тапмый. Шул вакытта “Герой исеме мәктәпкә” дигән проект башланып китә. Гимназия  бәйге кысаларында анда да катнаша, нәтиҗәле чыгыш ясый. Әмма шул чакта да уку йортына Алиш исемен бирәселәре килми. Шуннан соң директор Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллинга мөрәҗәгать итә, нәтиҗәләрне аңлата. Мәсьәлә тиз арада уңай хәл ителә. Коллектив аңа бик рәхмәтле. Рәхимә Минвәли кызын Дзержинский урамындагы  Алиш яшәгән фатирның хәрабә хәлендә булуы да борчый. “Һичьюгы алтактасын гына булса да яңартсыннар иде,”- дип яна ул. 
 
 
 
. Директор Рәхимә Арсланова музейда дәрес үткәрә.
 
. Илдар Алишев, бертуган Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар, Фаина Александровна музейда.
 
. Абдулла Алиш җәмәгате Оркыя ханым, уллары Алмаз һәм Айваз белән.  
 
 
 
 
 
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить