Ә хыялында – Болгар...

27.09.2017 17:46 | Сәнгать Печать

Әле кайчан гына Айгөл Акманова Казаныбыз урамнарын, тау башында зиннәтле таҗ сыман утырган Кремльне, әле ап-ак карга, әле ямь-яшел чирәмгә төренгән Болак ярларын, бәйрәмчә якты төсле Иске Татар бистәсен фотога төшерә иде. Җөмһүриятебезнең иң зур Милли музеенда фотолаборатория мөдире булып эшләгән кызны ул елларда сәнгать-мәдәният кешеләре арасында белмәгән кеше калмагандыр. Дәүләт музее хезмәткәрләре татар халкы, рес­публикабыз тормышына кагылышлы кадерле ядкәрләрне саклап кына калмый, һаман саен экспедицияләр оештырып, яңа истәлекләр табарга омтыла. Музей хезмәткәрләре кая барса, Айгөл дә алардан калмый. 
 
Болгар, Биләрдә тарихыбызның борынгы чорлары белән күзгә-күз очраша. Республикабызның төрле районнарында борынгы кабер ташларын, риваятьләргә кергән чишмәләрне, күпне күргән мәчетләребезне фотога төшерә. Чал Казаннан, республикабызның иркен кырларыннан илһамланып төшерелгән фотолары башта үзебездә, аннары чит илләрдә, әйтик, Анкара, Баку, Бостон, Парижда күргәзмәләрдә күрсәтәләр. Ә бервакыт чираттагы шундый күргәзмәдә Айгөлнең объективы бер төрек фоторәссамыныкына төшә. Ике объектив аша кыз һәм егет мәңге аерылышмаска дип очраша...
 
Шулай итеп, Айгөл Акманова-Окутан ун ел инде Иcтанбулда яши. Иҗат тәмен бер татыган кешене туктатып буламыни?! Айгөл дә, уллары Омәр итәктән төшкәнен генә көтә дә кабат иҗатка чума. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигәндәй, моннан дүрт еллап элек Айгөлебезгә Болгар турында фильм иҗат итүдә катнашырга тәкъдим ясыйлар. Ягъни рәссам (кыз Пермьдә сәнгать академиясен тәмамлаган) Болгар турында акварельләр шәлкеме язарга тиеш була. Нәтиҗәдә, 12 минутлык фильм әзер була. Анда Айгөлнең рәсемнәрен күрергә, күренекле композиторыбыз Шамил Шәрифуллинның музыкасын ишетергә мөмкин. Бүген бу фильмны борынгы Болгар җиренә килүчеләргә күрсәтәләр, шулай ук рәсемле, музыкалы Болгар тарихын лазер тәлинкәләрдән дә карарга була. 
 
Ул гына да түгел, язмыш Казан кызын Төркиядә бик танылган рәссам, эбрү сәнгате остасы Хикмәт Барутчугил белән кавыштыра. Бик борынгы заманнардан билгеле эбрү сәнгатен икенче төрле кәгазьне мәрмәрләү дип тә әйтәләр. Аның өчен махсус әзерләнгән суга буяу салалар, аларны төрле рәвешләргә кертеп катыштыралар, аннары шул суга кәгазь каплап салалар. Шуннан кәгазьдә зиннәтле мәрмәрдәгедәй бизәкләр төшеп кала. Госманлы төрекләре эбрүне дәүләт кәгазьләрен явыз ниятле адәмнәрдән саклау өчен кулланган, имеш. Аннары ул мөстәкыйль сәнгать төре булып киткән. Зур тарихлы булса да, 1973 елда Хикмәт Барутчугил сәнгать дөньясына аяк кына баскан вакытта, Төркиядә бик олы яшьтә нибары бер эбрү остасы калган була. Хикмәтне мәрмәрдәй кыйммәт сәнгатьне торгызучы һәм аңа яңа сулыш өрүче дияргә мөмкин. Дөньяның 60 илендә 200 ләп эбрү күргәзмәсе оештырган, 37 китап язган. Истанбулдагы борынгы бер утарны эбрү йортына әйләндергән. Шунда ук остаханә дә, галерея дә урнашкан. Бүген Төркиядә төрле дәрәҗәдәге эбрү осталары ун меңнән артык исәпләнә. Хикмәт Барутчугил электән килгән эбрү традицияләрен саклап кына калмый, яңалык та кертергә омтыла. Мәсәлән, сурәтне кәгазьгә генә түгел, тукымага, керәч әйберләренә һ.б. төшерергә ярата. Шуңа күрә оста егет татар кызы Айгөлгә игътибар иткән дә инде. Айгөл эбрүгә үзлегеннән интернет аша, китаплар укып өйрәнә һәм рәссам буларак үзенең өслүбен булдыра. Ул сурәтләрне кәгазьгә түгел, киндергә төшерә һәм аның рәсемнәре традицион эбрү белән рәсем сәнгате катыш үзенә бертөрле алым белән иҗат ителгән. Фотолары белән Парижга барып җиткән иде. Хәзер инде эбрү сәнгате белән Пекинга да барган. Казаныбызның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан ислам мәдәнияте музеенда да күптән түгел Хикмәт Барутчугил һәм Айгөл Акманова-Окутанның картиналарыннан күргәзмә ачылды. Быел бу Айгөлнең иҗат җимешләреннән җиденче күргәзмә. Картиналарын Төркиядә сатып алучылар күп. Моннан тыш Айгөл эбрү сәнгатен балаларга өйрәтә һәм китап­лар бизи. Күргәзмәнең хикмәте шунда, төрекләрнең эбрү сәнгатен кулланса да, татар кызы күңеленә газиз Болгар сурәтләрен иҗат иткән. Ягъни картиналары моннан дүрт ел элек Болгар турындагы фильм өчен иҗат ителгән акварельләр шәлкеме буенча ясалган. Арада остазы Хикмәт Барутчугил белән бергәләп иҗат иткәннәре дә бар. 
 
 
Күргәзмә «Судагы хыяллар» дип исемләнгән. Ерак Төркиядәге татар кызының хыяллары шул, димәк.
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 
 
.Рәссам Айгөл Акманова-Окутан.
 
.Кече манара.
 
.Төркия. Немрут тавы.
 
.Болгардагы Кара пулат.
 


Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить