Нурлы Казан җырчысы

21.09.2017 14:04 | Сәнгать Печать

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Фиринат Халиковның иҗаты шактый дәрәҗәдә татар халкының соңгы 25 ел тормышын чагылдыра. Бу вакыт эчендә ниләр генә булмады – татар дәүләтен торгызу турында шаулаган митинглар, уяну, җанлану, рух күтәренкелеге, аннары мөмкинлекләрне югалту ачысы, үкенеч һәм өметсезлек. 1992 елда Фиринат Казаныбызга ашкынулы адымнар, зур ниятләр белән килеп керә. Аларның байтагы тормышка аша, кайберләре өчен ул әле бүген дә көрәшеп йөри. Шунысы мөһим, моннан чирек гасыр элек татар җәмгыятен селкетеп алган дәүләтле булу хыялы күпләребездә инде сүнсә дә, Фиринат бернигә дә карамый һаман ашкынып иҗат итә, элеккечә үк күп эшли, гүя һаман үзгәрешләргә өметләнә. 
 
Казаныбызга килгәндә Ф.Халиков инде җитлеккән рәссам була. Бетеп барган авылларны җан ачысы белән  сурәтли. Картиналары зур күргәзмәләрдә  күрсәтелә. Ә авыл тормышын, хезмәт кешесенең яшәешен Фиринат яхшы белә. Әтисе Габделхәй абый - разведкага бергә баргач яраланган командирын үлем тырнагыннан коткарганы өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Ватан сугышы ветераны - Донецкида шахтада тир түгә. Әнисе Фирдәвес апа да шунда вагоннарны  тоташтыручы булып хезмәт итә. Шахтада зур шартлау, берьюлы утыз дус­тын-хезмәттәшен югалту хәс­рәте Габделхәй абыйны гаиләсе белән кире туган җиренә – Балтач районы Шода авылына кайтып китәргә мәҗбүр итә. Рәссамның балачагы исә танылган сурәт остасы В.Васнецовның туган җиреннән ерак түгел урнашкан Нократ өлкәсе Уржум районы Лазарево авылында уза. Армиядән соң  Кировта сәнгать училищесын тәмамлагач, ул иҗат эшенә чума. Югала барган авылларны тасвирлаучы рәссамны  күреп,  1989 елда аны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр һәм Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәләренә җибәрәләр. Ул вакытта остаханәләрне СССРның халык рәссамы, академик Харис Якупов җитәкләгән  була. 
 
Казанга килү исә – Фиринатның күптәнге хыялы. Мәктәп елларында «татар-монгол», «вәхши», «кыргый», «илбасар» ише мыс­кыллауларны сыйныфташларыннан бик күп ишетә ул. Шуның өчен канга батканчы сугышып кайткан чаклары да була. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми. Үсеп җитәрмен, укырмын, зур галимнәрне эзләп табармын, татарларның кем дә, монголларның кем икәнен ачыклап белермен, дип ул җәберләүче сыйныфташлары алдында  үҗәтлек саклап яши. Эзләгән табар, ташка кадак кагар, ди. Бервакыт кулына күренекле тарихчы галимебез Альфред Халиковның «Без татармы, болгармы?» дигән китабы килеп керә. 1990  елларда татар баш калкыта башлагач, артык «масаеп китеп», әллә ниләр майтарып ташламасын өчен, татар тарихын Болгар чоры белән чикләү, халкыбызны Идел буенда баш күтәрми яшәгән күндәм  болгарларга тиңләү идеясе кабат көчәйтелә. «Түгәрәк өстәлләр» оештырылып, газета-журналларда зур-зур мәкаләләр басылып чыга. А.Халиковның шул уңайдан аңлатма биреп язган китабы ул. Рәссам башта шуны йот­лы­­­гып укый, аннары галимнең үзен эзләп таба. Адашы белән күрешеп сөйләшкәч исә,  бер адым калмыйча, аңа ияреп йөри башлый. Университетта лекция­ләрен тыңлый, татар тарихына багышланган утырыш һәм җыелышларга бара. Ә бервакыт Альфред Халиков «Монголы, татары, Волжская Булгария и Золотая Орда» китабын нәшер итәргә җыенуын, аны бизәргә рәсемнәр булмавы турында әйтә. Фиринат, галимнең хәер-фатыйхасын алып, иллюстрацияләрне үзе ясап карарга була. Аның өчен күп материал җыя, Болгарга археологик экспедицияләргә йөри, китаплар укый, Болгар хәрабәләрен сурәткә ала. Борынгы Казанның реконструкцияләрен ясый, дөресрәге, тарихчы, архитекторларның реконструкция­ләренә «ит үстерә». Башлыча күренекле архитекторыбыз Сәйяр Айдаров реконструкцияләренә нигезләнеп эшли. Шулай байтак рәсем, картиналар иҗат ителә. Ул елларда татар дөньясы өчен ят күренеш була бу. Шуңа күрә Фиринат Халиков  ачык чырай күрми. Мәсәлән, рәсемнәре бер ел буе «Татарстан» журналында басылмыйча ята. А.Халиковның китабы да, автор үзе үлгәннән соң, рәсемнәрсез басылып чыга. Әмма рәссам тарих, бигрәк тә борынгы Казан темасы белән шундый мавыгып китә ки, аны инде бернәрсә дә туктата алмый кебек. Хәзер инде реконструкциядән югарырак күтәрелеп, Казан тормышындагы хәлиткеч зур вакыйгалар турында сюжетлы картиналар яза. Һәм, ниһаять,  1996  елда «Казан» милли мәдәният үзәгендә Ф.Халиковның картиналарыннан тәүге зур күргәзмә оештырыла. Элек Ленин мемориалы булган бинада ничәмә-ничә  еллар буена тыелып килгән татар тарихы калкып чыга! 
 
Ул гына да түгел. Бөтендөнья татар конгрессының икенче корылтае якынлаша. Рәссам Фиринат Халиковка «Казан» милли мәдәният үзәгенең бер  диварын тутырып борынгы Казан күренешен язарга заказ бирәләр. «Нурлы Казан» картинасы Фиринат Халиковның алдагы еллар эзләнүләренең  нәтиҗәсе, борынгы, мәгърур Казан каласының җыелма образы була. Картинаның күләме күз алдына килсен өчен шуны гына әйтим –  кеше зурлыгында сурәтләнгән геройларның исәбе-саны юк. Картинаның урыны да нинди бит – элек Ленин бабай сурәтләнгән дивар! Халыкларны бүлгәләп буйсындыруны күз уңында тоткан  большевиклар юлбашчысы  сурәте  баш бирмәс горур атлы казанлылар белән алмашына. Элек Себердән Кырымгача   җирләргә хуҗа булган  татарларга  Идел буенда   ясалма рәвештә тар кысаларга кертелгән  курчак рес­публика бүлеп биргән иделәрме? Дөньяны буйсындырган Алтын Урданың варисы нурлы Казанны күрсеннәр  инде хәзер! Һади Атласи, Михаил Худяков, Газиз Гобәйдуллиннарны яшьли гүргә керткән канлы сәясәтнең башында Ленин, Сталиннар торды. Ә хәзер күр, әнә, алар урынына шул газиз эзтабарларыбызның хезмәтләре буенча бөртекләп җыелган хак тарих кайта! «Якты киләчәк», «ак юллар» турында сафсата урынына – ап-ак шәһәр манаралары, ак җилкәннәрен киереп Болак буйлап йөзгән җитез көймәләр. Миллионлаган халыкны зар елатып мәчет манараларын кистергәннәр үзләре дога көтеп җирдә чери, «Нурлы Казан»да исә  мәчет манаралары күккә ашкан. 
 
«Нурлы Казан» картинасын ачарга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Башкортстан илбашы Мортаза Рәхимов килә. Халыкның исәбе-саны булмый. 
 
Сөембикә манарасының төзелү вакыты җәһәтеннән тарихчылар, архитекторларыбыз әле бүген дә бер фикергә килә алмый. Берәүләр аны Казан алынганнан соң XVII, хәтта  XVIII гасырда төзелгән дип бара. Кыргый татарга  кая ул биек, төз манаралар салу, янәсе. Шуңа да карамастан, рәссам Фиринат Халиков «Нурлы Казан» картинасында Сөембикә манарасын да сурәтли. Чөнки бу гүзәл манарадан башка Казан Казан түгел. Аннары Фиринат Халиков борынгы Болгар хәрабәләрен күпме өйрәнде, сурәтләргә алды. Андагы Кара пулат һәм ханбикәбез манарасы арасында уртаклыкны күргән ул, билгеле. Юк, Казанның символын кертү шәһәрне ап-ачык таныла торган итү өчен генә түгел, бу рәссамның үз фикере, бу мәсьәләгә анык карашы да... 
 
Ул бәхетле еллардан соң күп сулар акты. Кызганыч, хәзер инде вәзгыять үзгәрде. Без еш кына ирек кысылуның сәбәпләрен әллә каян читтән эзләргә яратабыз. Фиринат Халиковка карыйм да шаккатам. Дөрес, аны яратмаучылар элек тә булды, хәзер дә бар. Үзләрен илбасар итеп сурәтләгәнне кем яратсын! Әмма сурәт язудан тыючы булмады. «Борынгы Казанда каз өмәсе» картинасы ярты ел буе Санкт-Петербургта Рус дәүләт музеенда эленеп торды. «Рус халкының милли бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә иде ул. «Татарларның каз өмәсе  бар, ә рус халкының андый матур бәйрәме юк», дигән аңлатма язуы да беркетелгән иде. Соңыннан «Борынгы Казанда каз өмәсе»н һәм Ф.Халиковның тагын өч картинасын Рус музеена сатып алдылар. Мәскәүнең тарих дәүләт музеенда да рәссамның өч картинасы саклана.
 
 Мәскәүдә 29 августта Россия сәнгать академиясе залында юбилее уңаеннан рәссам Фиринат Халиковның картиналарыннан зур  күргәзмә ачылды. Ул 10 сентябрьгә кадәр эшләде. Шул залда күргәзмә үткәрергә 700 рәссам чират тора! 
 
Менә өч ел инде Фиринат Халиков  үзе укыган Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәләрен җитәкли. Сүз уңаеннан, быел остаханәләрнең 40 еллыгы билгеләп үтелә. Бу вакыт эчендә анда 50 ләп рәссам осталыгын камилләштергән. Алар арасында Зөфәр Гыймаев, Шамил Шәйдуллин, Фәрит Якупов, Шамил Нигъмәтуллин, Резеда Яманова, Булат Гыйльванов, Рөстәм Хуҗин кебек оста рәссамнар да бар. Мөхтәрәм Харис Якуповтан соң остаханәләрне Абрек Абзгильдин җитәкләгән иде. Мондый җаваплы да, мәртәбәле дә вазифа Россия сәнгать академиясенең мөхбир әгъзаларына гына татый. Фиринат Халиков - шуларның берсе... 
 
Россиянең егерме иң эре нәшриятлары арасында булган, рәсем сәнгате турында югары сыйфатлы альбомнар чыгаруга йөз тоткан «Белый город» нәшрия­тының соңгы җимешләреннән берсе – Фиринат Халиковның затлы альбомы кулыма керде. Ул «Рәсем сәнгате осталары» шәлкемендә бастырылган. Бу шәлкемдә безнең Ф.Халиков дөньякүләм танылган бөек  Айвазовский, Левитан, Рерих, Рембрандтлар, Микеланджело, Модильянилар янәшәсендә күрсәтелгән. 
 
Мәскәүдә Җәмигъ мәчете проектына бәйге үткәргәндә дә, Халиковның «башына сугучы» булмады бит. Югыйсә, ул бәйгедә бөтен шәрык илләреннән осталар катнашты. Нинди генә талантлар булмагандыр? Дөрес,  Фиринатыбыз да алардан ким түгел. Казан реконструкция-картиналарын иҗат иткәндә, архитектура төзелешләрен өйрәнеп, ничә кирпеч калынлыгы китап укыган. Мәчетләрне күрү өчен Төркия, Марокко, Мисырларга барган. Үзебезнең Кол Шәриф мәчетен бизәкләүдә катнашкан. Проекты беренчелекне яулап, рәссамның сигез ел гомере Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә үтте. Бәйгедә җиңсә дә,   җиңел булмагандыр. Дөрес, башта эшләр майланган арба кебек барды, хезмәт хакы түләделәр, кабинет бирделәр. Аннары явыз кризис китереп бәрде дә авыргарак туры килде. Төзүчеләр алдында манараның һәр сантиметрын якларга туры килде. Аларга никадәр арзанрак булса, шулкадәр әйбәтрәк.  Озынрак манара матуррак, дүрт кечкенә манара урынына сигез әйбәтрәк, дип тукый-тукый, Халиковның телләре әйләнми башлады.  Аларга, биек манаралар гына түгел, Мәскәүдә дүртесе янына тагын йөзләгән мәчет кирәк, дип аңлатып йөрсенмени?! Ахыргача үз фикерендә торды, бер адым да артка чигенмәде. Әмма хезмәт хакы кимегәннән кими барды. Мәскәүдәге җәмигъ мәчетенең баш рәссамы үз эшен бушлай диярлек башкарып чыкты.
 
Ф.Халиковның әллә ничә медале генә бар. «Казанның 1000 еллыгы», Россия сәнгать академиясенең көмеш һәм алтын медальләре, Россия Мөфтиләр Шурасының «Рухи бердәмлек өчен», «Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгы» медальләре һ.б. 
 
Рәссамның тагын бер мөһим эшен телгә алмый мөмкин түгел – ул да булса Алабуга шәһәренә нигез салган Ибраһим ханның атлы һәйкәле. Оста аны сынчы Мәхмүт Гасыймов белән бергәләп иҗат итте. Анда да бәйге үткәрделәр. Ибраһимны аягүрә генә сынландырырга тәкъдим итүчеләр булды. «Хан атка атланган булырга тиеш», - дип Фиринат Халиков үз фикерен өздереп әйтте. Ибраһим хан – республикабызда беренче атлы һәйкәл. Ә Казанга нигез салган Олуг Мөхәммәткә  һаман һәйкәл куелмаган. 
 
Аңлашылганча, Мәскәүгә, Питерга барса да, Халиковка киртә-чикләүләр юк. Ә менә Казаныбыз­да тарихи панорама корырга кем комачаулый? Фиринат Халиков, Бородино сугышы кебек, Казан тарихына багышланган панорама идеясен моннан ике-өч ел элек үк күтәреп чыга. Эскизларын иҗат итә. Бу хакта тарих өчен җан аткан Минтимер Шәймиев белән киңәшә. Татарстан Мәдәният министрлыгы да бу турыда күптәннән хәбәрдар. Мәсьәлә бина юклыкка терәлеп кала. Панорама өчен якынча  биеклеге 7-8 метр, озынлыгы 20 метр зурлыкта аерым бина кирәк. Аны кем төзеп мәшәкатьләнсен? Казансу ярындагы казан әйбәт буласы иде дә, ЗАГСка биреп куйдылар. 
 
Халиковның Татарстан Дәүләт Советында  республикабызның соңгы чирек гасыр тарихын гәүдәләндергән дивар зурлыгындагы картина ясау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәненә дә биш былтыр. Депутатларыбыз 1990 еллардагы халык өмидләрен исләрендә тотса, шул өзелгән өмидләрне кабат ялгау өчен тырышса яхшы булыр иде дә бит. Тик бу юлы өмидне терелтү мәсьәләсе акчага терәлде...
 
Ә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Ф.Халиков картиналарын даими экспозициядән алып атарга кем кушкан? Рәссам республикабызның сынлы сәнгать музеена татар тарихына багышланган ике дистәгә якын картинасын бүләк итеп бирде. Сатып алучы юк, картиналар зур, аларны сакларга мөмкинлек чик­ле. Арада  Казан алынгач Нурали мәчетенә тәре кую турында «1552 ел октябрь вакыйгалары» картинасы да бар. Әле кайчан гына ул «Хәзинә»дә эленеп тора иде. 
 
Югыйсә Фиринат Халиков - үзенә аерым галереяга да лаек рәссам! Хәер, татар рәссамнарының булган галереяларын япкан заманда яңасын ачуны көтү файдасыз. Әнә, Россиянең халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Илдар Зариповның картиналар галереясын дәшми-тынмый гына ябып куйдылар. Хәзер анда балалар рәсем ясап әвәрә килә. Илдар Зарипов һәм Константин Васильев галереялары икесе дә шәһәр үзәгеннән читтә, Гвардейская урамында урнашкан иде. Аулак бу урынга кеше йөрмәгән, күрәсең. К.Васильевныкын үзәккә Бауман урамына күчерделәр. Ә татар рәссамын якларга, хакын хакларга бездә кеше юк. Әлеге дә баягы Казахстаннан үрнәк алырлык. Бүген Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашевның  берничә катлы зур шәхси галереясын төзеп яталар икән. 
 
Шулай итеп, Нурали мәчетенә тәре кую турында картинасын да шыпырт кына музейның караңгы бер почмагына яшереп куйганнар. Шанлы тарихыбызны тыяр заманалар тагын килде. Чирек гасыр яңгыраган нурлы Казан турында җыр өзелде...
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 
 
 
. Рәссам Фиринат  Халиков.
 
."Сөембикә диваны".
 
."Кол Шәриф мәчете янында соңгы сугыш".
 
."Сөембикәнең Казан белән хушлашуы".
 
.Алабуга  шәһәренә нигез салучы Болгар әмире Ибраһим Iгә һәйкәл.
 
 


Миләүшә Галиуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить