Ислам сәнгате күргәзмәсе

21.09.2017 13:17 | Музейханә Печать

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда гаять мәгълүматлы һәм кызыклы күргәзмә эшли. “Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” исемендәге тупланма белән тәкъдим ителә торган ядкәрләрне Татарстанда һәм шул исәптән Россиядә дә беренче тапкыр күрсәттеләр. 
 
Күргәзмә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашында ачылды.
 
«АртКлуб» оешмасының Россия, Бөекбритания, Германия һәм Нидерландның шәхси коллекционерларындагы 27 сирәк экспонаттан торган күргәзмә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина башлангычы һәм тырышлыгы белән Казанга китерелгән. Ул экспозициянең Казанда нәкъ менә мөселман киносы фестивале барган көннәрдә ачылуын теләгән. Тиз арада күргәзмәнең каталогын да әзерләп чыгарырга өлгергәннәр.
 
Күргәзмәгә куелган җәүһәрләр сирәк очрый торган экспонатлар булуы һәм борынгылыгы белән җәлеп итә. Аларның кайберләре дөнья музейлары фондларында да юк. Әйтик, Ислам сәнгате истәлекләре арасында XI-XIII гасырга караганнары да бар. Хатын-кызлар өчен көмеш муенса - шундый ядкәрләрдән. Аны белгечләр XII гасырларда Чулман алды төбәгендә киң таралган бизәкләрнең берсе дип тәгаенләгән. Сердолик таш, бөртекләр белән бизәкләнгән көмеш киң беләзек гаҗәеп матурлыгы, затлылыгы белән хәйран итә. Ул XIII гасыр башындагы Урта Идел буе осталарыныкы дип фаразлана. 
 
Әлфия Рәхмәтуллина күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын борынгы, өске өлеше гарәп имлясындагы язма белән бизәкләнгән, ике яклы ишеккә юнәлтә. Көнчыгыш Африкадагы Занзибар өйләрендә шундый үзенчәлекле ишекләр куела торган булган. Агачны уеп, сырлы бизәкләр белән эшләнгән җәүһәр XYII-XYIII гасырлар ядкәре дип билгеләнгән. Ишекне Татарстанга Лондоннан алып килгәннәр. Ул элек Британия музее күргәзмәсендә торган. Әлфия Рәхмәтуллина мондый зур ядкәрләрне илдән чыгару бик кыен булуы турында сөйли. Әмма зур көч куеп, аны Казанга алып килә алганнар.
 
Һиндстанда XVIII гасырда күн белән тышланып эшләнгән Коръән китабы илнең төньяк-көнбатыш өлешендә каллиграфия сәнгате алга китүенә дә бер дәлил сыман. Нәкъ менә шундый сафьян тышлы изге китаплар дәрәҗә һәм байлык билгесе булып саналган. Һиндстанда эшләнгән мәрмәр рәшәткә заманында хатын-кызлар ягын бүлеп торган булган. Ул да зәвыклы рәсеме белән күргәзмәгә килгәннәрне хәйран итте.
 
XVIII –XIX гасырларда байрак өсте өчен бронзадан коеп һәм чүкеп ясалган очлыклар да Һиндстанда яки Фарсыда эшләнгән җәүһәрләр дип, уйланыла. Алар аждаһа башлары һәм гарәп имлясындагы язмалар белән бизәлгән.
 
X-XI гасыр ясалган озын кылыч исә Чулман алды төбәге осталарыныкы. Бронза, тимер, агач, көмеш, күн кебек материаллардан эшләнгән корал кайчандыр, бәлки, гаскәр башлыкларының горурлыгы булгандыр. 
 
Күргәзмәдә ефәккә алтын җепләр белән чигелгән кисвәнең бер өлешен дә күрергә мөмкин. Ул Госманлы империясенә, XVI –XVII гасырга карый. Моннан тыш экспозициядә гаҗәеп нәфис итеп бакыр, көмештән, кыйммәтле металлар белән йөгертелеп, коеп уеп, Коръән сүрәләренең язуы белән бизәп эшләнгән көрси, Анатолия намазлыкларын, михраб чаршауларын да күрергә була.
 
Рухи һәм сәнгати матурлыкка ия истәлекләр белән таныштыру белән бергә, Ислам дине тудырган бизәлеш хакында мәгълүмат та бирә торган ядкәрләргә бай күргәзмә 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк. 
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 
 
.Коръән өчен аскуйма. 
 
.Намазлык. 
 
.Хәнҗәр һәм аның кыны. 
 
.Көрси.
 
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить