Баскан җирдән ут чыгара

21.09.2017 13:07 | Сәхнә Печать

(Мәүҗит Фәттаховка 80 яшь)
Олыгайса да матурлыгын югалтмаган, егетләрчә төз гәүдәле, мыеклы бу ир әллә каян күзгә ташланып тора.  Мин аның “Башмагым”да Галимҗан, “Хәят”та Ибраһимны уйнаган чакларын беләм бит әле. Ә “Зәңгәр шәл”дә Галәвие нинди кызыклы иде аның! Үзе астыртын, үзе эчкерсез, үзе шаян да – әйбәт, яңача Галәви тудырган иде ул.
 
Мәүҗит Фәттахов – Менделеевск районы Турай авылы баласы. Тыйнак, тәүфыйклы, тырыш  булып үскән, милли рухта тәрбияләнгән егет Алабуга культура – агарту училищесына укырга керә. 1960 елда Сабир ага Өметбаев чакыруы буенча Минзәлә театрына эшкә кайта.Дулкынланып торган кара чәчле, озын буйлы, ыспай, чибәр егет, әйткәнемчә, башкалардан аерылып тора. Ул татар халык җырларын башкарган вакытта, телисеңме–юкмы, аңа сокланмый мөмкин түгел. Йөрәк түреннән чыккан үзенчәлекле моңы аны театрның герое итте. Бер-бер артлы җырлы рольләр уйный, остара Мәүҗит Фәттахов. Җырчы артистлар кадерле театрда. Мәүҗит абый да - шундыйларның берсе. Эш барышында аның үзәк өздереп җырлаучы  гына түгел, ә оста биюче булуы да ачыклана. Җилдәй җитез итеп биегәнен күпләр хәтерли әле. Әйе, Мәүҗит абый үз юлын, үз урынын тапты сәхнәдә. Х.Сәлимова, Кичубаевлар, Н.Җиһаншиналар белән бергә, алардан үрнәк алып эшләү, Сабир Өметбаев, Мулланур Мостафиннар кулы астында иҗат итү, сүз дә юк, тырыш кешегә уңыш китерә һәм артист тынгысыз иҗади эзләнүләр дөньясына чума.
 
Мәүҗит абый эшкә үзенә генә хас үҗәтлек, тәвәккәллек белән тотына иде. Ул нык холыклы. Әйткән сүзен  җиренә җиткереп үти белә. Холкының бу сыйфатлары сәхнәдә төрле образлар иҗат иткәндә чагылды. Рольләрен ул үзе белгән алымнар белән, тамашачы таләп иткән дөреслек һәм гүзәллек, моң һәм күз яшьләре аша ачып бирде. Болар бары да үзеңә зур таләпчәнлек, борчулар бәрабәренә бирелә. Аның иҗатында халыкның тыйнаклыгы да, хикмәтләре дә, сабырлыгы да, шуклыгы да чагыла. Ләззәт алып уйный иде ул!
 
Артист тормышы катлаулы. Авылдан-авылга, шәһәрдән–шәһәргә меңләгән чакрым юллар үтелгән, күпме спектакльләр уйналган. Арыган, туйган чаклары да булгандыр артистның, ләкин ул үзендә көч табып халыкка хезмәт итә. Үкенмидер, Мәүҗит абый, артист булуына. Театрда ул үзенә тиң тормыш юлдашы белән гаилә кора. Ләйлә белән Азат исемле балалар үстерәләр. Челтерәп аккан чишмә тавышлы чибәр, баскан җирендә ут уйнатучы уңган Минзәлә районының Аю авылы кызы артистка Ания ханым белән гомер итү аңа яшәргә дә, эшләргә дә көч биргәндер. Аларның гомере пар аккошлар кебек сәхнәдә үтте. Тормыш юллары сынауларсыз гына узмаган, билгеле. Ләкин көчле ихтыярлы, сайлаган һөнәрләренә чын күңелдән бирелгән бу пар сынатмады. Театрның менә дигән үрнәк гаиләсе булдылар, бер-берсен тулыландырып гомер кичерделәр. Концертларда да бик  еш катнаштылар. “Сәхнәдә пар күгәрченнәрдәй  яшь, чибәр ике дәртле йөрәк күренде. Ирле-хатынлы Фәттаховлар бу. Артистлар рус биюен дә, мариныкын да, кем әйтмеш­ли, элеп алып, селкеп кенә сала. Минем янда утырган ханым: “Идәнгә түгел, йөрәккә үк китереп басалар бу рәхмәт яугырлары”, -дип юкка гына әйтмәгәндер шул”, - дип язган иде “Коммунизм таңы”(хәзерге “Минзәлә”) газетасы 1964 елда. Үз осталыкларын яшьләргә дә өйрәтеп калдырдылар. Тамашачыларны тормыш баткаклыгыннан, борчу – чарланулардан сәнгатьнең илаһи дөньясына алып кергән, яшәргә көч өстәгән Мәүҗит абый артист кына түгел,  режиссер да. Мәдәният институтын тәмамларга да вакыт тапты. Театрда сәхнәләштергән спектакльләре тамашачы һәм театр белгечләре тарафыннан җылы кабул ителде. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев: “Соңгы хөкем” спектаклен әзерләгәндә Минзәлә театры чын мәгънәсендә кайнап торды. Мәүҗитне әйткән дә юк, ул куна–төнә диярлек эшләде”, - дип язган иде.
 
Хезмәттәшләреннән дә уңды, эшеннән дә уңды Татарстанның атказанган артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Мәүҗит Нәҗип улы Фәттахов. Хәерле картлык, балалар-оныклар куанычы, сәламәтлек телибез сезгә, яраткан коллегабыз, өлкән остазыбыз, хөрмәтле Артист!
  
Рәзилә МУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты.  
   
   
 


Рәзилә Муллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить