«Ватанны саклауда»

21.09.2017 12:56 | Бөек Җиңү яктысы Печать

«Ватанны саклауда» исемле газета Ленинград фронтында 1943 елның 1 гыйнварыннан 1946 елның 14 июненә кадәр чыга. Барлыгы 347 сан дөнья күрә. Башта ул атнага ике тапкыр ике битле, 1944 елның 8 маеннан дүрт битле булып басыла. 
 
Аның мөхәррир урынбасары – башта журналист А. Мадалиев, 1943 елның 17 мартыннан – журналист, гвардия лейтенанты Заур Тимербай улы Исхаков, хәрби корреспондентлар – Ирек Аргынбаев, Ильяс Сәйфетдинев, Кадыйр Юлдашев. 
 
1943 ел, 1 гыйнвар. «Яңа ел белән, яңа җиңүләр белән» исемле баш мәкалә, Совет Информбюросының «Сталинградтан көньяккарак безнең гаскәрләребезнең һөҗүме», СССР Верховный Советы Президиумының «Ленинградны саклау өчен», «Одессаны саклау өчен», «Севастопольны саклау өчен» һәм «Сталинградны саклау өчен» медальләрен раслау һәм шушы медальләр белән Ленинградны, Одессаны, Севастопольны һәм Сталинградны саклауда катнашучыларны бүләкләү турында»гы Указы, бу «Медальләр турында положение», «Ленинградны саклау өчен» медален сурәтләү», СССР Верховный Советы Президиумының «Кызыл Армия хәрби частьларына тапшырылачак Кызыл Байракның яңа үрнәген раслау турында»гы Указы һәм әлеге байрак турында “положение” урнаштырыла. 
 
1943 ел, 16 гыйнвар. «Норлат, ВКП(б)ның Татарстан АССР, Октябрь район комитеты секретаре иптәш Ямковка 
телеграмма: 
 
«Татарстан колхозчысы» танк колоннасын төзү өчен 2 538 000 сум акча җыйган, Кызыл Армия фондына 12 566 пот һәм промышленность эшчеләре өчен 4 000 пот икмәк тапшырган Октябрь районы колхозчылары һәм колхозчы хатын-кызларына минем туганлык сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз. И.Сталин». 
 
Майор Г.Габҗәлиловның «Ватаныбызның батыр уллары» (Татарстанның Азнакай районыннан килгән сугышчылар – Фәттахов, Мөхәммәтшин, Әхмәтшин иптәшләрнең батырлыклары частьтагы барлык подразделениеләргә таралган. Татарлардан булган берничә снайпер батальоннан артык немец солдатларын һәм офицерларын юк итте) дип аталган язма урын ала. 
 
1943 ел, 11 март. «Татар халкының фронттагы татарларга хаты», ә 17 мартта «Фронттагы татарларның татар халкына җавап хаты» басыла. Аннан өзек: 
 
«Татар сугышчылары үзләренең антларын намус белән үтиләр...
 
Атаклы снайпер Хәкимов Нәҗип турындагы дан бөтен фронт буенча яңгырый. Ул 123 немец оккупантын кырды. Батыр укчы, снайпер З.Юсупов 119 немец кабахәтен юк итте. Танкист өлкән сержант Альбеков Мидхәт соңгы сугышларда ике көн эчендә үзенең пулемёт уты белән 78 немецны дөмектерде, аның сугышчан машинасы дошманның 12 блиндажын басып изде. 
 
Ленинград блокадасын өзү өчен булган сугышларда пулемётчы ефрейтор Х.Газизуллин геройларча сугышты. Бу сугышта ул 50 фрицны юк итте һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. 
 
Ленинград шәһәре блокадасын өзүдә катнашучы артиллерист, гвардия кызыл­армеецы Нәбиуллин Ибраһим сугышларның берендә үзенең пушкасыннан туры наводка белән 30 немецны юк итте һәм дошманның танкка каршы орудиесен бастырды. Гвардия кызылармеецы, пулемётчы Мөхәррәм Кутузов (Котдусов) бер сугышта 25 фашистны кырды. Нәбиуллин һәм Кутузов «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде. Артиллерист Сәхәп Садретдинов сугышларда батырларча хәрәкәт итә. Ул үзенең тубыннан берничә снаряд белән дошманның дзотын һәм дошман тубын һәм аның расчетын тар-мар итте. Сәхәп Садретдинов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
 
Кеше ашаучы немецларга каршы лейтенант Нефедкин һәм ефрейтор Абдуллин геройларча көрәште. Дошманның өч дзотын юк итте, күп кенә корал һәм сугыш припаслары кулга төшерелде, үзләренең подразделениеләренә юл ачты. 
 
Ватан сугышының азатлык максаты безне яңа казанышларга һәм геройлыкларга чакыра».
 
1943 ел, 17 апрель. «Ватаныбызның данлыклы кызлары» исемле баш мәкаләсеннән бер өзек: 
 
«Кызылармеец Нурлыхәят Габдрәкыйпова подразделениедә иң яхшы сугышчыларның берсе. Батырлыклары һәм геройлыклары өчен ул «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнде. Кызыл­армеец Разия Хөснуллина частьта иң алдынгыларның берсе. Безнең фронт госпитальләренең берсендә хәрби врач Гайшә Ненмасова зур хөрмәт белән танылган...». Шунда ук 3 нче ранг хәрби врач Г.Ненмасова һәм кызылармеец Н.Габдрәкыйпова фотолары басыла. 
 
1943 ел, 21 ноябрь. Сержант З.Васильеваның «Алар Ленинградны саклыйлар» (Татарстаннан Биләр районыннан килгән кече сержант Разия Хөснуллина, Кызыл Армия районыннан килгән ефрейтор Рәйсә Мостафина һәм төрле районнардан килгән сугышчылар – М.Җаббарова, Г.Галимҗанова, Б.Ханова, Х.Фәләхова, С.Габдрахманова, З.Вәлиева, Мөхәммәтгалиева, Фәизова, Сафиуллиналар турында) исемле язма һәм снайпер Заһит Рәхмәтуллин һәм Советлар Союзы Герое Геннадий Гобәйдуллин фотолары дөнья күрә. Шул ук биттә язучы Әхмәт Ерикәйнең «Өч баһадир» исемле очеркы басыла. Анда татар халкының батыр уллары, Советлар Союзы Геройлары – Орёл өлкәсен азат итү өчен барган сугышларда батырлык күрсәткән сержант, укчылар отделениесе командиры Гатаулла Салих улы Салихов, Орёл өлкәсендәге Малоархангельск шәһәре өчен барган сугышта дошманның 7 танкын юк иткән, 14 тапкыр яраланган кече лейтенант, автоматчылар взводы командиры Фәррах Гыймади улы Камалетдинев, Курск өлкәсенең Самодуровка авылы янында барган сугышларда бер атна эчендә генә дә дошманның 8 танкын, шул исәптән өч авыр «Тигр-VI» тибындагы танкын сафтан чыгарган гвардия өлкән сержанты, укчылар взводы командиры Хәмзә Нурсәлим улы Мөхәммәдиев турында языла. Шул ук чор эчендә Мөхәммәдиев командалыгындагы взвод дошманның 397 солдат һәм офицерын кыра һәм 27 танкын юк итә.
 
1944 ел, 17 гыйнвар. Язучы Кави Нәҗминең «Халык батыры генерал Сафиуллин» (Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылы татар егете Сталинград фронтында сугыша һәм немецларның 297 нче укчы дивизиясенең командиры генерал Мориц фон Дрибберны бөтен штабы белән әсирлеккә ала. Немец илбасарларга каршы сугышларда каһарманлык һәм ныклык күрсәткән өчен 38 нче укчы дивизиягә 73 нче гвардия дивизиясе исеме һәм аның командиры полковник Гани Биккенә улы Сафиуллинга генерал-майор исеме бирелә) исемле очерк дөнья күрә. 
 
1944 ел, 8 март. Өлкән лейтенант Ю.Кадирның «Татарстан кызлары» («Ленинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән ефрейтор Мәрьям Кадыйрова, рядовой Заһидә Вафина, Факиһә Юсупова, Евдокия Пакшаева турында) дигән очеркы, старшина Вәгыйз Вәлиевнең «Шинельле кыз» исемле шигыре һәм рядовойлар Е.Пакшаева, З.Вафина, ефрейтор М.Кадыйрова фотолары бирелә. 
 
1944 ел, 16 март. Язучы Гадел Кутуйның «Сугышчы анты» исемле шигыре дөнья күрә.
 
1944 ел, 16 апрель. «Советлар Союзы Геройлары» рубрикасы астында «Лейтенант Камалетдинов», «Өлкән сержант Хәбиев» (Вилдан Сәет улы Хәбиев - өлкән сержант, миномёт отделениесе командиры, Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә), «Сугышчы Шакиров» (татар халкының өметен аклады, ул немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда арысланнарча сугышты, хөкүмәт аңа бу батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен бирде) дип аталган очерклар һәм каһарманнарның фотолары бирелә. 
 
1944 ел, 15 май. Лейтенант И.Аргынбаевның «Советлар Союзы Герое Мәхмүт Актуганов» (Мәхмүт Сафа улы Актуганов - гвардия кече сержанты, махсус мылтыктан танкка каршы атучы, Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә) исемле очерк, каһарманның фотосы һәм шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең «Калкулык» исемле шигыре урнаша. 
 
1944 ел, 10 август. Лейтенант А.Серлебаевның «Комсомолец Баһаветдинов» (Татарстанның Шөгер районы Сарабиккол авылы егете, «Батырлык өчен» һәм «Ленинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән, станоклы пулемёт расчёты командиры сержант Гыйльми Баһаветдиновның батырлыгы турында) исемле очерк һәм батырның фотосы урын ала. 
 
1944 ел, 20 август. Өлкән лейтенант В.Смолинның «Штурман Абдулла Насыйров» исемле очеркы урнаша. Кызыл Байраклы бомбардировщиклар частендагы һава разведчикларының экипажы (очучы Никушкин, штурман Насыйров һәм укчы-радист Шерстенёв) «ПЕ-2» самолётында дошманның ерак тылына оча һәм аның портын, хәрби складларын, эшелоннарын фотографиягә төшерә. Татар халкының батыр улы кыю штурман Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Абдулла Насыйров җылы август аенда разведкадан аякларын өшетеп кайта (8 000 метр биеклектә җәен дә, кышын да бер үк каты салкынлык), ләкин сугышчан бурыч үтәлә – ул алып кайткан рәсемнәр бик әһәмиятле була.
 
1944 ел, 8 октябрь. Капитан И.Сәйфетдиневнең «Очучы Абдуллин» исемле язмасында болай языла: «Кече лейтенант Алим Абдуллин ике тапкыр дошман тылына разведка ясап, кыйммәтле мәгълүматлар китерде, 16 тапкыр дошманның хәрби объектларын һәм җанлы көчләрен бомбага тотуда катнашты. Махсус заданиене 210 тапкыр үтәде».
 
1944 ел, 16 ноябрь. «Гвардия лейтенанты Мәхмүт Хөсәенов»ның фотосы, ә өченче биттә аның турында капитан К.Юлдашев, кече лейтенант А.Айнуллинның «Артиллерия батыры» исемле очерк бирелә. Бу дәртле татар егете турында кыскача мәгълүмат: 
 
Яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп армия сафларына баса. 1942 елда Үзбәкстандагы Әндиҗан шәһәрендә тизләтелгән мөддәтле артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, 1943 елның гыйнварыннан алып 1944 елның декабренә кадәр башта взвод, соңыннан артиллерия батареясы командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша, берничә тапкыр яралана. Шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
 
1944 ел, 19 ноябрь. «Артиллерия уты остасы» (Советлар Союзы Герое батыр татар егете орудие командиры гвардия өлкән сержанты Мансур Һадият улы Абдуллин Курск дугасы сугышларында батырлык күрсәтә. Ул немецларның 8 авыр танкысын һәм батальонга якын пехотасын юк иткән) исемле мәкалә басыла.
 
1944 ел, 31 декабрь. Өч орден кавалеры старшина Юныс Янбаевның «Халык наказын үтәүдә», «Советлар Союзы Герое гвардия сержанты Геннадий Гобәйдуллин», «Советлар Союзы Герое кече лейтенант Фәррах Камалетдинов» дигән язмалар һәм аларның фотолары, «Миномётчы расчёт командиры сержант А.Хәбибуллин» һәм «Танкист сержант Г.Хәмидуллин» фотолары бирелә. 
 
 Гвардия лейтенанты М. Хөсәеновның «Мидхәт Салиховка мактау һәм дан!» (1945 ел, 13 гыйнвар), «Советлар Союзы Герое Мансур Хәсәншин» (1945 ел, 7 февраль) исемле очерклары һәм батырларның фотолары басыла. Ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, тупчылар батареясы командиры, лейтенант М.Салихов 1944 елда Днепр елгасы алдындагы данлыклы сугышта үзенең артиллеристлары белән 500 дән артык немец солдатын һәм офицерын кырып сала, ә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән гвардия өлкән лейтенанты, миномётчылар батареясы командиры М.Хәсәншин Днепр суларын кичеп, уңъяк Украина ярларында Канев шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак җирендә батырлык күрсәтә.
 
1945 ел, 14 март. Язучы Гамир Насрыйның «Миномётчы Нуретдинов» (Татарстанның Питрәч районы Кудаш иле авылы егете, атаклы миномётчы Галим Нуретдинов һөҗүм сугышларында иң беренче булып дошман траншеяларына бәреп керә, дошман солдатлары өстенә ташлана. Ул гранаталар ыргытып, штык белән айкап, унга якын немецны дөмектерә. Батыр егет шулай итеп үзенең якташын, взвод командирын, лейтенант Габделхаковны үлемнән саклап кала. Нуретдиновны батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр) исемле очеркы бирелә. 
 
1945 ел, 18 март. «Гвардия кызылармеецы Мәхмүт Хафизовның сугышчан батырлыгы» (Өч тапкыр «Батырлык өчен» медальләре белән һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән Хафизов соңгы сугышта 3 самоход орудиесен юк итте, 8 гитлерчыны кырып салды), капитан Ю.Кадирның «Батыр сугышчы» (Ике тапкыр «Батырлык өчен», ике тапкыр «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм «Ленинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән кызылармеец Рәхим Сәмитов турында) дигән язмалар дөнья күрә.
 
1945 ел, 1 июнь. Майор М.Гыймадиевның «Советлар Союзы Герое Гомәр Һадимөхәммәтов» (Укчылар ротасы командиры, өлкән лейтенант Һадимөхәммәтов Витебск өлкәсендә дошманның оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә. Аның рота сугышчылары дошманның 136 солдат һәм офицерын плен алды, йөздән артык гитлерчыны үтерде, 3 пушка, 6 пулемёт, 3 миномёт һәм башка трофейларны кулга төшерде) исемле очеркы басыла.
 
1945 ел, 16 июнь. «Бу җиңүләрнең даны онытылмас» дигән сүзләр астында капитан И.Сәйфетдиновның «Карель бугазы батыр­лары» (туп наводчигы М.Җәләлев үзенең орудиесеннән төз атып финнарның дүрт дзотын, ике миномёт батареясын, дүрт пушкасын юк итте. Офицер Мирза Баһировның миномётчиклары дошманның ике орудиесен, биш пулемётын һәм йөзләрчә җанлы көчләрен юк итте. Артиллерист Галим Төхфәтуллин үзенең орудиесе белән туры наводкадан атып финнарның өч дзотын яндырды һәм ике пулемётын юк итте. Рота командиры өлкән лейтенант Кодаяров үзенең автоматчылары белән оста маневр ясап дошман тылына үтә һәм кинәт ясалган удар белән дошманның артиллерия батареясын тар-мар итә һәм Р. пунктын финнардан чистарта. Рота парторгы өлкән сержант Галимов беренче булып Сестра елгасын кичте, финнарны дүрт траншея линиясеннән бәреп чыгарды. Гвардия сержанты Каюмовның пулемёт расчёты бер сугышта гына 50 дән артык дошман солдатларын һәм офицерларын кырды, финнарның 4 пулемётын юк итте, 4 дзотын шартлатты, ике пулемётын кулга төшерде.
 
Татарстан АССРның 25 еллык юбилее алдыннан Татгосиздат безнең «Батырлар китабы»ның I нче томын басып чыгарды. Китапның күп очерклары фронтовик язучылар һәм журналистлар тарафыннан язылган. 
 
Бу томга Советлар Союзы Герое исеме алган 56 батыр якташыбыз турында очерклар урнаша. Китапның рәссамы - Байназар Альменов.
 
1945 ел, 15 июль. «Батырлар китабы»ннан кыскартып алынган ике очерк урнаша:
 
«Ватан өчен! Сталин өчен!» исемле очерк гвардия сержанты, пулемётчылар отделениесе командиры Гайфетдин Гыйльметдиновка багышлана. Ул пулемёт расчёты белән беренче булып елганың көнбатыш ярына йөзеп чыга һәм дошман өстенә ташлана. Өч рәт чәнечкеле тимер чыбык киртәләрен үтеп, немецларның траншеясына барып керә. Төп укчы частьлар өчен юл ачыла.
 
«Мин – совет сугышчысы» исемле очерк өлкән сержант, пулемётчы Хатип Хәсәневкә багышлана. Ул Курск өлкәсенең Прихотьково авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның августында Украинаның Сумы өлкәсе Нехаевка авылы өчен барган сугышта Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Хәсәнев үзенең «Максим»ы белән еракка үтеп керә һәм пулемёт уты белән 30 дан артык гитлерчыны кырып ташлый. Ул авыр яралана, ләкин сугыш кырыннан китми, немецларның ярсулы атакасын озак вакытлар буе берүзе кайтара. Патроннары беткәч һәм күп кан югалтып аңын җуйгач кына, гитлерчылар аны чолгап ала. Немецлар аңардан совет пушкаларының һәм танкларының кайда икәнлеген әйттермәкче булган, ләкин Хәсәнев үзенең Ватанын сатмый.
 
1945 ел, 2 август. Журналист Мәрьям Дибаеваның «Казан сугышчы кызларны каршылады» (Безнең данлыклы кызлар – Апас районы Танай-Турай авылы кызы Сәрия Сәлимова, Әтнә районы Күәм авылы кызы Рәисә Сабирҗанова, Саба районы кызы Александра Смирнова, Красный Бор районы кызы Екатерина Степанова, Әтнә районы Югары Шашы авылы кызы Роза Хисмәтуллина, Казан кызы Гайния Ибраһимова, ефрейтор Комашева, кече сержант Илһамия Морадымова, сержант Постухова һ.б.) исемле очеркы урын ала.
 
 1945 ел, 8 август. А.Габдрәхимовның «Совет Ватаны өчен сугышларда татар сугышчылары» исемле мәкаләсендә болай языла: 
 
«Татар халкының 70 меңнән артык батыр уллары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде, 150 дән артык татар егете Советлар Союзы Герое дигән бөек исем алуга иреште. 
 
 Татар генераллары: Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, авиация генерал-лейтенанты Әхмәтгәрәй Рамазанов, генерал-майорлар Минзакир Әбсәләмов, Фатих Булатов, Хәбиб Ганиев һ. б. исеме бөтен илебез буйлап билгеле. 
 
Татар егетләре Советлар Союзы Геройлары – тупчы, кызылармеец Илдар Маннанов Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янындагы сугышта батырлык күрсәтә – туп янында ялгызы калып дошман өстенә 108 снаряд җибәрә; укчы, сержант Газинур Гафиятуллин Псков өлкәсе Овсище авылы өчен барган сугышларда дошман дзоты амбразурасын гәүдәсе белән каплап һәлак була; һава десанты полкының отделение командиры, гвардия старшинасы Шәрифҗан Казанбаев Молдавиянең Чокылтян авылы янында барган сугышларда полк байрагын саклап кала, алган яраларыннан вафат була; танк ротасы командиры, өлкән лейтенант Фатыйх Шәрипов Днепр елгасын кичкәндә азат итү өчен барган сугышларда үзенең иптәшләре белән берлектә танклар белән төнге атакага барып, немецларның ныгытылган линиясен өзә, аның танклары дошманның сугышчан тәртипләрен кисеп керә, дошманның техникасын һәм җанлы көчләрен тар-мар итә; мотоукчылар батальоны командиры, гвардия майоры Әхмәдулла Ишмөхәммәтов Львов шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә шәһәрнең үзәген ала һәм анда Кызыл байрак күтәрә; сапёрлар отделениесе командиры, старшина Нурулла Фазлаев Одер елгасын кичкәндә һәм елга ярындагы плацдарм өчен барган сугышларда контратакага килүче дошман танклары юлларына мина киртәләре куя. Немецларның ярсулы утлары астында куркусыз эшләп кичү урыннары сала. 
 
 Дан орденының тулы кавалерлары – разведчик, гвардия кече сержанты Хәким Садыйков Псков өлкәсенең Опочка, Белоруссиянең Полоцк, Латвиянең Эргли шәһәрләре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә; миномётчылар расчёты командиры, старшина Бәдигъ Салихов Украинаның Чортков, Львов, Польшаның Кросно һәм Бельско-Бяла шәһәрләре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә…
 
 Гвардия сержанты Габдрахман Галимовның сугышчан юлы гаять дәрәҗәдә гүзәл. Генерал Брусилов гаскәрләре Австрия-Германия фронтын өзгән чакта Галимов ике тапкыр Георгий тәресе белән бүләкләнгән булган. 1942 елда ул тагын мәкерле дошманга каршы барып йөзгә-йөз очрашты. Күпне күргән тәҗрибәле солдат күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медальләре балкып тора. Аның ике улы – Мәхмүт һәм Рифгать аның белән бер сафта торып, явыз дошманга каршы сугыша. 
 
 Берлинны штурмлаган һәм аның өстенә Җиңү байрагы кадаган Кызыл Армиянең героик уллары арасында батыр татар сугышчылары да аз түгел. Аларның берсе - старшина Фатыйхов. Ул үзенең миномёты белән бөтен сугышны үтте. Ул 1941 елда ук, Мәскәү янындагы сугышларда сугышчан чыныгу алды, аннан соң ул Смоленщинада, Белоруссиядә, Висла, Одер һәм Берлинда сугышты. Фатыйхов үзенең миномётыннан дошман өстенә 2000 нән артык мина җибәрде, дошманның уннарча ут ноктасын, йөзләрчә солдат һәм офицерларын юк итте. Фатыйховның күк­рәгендәге Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнары, ике «Батырлык өчен» медале һәм «Москва оборонасы өчен» медале батырлыкларының шаһиты булып тора... 
 
 Карт большевик подполковник Гомәр Янузаковның батырлыгы мәңге онытылмас. Сугыш башланганда ул совет чигендә иде. Аның полкы Прут елгасында немец-румын гаскәрләрен тар-мар итте, дошманның көчле басымына каршы торды. Мәскәү янында аның кавалеристлары, генерал Белов атлылары составында хәрәкәт итеп, дошманга удар артыннан удар ясады. Янузаков безнең бер берләшмә тарафыннан дошманның тирән тылында үткәрелгән рейдта катнашты. Ул партизаннар дивизиясенең комиссары булып хезмәт иткәндә, фашистик илбасарларга каршы көрәштә совет патриотларын батырлыкларга рухландырды. 
 
 
 Янузаков – туган Украина өчен сугышларның герое һәм Берлинны штурмлауда катнашкан герой. Татар халкының батыр улының күкрәген Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Мәскәү оборонасы өчен» медале һәм «РККАның ХХ еллыгы» медале бизи. Командование подполковник Янузаковның хәрби һәм оештыру сәләтлелегенә югары бәя бирде һәм аны Берлинның бер районына комендант итеп билгеләде».
 
Ленинград фронты частьларының берсендә хезмәт итүче яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен бу газетага актив языша. Аның патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләр «Безнең юлыбыз – Берлинга!», «Берлин юлында», «Балтыйк морякларына», «Балкый исмең, каһарман!», «Тупчылар», «Совет солдаты», «Шинель», «Фәйзулла Туишев белән очрашу» исемле очеркы бу газета битләрендә басыла.
 
Әхмәт Ерикәйнең «Илгә герой биргән анага», «Шинель», «Зәңгәр яулык», «Бөек тантана», «Намус», «Безнең теләк», «Безгә таныш җиңү юллары» исемле шигырьләр, Гадел Кутуйның «Тетрә, Берлин!» (Катуков танкистлары турында), «Куркусыз разведчик» (Гвардия өлкән сержанты Баянов турында) исемле очерклары, Кави Нәҗминең «Дәүләт чиге», «Ян, Германия!», «Татар халкы азатлык өчен көрәштә», «Мулланур Вахитов», «Татар әдәбиятының кояшы», Мәхмүд Максудның «Батыр дип дан алсаң...», Гази Кашшафның «Безнең урамда бәйрәм»; Фатих Хөснинең «Һади Такташ»; Әнәс Камалның «Салих Сәйдәшев» исемле мәкаләләре; Һади Такташның «Урман кызы», Фатих Кәримнең «Син еракта»; Гали Хуҗиның «Гармун», «Йөрәк ялкыны», «Сагыныр кешем син», «Солдат»; Мөхәммәт Садриның «Данлы гвардия», Шәрәф Мөдәрриснең «Яшь гомер», Әхмәт Юнысның «Завод кызы», Шәйхи Маннурның «Идел бозлары», «Ак чишмәсе», Мостай Кәримнең «Армия бара» исемле шигырьләре басыла. 
 
Афзал Шамовның «Өзелгән кыллар», «Көзге чәчәкләр», «Дустым кабере янында», Гариф Галеевнең «Агымсу дулкыннары», Габдрахман Әпсәләмовның «Дүрт батыр» исемле хикәяләре дә дөнья күрә.
 
Язманы матбугатка Әлфия ШАМОВА әзерләде.
 
 
.Әхмәт Ерикәй.
 
.Гамир Насрый.
 
.Мәхмүт Хөсәен.
 
.Илдар Маннанов.
 


Әлфия Шамова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить