Айга кырын карама

21.09.2017 12:51 | Айга кырын карама Печать

23 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.52 сәгатьтә калка, 19.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
 
Һәркемнең үз тәмләткече
 
Төрле йолдызлык билгесендә туганнарның һәрберсенең үз тәмләткече бар, дип санала. Ул үз “хуҗа”сының сәламәтлеген яхшырта, кәефен күтәрә, имеш. Балыкларның тәмләткече - дәфнә яфрагы; Кучкарныкы - рәйхан; Үгезбозауныкы - ак борыч; Игезәкләрнеке - хуш исле борыч; Кысланыкы - мөшкәт чикләвеге; Арысланныкы - зәгъфран; Кызныкы - канәфер; Үлчәүнеке - дарчин; Чаянныкы - кардамон; Укчыныкы - имбир; Кәҗәмөгезнеке - куркум; Сукоярныкы - кызыл кузаклы борыч.
 
24 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.01 сәгатьтә калка, 19.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.05 сәгать. 
 
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
 
Имбир, куркум, әнеч...
 
Күп кеше аш тәмләткечләрнең 5-6 төрен генә даими куллана: дәфнә яфрагы, кызыл һәм кара борыч, ваниль, дарчин, канәфер... Ә бит алар бик күп төрле. Имбир элек-электән куас куйганда, камыр ризыклары әзерләгәндә, ит кыздырганда кулланылган. Кардамон кекс, печенье, торт һәм рулетларны хуш исләндерә, компот ясаганда һәм җиләк-җимеш консервлаганда кушыла. Куркумны Урта Азиядә пылауга салалар, аны кыздырылган бәрәңгегә дә, сөтле дөге боткасына да, томалап пешерелгән кәбестәгә дә сибәргә була. Һинд әнече (тмин, кумин) яшелчә, дөге, кузаклылардан ризык әзерләгәндә кушыла, ул ашкайнатуны, күз күремен, баш мие эшчәнлеген яхшыр­та. Кара горчица орлыгы сарысына караганда ваграк, ул дөгеле, яшелчәле куе ашларны тәмләтү өчен кулланыла. Шамбаланы (утлавык үлән) бигрәк тә борчак, ногыт борчагыннан ризыклар әзерләгәндә, яшелчә томалап пешергәндә өстиләр.
 
25 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 11.08 сәгатьтә калка, 20.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.00 сәгать. 
 
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронх­лар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
 
26 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.11 сәгатьтә калка, 20.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать. 
 
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
27 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.08 сәгатьтә калка, 21.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.51 сәгать. 
 
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим. 
 
Ботка сихәте
 
Әгәр 10 көн буена гел ботка ашап торсаң, бик күп авырулардан котылыр­га була. Бөртек һәм ярмаларның 30 процентка якынын үсемлек аксымы һәм минераллар тәшкил итә. Карабодай канны яхшырта, тары ярмасы кан басымын төшерә, солы боткасы исә организмны магнийга туендыра һәм шуның белән иммунитетны көчәйтә. Солы һәм бодай әле цинк чыганагы да. Арпа эчне йомшарта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, май алмашын җайга сала. Манный боткасының гына бер файдасы да юк.
 
28 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.00 сәгатьтә калка, 22.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.47 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
 
Стресстан саклану
 
Бик каты ачу чыкканда, нервланганда, 7 тапкыр рәттән менә бу күнегүне ясарга кирәк. Туры басалар, үкчәләр - янәшә, куллар - аска төшерелгән. Аяк очларына басып, үкчәләрне 5 сантиметрга күтәрәләр, башны артка чөяләр һәм салмак кына сулыш алалар. Берничә минут шулай басып торгач, тагын кабатлыйлар.
 
29 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.44 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.37 сәгать.
 
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
 
Ялкаулар салаты
 
1 әр банка консервланган татлы кукуруз, ак фасоль, кызыл фасоль, петрушка, 1 бүлем сарымсак, майонез, сохари кирәк. Суларын түгеп, 3 банкадагы кукуруз һәм фасольләрне кушалар, вак туралган петрушка, уылган сарымсак өстәп, майонез салып болгаталар да, өстенә шакмаклап турап кыздырылган сохари сибәләр.
 
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить