Изге Болгар җирендә

14.09.2017 15:28 | Музейханә Печать

Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка рәхмәт, август ахырында ул утыздан артык әдипне изге Болгар җиренә сәяхәт кылу бәхетенә ирештерде...
 
Әлеге туфракка тугыз ел буена килмичә торылган. Әлбәттә инде, яңартылган, затлы күренеше белән чиксез шатландырды. Аеруча иске кала үзәгеннән шактый чиктә, агач манаралар артында аерым бистә булып калыккан Ак мәчет һәм Ислам академиясе биналары искитмәле. Ак мәрмәрдән калыккан манара һәм диварлар бөек бабаларыбыз рухына мәңгелек һәйкәл булып, гасырлар буе сокландырыр әле. Азакка калдырып тормыйча, баштук, изге Болгар җирен дөнья­күләм данлы тарихи үзәккә әверелдергән өчен, тәүге Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевкә рәхмәт сүзләрен ирештереп кую урынлы булыр...
 
Элеккеге үзәк урыны да үзгәртелгән, яңартылган инде. Җәмигъ мәчет хәрабәләре белән янәшәдә 1841 елда авып юкка чыккан Олы манара кабат торып баскан. Элек Хан сарае булган урын эзләре – махсус түбә астында. Нәкъ борынгы бабаларыбыз XIV гасырда калкыткан төрбәләр өслүбендә яңа, гүзәл бина – Коръән  музее хасил булган. Анда масштаблары 240 см­га 140 смлы булган, авырлыгы ярты тоннага җиткән, дөньядагы иң зур Коръән Шәриф саклана. Дан артыннан гына куу да юк, аның янына барып җиткәнче безнең ерак бабаларыбыз кулдан күчереп язган иске Коръән һәм дөньякүләм мәгълүм “Кыйссаи  Йосыф” әсәренең  500гә якын нөсхәсе белән танышып үтәсе бар. Әлбәттә инде, Коръән музееның да дивар, түшәм, идән, хәтта баскыч басмалары да ак мәрмәрдән. Җир шарындагы иң зур Коръәнне генә түгел, ул сак­лана торган затлы бинаны күреп тә тез чүгәрлек.
 
Биредәге “тылсым иле”нең хуҗасы, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин изге Болгар җире буенча сәяхәтне Тарих музееннан башлап җибәрде. Әле бу музейның бинасы гына да гаять үзгә, аңа аналог мирасханә Җир шарында юктыр. Көньяклап караганда, музей үзе нигезеннән кәрнизенә кадәр биеклектәге, зур вит­ражлы тәрәзәләр куеп төзелгән бер катлы һәм гадәти бер бинаны хәтерләтә. Ә аның биләмәләренә аяк бастыңмы, гаҗәпләнүдән тәмам искитмәле. Биек яр туфрагын кисеп аска иңгән музей 6 гаҗәеп таш кат тәшкил итә! Эскалаторлар ярдәмендә аска төшкән саен изге Болгар туфрагыннан табылган кадерле экспонатларны да, Бөек Болгар ханлыгының тарихы, борынгы кала урынында археологик эзләнүләр язмасы, шушы изге җир турында чит илләрдә, тагын үзебездәге рус һәм татар телләрендә дөнья күргән тарихи хезмәтләрне, бөек рәссамнарның Болгарда сакланган ядкярләргә багышлап ясаган панноларын да күзалларга мөмкин. Пыялалар артына тере кешеләрдәй итеп сурәтләнгән болгар җайдакларының сыннары да куелган. Алар тарих төпкеленә дәшә.
 
Болгар каласы Идел белән Чулман елгалары кушылган урында, биек яр өстенә төзелгән. Әнә, сул яктагы тау итәге елга эченә озын борын булып сузылган. Ул урында элек Ага-Базар ярминкәсе гөрләп эшләп торган. Уң якка күз салдыңмы, каршы ярда – елга өстенә мәгърур кыя булып баскан Айгыр тавы. Анысы бүген Кама Тамагы районына керә (ни кызганыч, берничә ел элек менә шул тарафта “Болгар” теплоходы батып, дистәләгән кеше вафат булды). Биек яр өстендә хыялга чумган чакта, Ага-Базарга Каф тау буеннан, Урта Азиядән, урыс кенәзлекләреннән, хәтта ерак Скандинавиядән килеп җиткән сәүдәгәрләр генә түгел, шушы яр итәге буйлап өскә үрмәләгән юлбасар ушкуйчылар, баскыннар өере дә болыт-болыт булып күз алдына баса. Ханлык заманында пайтәхетебез ышык төбәктә, Биләр каласында урнашкан, ә борынгы Болгар Идел буендагы сәүдә үзәге булып саналса да, 1120 елда аның өстенә Юрий Долгорукий, 1164 һәм1172 елларда аның улы Андрей Боголюбский, 1183 һәм 1202 елларда Андрейның энекәше Всеволод Зур Ояның яу походлары белән килүе тарихларга кергән. 1218 һәм 1230 елларда кенәз Юрий Константинович кул астындагы канлы яу сәфәрләрен дә сызланып кичергән ул. 1236 елда инде бөек Бату явы. Юк итмәгән, җир белән тигезләп китмәгән ул Болгарны, ә 1243 елда кайтып, аны әтисе Җучи исемен йөрткән яңа дәүләт-урданың башкаласы иткән... Тарих озын, Болгар каласы кичергән баскын-талау яуларын сөйләп кенә бетермәле түгел. Ә берсенә, барыбер дә, тукталмый һич ярамас. Ни өченме?
 
Тарих музееннан чыгып, Коръән музеена таба яр астыннан сәяхәт кылган чакта тау битендә, ачык һавада тезелеп киткән Язма мирас, Болгар һәм Казан ханлыгы чоры әдипләре һәм шулай ук ханнарыбыз хөрмәтенә куелган ташлар-һәйкәлләр сафы буйлап та узып китәсе бар. Әлеге ядкярләрнең күләмен һәм исемлеген ачыклау өчен Археология, Тарих, шулай ук Тел, әдәбият һәм сәнгать институтлары галимнәре җәлеп ителде. Соңгы карарны кем кабул кылгандыр, анысы кара гавам өчен дөм-караңгы. Әмма хан исемнәре язылган ташлар аллеясы буйлап атлаганда Туктамыш таҗдардан соң Идегәй атамасын күреп, тораташтай калырга туры килде. Бердән, Идегәй – бернинди дә хан яисә таҗдар кеше түгел, ул Бирдебәк ханның кияве булуга ирешкән гади морза гына, аңа “солтан-шаһлар” янәшәсендә һич урын юк. Икенчедән: ул – татар милләте өчен явыз Шаһгали ханнан да яманрак сатлыкҗан. Нигез өчен, бөек галимебез һәм 1936 елга кадәр мөфтиебез булып торган Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиннең Идегәй морзаны “мөртәт” һәм “татар дәүләтен юк итүдә Аксак Тимердән кала иң зур зыян китергән сатлыкҗан”, дигән бәясен кабатлау да җитә. Яңача бәя белән авыз томаларга да җыенмагыз: фән докторлары – 1100, кандидат атлылары 12 мең чамасы исәпләнсә дә, алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани яисә Ризаэддин Фәхреддин биеклегенә якыная алырдай сыңар галим дә юк... Ә Минтимер ага башлаган изге эшкә бер кашык дегет ягу кайсы йомрыбашка кирәк булгандыр – монысы аңлашылмый...
 
Идегәй – 1391 һәм 1395 елларда Алтын Урда җиренә явыз Аксак Тимер әмирне өсләтеп алып килгән морза. Аксак әмир Сәмәрканд ягыннан һәр ике тапкырында 200 әр мең җайдаклы гаскәр белән бәреп кергән булса, Туктамыш хан да аңа каршы 200 әр мең яугир белән каршы чыккан. Ни аяныч: Кондырча һәм Терек елгалары буендагы яуларның һәркайсында ике яктан да 100 әр мең, ә бөтенесен кушып санаганда 400 мең чамасы мөселман ире әрәм булган. Аксак Тимер 1395 елда Болгар каласы үзәгендә аның соңгы әмире Габдулла хан-Карабәкнең башын чабып өздергән. Баскын Аксак әмир Болгар олысы авылларыннан шәхсән берүзенә генә дә 5000 иң чибәр,  иң сәламәт кыз һәм егетне коллыкка алып киткән. Идегәй морза фәкать шушы фаҗигаләрне тамаша кылганнан соң гына Аксак Тимердән аерылып, үз кабиләсенә – мангытлар янына кайтып киткән. Аңлашыла булыр: сатлыкҗан Идегәйнең Болгар яки Казан ханнары янәшәсенә якын килергә дә хокукы юк, гомумән, ул якты ният белән телгә алынырдай, лаек бәндә түгел. Ул сатлыкҗан урынына газиз Ватан өчен башын җуйган Габдулла хан-Карабәк исеме язылса һәм изге кала уртасында  Болгар олысының соңгы әмире булган шушы каһарманыбызның атка менгән мәгърур һәйкәле калкып чыкса иде!..
 
1431 елда Федор Пестрый атлы баскын кенәз килеп вәйран кылса да, Болгар хәрабәләре арасында канлы-шанлы тарихларга шаһит булып, ерак ханнарыбыз нигезләгән Кече манара, Төньяк, Көнчыгыш, Кара Пулат атлы төрбәләребез сакланып калган. Төрбәләр эчендәге диварлар буенча тезелгән һәм үзләренең 1270-1350 елларда ук ясалуын тәкрар итеп торган кабер ташлары каршында баш имичә булмый. Шундый ук ташларны 1732-1734 елларда калкып чыккан Успение чиркәвенең нигезләренә салынган булуын күреп, тән чымырдый. Ничә гасыр буе безне ташлар баскан!.. 
 
Болгар данын ишетеп, 1722 елның май аенда, Кавказны яулау өчен походка юнәлгәндә, аның хәрабәләрен Петр патша килеп карый. 1767 елда “Тверь” галерасы белән Идел буйлап сәяхәт иткән чакта, Болгар хәрабәләрен Әби патша – Екатерина Икенче дә тамаша кыла. 1864 елда академик В.Тизенгаузен Болгар туфрагында тәү мәртәбә археологик казу эшләрен башлап җибәрә, соңрак моны А.Смирнов,  Н.Калинин,  А.Халиков, Ф.Хуҗин, С.Айдаров кебек галимнәр дәвам итә. Болгарны күренекле рәссамнардан И.Шишкин, А.Саврасов, Д.Архангельский мәңгеләштерүдә катнаша. Тәүге Илбашыбыз М.Шәймиев Болгар каласын ЮНЕСКОның бө­тендөнья мирасы исемлегенә кертүгә иреште...
 
Вахит ИМАМОВ.
 
 
. Болгар җирендә соңгы елларда барлыкка килгән Тарих музееның дала ягыннан күренеше.
 
. Ә Идел өстеннән, яр астыннан караган чакта Тарих музееның күренеше менә шундый.
 
. Борынгы Болгар үзәге.  Яңадан бастырылган Олы манара, 1734 елда калыккан Успение чиркәве һәм Көнчыгыш төрбә. Сул якта Җәмигъ мәчет хәрабәсе.
 
.Дөньядагы иң зур Коръән сакланучы музей.
 
.Болгар музей-тыюлык директоры Җәмил Мөхәммәтшин.
 
. Болгар ханы Алмыш 922 елда Баһдад хәлифәсе юллаган илчелекне кабул итә.
 
. Бөек шагыйребез Кол Галигә һәйкәл.
 
.Ислам академиясе.
 
. Сәфәрче язучылар Ак мәчет янында.
 
Автор фотолары.
 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить