Айга кырын карама

14.09.2017 15:15 | Айга кырын карама Печать

16 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.04 сәгатьтә калка, 16.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.41 сәгать. 
 
 Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
 
Гаймориттан – дәфнә мае
 
30 г вакланган дәфнә яфрагын 1 стакан үсемлек маенда җылы урында 5 тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзгәч, көнгә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызалар. 2-3 көннән томау бетә, борын “йомшара”, эрен агып чыга һәм баш җиңеләеп кала.
 
17 сентябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.17 сәгатьтә калка, 16.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.37 сәгать. 
 
 Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
 
Томау интектерсә
 
1-2 баш суганны турап, тирән савытка салалар да, зур сөлге белән капланып, түзә алганчы суган парын сулыйлар, күзләрне йомалар. Борыннан бик каты агачак, аннары исә хәл җиңеләя. Суган согын борынга тамызырга ярамый, ул лайлалы тышчаны пешерә. Яшел петрушканы блендерда ваклап, согын сыгалар, һәр борын тишегенә 1-3әр тамчы тамызалар. 10-15 минуттан ук сулыш алу җиңеләя. Чөгендерне угычтан уып, согын сыгалар, һәр борын тишегенә 2 шәр тамчы тамызалар, сокка җылы үсемлек мае кушарга да була. Ринитның башлангыч чорында ментол мае да булыша, аны көненә 2 тапкыр һәр борын тишегенә 3-5 әр тамчы тамызалар, ике каш арасына, чигәләргә, колак артына сөртәләр.
 
18 сентябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.35 сәгатьтә калка, 17.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.32 сәгать. 
 
 Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
19 сентябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.53 сәгатьтә калка, 17.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.27 сәгать. 
 
 Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
 
Солы сихәте
 
Салкын тиюне һәм гриппны кисәтү өчен, балаларга солылы-алмалы төнәтмә эчерү файдалы. Эмальләнгән кәстрүлдәге яртышар стакан солы ярмасы һәм кипкән алма өстенә 1,5 л кайнар су салалар, кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, бераз лимон һәм әфлисун согы кушалар. Көн дәвамында эчеп бетерергә кирәк. Озак авырганнан соң хәл җыю өчен, 1 стакан солыны 5 стакан суда сыек кесәл куелыгына җиткәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан сөт кушалар, кайнатып чыгаралар, 2 чәй кашыгы бал өстәп, 2-3 өлешкә бүлеп, җылы килеш көн дәвамында эчеп бетерәләр.
 
20 сентябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.11 сәгатьтә калка, 18.11 сәгатьтә бата. 9 сәгать 31 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.23 сәгать. 
 
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
 
21 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.27 сәгатьтә калка, 18.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.18 сәгать. 
 
 Яңа Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 
 
Лимон - бавырга шифа
 
Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.
 
22 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.40 сәгатьтә калка, 18.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.14 сәгать.
 
 Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк. 
 
Сарымсаклы кыяр
 
4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.
 
 
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить