Айга кырын карама

07.09.2017 18:00 | Айга кырын карама Печать

9 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.46 сәгатьтә калка, 8.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.13 сәгать.
 
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Миләш канны чистарта
 
1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар да, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Кара миләш йодка бик бай, шунлыктан калкансыман биз зурайганда да болай дәваланырга ярый.
 
10 сентябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 20.11 сәгатьтә калка, 9.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.09 сәгать.
 
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
 
Өрек шифасы
 
Өрек (абрикос) калий, фосфор, тимер, магнийга, В1, В2 витаминнарына бай, алар исә баш мие эшчәнлеген яхшырта, организмның тонусын күтәрә. Өрек бигрәк тә баш миендәге кан тамырларына файдалы. Ул хәтерне яхшырта һәм минең уйлау сәләтен көчәйтә. Өрек кандагы гемоглобин микъдарын да арттыра, шунлыктан анемия белән авыручыларга 100 г җимешнең дәва кыйммәте  40 г тимер препараты яки 250 г бавырның дәва кыйммәте кадәр үк булуын онытмау зарур. Өректәге калий йөрәк мускулына бик яхшы тәэсир итә, организм тукымаларындагы артык сыек­лыкны чыгарырга булыша. Ул шулай ук ашкайнатуны да көчәйтә, коры ютәлдән дә дәва бирә. Балаларга исә үсәргә ярдәм итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Һиндстан һәм Пакыстан галимнәре әйтүенчә, өрек җимешен даими ашау гомерне озайта. Тибет медицинасында өрек төше ютәлгә һәм күңел болгануга каршы чара буларак кулланыла.
 
11 сентябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.41 сәгатьтә калка, 11.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.05 сәгать.
 
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
 
Суганлы су
 
Трахеит (трахея ялкынсыну) булганда, дарулар белән дәвалануга өстәп, 2 аш кашыгы суган кабыгын 2 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр дә, җылы төнәтмә белән көненә берничә тапкыр тамакны чайкыйлар.
 
12 сентябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.17 сәгатьтә калка, 12.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.00 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
 
Ялгыш киселгәндә
 
Җәрәхәтне чиста салкынча (кайнатылган булса, бигрәк тә яхшы) су белән юалар. Яраны 3 процентлы водород перекисе яки сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе белән юдыралар да, кырыйларына йод сөртәләр, өстенә стериль бәйләвеч яки пластырь ябыштыралар. Бинт җәрәхәткә ябышып кипсә, водород перекисе белән җебетеп төшерәләр.
 
13 сентябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.02 сәгатьтә калка, 13.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.55 сәгать.
 
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа эш башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
 
Шалфейлы сөт
 
Бронхит интектергәндә, 1 стакан сөткә 1 аш кашыгы шалфей салып, кайнатып чыгаралар, 40 минут суыталар, аннары кабат кайнатып чыгаралар һәм йоклар алдыннан җылы килеш эчәләр.
 
14 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.58 сәгатьтә калка, 14.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.51 сәгать.
 
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
 
Йөрәкне ныгыту
 
Иртән 2 чөгендер һәм 2 кишернең согын сыгып кушалар да, көн дәвамында өч-дүрткә бүлеп (якынча ашарга 1 сәгать кала) әз-әзләп эчеп бетерәләр. Берьюлы бөтен сокны эчеп куярга ярамый.
 
15 сентябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 15.40  сәгатьтә бата.  4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.46 сәгать.
 
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ай Кыслада чакта сизгерлек көчәя, кешедә психолог сәләте уяна, ул башкаларны сүзсез дә аңлый башлый.
 
Ташкабак кайнатмасы
 
1 кг ташкабак, 1 кг шикәр, 2 лимон, 5 г лимон кислотасы (порошок) кирәк. Төшләре алынган, кабыгы чистартылган ташкабакны шакмаклап турыйлар, шикәр белән күмәләр дә, 1 сәгатькә калдыралар. Лимоннарны юка түгәрәк телемнәргә турыйлар. Ташкабакны кайнатып чыгарып, лимон һәм лимон кислотасы өстиләр, уттан алып, суыталар. 3 тапкыр шулай кайнатып чыгаргач, кайнар килеш банкаларга бүләләр.
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить